СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Знаки дорожные каждому знать положено

Нажмите, чтобы узнать подробности

Разработка мероприятия "Знаки дорожные каждому знать положено"

Просмотр содержимого документа
«Знаки дорожные каждому знать положено»


Хор "Светофор"

Авылларда юк ул, ләкин

Син ашыкма туктап тор.

Белик әле нәрсә икән

Ул бит әйбер светофор.

Кара - кара як -ягыңа

Уңга -сулга артыңа

Әнә бит ул нәкъ каршыңда

Баганада алдыңда.

Шәһәрләрдә һәр чат саен

Туктап хәлдән таясың.

Ярый әле светофор бар

Яшел янган чыгасың.

Куш.шул ук.

Кайвакытта машиналар

Өеләләр бер җиргә

Ватык светофор яныннан

Китеп булмый кирегә.

Кара - кара як -ягыңа

Уңга -сулга артыңа

Шунда килеп милиция

Үз эшенә тотына.

Светофор.

Әнә теге әбигә сез игътибар итегез,
Чыгып бара юл аркылы, бер гамьсез
Светофорда кызыл ут, бераз гына көтегез
Ул бара, туктамый, инде хәзер нишлибез.

(Оныгын җитәкләп, чаба - чаба зебрадан әби чыга. Милиционер сыбызгы-сызгырта)

Милиционер

-Исәнмесез, әбекәй. Сез юл аркылы ничек йөрергә икәнен белмисезме

әллә? Күрәсезме, светофорны анда кызыл ут яна.

Әби.

-Карамыйм светофорыңа. Минем оныгым түгәрәккә соңга кала.

Милиционер

- Әгәр машина килеп чыкса?

Онык.

-Шофер безне үзе күрер дә машинасын туктатыр әле.

Милиционер

-Юк шул. Машинаны тиз генә туктатып булмый. Фаҗигаләр булмасын өчен җәяүлеләргә дә юл йөрү кагыйдәләрен белергә кирәк. Әйдәгез, юл кагыйдәләрен искә төшерик әле.

1. Бар тик тротуардан гына йөр.

2.Велосипедта йөргәндә юлның кырыеннан гына бар.

3.Тротуар булмаган урыннарда сул яктан, каршы килүче транспортка карап бар.

4.Урам аркылы тиешле урыннардан гына чык.

Хор: ("Уяталар" көенә ) "Урамда сак булыгыз"

Шәһәрдә күп машина,

Бары да бик ашыга,

Троллейбуслар, трамвайлар,

Тиз йөгерә, ай -яй -яй.

Олы юлда йөрмәгез,

Кызыл утка кермәгез.

Яшеле янса- рөхсәт.

Карап кына чык, Әсгат.

Башта син суларкара,

Аннары уңга кара.

Әнә Вил дөрес бара,

Белдеңме инде, Сара?

Таза, дәү булып үсәр,

Юлда сак йөргән бала.

Алып баручы.

- Балалар, безнең янга кемнәрдер килә бугай. Кемнәр икән алар?

(музыка)

Шапокляк.

-Без киләбез.бу - сезнең иң якын дусларыгыз.Мин һәм минем күсем.

Алып баручы.

-Юк, юк. Безнең дуслар андый түгел, чөнки сез бит үзегезне юлда,урамда ничек тотарга икәнен дә белмисез. Балаларга начар үрнәк күрсәтәсез, юлда торган билгеләргә дә игътибар итмисез, аларны аермыйсыздыр да әле.

Шапокляк.

-Белмәгән ди!Әле минем сумкамда юл буеннан җыеп килгән билгеләр дә

бик күп, берсен дә калдырмадык Күсе белән ул билгеләрнең.

Алып баручы.

-Сез бик начар эшләгәнсез, әлбәттә. Һич ярамый алай. Юлда бит һәлакәтләр булуы мөмкин.

Шапокляк.

-Менә монда бу ни әле. Күсе күрсәт.

Күсе.

Бер кеше җир казый.

Берәрегез беләме?

Әллә монда байлыклар.

Акчалар күмелгәнме?

Укучы.

Юк шул. Юк шул. Белмәдең

Юл эшләрен күрмәдең

Шапокляк.

Ә менә бу билгедә
Уклар йөри әйләнеп.
Машиналарның барсы да
Бер - берсенә бәйләнеп.
Йөриләр түгәрәктә әйләнеп.
Укучы.
Белмәсәң-бел,
Бу мәйданда -
Машиналар йөриләр.
Әйләнә юл буенча.
Күсе.

