СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Җирдә миңа ни кирәк?

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Җирдә миңа ни кирәк?»

Муниципаль автономияле белем бирү учреждениясе «Гимназия №37»






Инша



Хезмәт кешесе”


Казан шәһәре, Авиатөзелеш районы


















Әти-әни гаиләнең тоткасы, ә балалар көзгесе. Көзге ватылмасын өчен бер-беребезне саклап, яклап, хөрмәт итеп яшәргә тиешбез. Анасына карап – кызын, атасына карап- улын сөй дигән әйтем бар. Моның мәгънәсе тирән: кеше гаиләдә нинди тәрбия алса, тормышта да шундый булачак. Ә гаиләнең төп бурычы – гаиләләр тәрбияләү. Ул шуның өчен төзелә дә.

Гаилә җебе нәзек, нечкә җеп,

Җил тисә дә кайчак өзелә.

Өзелгәнне була ялгап та,

Тик бит аның җөе сизелә.

Өйрәнегез, бергә түзәргә,

Өйрәнегез – гафу итәргә.

Ашыкмагыз, берүк өзәргә.

Язмыш күген бергә күзләгез,

Бәхет юлын бергә эзләгез,

Гаилә җебен берүк өзмәгез!!!

Гаиләнең тоткасы йортта бәхет иңдерүче хатын-кыз. Мәкальләр борынгыларның гаиләгә, тәрбиягә зур игътибар бирүен күрсәтә. Матур гаилә - ил күрке; олыласаң олыны – олыларлар үзеңне; яшьлегең тырыш булса – картлыгың тыныч булыр.

Гаилә - дәүләтнең иң нәни күзәнәге. Аның үз эчендә дәүләткә хас кечкенә җиңүләр, шатлыклар һәм кайгылар булып тора. Гаилә - олы таянычыбыз,иң ышанычлы сыеныр урыныбыз.

Җирдә миңа ни кирәк?

Әти дә, әни кирәк!

Җирдә миңа ни кирәк?

Без яшәрдәй өй кирәк!

Җирдә миңа ни кирәк?

Әллү көйле көй кирәк.

Җирдә миңа ни кирәк?

Туган үскән өй кирәк.

Җирдә миңа ни кирәк?

Мәңге имин ил кирәк

Безнең гаилә ил картасында кечкенә бер яфракны хәтерләтә. Минем гаиләдә алты кеше яши. Дәү әти, дәү әни, әти-әни, мин һәм сеңлем. Минем дәү әтием 1937 елда туган, урта белем алып, моторлар төзү заводына эшкә урнаша. Армия сафларында хезмәт итеп, яңадан үзенең эш урынына кайта. Ул заводта фрезеровщик һөнәрен үзләштереп, илебез өчен күп көчен түгә. Дәү әнием дә шул ук заводта станок артында эшләп, күп кенә мактау кәгазьләренә лаек була. “Хезмәт ветераны” дигән медале аның түшен бизәп тора. Озак еллар заводтахезмәт куеп, лаеклы ялга чыгалар.

“Казан моторлар төзү производство берләшмәсе” акционерлык җәмгыяте – очкыч моторларын инде 65 еллык тәҗрибә белән җитештерә. Ул безнең районның иң зур предприятиеләрнең берсе. Завод ил өчен реактив самолет, пассажир лайнерлары өчен двигательләрне серияләп чыгарып килә. Дәү әтием белән дәү әниемнең ил өчен куйган хезмәте зурдыр дип исәплим.

Әтием “Оргсинтез” заводында аппаратчик хезмәтен башкара. Ул үз эшенең остасы булган өчен аны эшендә хөрмәт итәләр. Минем әтием бик уңган, булдыклы әти, безгә дәрес тәрбия бирергә омтыла. Әти гаиләдә баш булырга, гаилә татулыгын сакларга омтылырга тиеш дип уйлыйм. Аерым гаиләләрдә хуҗалыкны алып баруда, бала тәрбияләү мәсьәләләре әниләр җилкәсенә төшә, гаиләдә аңлашмаучанлык тудыра. Аллага шөкер, бу хәл безнең гаиләне читләтеп үтә, чөнки минем әтием һәрвакыт дөрес, уңай фикер кылып, гаилә учагын һәрвакыт сүндерми, кайнар килеш тота. Ә әниемә килгәндә, ул да шул ук заводта лаборант булып эшли. Аның да гаилә учагын сүндермичә, очкыннарын читкә таратмыйча яшәүдә вазифасы зур. Тату гаиләдә бөтен кеше бер кеше турында, ә бер кеше бөтен кеше турында кайгырта. Безнең гаилә бу канунны нык үзләштергән.

Тагын безнең гаиләбезне тулыландырып торучы сеңлем Карина бар. Дәү әнием өлкән яшьтә булуына карамастан, Каринаны тәрбияләү аның җилкәсенә төште, чөнки әнием эшкә чыкты. Безнең гаилә бик тату, бер-беребезне тыңлап, хөрмәт итеп яшибез. Өлкән буын кешеләренең акыллы сүзләре безнең өчен әйтелмәгән девиз булып кабул ителә. Дәү әнием белән дәү әтием бер дә тик торырга яратмыйлар, йорт тирәсендә бакчада эшлиләр, гүя бакча алар өчен сихри бер әкият дөньясын тәшкил итә.

Шулай итеп, безнең гаиләбез илебез бай, дөньялар тыныч, табыннар мул булсын, балалар шат, сәламәт, борчу-хәсрәт күрми яшәсеннәр дип тырышып эшлиләр..

Гаилә ул – бәллүрдән төзелгән зиннәтле сарай, анда яшәүче кешеләр бер-берсенә таш атмаска тиеш дигән принцип белән яшәргә кирәк. Шунда гына гаилә нык, матур була. Гаилә ул – җылы учак. Гаилә никадәр нык икән, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Безнең гаилә нәкъ менә шундый.

Кеше нинди генә һөнәр сайламасын, ул аның күңеленә хуш килергә тиеш, ул үз эшеннән тәм табып, кешелек дөньясына нинди дә булса файда кылырга кирәк дип уйлыйм. Һөнәрләр бит төрле була гадидән алып, кабинетта утыра торганына кадәр...Уйлыйсы да, дөрес юл да табасы бит әле. Минем гаилә өчен нинди генә һөнәр булмасын, барсы да кадерле һәм кирәкле булып санала.








3



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!