СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Җырларыңда бар моңнарың. С.Садыйкова

Нажмите, чтобы узнать подробности

Сценарий для проведения юбилейного вечера композитора и певца- любимца народа С.Садыйковой. Здесь отображено весь её творческий путь.

Просмотр содержимого документа
«Җырларыңда бар моңнарың. С.Садыйкова»

Җырларыңда бар моңнарың

(композитор С. Садыйковага багышлана)



Максат:

♦♦♦ Беек композитор Сара Садыйкованың тормыш юлы, ижаты белән таныштыру,

♦♦♦ Композиторның музыкаль драма, комедияләрөчен иҗат иткән

әәсәрләрен киң катлау укучыларга җиткерү,

♦ Укучыларда халык композиторы иҗатына ихтирам, мәхәббәт

тәрбияләү.

әдәби- музыкаль композиция

Зал бәрәмчә бизәлгән. Уртада Сара Садыйкова портреты, стеналарда

композиторның тормышын, аның иҗадиэшчәнлеген тасвирлаучы фотовыставка. Стендка Сара Садыйкова турындагы китаплар, ул язган җыр

ноталары кургәзмәсе куелган.

Хәерле көн! Исәнмесез, хәерле көн татар музыкасына гашыйклар: туташлар

һәм ханымнар, абыйлар һәм энеләр! Ишетәсезме, ишетәсезме, сихри көй

агыла, кунелләрнең нечкә кылларын тирбәндереп татар моңы, татар җыры,

татар рухы.

Гөлжамал, Бибисара

Шахта көе hәм Уел

Карурманнарга алып керә

Моңлы тальян телләре

Җырлап иген игәбез,

Җырлап печән чабабыз.

Матур җырлар җырлый-җырлый

Яңа йортлар салабыз...

Ишкәкчеләр жырламаса,

Иделдә дә ямь булмый


Җыр белән без тибрәтәбез бәбиләрне,

Җыр белән без юатабыз әнилэрне,

Җыр белән без каршылыйбыз, озатабыз

Җыр белән без мәхәббәтне аңлатабыз

Җыр кешенең юлдашы,

Җыр кешенец гомер багышы

Шатлыкта да, кайгыда да

Җыр кеше белән янәшә.

Сара ханым!

Җырларыцда бар моңнарың,

Жырларыңда бар сагышың

Онытылмас җырлар буләк иттең

Без җырлыйбыз шуның хакында.

Сезнең жылы карашлардан

Сәхнәгә нурлар иңсен

Берләштерсен бу гөлләрне

Изге сүзләр, изге җырлар.

Дәва булсын сүзебез дэ,

Шифа булсын җырыбыз да.

Нурлар иңсен йөзегезгә

Аллы-гөлле балкышлардан,

Гөрләп торсын бу кичәбез.

Сезнең кайнар алкышлардан.

Онытылсын кайгы-хәсрәт,

Бушансын йөрәк ярагыз,

Имин булсын тормышыгыз,

Гөрләп торсын эшегез.

Юллырыгызга фәрештәләр канат кагынсын,

Түбәсенә йортыгызның бәхет кошлары кунсын,

Истә калсын бу очрашу, бу кичә.

Татар милли опера театрына нигез салучыларныңберсе, аның озак еллар дәвамында солисткасы, 4000 дән артык, жыр, вальс, романс авторы, татар музыкасында беренче тапкыр танго стилен кертуче Сара Садыйкова. Бу кичәбез Сезгә, сезнең рухыгызга багышлана.


1 укучы
Күңелдәге якты хатирә булып

Жырың.калды синең мәңгегә.

Жан- йөрәкнең сафлык, чисталыгын

Саклар тора жырың бүген дә.

  1. укучы

«Җидегән чишмә»ярларында

Балкый "Шәйморза утлары."

Хәтереңдәме «Агыйдел сылуы»ньң,

«Казан кичләре»ндәге хисләре

Тормышка моң, булып килден ә,

Онтылмасҗырбулыпбалкыдың.

Сәйдәшләрдән алган фатихаң белән

Милләтнец йөзендә нур сакладың.

3 укучы

Халкыбызның моң чишмәсе, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе,

Татарстанның халык артисткасы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт буләге

лауреаты, мәшһүр композитор, җырчы Сара Садыйкованың тууына 105 ел.

Кол Галиләр ,Тукай, Җәлилләр, Сәйдэш, Җигановлар белән бергә янәшә басып торучы Сара апа Садыйкова .

