СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Интеллектуальная игра "Математика и твоя будущая профессия"

Категория: Математика

Нажмите, чтобы узнать подробности

Данная разработка предназначена для проведения внеклассной работы по математике по профориентации

Просмотр содержимого документа
«Интеллектуальная игра "Математика и твоя будущая профессия"»

Интеллектуаль уен: «Математика hәм синең булачак һөнәрең»


Максат: Укучыларга математиканын теләсә нинди hөнәр иясе өчен кирәкле фән булуын анлату , фән бедән кызыксынуларын арттыру.

Һәр hөнәргә хөрмәт тәрбияләү

Һөнәр сайлауда ярдәм итү.


Материаллар: Мисаллар язылган карточкалар, геометрик фигуралар, паркет элементлары, канатлы сүзләр язылган табличкалар, мәсьәләләр,презинтация, видеопроектор.

Кунаклар: экономист, төзүче, зоотехник, бухгалтер, агроном, дезайнер


Уенның барышы:


Зал «Һөнәрленең кулы алтын» мәкале, В. Маяковскийның «Кем быть» шигыреннән «Все работы хороши, выбирай на вкус» сүзләре, Р.Миңнуллинның “Малайлар сөйләшә” шигыреннән “Ә миңа әни, үскәч,

куша Кеше булырга!” дигән сүзләре язылган табличкалар белән бизәлгән. Укучылар 3 группага бүленеп утыралар.


Алып баручы:

Хәзерге заман кешесе тиз үзгәрүчән hәм камилләшә бара торган җәмгыятьтә яши hәм хезмәт итә. Моның өчен hөнәр сайларга, махсус белем алырга, тәҗрибә тупларга кирәк. Хәзер 40 меңнән артык профессия билгеле. Шуларның hәркайсына диярлек математика фәне буенча белемнәр кирәк.

Командаларга (1 минутта) үзләренә таныш профессияләрне санап чыгарга тәкъдим итә..

Алып баручы:


. Профессия сайлаганда берничә киңәшне истән чыгармаска кирәк.

  1. Сез сайлаган һөнәр җәмгыятькә кирәкле булсын.

  2. Сез сайлаган һөнәр характерыгызга, темпераментыгызга, табигый сәтләрегезгә туры килерлек, доход hәм шатлык китерерлек булсын.

  3. Профессия сайлау формуласын түбәндәге диаграмма белән күсәтергә мөмкин.

һөнәр сайлаучы яшьләр кайбер ялгышлардан сак булырга тиешләр:




1. Һөнәрләрнең тышкы билгеләре белән генә мавыгу.

2. Кемнедер яратып бетермәүне һөнәрләргә күчерү

3. Кешедән калышмаска тырышу, модага ияру.

4. Кайбер һөнәрләрне башкалары янында кимчелекле дип санау.

5. Узеңең шәхси сыйфатларыңны- осталык яки кимчелекләреңне бәяләп бетермәү.


Ә хәзер һөнәрләр сайлауда үзеңне сынап карарга кирәк булачак.

  1. Укучыларга карточкаларга язылган мисаллар тәкъдим ителә.

Командалар мисалларның жавабында килеп чыккан сан кадәр почмагы булган куппочмакны сайлап алалар. Аларның артына һөнәрләр язылган. Мәсәлән, өчпочмакка- экономист, бухгалтерлар, квадратка- төзүчеләр, дезайнерлар, алтыпочмакка –агрономнар, зоотехнеклар дип язылган.

Һәр команда үзенә туры килгән профессия вәкилләрнең нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген санап чыгалар. Алып баручы бу белгечлекләр буенча кайсы уку йортларында белем алырга мөмкин булуы турында информация бирә. Видео язма карау.

Кунакларга: экономист, төзүче, зоотехникка сүз бирелә. Алар үзләренең һөнәрләренең үзенчәлекләре белән таныштыралар.


Командалар тәкъдим ителгән мәсьәләләрне чишәләр, шул һөнәрне яклыйлар.


Төзүчеләр, дезайнерлар

командасына мәсьәләләр

1.Т өрле хайван, кош селуетлары кебек фигуралар ярдәмендә паркетлау.

. Палетка ярдәмендә 1 паркет фигурасынын мәйданын исәпләргә,

Ванна бүлмәсенең ине 2м, буе 1,5м, биеклеге 2,5м.ишегенен биеклеге 1м, ине 0,8м. Бүлмәнең стеналарын балык рәвешендәге керамик плитәләр белән ябыштырып чыгарга кирәк.1кв. м. плитә 300 сум тора. Материалны ябыштырылачак мәйданнан 10% ка күрәк сатып алалар. Бу эшне башкару өчен ничә сум акча кирәк булыр?













