Просмотр содержимого документа
«XVII йөз татар әдәбияты»
XVII гасыр әдәбияты
- Руслаштыру сәясәте көчәя. Чукындыру. Керәшен татарларының саны арта.
- Татар тормышында торгынлык чоры башлана.
- Суфичылык киң тарала. Бигрәк тә Әхмәт Ясәви, Сөләйман Бакырганый, Өмми Камал әсәрләре укыла.
- Бәет жанры үсә. “Манара”, “Сөембикә”, “Түкәл бәете”, “Казан алыну” бәетләрендә татар халкының авыр язмышы, олы хәсрәте, зур югалтулары сурәтләнгән.
- Сәяхәтнамәләр татар әдәбиятында яңа жанр буларак барлыкка киләләр, чөнки төрле илләр белән бәйләнеш көчәя, сәяхәтчеләр күргәннәрен кәгазьгә төшерә барганнар .
Сүзлекләр патша хөкүмәтенең рус булмаган халыклар арасында христиан динен тарату белән бәйле рәвештә барлыкка килә.
Христиан динен халыклар арасында үз телләрендә кертү җиңелрәк булыр дип санап, ягъни дини китапларны өйрәнү татарча оештырылса яхшырак булыр дип, патша хөкүмәте татар мәктәпләре ачу, татарча китаплар чыгаруга юнәлеш тота башлый. Рус дәүләтенең халыкара мөнәсәбәтләрендә дә татар телен белү кирәклеге көн кебек ачык, чөнки башка мөселман халыкларын (Урта Азия күздә тотыла, патша хөкүмәте бу турыда хыяллана һәм аны яшереп тә тормый) басып алгач, алар белән идарә итү эшләрен оештырганда да, татар теле алыштыргысыз булачагын аңлый рус хөкүмәте.
Рус грамоталары татарча да, русча да языла торган булган, тылмачлар да кирәк булган.
Бу чорда телара сүзлекләр : татар-рус, гарәп-татар, фарсы-татар, рус-татар сүзлекләре күпләп чыгарылган.
Бу чорда тарихи мәгълүматларны туплаган җыентыклар чыгаруга да зур әһәмият бирелгән. 1602 елда Касыйм шәһәрендә Кадыйр Галибәк дигән кеше “Гомуми тарихлар” (“Җәмигъ эт-тәварих”) җыентыгын чыгара. Җыентыкны өч өлешкә бүлеп карарга була. Кереш өлешендә автор Борис Годуновны мактый, данлый. Бу үзенә күрә хәйләкәр алым була, китапның башында урыс патшасын мактау аны каршылыксыз бастырып чыгырырга мөмкинлек бирә.
Икенче өлешендә автор төрки һәм монгол кабиләләренең тарихы турында язган. Чыңгыз хан турындагы язмаларга да урын бирелгән.
Өченче өлештә татар ханнары турында сөйләнә. Монда Идегәй һәм Туктамыш хан турында дастаннар бар .
“ Дәфтәре Чыңгызнамә” җыентыгының авторы билгесез, ләкин ул ватанпәрвәр булырга тиеш, чөнки татар дөньясының бәйсез чорын, рәхәт вакытларын данлаган. Китапта Чыңгыз хан һәм Аксак Тимер турында да дастаннар бар.
XVII гасырның әдипләргә бик ярлы.
Бу чорның төп шагыйрьләре - М. Колый һәм Габди
М. Колый – суфый шагыйрь. Ул С. Бакырганыйны һәм Кол Габдины үзенең төп остазлары дип санаган. М. Колый язган әсәрләрен “ хикмәт ” дип атаган.
Хикмәт – фәлсәфи-дидактик эчтәлектәге афористик яңгырашлы лирик әсәр.
Аның 100 гә якын хикмәте билгеле.
Шагыйрьнең соңгы елларда Әгерҗедә табылган ике поэмасы бар: “Береккәннәр сыйфаты” һәм “Хәләл ризык теләүчеләр”.