Татар опера театрына нигез салучыларның берсе һәм аныңмоңлы

тавышлы солисткасы, композитор буларак 400 дән артык җыр, татар

музыкасына беренчеләрдән булып танго стилен кертүче, вальс иҗат итуче

Сара ханым Гариф кызының буген юбилей кичәсе.

Халкыбызнын сөекле композиторына багышланган әдәби-музыкалъ кичәбезне : башлыйбыз. (Алып баручы)

Жыр башкарыла. «Yз илемдә» Г.Зәйнәшева сүзләре.

1 укучы 1906 елның 1 ноябре. Аның дөньяга килгән ноктасы -Казанньң хәзерге Париж коммунасы урамындагы иске генә ике катлы 18 нче йорт. Булачак әти белән әни- яшь Бибигайшә белән яшь Гариф парлашып шушы

йортка кунакка килгән булалар. Һәм Сара туган тиешле апалары фатирында,

жырлап- биеп күңел ачып утырган мәҗлес вакытында, дөньяга килә.

Гармунлы, жырлы, биюле балачагын искә төшергәндә, Сара апа әтисе белән

әнисе турында бик зур мәхәббәт белән сөйли, «Әткәй, әнкәй» дип өзелеп

әйтүеннән үк аның әти-әнисенә хөрмәте сизелеп тора. Чынлап та, яратырлык итеп, матур итеп тәрбия биргэннэр алар Сара апага. Балаларын белемле итәргә тырышканнар, аларның жырга-биюгә булган сәләтләрен сүндермәгәннәр, киресенчә, музыканы, бию сәнгатен аңларга өйрәткәннәр,

Сараның укыр вакыты житкәч әти-әнисе чорында алдынгы карашлы булган Фатиха Аитова оештырган «татар кызлар гимназиясе»нә белем алырга илтәләр. Менә шул елларда ук инде Сараның белемгә ихтыяжы арта, халкыбызньң борынгы көйләренә мәхәббәте үсә. Еш кына Сара сеңлесе Разия, энесе Хафиз, Салих белән шаярьш, үзенең «артистлыгын курсәтә». Педагогия техникумында уку Сараның иңнәренә яңа канатлар үстереп жибәрә. Уку чорында ул татарньң беренче композиторы Солтан Габәши белэн очраша, уку йорты әзерләгән спектакльләрдә жырлы рольләрдә уйный, Казанда үткәрелгән концертларда катнаша.

2 укучы

1922 елны Татарстан автономияле республикасы каршындагы Мәгариф Комиссариаты аны Мәскәүнең Чайковский исемендәге консерваториясенә укырга жибәрә. Сара имтиханнарны үтә һәм консерваториянең махсус бүлегенә кабул ителә. Менә ул Чайковский исемендәге консерватория укучысы! Сара консерватория бинасыннан атылып чыга. Менә ул паркларда,

бакчаларда алтын көз тантана иткән балкышка елмаеп атлый. Атламый, оча, шатлыктан, бәхеттән канатланган ул. Битләренә тиеп-тиеп киткән сары яфраклар яуган бу алтын көз аның колагына бик моңлы көй көйли кебек.

Сарага бөтен Мәскәү, бөтен дөнья тоташ бер көй, мең тавышлы жыр җырлый кебек тоела. Илебез кичергэн авыр елларның хатирәсе яшь Сараның куңелендә туган моңлы образлар булып сәхнәгә менә.

Сараның куңелендэ бөреләнеп кенә килгән беренче мәхәббэт хисләре дәконсерваториядә укыган елларында кабынып китә. Газиз Вәлитов –сәхнә псевдонимы Айдарский-хәзерге Яшел Үзән районының Айдар авылында туып үскән.

1925 елда, Татарстан Республикасы төзелүгә 5 ел уңае белән С.Габәши, Г.Әлмехәммәтовһәм В.Виноградовлар «Сания» операсын иҗат итәләр. Татар театры сәнгате тарихында беренче тапкыр опера спектакле куела.

Шул ук елны Сара белән Газизнең кызлары туа. Кап-кара күзле, бөдрә чәчлебу кызга Әлфия дип кушалар.

Җыр «Беренче мәхәббәт» Ә. Рэшитов сузләре.

1933 елныц 4 апрелендә ВКГТ (б) ның Татарстан өлкә комитеты Татарстанда
аерым музыкаль театр - Опера театры оештыру турында карар чыгара. Әинде 1934 елның январеннан укулар башлана, шул уңайдан Наркомпрос 25 кешедән торган бригаданы Мәскәүгә яңадан укырга жибәрә, алар арасында Сара Садыйкова да була. Шул ук елларны тормыш иптәше Газиз дә житдиавырый башлый. Каты авырулардан сон, тормыш иптәше 1933 елның, 1ноябрендә вафат була.