И - и әйбәт тә соң инде

Шушы өндәү билгесе

Әллә шушында гына

Рәхәтләнеп биисе. (бии)

Укучы.

Юк, юк, зинһар дусларым,

Монда юл бик куркыныч.

Бу билге сорый бездән

Үтәргә әкрен, тыныч.

Шапокляк.

Карале, син, карале,

Бу батарея ник монда.

Рәсемдә эленеп тора?

Әллә юлчылар буранда

Гел шушында җылына?

Укучы.

Бик тиздән тимер юлдан

Шаулап поезд үтәчәк.

Аның тизлеге зур бит.

Хәзер килеп җитәчәк.

Һәркемгә шушы хакта

Шлагбаум искәртә.

-Сак булыгыз, зинһар! - дип.

Кабат - кабат кисәтә.

Бик ашыксаң да, тукта!

Һәлакәт булыр юкса.

Алып баручы.

-Шапокляк әби, инде күрдеңме. Безнең балалар юл билгеләрен бик яхшы беләләр.

Шапокляк.

-Мин дә беләм.Мәсәлән, юлдагы сызыкларның ни өчен ясалганын беләм.

Алып баручы.

Я, әйтеп кара.

Шапокляк.

Әһә, белмисезме? Сикереп уйнарга.

Укучы

Юк инде, син нәрсә, әбекәй. Бу сызыклар "зебра" дип атала. Ул җәяүлеләр өчен юлны аркылы чыгу урыны.(чыгып китәләр)

Зебра.

Юлда аклы сызык күрсәң-

Булыр чыгу урыны.

Мин булмаган җирдән чыксаң-

Машина бүләр юлыңны.

Мине күрсәң дә,ашыкма,

Светофорга кара син.

Юл читендә басып тора

Өч күзле бер командир.

(Светофор чыгып баса. Акбай белән Дүрткүз керәләр)

Акбай.

-Менә шушы шәһәрдә инде безнең Тәмлетамак, Дүрткүз дускаем. Кайдан гына табарбыз инде, ничек кенә йөрербез бу кадәр тамашада.

Дүрткүз.

-Акбай абый, монда машина - а -а -а -а -а .(машина тавышлары)

Болар чаба да чаба. Теге якка ничек чыгарбыз икән? Урамның теге ягында сөт кибете күренә. Тәмлетамак шундадыр мөгаен.

Светофор.

Гафу итегез, емин сезнең сөйләшүне ишетеп тордым.Тәмлетамакны

күргәнем бар минем.Юл кагыйдәләрен бер дә санламый торган песи ул.

Сезгә ярдәм итәрмен, кагыйдәләрен дә аңлатырмын, юлны да

күрсәтермен.

Дүрткүз (.светофорга ырлый)

-Бу нинди әкәмәт тагын.

Акбай

Светофор бу Дүрткүз, юл чатында тора, машиналарга, җәяүлеләргә дөрес йөрергә ярдәм итә. Безгә дә булышмый калмас.

Укучы ("Урам чатында")

Кулымда-кызыл шар,

Урамнар миңа тар.

Машина... Машина...

Һәркайсы ашыга.

Сары шар кулымда,

Ни хикмәт юлымда?

Ничәмә машина

Тукталды каршымда.

Кулымда - яшел шар,

Әйдә, дим, алга бар.

Юл бирә жигули

Шевроле,КамАЗ лар.

Сизгәнсең: мин шулай

Хыялый бер бала.

Өч төстә, шар булып,

Каршымда светофор елмая.

Светофор.

-Акбай, Дүрткүз, сезгә шәһәрдә йөрү өчен юл кагыйдәләрен белү кирәк. Минем өйрәтергә вакытым таррак, машиналарга, җәяүлеләргә юл күрсәтеп торам.Нишләргә икән соң ә? Ә-ә-ә-ә-ә мин сезне Керкәле мәктәбенә укырга җибәрәм. Анда юл йөрү кагыйдәләрен бик яхшы өйрәтәләр.

Хор "Өйрәтәләр мәктәпләрдә"

Юлда ничек йөрергә,

Сулга - уңга карарга

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Светофорны укырга,

Билгеләрне белергә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Олы юлда йөрмәскә,

Кызыл утка кермәскә.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Юл аркылы чыкканда

Зебралардан йөрергә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Милиционер.

- Ә, әбекәй, түгәрәктән кайтып та киләсезмени?

Әби.

Әйе улым. әйе. Кайтабыз.

