СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"Көзге кафе" (Сөмбелә бәйрәме)

Нажмите, чтобы узнать подробности

Уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар белән уздырыла

Просмотр содержимого документа
«"Көзге кафе" (Сөмбелә бәйрәме)»

Көзге кафе

Максат һәм бурычлар:

Балаларда бәйрәмгә карата уңай тәэсирләр калдыру, балаларның кәефен күтәрү, дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү

Җырлау, бию сәләтләрен үстерү, активлыкларын арттыру

Татар халкының милли бәйрәм, йолалары белән таныштыруны дәвам итү

Җиһазлар: төрле төстәге кыршаулар, яшелчә, җимеш битлекләре, “Салат һәм компот әзерлә” дид.уены, руль, чебен гөмбәләре, поднослар, 2 мольберт, “Бар матур бакча”, “Миңа кыяр кирәк”, “Көз килә”, “Көзге моң”, “Яфрак бәйрәме”, бию көе аудиоязмалары, күчтәнәчләр


(Балалар залга керәләр)

1бала:

Сарыларга сарган ак каенга

Шыбыр-шыбыр килеп кем дәшә?

Уттай янган кызыл миләш белән

Пышылдашып кем ул сөйләшә?

Көзге җиргә әрсез гашыйк җилләр

Яфракларга шулай эндәшә.

Хушыгыз,хуш язга чаклы, диеп,

Алар белән уйнап сөйләшә.

2 бала

Ни арада җәй үтте,

Матур көз килеп җитте.

Шатлык тулы бу бәйрәмне

Балалар күптән көтте.

3 бала

Килә шаулы алтын матур көзем,

Оча яфрак, исә көзге җил.

Табигатең шундый сокландыргыч

Хуш киләсең, көзем, әйдә кил!

Җыр “Көз килә”

(Балалар утыралар. Убырлы килеп керә.)

БАБА ЯГА: Здравствуйте, вам, пожалуйста!
Явились, не запылились, голубчики!
Ой…! Тфү! Нәрсә сөйлим мин?Исәнмесез, саумысыз

Рәхим итегез. Мин бик шат сезнең килүгезгә.
Өйгә ремонт ясаттым да ,

Модный кафешка ачтым.

Хәзер Убырлы түгелмен-

Бизнес –леди булам мин.
Мин сезне күптән көттем,

Чебен гөмбәсе һәм тагын бик күп

Гөмбәләрдән бәлеш пешердем.,

Бүген бит бәйрәм бездә-

Шуңа чакырдым сезне дә.

Так, что касатики вы мои, заждалась я вас!

Онытым торам икән,

Кафе белән таныштырып үтәм.

Исеме “Көзге кафе “

Сөмбелә килә үзе.

Ә Сөмбеләне беләсезме соң сез?

Убырлы: Сөмбелә килгәнче, әйдәгез репетиция ясап алыйк. Нәрсәдән башларга микән? Әйдәгез, шигырьләрдән башлыйк әле.

4 бала

Көз-сылу килгән ерактан,

Нәрсә генә алмаган?

Нинди бүләк кирәклеген

Әйтмәсәң дә аңлаган.

5бала

Каеннарга – сары яулык,

Миләшкә – муенсалар.

Чиягә – көрән алкалар

Бигрәк килешеп торалар.

6 бала

Алсу, яшел буяуларны

Биргән алма, кыярга.

Бөрлегән кызыл мәрҗәнен

Белми кая куярга.

7 бала

Көз шулай төрле төсләргә

Буйый бөтен җирне дә.

Җиләк-җимеш белән сыйлый

Шатландырып безне дә.

8 бала

Көз килде дә бөтен җирне

Сары төскә буяды.

Яшелгә дә буяр иде-

Юктыр аның буявы.

Яфракларны алтын белән

Кем төнлә бизәп йөргән?

Танымыйча торам икән-

Бакчабызга көз килгән!

9 бала

Ямьле кояш нурлар чәчеп,

Елмаеп карый безгә.

Нинди тәмле күчтәнәчләр

Көз алып килгән безгә.

Алтын яфраклар очалар,

Безнең башларга тиеп.

Саубуллаша кыр казлары

Язын кайтырбыз, диеп.

Убырлы: Булдырдыгыз. Ә табышмакларга җавап таба алырсыз микән? Хәзер, хәзер, тикшереп карыйм.Мин бит сезгә бүген бик күп тәмнюшкалар әзерләдем. Әгәр дә табышмакларга җавапларны тапмасагыз, мин аларны, извините, үземә калдырам. Ой, что же я такое говорю, я же добрая, не жадная, я ведь исправилась. Вот вам мои загадки - табышмаклар:

-“Ал”, дисәң дә алалар,

“Алма”, дисәң дә алалар.

Нәрсә соң ул, балалар? (алма)

-Башы – тәтәй,

Төбендә – ун күкәй. (бәрәңге)

-Утыра бер ак чүлмәк,

Өстенә кигән йөз күлмәк. (кәбестә)

-Үзем туныйм,

Үзем елыйм да елыйм. (суган)

-Түгәрәк – ай түгел,

Сары – май түгел.

