СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Здоровый образ жизни

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Здоровый образ жизни»

Тема: Саулык – зур байлык

Максат: саулыкның матур гомер итү өчен мөһим шарт икәнлеге турында тәрбия бирү.

Дәрес барышы

  1. Өй эшен тикшерү.

Сез нәселегездә озын гомерле кемнәрне беләсез? Озын гомерлекнең сере нәрсәдә?

  1. Уку мәсьәләсен кую.

  • Кеше нинди булганда гына яши һәм эшли ала?

  • Сау-сәламәт, таза булганда гына.

  • Сау булу нәрсәне аңлата?

  • Сау булу – чирле түгел, сәламәт, исән, тере булу.

  • Димәк, бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

  • Саулык турында.

  1. Уку мәсьәләсен чишү.

  1. нче бирем (1 слайд).

- Гәүдәң төз булсын өчен нәрсә кирәк?

а)гимнастика
б)яхшы ашау
в)матур киенү

- Гимнастика.

2 нче бирем (2 слайд)

- Кешегә иң кадерле нәрсә?

а) байлык

б)сәламәтлек

в)дан-шөһрәт

- Сәламәтлек .

3 нче бирем. Китап – дәфтәрләрне йөртү өчен иң уңайлысы:

а)сумка

б)портфель

в)ранец

- Ранец

4 нче бирем. Өстәл артында утыру кагыйдәләренең кайсысы дөрес түгел? а)күкрәк белән өстәлгә терәлеп утырырга

б)ике аяк та табаны белән идәнгә тияргә тиеш

в)башны бераз алга иеп утырырга

- күкрәк белән өстәлгә терәлеп утырырга

5 нче бирем. Дөрес булган туклану кагыйдәсе:

а)ашаганда сөйләшергә

б)ризыкның артыгын алмаска

в)тиз генә ашарга

- ризыкның артыгын алмаска

Кагыйдәләр

1.Чисталыкны сакла!

Үзеңнең тәнеңне, киемеңне чиста тот. Кулны юарга, тешне чистартырга, душта сабын һәм мунчала белән юынырга, аяк киемен һәм өс киемен чистартырга, бүлмәне җилләтергә, өйне һәрвакыт җыештырып торырга, ишегалдын чиста тотарга. Сәламәт яшәү рәвеше чисталыктан башлана!

2. Дөрес туклан

Сәламәт туклану – сәламәт яшәү рәвеше нигезләренең берсе.

Ризыкны төрлеләндер, яшелчә һәм җиләк–җимешне җитәрлек куллан, үз вакытында ашыкмыйча аша.

3.Хезмәтне һәм ялны дөрес оештыр

Сәламәтлекне саклау өчен, хезмәтне ял белән чиратлаштырырга кирәк. Телевизор, видео, компьютер уеннары чаманы белгәндә генә яхшы. Алар белән артык мавыкма. Саф һавада йөр, уйна һәм китап укуны да онытма.

4. Күбрәк хәрәкәтлән

Аз хәрәкәтләнү сәламәтлек өчен зарарлы. Иртән зарядка яса. Күбрәк саф һавада хәрәкәтле уеннар уйна. Физик хезмәт, физкультура белән шөгыльлән. Чаңгыда шуу, йөзү, спорт уеннарының сәламәтлек өчен файдасы зур.

5.Начар гадәтләрдән саклан

Тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр һәм наркотиклар куллану – иң начар, зарарлы гадәтләр. Наркотиклар тарату – зур җинаять, аның өчен каты җәзага тарталар. Сәламәтлекне саклау өчен, бервакытта да тәмәке тартма, спиртлы эчемлекләрне авызыңа да алма, наркотикларга якын да килмә.

  1. Күнекмәләр формалаштыру

  1. Мәкальнең яртысын тап.

(укучылар открыткаларны берләштереп мәкальләр укыйлар)

  1. Тикшерү (слайд)

А) Чир атта килә, җәяү китә (литва)

Б) Яхшы кәеф –саулык нигезе, моң-зар – чирнеке (кытай)

В) Чирнең теле булмаса да сиздерә (рус)

Г) Тәмәке тартмаган һәм аракы эчмәгән кеше озак яши (рус)

  1. Шигырьләр уку “Сер бирми”, “Иң бай кеше”

  1. Йомгаклау

  • Сәламәтлегеңне саклыйсың килсә, һәр эшеңдә сак бул. (Ризаэтдин Фәхретдин)

  • Сәламәт кеше – табигатьнең иң кыйммәтле җимеше. (Томас Карлейль, инглиз акыл иясе)

  • Мин белгән бердәнбер матурлык – ул саулык. (Генрих Гейне, немец шагыйре)

Димәк, дөньяда иң кирәк,

Иң кирәктән ни кирәк? (саулык)

Бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек? Аннан нинди сабаклар алдыгыз?



  1. Өй эше

“Әгәр озак яшисең килсә...? дигән темага инша языгыз.



А) Чир атта килә, җәяү китә (литва)



Б) Яхшы кәеф –саулык нигезе,



моң-зар – чирнеке (кытай)



В) Чирнең теле булмаса да



сиздерә (рус)



Г) Тәмәке тартмаган һәм

аракы эчмәгән кеше озак яши (рус)








Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!