СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"Җәйне без яратабыз " дигән темага татарча шигырьләр

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Татар телендә кичәләр , бәйрәмнәр үткәргәндә " Җәйне без яратабыз" дигән темага бирелгән шигырьләрне куллану отышлы. Табигатьнең матурлыгына соклану хисләре уяту, сакчыл караш тәрбияләү максат итеп алына.

Просмотр содержимого документа
«"Җәйне без яратабыз " дигән темага татарча шигырьләр»





"Җәйне без яратабыз"

дигән темага шигырьләр



Тәмле җәй

Аланнарда – җиләк исе,

Басуларда – иген исе,

Җәйләүләрдә – сөт исе…

Тагын аллы-гөлле чәчәк,

Кайнар кояш өстисе –

Шушы булыр җәй төсе!

Ш. Галиев


Бу кайчак була?


Ашлыклар үсте,

Башаклар пеште.

Кояш пешерә,

Тиргә төшерә .

Халык ашыга,

Китә басуга,

Урагын ура,

Бу кайчак була?

Г.Тукай


Җәйге болында

Кызыл, сары, зәңгәр, күк…

Бик күп төрле чәчәкләр

Сабантуйга җыелган.

Яңгыр үтте, җил тынды,

Күр салават күперен –

Бар да шуннан коелган:

Кызыл, сары, зәңгәр, күк…

Ш. Галиев





Август


Җиләкләр беткән чаклар,

Шомыртлар кипкән чаклар.

Бәрәңге үскән чаклар,

Алмалар пешкән чаклар.


Миләшләргә бүрек-бүрек

Кызыл ут капкан чаклар.

Арыш башакларын уып,

Куаныч тапкан чаклар.


Төрле-төрле эшләпәле

Гөмбәләр үскән чаклар.

Бөтен авыл белән бергә

Уракка төшкән чаклар.


Өем-өем помидорлар

Кызарып яткан чаклар.

Җир җимереп болыннарда

Колыннар чапкан чаклар.

Белдеңме инде син, дус,

Менә нинди ул август!

Д. Гарифуллин


Җәйге яңгыр


Болыт чабуларын җилфердәтеп,
Күкри-күкри җәйге яңгыр узды.
Җәйге яңгыр хәтерләтә миңа
Уңган агрономны-абыемны…

Ул кояшлы җәйге яңгыр иде,
Күкрәүләре, яшеннәре булды.
Коеп яуды, оеп яуды да ул,
Китеп барды… калды шифа-моңы.

Дымга тиенеп калды басу-кырлар,
Аның төсе булып калды Икмәк.
Кояш төсле Икмәк үлемсез ул,-
Аны үстергәннәр Җирдән китмәс!-

Шулай күкри-күкри еракларга
Китеп барды ул кат-кат кайтыр әле
Сагындырган җәйге яңгыр булып…

Шамил Маннапов


Җәйге таң


Таң.
Томан.
Мунча керә авыл,
Болын. Урман.

Пар диңгезе,
Ун адымнан
Күреп булмый бер-береңне.
хәтта күрше өйне,
Тик тавышлар гына
Йөзеп килә,
Ишетелә.
Әнә әтәч әйтә азан;
Уян, и җан!
Кырда, ара-тирә
Үгез гудок бирә.
Кешни атлар,
Кыңгыраулар:
чың-чың.
Башка бер аваз юк,
Тып-тын.
Тынлык…
Таң.
Томан.
Җир-чабыштан
Кайткан сыман.

Булат Сөләйманов


Җәйге кичләр


Җәйге матур айлы кичләр,
Талгын гына искән җилләр.
Яшьлегемне хәтерләтә,
Күңел кылларын тибрәлтә.
Юлын тапсам яшьлегемә,
Кайтыр идем мин кичләтә…

Керфек какмый узган төннәр,
Мәхәббәттән янган көннәр.
Күпме әйтелмәгән сүзләр,
Бүләк ителмәгән гөлләр…
Болар барда үткәннәрдә,
Гафу ит син,үпкәләмә.



Гомер бит ул, матур елга,
Кем парлашып йөзә анда.
Кемдер аның яр буенда,
Ялгыз гына басып кала…
Кайсы берәү ишен табып,
Ике ярга күпер сала.

Гөлсем Набиуллина



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!