Койрыгы бар – тычкан түгел.(шалкан)

Убырлы

Булдырдыгыз. Менә минем тәмле-тәмле чебен гөмбәләрем. Ашагыз, ашагыз, балакайларым. Ешьте, угощайтесь-мухоморчики свежие, только собрала. Ну, берите же…. Ой , кемдер килә бугай? (чебен гөмбәләрен яшерә, ә үзе бизәнә-төзәнә.) Әллә Сөмбелә килеп тә җитте инде?

(Карачкы керә)

Убырлы: Әссәгыфирулла, кем син? Карачкы кыяфәтендә кем килгән минем кафема. Кайда дрес-код?

Карачкы: Әй, әүлия икәсең. Дөрес әйтәсең. Карачкы мин. Бакчадагы карачкы. Валентин Юлдашкин киемнәрен кияргә бик күп акча кирәк, понимаешь.Ә миңа бусы да ярап тора. Матур итеп киенсәм, каргалар курыкмый бит.

Убырлы: Ярый, ярый, аңладым, җүләр түгел. Карачкы тек карачкы. Ә монда ник килдең соң син, миннем клиентларны куркытып бетерәсең бит. Бар, бар кит тизрәк. Зур кунаклар көтәм мин.
Карачкы : Убырлы, зря куасың син мине. Миннән башка берни дә эшли алмыйсың бит син. Да без меня тебе не справиться, и праздник осенний не провести.

Убырлы Әкият сөйләмә монда .!А вдруг он меня обманывает? А вдруг ты меня обманываешь? Әһә, әйдә, менә кунаклар белән уйнап кит әле.
КарачкыМин һәрвакыт әзер!

Уен «Кем җитезрәк?”

(Балаларда төрле төстәге яшелчә, җимешләр сүрәтләнгән битлекләр. Балалар матур бию көенә бииләр. Музыка туктагач, Карачкы бер төс әйтә: кызыл, сары, яшел, кызылсары. Карачкы атаган төстәге битлекле балалар гына шул төстәге кыршауларга басалар. Ә калганнар кыршауларга кермиләр. Уен шулай дәвам итә. ) 

Убырлы: Әйбәт уйныйсың син, кәнишне. Ләкин миңа бит ярдәмче кирәк. Официант, мәсәлән.
Карачкы:   Әй, Убырлы, как раз мин тренерлыкка укып кайттым. Менә бу балалар белән разминка ясадык инде без. Күз ачып йомганчы алар сиңа өстәл әзерләп куярлар.

Уен “Салат һәм компот әзерлә”

(1 команда яшел яшелчәләрдән – салат ясый, 2 команда сары җимешләрдән компот пешерә)

Малайлар башкаруында «Официантлар биюе» (

Карачкы:  Убырлы, бик ябыгып та киткәнсең бугай. Кыш көне бөтен хайваннар кышка әзерләнә, запас җыя. Ә син нишләргә уйлыйсың?
Убырлы: Кәнишне, минем һәрвакыт киптерелгән чебен гөмбәләрем бар.Сиңа да биреп торырга могу. Ачтан үлмәссең. Әй, шундый тәмле үзләре.
Карачкы:  Ни сөйлисең, убырлы. Минем үләсем килми әле синең гөмбәләреңне ашап. Менә мин монда якында гына бер бакча күрдем. Анда менә әллә нәрсәләр үсә.
Җырлы –биюле уен “Бар матур бакча”

.Убырлы: Карачкы, синең белән күңелле кәнишне. Балаларга бит син түгел, Сөмбелә кирәк.
Карачкы Кайгырма, Убырлы, булдырабыз аны. Сөмбелә бит үзе генә килми, уңыш, сары яфраклар, яңгырлар белән килә. Сары яфраклар турында җырны ишетсә, ул йөгереп килеп җитәр.

Җыр “Яфраклар бәйрәме”

(Җырдан соң Сөмбелә керә)

Сөмбелә: Исәнмесез, дусларым.

Дусларым, туганнарым.

Мин – Сөмбелә, килдем сезгә.

Көзге байлык кулымда.

Муллык белән байлык телим-

Кем очраса юлымда.

Убырлы: Менә Сөмбеләбез дә килеп җитте. Без сиңа бик күп бүләкләр әзерләдек.

Җырлы-биюле уен “Миңа кыяр кирәк”

Җыр “Көзге моң”

 КарачкыВнимание!Игътибар! Бездә кунаклар – иң оста биючеләр!

Кулчатырлар белән бию

Сөмбелә: Рәхмәт сезгә, дусларым.

Сөмбелә: Минем дә сезгә бүләкләрем бар.

Убырлы: (алга йөгереп чыга). Миңа, миңа иң зур бүләк. Мин бүген төне буе йокламадым, бәйрәмгә әзерләндем. Тәмле бәлеш пешердем. Бөтен бүләкләр дә минеке. Ә син, Карачкы, читкәрәк китеп тор.
Карачкы: Миннән, балалардан башка, бүген бәйрәм дә булмас иде.

Убырлы: Ярый, ярый. Сдаюсь. Әйдә, Карачкы,: мирись, мирись, мирись, больше не дерись.

Сөмбелә: Кайгырмагыз, минем бүләкләрем барыгызга да җитәр.

(Балаларны күчтәнәчләр белән сыйлый)

Рәхмәт сезгә, бик күңелле

Уйнадыгыз, дусларым.

Байлыкта, матур тормышта

Яшәгез, туганнарым..




Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!