СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Разработка урока по теме " Человек в группе" по обществознанию 6 класс по УМК Боголюбова

Нажмите, чтобы узнать подробности

Данная  разработка составлена  на основе  УМК  Боголюбова, Ивановой  для  6  класса  по  разделу  "  Человек  в  социальном измерении"

Просмотр содержимого документа
«Разработка урока по теме " Человек в группе" по обществознанию 6 класс по УМК Боголюбова»

6 сыйныф Җәмгыять белеме

Тема: Кеше төркемдә

Дәрес тибы : яңа материал өйрәнү һәм яңа белемнәрне беренчел ныгыту. 

Бурычлар:

  1. җәмгыятьнең кешегә кирәклеген аңлату.

  2. Төркем төшенчәсе һәм аның төрләре белән таныштыру.

  3. Укучыларда кешегә һәртөрле төркемнәрнең йогынты ясавы һәм төркем кагыйдәләре турында күзаллау булдыру.

Максатлар:

  1. Предмет, метапредмет УУГ һәм шәхси результатлар булдыру, үстерү

Предмет УУГ: сорауларга җавап таба белү, , чагыштыра, материалны системалаштыра белү күнекмәләрен булдыру.

Метапредмет УУГ:

Танып белү: алдан алынган белемнәрне танып - белү биремнәрен чишү өчен куллану

Коммуникатив: үз фикереңне әйтә белү.

Регулятив: яңа материалны өйрәнгәндә укытучы биргән ориентирларны исәпкә алу.

Шәхси: уку эшчәнлегенә мотивация саклау

Кулланылган җиһазлар: Боголюбов китабы “ Җәмгыять белеме» китабы, « Кеше төркемдә ” темасы буенча презентация, ноутбук, Эш дәфтәре материаллары, биремнәр.

Дәреснең планы:

  1. Үтелгән материалны кабатлау

  2. Яңа дәреснең темасын максатын ачыклау

  3. Яңа материалны өйрәнү.

  1. Җәмгыять

  2. Җәмгыятьттәге төркемнәр

  3. Төркемдә яшәү кагыйдәләре

  1. Кереш сүз, укучыларны сәламләү.

Өй эшен тикшерү.

  1. Карточкалар өстендә эшләү һәм эталон буенча тикшерү.

  1. Сезгә “ Башваткыч ” популяр уены инде билгеле Әйдәгез хәзер без сезнең белән аны уйнап кроссвордның төп сүзен ачыкларга тиешбез һәм миңа дәреснең темасын максатын әйтергә тырышырсыз:

Сораулар:

  1. Кешенең нәрсәгә дә булса омтылышы ( Ихтыяҗ)

  2. Кешене яшәүгә этәрүче сыйфат: Мәкальне тәмамлагыз: “ _____сез- Шайтан гына була” ( өмет)

  3. Мәкальне тәмамлагыз: “ Хезмәт нигезе ______” (Хөрмәт)

  4. Кешелек дөньясының бер вәкиле (Кеше)

  5. Эш сүзенә синоним (Хезмәт)

  6. Эшчәнлеккә керешкәнче кеше үзалдына нәрсә куя? ( максат)

Нинди төп сүз килеп чыкты, Дәреснең темасын әйтегез, нинди максат куяр идегез?

  1. Яңа материалны өйрәнү.

Хәзер әйдәгез, дәфтәрләргә теманы язып куябыз.

УЙЛАП КАРАГЫЗ НӘРСӘ УЛ “ ТӨРКЕМ ” ?

ТӨРКЕМНЕ ҖӘМГЫЯТЬ дип әйтеп буламы? Ни өчен?

А. Хәзер әйдәгез, китап тексты өстендә эшләп алабыз, китапларыгызны ачыгыз & 7 58бит Төркем төшенчәсен аңлатып карагыз?

В. Презент-я өстендә Эшләү: Уйлап карагыз әле әлеге Кешеләрне нинди төркемнәргә кертергә мөмкин?

С. Текст өстендә эшләү: Әлеге кешене нинди төркемнәргә кертер идегез?

D. Таблица мәгълүматләре буенча эшләү:

ПРОЦЕНТ КҮРСӘТКЕЧЛӘРЕ

ҖАВАПЛАР

64 %

Әйе, төркемнәрдә торабыз

7 %

Тору мөмкинлегебез чикләнелгән

13 %

Кирәк түгел дип таптык

16%

Киләчәктә торачакбыз

2017 елда яшьләр арасында сораштыру үткәрелгән. Аларга түбәндәге сорауны биргәннәр: Сез җәмгыяти төркемнәрдә ( ярдәм, волонтерлык ) торасызмы ?


  1. Сораштырылганнарның күпчелеге ничек җавап биргән ? Ни өчен икәнлеген уйлап карагыз ?

  2. Сораштырылган укучыларның күбесеме яисә әземе кирәк түгел дип таптык җавап биргән ? Ни өчен?

  3. Әгәрдә сораштыруда катнашсагыз сез ничек җавап бирер идегез ?


Е. Китап тексты өстендә эшләү. 60-61. 62 битләр.

Терминнарны ачыклау һәм билгеләрен ачыклау:

Лидер – төркем җитәкчесе

Мавыктыра

Үз артыннан ияртә

Җәмәгат эшләрендә катнаша

Норма –төркем яшәвендә кулланылган кагыйдәләр


F. Ныгыту :

1. Эш Дәфтәре өстендә эшләү. Бит 34 2 бирем. ( кимендә 3)

Сораулар:

1. Нәрсә ул төркем?

2. Кешеләр нинди төркемнәргә керәләр?

3. Кем ул лидер?

4. Нәрсә ул норма?

5. Ни өчен төркем нормалары кирәк?

Рефлексия

Өй эше бирү: Параграф 7 59-62 битләр.

Билгеләр кую.





Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!