1. Палетка ярдәмендә 1 паркет фигурасының мәйданын исәпләргә,

2. Квадратны 7 кисәккә бүлүдән килеп чыккан геометрик фигуралар ярдәмендә «йорт» төзергә.


Агрономнар,игенчеләр

командасына мәсьәлә


1.Яклары 20 м, 20 м, 56 м, 44 м, бер диагонале 60 м булган басуга чәчү өчен күпме бодай орлыгы кирәк ? 1 гектар жиргә чәчү өчен 20 ц. бодай орлыгы кирәк булса, тишелеш проценты 95% булган ничә ц. бодай әзерләргә кирәк?


Экономистлар

командасы өчен мәсьәлә


  1. Мәктәптәге барлык лампочкалар 1 көнгә 40кВт энергия сарыф итә. Әгәр уку елы буенча алар (210 көн ) берәр сәгать кирәксезгә артык янсалар, күпме электр энергиясе юкка чыгар? Моны булдырмаганда экономияләргә мөмкин булган акчаны исәпләгез ?


Командалар бирелгән мәсьәләләрне исәпләү белән шогельләнгәндә кечкенә класс укучылары Роберт Миннуллинның “Малайлар сөйләшә” шигырен сөйлиләр


— Мин үскәч абый булам,

Аннары бабай булам! 

— Ә мин бабай булгач та

Гел әйбәт малай булам!

 

— Мин үзем әти булам!

— Ә мин дәү әти булам!

 

— Үскәч кем буласымны

Мин әле әйтми торам!

 

— Мин батыр солдат булам!

— Ә мин космонавт булам!

 

— Ә мин Третьяк булам,

Капкада сакта торам!

 

— Ә мин корыч коючы,

Чуен коючы булам!



— Мин күз буучы булам



— Ә мин аучы булам да

Көн дә йөрим сунарга



— Ә мин белмим, әнидән

Онытканмын сорарга.

 

— Ә мин бик озын булам,

Үсәм әле тагы да!

 

— Ә мин начальник булам,

Йөрим «Вольво»да гына!

 

— Ә мин кибетче булам

Яисә итче булам!

 

— Ә мин бик көчле булам,

Әтием төсле булам!

 

— Мин комбайнчы булам,

Кырда иген урырга!

 

— Ә миңа әни, үскәч,

Куша Кеше булырга!



Командалар яна профессия сайлау очен кызыклы сораулар бирелә. Җавап биргән командага артына профессия язылган геометрик фигура бирелә.

Бишпочмак-зоотехниклар, ромб- бухгалтерлар

Алып баручы:


  1. Ул тигезләмәдә дә, ул үсемлектә дә, ул сүздә дә бар? Нәрсә ул? (тамашачылар жавап бирә)

  2. «Бер балыкчыдан ничә балык тоттың»,- дип сораганнар. «Кү-үп»,-дип җавап биргән ул. «Мин тоткан балыклар санын язу өчен өчурынлы сан кирәк. Беренче цифры- башсыз алты, икенче цифры- койрыксыз тугыз, өченче цифры таяксыз ун.» .Балыкчы ничә балык тоткан ? (0- бишпочмак)

  3. 2 баш, 2 кул, 6 аяк , шунын 4 есе йори. Бу нәрсә була ала ? (Атка атланган кеше- ромб)




Бухгалтерлар

командасына мәсьәлә.

Түбәндә бүлмә түшәмен буяу эшен башкарган өчен түләү бәяләре китерелгән:

Тушәмнең төсе

1 кв. метрга бәяләр (сумнарда)


10 кв.м кадәр

11-30 кв. м

31-60кв.м.

60 кв. м

Ак

105 сум

85 сум

70 сум

60 сум

зәңгәрсу

120 сум

100 сум

90 сум

85 сум


Таблицадан файдаланып 40 кв. м. мәйданлы түшәмне зәңәрсу төскә буяу өчен түләргә кирәк булган акчаны исәплэп чыгарыгыз. Ташламалар 10%.


Зоотехниклар

командасына мәсьәлә

  1. Әгәр 1 сыер кышына 3,5 т. печән ашаса, 50 сыерны асырап чыгару өчен төбенең диаметры 1,2 м, биеклеге 1,5 м булган цилиндр формасындагы ничә печән тюгы кирәк булыр? Печәннең уртача тыгызлыгы 220 . . Сезнеңчә печәннең тыгызлыгы нинди факторларга бәйле ?


Йомгаклау


  1. Нәтиҗәләр ясау

  2. Командаларны, кунакларны бүләкләү



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!