Җыр «Бөтен гомергә»

3 укучы



1938 ел, укулар тәмам. Студия белән саубуллашып бер төркем артистлар һәм композиторлар Казанга кайталар.
Казан!...

И Казан! Нурлы Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан!...Тукай Казаны...

Мәскәүдән кайткан улларын, кызларын нуры белән балкып, дәрте белән

ашкынып, моәы белән назлап каршы ала!.

1939 елньә 17 июне. Качалов исемендәге Казан Дәүләт Зур Драма театрыбинасы. «Качкын» спектакле белән Татар Опера театры ачыла. Беренче тапкырпәрдә ачылып, зур сәнгать юлы башлана. Бер-бер артлы татар опералары,музыкаль комедияләре иҗат ителеп,сәхнәгә куела. «Галиябану»(М.Мозаффаров), «Ирек», «Илдар» (Н.Җиһанов), «Башмагым» (Җ.Фэйзи)спектакльләрендә Сара Садыйкова җаваплы рольләрдә уйный, кызыклыобразлар иҗат итә.

1 укучы

1941 елньң 22 июнендә ил естенэ Гитлер фашистлары ябырылып килә.

Көнбатышта туплар ярыла, шәһәрләр жимерелә, авыллар яндырыла, кан коела.

Сара гына түгел, гомумән җыр, музыка тынып кала. Ничек яшәргэ? Фронттанда көн саен күңелсез хәбәрләр килеп тора, бертуган энесе Салих та сугышкакитә. Сөйгәне Юлий Крещелюнасны югалту ачысыннан туган «Көтәм сине» -жыры Сара ханымның зур әһәмияткә ия булган беренче көе, беренче иҗат җимеше. Шулай уйламаганда туган шушы көй аны олы юлга- музыка иҗат итүюлына алып керә. Көтмәгәндә микән?..Күңел турендә ул күптән, күптән бөреләнгәндер, чөнки ул кинәт кенә аткан чэчәк кебек дөньяга килэ.

Сара госпитальләрдә бик еш булып, яралы солдатлар каршында җырлап, бик
күп шефлык концертларында катнаша.


2 укучы

Сара Садыйкова композиторлык иҗатына беренче адымнарын ясаганда, Салих Сәйдәшевньң йогынтысы турында да берничә сүз әйтеп китү урынлы

булыр. Шунысы игътибарга лаек, Сара Садыйкова иң беренче көен нәкъ менә

Салих Сәйдәшев кушуы буенча яза. Театрның 1931-32 нче елгы сезоны.

Кәрим Тинчуринның «Кандыр буе» музыкаль драмасына Фәридә ариясен

иҗат итә. Аннан соң Кәшифэ Тумашева яңадан сәхнәләштергән

М.Фәйзинец «Ак калфак» спектакльленә көйләр иҗат итә. Шулай итеп, Сара

Садыйкова спектакльләргә музыкалар язып, композиторлык эшенә тирәнрәк

керә бара, аның музыкалары спектальләрдә генә түгел, зур эстрада сәхнәләренә дәүтen керә. Татар һәм башкорт опера, академия театрларында гөрләп барган «Туй узгач», «Кияүләр», «Кара йөзләр», «Бер картлыкта, бер яшьлектә», «Энҗеле калфак» h. б. -шуларның бер мисалы.

Канатланып җырлар язуы Сара Садыйкованыңүзе жырларга теләп ашкынган

күңеленәҗан рәхәтлеге бирә. Үзенең сәхнәдә жырламавына ул инде борчылмый. Әйтерсең шулай кирәк булган, аныңҗырчылыгы, чишмәнең чыганагы шикелле , композиторлык иҗатының башлангычы булып

яшьлегендә кала. Сандугачтай сайрап сәхнәләрдә кичергән бәхетле

минутлары, үткән гомерен яктыртып, матур хатирәләр булып калалар.