Милиционер

-Әбекәй, сезнең оныкларыгыз түгәрәктә нәрсәгә өйрәнәләр соң?

Әби.

Юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнәләр, шул турыда шигырьләр ятлыйлар. Берничәсен сезгә дә сөйләп китик әле.

Зәлия.

Юл өйрү кагыйдәләрен

Һәрбер кеше дә белсен.

Җәяүлеләр тротуарның

Тик уң ягыннан йөрсен.

Җәяүлеләр юлы аша

Чыгыгыз каршы якка.

Зебра сызыклары кебек

Буялган ул юл акка.

Юлны аркылы чыкканда,

Башта кара сул якка.

Ә аннары онытма син

Күз салырга уң якка.

Хәрәкәт күп урамнарда

Ялгызың гына йөрмә.

Кызыл ут янып торганда,

Каршы якка йөгермә.

Гөлназ.

Өлкәннәр дә юлда йөри,

Юлда йөри балалар.

Ләкин алар күп очракта

Кыен хәлдә калалар.

Ни өчен? дип сорарсыз

Җавабымны әйтәм мин:

Юл йөрү кагыйдәләрен

Күпләр белми, үтәми.

Юл йөрергә кечкенәдән

Әти -әни өйрәтә.

Ә урамда уйнаганда

Безнең арттан күзәтә.

Юл аркылы чыккан чакта

Кагыйдә белү кирәк.

Башта сулга, аннан уңга

Карап, сак йөрү кирәк.

Җир йөзендә бар кеше дә

Кагыйдәләрне белсен.

Һәммә кеше сак йөрсен,

Юлда иминлек булсын.

Регина.

Юлны аркылы чыкканда

Карап ал уңга - сулга

Якында машина күрсәң

Ашыкма, чыкма юлга.

Светофорлы юл чатында

Сиңа юлдаш төс-Яшел

Кызылга аяк атлама,

Ялтыраса да яшен.

Сары төс кайчак алдата,

Сабыр ит, сүнгәнен көт

Артыннан яшел кабынса,

Юл синеке - кыю үт.

Велосипедта йөрү дә

Осталык таләп итә.

Рульне ялгыш бордыңмы,-

Сине һәлакәт көтә.

Юкка гына әйтмәгәннәр:

Ашыккан - ашка пешкән.

Сабыр иткән - барып җиткән,

Чыгарма, бала, истән.

Гөлнара

Юлда йөрсәң бул өлгер,

Юл кагыйдәсен нык бел.

Светофорның һәрбер төсен,

Юлның билгеләрен бел.

Нәрсә өчен светофорның

Сиңа күзен кысканын:

Нәрсә өчен инспектор

Өскә таяк сузганын.

Юл читендә ни аңлаткан

Рәсем басып торганын_

Барысын белергә тырыш,

Дусларыңнан сораштыр.

Зур теләк белән өйрән син,

Өлкәннәрне карап тор.

Машина узганын көтми-

Йөгермә син тизрәк,

Моны белү һәр балага,

Кайда йөрсә дә кирәк.

Әби

-Әйдәгез әле, балалар, әйдәгез әле. Минем сезгә дә, светофорга да әйтер сүзем бар иде. Өч күзле улыкаем, рәхмәт сиңа да, авылдан килеп мин боларны белми идем, рәхмәт сезгә дә,балалар. Юл кагыйдәләрен бозмыйча гына исән - имин йөрегез.

Бергә:

Шәһәрдә йөрү бик кыен

Җитез бул син, бул өлгер!

Һәлакәт булмасын дисәң,


Кагыйдәне яхшы бел.

Җыр "Сәламәт булыгыз

Тормыш бит ул бик катлаулы.

Гүя лабиринт кебек.

Лабиринтта кайберәүләр

Адашып кала кереп.

Ялгышмагыз, һичкайчан да,

Туры юлны сайлагыз.

Сәламәт яшәүгә корып

Тормышларны башлагыз.


Аракы һәм тәмәкегә

Зинһар, дустым, күз салма.

Киләчәгең якты булсын

Караңгыда югалма.

Сәламәтлек һәрвакытта

Тормыш нигезе булсын.

Сәламәт яшәүдән өстен

Бу дөньяда ни бар соң?


Кәефегез яхшы булсын,

Гел елмаеп торыгыз.

Әгәр ярдәм кирәк икән

Гел янәшә булыгыз.

Ярдәм итәр өчен дуслар,

Бер сүз җитә нибары.

Яхшы кәефтән һәрвакыт

Көлеп торыр җир шары.













Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!