Арча муниципаль районы Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе
Класс сәгате
Тема. Намусыңны яшьтән сакла.
Башкарды: беренче категорияле башлангыч сыйныф укытучысы
Гозәерова Ләйсән Габдуллаҗановна
Тема. Намуссыңны яшьтән сакла.
Максат. Башлангыч сыйныф укучыларында намус, кешелеклелек сыйфатлары булдыру.
Лексик берәмлекләрне анализлау, тормышта барган күренешләргә нигезләнеп өлкәннәрнең эшләренә бәя бирү.
Тормышта үз урыныңны таба белергә өйрәтү.
Материал. Видеоязма “Намус-җаннан кадерле. Намусыңны яшьтән сакла!”
Класс сәгатенең барышы.
I.Оештыру өлеше.
Укытучы:
-Хәерле көн , укучылар! Әйдәгез,бер-беребезгә чын күңелдән хәерле көннәр теләп, елмаешып алыйк. “Яхшы сүз-җан азыгы”, дигән борынгылар. Ә хәзер видеоязманы тыңлап китәрбез.
-Укучылар сез нинди җөмләләрне истә калдырдыгыз?
Укытучы:
Балалар:
-Намус - җаннан кадерле. Намусыңны яшьтән сакла.
Укытучы:
-Балалар ,бу табышмакмы, әллә берәр әйтемме?
Балалар:
-Мәкаль.
Укытучы:
-Бик дөрес. Миңа да дәү әнием:”Намуслы бул, кызым”,- дип бик еш әйтә. Нәрсә соң ул намус? Нинди кешене намуслы диләр? Бүгенге класс сәгатендә без шул сорауларга бергәләшеп җавап табарбыз.
II. Тема өстендә эшчәнлек.
Укытучы:
-Укучылар, бүген класска керер алдыннан кабинетның үз почта ящигыннан бер хат алдым . Хәзер ул язманы бергәләп укып карыйк әле. Игътибар белән тыңлыйк.
Сүзе хакның йөзе ак.
Үзенең күңелле мәшәкатьләре, төрле мавыктыргыч мизгелләре белән икенче чирек тә үтеп бара. Без бу чиректә бигрәк тә тырышып укыйбыз.Чөнки бик тиздән кыш бабай яхшы укучыларга үзенең бүләкләрен бирәчәк. Безнең класстагы Фәнис дәресләрен хәзерләп йөрми, укытучы апаның аңлатканын да тыңламый. Ә үзенең Кыш бабайдан бүләк аласы килә. Беркөнне иртүк килеп , математикадан контроль эшне эшләп бирүемне сорады. Беләсезме, иң гаҗәбе нәрсә? Контроль эшне “5” ле билгесенә эшләп бирсәм, ул миңа йөз сум акча бирәчәк икән. Классташымның контроль эшне үзе эшлисе түгел, ә акча белән кызыктырып миннән эшләтергә теләве кызык та, берүк вакытта кызганыч та булып куйды. Әлбәттә, мин аңа белемне акчага сатып булмавын аңлаттым.
Укытучы:
-Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, бу бала Фәнискә контроль эшне эшләп бирми дөрес эшләгәнме?
Укучы:
-Минем уйлавымча, дөрес эшләгән. Һәркем белем өчен үзе тырышырга тиеш.
Укытучы:
-Ә белемне акчага сатып алып була дип уйлыйсызмы? Малайга йөз сум акча каян килгән?
Укучы:
-Акчага сатып алынган билге чын билге була алмый. Безнең яшьтәге баланың эшләп алган акчасы да юк.
Укытучы:
-Укучылар, безгә исеме билгеле булмаган кыз нинди укучы булып күз алдына килеп баса?
Укучы:
-Яхшы укучы, тырыш, намуслы.
Укытучы:
-Әйе, укучылар “Намус җаннан кадерле”, “Намусыңны яшьтән сакла” дигән мәкальләр нәкъ менә безнең бүгенге класс сәгатенә туры килә. Сезнең алдыгызда намуслы кеше турында язылган сүзләр бар. Әйдәгез, укып чыгыйк. ( Намуслы кеше - ул хәйлә - ялган белән пычранмаган кеше. Намуслы кеше - ул туры сүзле. Намуслы кеше - әти-әнисен, әби-бабасын хөрмәт итә, хезмәтнең кадерен белә, башкаларга ярдәмчел була. Андый кешене бөтенесе ярата, хөрмәт итә.) Әйдәгез, дуслар, кечкенәдән үк намуслы яшик! Балалар, бу тирән мәгънәле сүзләрне үзегезнең класс сәгате дәфтәрегезгә ябыштырып куярсыз.
Укытучы:
-Укучылар , хәзер мин сезгә сез яратып укый торган “Сабантуй” газетасыннан бер мәкалә укып китәм.
-Мин быел шәһәр яны лагерында ял иттем. Бирегә минем кебек ял итәргә килгән балалар бик күп иде. Мин алар белән бик тиз дуслашып киттем. Араларында Апас районыннан килгән ун яшьлек Гүзәлне аеруча якын күрдем. Ул үзенең әнисе белән генә яшәвен, иң кадерле кешесенең баш авыртуыннан еш җәфа чигүен сөйләде. Больницада врачларның акча биргәч кенә яхшылап карауларын күз яшенә буыла-буыла әйтте. Миңа иптәш кызым бик кызганыч булды. Кешеләр! Минем сезгә, мәрхәмәтлерәк булыйк !-дип әйтәсем килә.
-Укучылар, бу мәкаләгә карата сездә нинди фикерләр бар?
Укучы:
Врачлар - сәламәтлек сагында уяу торырга тиешле кешеләр, аларга акчаны хөкүмәт үзе җитәрлек түләргә тиеш. Алар көне-төне безнең турында кайгыртучылар.
Укытучы:
-Рәхмәт Әдилә. Бик дөрес фикер.Укучылар, ришвәтчелек якты киләчәккә өметне сүндерә. Хәзерге көндә ул бөтен кешелеккә үтеп керде һәм гадәти күренешкә әверелеп бара. Без аның белән хәтта сәламәтләндерү, белем бирү, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәләрендә дә очрашабыз.
III. Йомгаклау.
Укытучы:
-Укучылар , класс сәгатебез ахырына якынлашып килә. Әйтегез әле бүген сез нәрсәләр белдегез?
Укучы:
-Белем алу йортында-мәктәптә үз тырышлыгын белән укырга,кечкенәдән намуслы,акчаны эшләп табарга кирәклеген аңладык.
Укытучы:
-Сезнең фикерләр белән килешәм. Бу дөньяда һәр кешенең яшәүгә,белем алырга, үзенең сәламәтлеген кайгыртырга, тормышын, намусын, горурлыгын сакларга хокукы бар.