3 укучы

1960 нчы еллардан башлап, Сара Садыйкованың композиторлык иҗаты яңа

баскычка күтәрелде. Аның күп кырлы композиторлык иҗатында киң мөмкинлекләр ачылды. Җырларын Габдулла Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясе артистлары бик теләп үзләренең репертуарларына кертә башладылар. Аның җырларын башлап жырлаучыларның кайсыберләре: Мәрьям Рахманкулова, Фәхри Насретдинов, Жәвәһирә Сәләхова, Рәйсә Билалова, Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Вафирә Гыйззәтуллина, Хәйдәр Бигичев, Нәфисә Василова. Һәркайда аның җырлары яңгырый, һәркайда аның әсәрләрен тыңлыйлар. Татарстан радиосы аша эфирның киң колачын ачты, аның жырлары бер-бер артлы магнитофон тасмаларына язылды, аның җырларыннан гына торган зур концертлар тапшырыла башлады. Һәр жырның үз моңы, һәр жырның үз тарихы. Җыр ул-шагыйрь белән композиторның иҗат җимеше, аларның тыңгысыз эзләнүлеренең татлы җимеше. Җыр туа, җыр яши, җырлаучысы булганда -җыр мәңге үлми!. Җыр ул яшәү коралы. Сибгат Хәким сүзләре белән әйтсәк «Иң бәхетле җыр -шагыйрьдән халык арасына күчкән җыр». Һәер, Сара Садыйкова үзе дә еш кына : «Мин җырларымны җырлаган, тыңлаган кешеләрнең күңеле яхшырсын өчен язам» дип кабатларга ярата. «И язмыш, язмыш» жыры -Сибгат Хәким белән Сара Садыйкованың бергә иҗат иткән иң яхшы жырларының берсе. Бу җыр, бик күп жырчыларның репертуарыннантөшмичә, бик күп еллар яңгырап халык куңелендә яши. Аерата бер моң белән сугарылган «Сусау» жыры туган якка тирән мәхәббәт хисләре белән урелгән. Жыр «Сусау» язмада тыңлана.

1 укучы

«Жидегән чишмә» жыры Сара Садыйкованың елдан – ел үсеп барган иҗатын иң югары баскычка күтәргән әсәрләренең берсе. Бу жырның музыкасы

борыңгы көйләребезнең иң матур сыйфатларын үзенә туплаган, шул ук вакытта заманча интонацияләр белән бизәлгән. Бу жыр күңелгә тиз керүчән,

йөрәккә ятышлы, ягымлы мелодиягә нигезләнгән, шунлыктан ул чын мәгънәсендә халыкчан. Композитор Жәүдәт Фәйзи халыкчанлык турысында менә нәрсә дигән иде: « Композиторның алдында торган иң изге бурыч -халыкчанлык принцибын саклау Һэм халыкка аңлаешлы әсәр язу. Халыкчанлык ул -фольклордан формаль файдалану гына түгел, ә бәлки үз

халкыңның көйләрен, аның күңеленә сеңдереп, табигый рәвештә

музыкаль фикер йөрту методы». «Жидегән чишмә»не жидегән йолдыз гына күреп калмады, меңләгән йолдызлар, меңләгән куңелләр күреп отып алды һэм

йөрәк түренә салды бу жырны. «Жидегән чишмә» жыры ил язмышын, халык язмышын чагылдырган «Карурман», «Уел», кебек җырлар биеклегенэ

кутәрелгән үлмәс жыр ул. Зөһрэ Сахабиева бу жырны шул кадәр ягымлы, шул кадәр җан жылысы белән башкара, ихтыярсыздан сине әллә нинди матур

хыяллар деньясына алып китә: туган як болыннарына, челтерәп аккан чишмә

буена, яшьлеккә, беренче сөйгэн ярларын янына чакыра.

Дыр «Жидегән чишмә» язмада башкарыла.

2 укучы

Сара Садыйкованьң музыкаль ижаты халыкчанлык белән сугарылган. Аның ижат чишмәләренең чыганаклары - халык көе, халык моңы. Халык көен , халык моңын Сара Садыйкова заманча аһәңнәр белән баетып, заманча ритмнар белән үрелдереп, яңа моңнар тапты. Гомүмән аның ижатына бай тематика, жырларына төрле характерлылык хас. Киң сулышлы гәүһәржырлар, маршлар, салмак агышлы лирик жырлар, мәхббәт-дуслык жырлары,

куңелле вальслар, бию көйлэре h.6. шундый әсәрләр язды.

3 укучы

Кызы Әлфия Айдарская - 22 ел буена татар дәуләт опера һэм балет театрында балерина, 1988 елны дөнья күргән «Балет любовь моя» китабы авторы, кияве Всеволод Иванович Грекулов - Татарстанныц атказанган

артисты, татар дәуләт симфоник оркестрының велончисты Сара ханымның оныгы Слав Грекулов шулай ук музыкант, хатыны балерина Надежда Шаронова. Сара Садыйкованыц бертуган сеңлесе жырчы Разия Садыйкова

шулай ук Мәскәүдә укып кайтып, Казанда татар операсы солисткасы булып

эшли, аннары озак еллар 1 категорияле хор солисткасы була. "Сания»дә-

Сания, «Эшче» операсында - Сәлимә, «Башмагым» музыкаль комедиясендә -

Сервер, «Наемщик» музыкаль драмасында -Зөбәржәт... Татар опера театры

сәхнәсендә матур образлар тудыра алганы һәм милли опера сәнгатебезне

үстерүгә күп көч куйганы өчен, Сара Садыйковага шул елларда ук,

Татарстаннның атказанган артисткасы» дигән мактаулы исемгә лаек булды.

1 укучы

Сара апаныңүзенә генә хасүзенчәлеге бар иде- ул да булса калфак.

Энҗе калфагын киеп, йөзек кашы кебек булып балкып сәхнәгә чыга иде. Шул калфаклары белән дә кадерле ул безгэ Сара Садыйкова. Ул калфаклар да Сара апаныңүзе кебек әллә нинди моң, әллә нинди матур

көйләр беләләр шикелле. Чынлап та ул калфакларныңүзенә күрә сере дә бар икән. «Калфак кигән хатын-кыз матур, күркәм күренә, калфак кигәч үзеңне

әдәпле тотасың, чөнки башына калфак кигән хатын- кыз әдәпсез була алмый» дия торган иде композитор ханым.

2 укучы

Сара Садыйкованың республикабыздагы күп кенә авылларга багышланган

жырлары: «Актаныш таңнары», «Арча кичләре», «Чынлы авылы», «Балкый

Шәйморза утлары», «Минзәләм ягы», «Балтачым» - авыл кешеләре белән

якыннан аралашу нәтиҗәсе. Бу жырларда туган жиргә мәхәббәт, анда

яшәүче кешеләргә соклану шулкадәр көчле, композиторньң мәхәббәте

тыңлаучыга кучә.

Җыр «Казан кичләре» Х.Туфан сүзләре

Сара Садыйкова үзенең әби-бабалары, әнисе яшәгән Апас районы Тутай,

Кызыл Тау авылларына, туган ягым дип, бик еш кайтып йери. Чөнки аның моң чишмәләре, зур дәрья кебек киң иҗатка юл башы шушы авыллардан башлана. Биредә туып -үскән, соңрак Казан пристанендә эшләгән Әхмәдиша кызы Бибигайшә ханым әнисе Нәгыймә ападан ятлаган шигырь-

мөнәҗәтләрне халык көйләрен кечкенә Сара күңелендә дә салды. Анын күп

кенә жырлары шушында туа. »Иртәңге нур», «Дөнья матур,дөнья киң» дигән

матур көйлэре Тутай кырларында тургай сайравын тыңлап иҗат ителгән.

3 укучы

Бәхетле язмыш!. Сүрелмәс яшьлек! Опера җырчыларының сәхнә гомере бик кыска ул. Олгаеп барган гомер юлында аның икенче таланты ачылу, аны тагын да югары дәрәҗәгә күтәрде. Үзе исән чагында узе үк исемен мәңгеләштерде. Тормыш дәвам итә. Аныңҗырлары яши.

Идел, Казансу нинди тирән уелып, тирән моңнар көйләп ага. Чишмәләр ничек

матур челтерәп, кояш нурында җем-җем килеп, көмеш кебек җыр сузалар!. Ә кошлар, кошлар, кояшка, айга, йолдызларга җитсен моңыбыз дигәндэй ничек матур итеп сайрыйлар. Ә кешеләр, кешеләр җырлый... Һәр тарафта җыр яңгырый! Тормыш җыр белән киләчәккә бара!... Бу кырларда Сара Садыйкова моңнары да бар!... Сара Садыйкова үзе жыр, үзе моң ул.

1 укучы

Тормыш бу- югалту, табылмыштыр

Үрелмеш, чишелмеш - бу тормыш

Язмышлар әле яз, әле наз Язмышлар - дуамал, котырмыш.

Җыр башкарыла.

«Белегез шуны» И. Фазлуллин сузләре.

Язмада Г.Зәйнәшева, Э.Айдарская, К.Тимбикова, Г.Бәширов, Г.Кайбицкая, М.Шәмсетдинова, Х.Бигичев, И.Һилалов истәлек- язмалары кулланылды.







Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!