СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Сценарий мероприятия "Сомбелэ" на татарском языке

Категория: Внеурочка

Нажмите, чтобы узнать подробности

Сценарий мероприятия "Сомбелэ" для учителей татарского языка

Просмотр содержимого документа
«Сценарий мероприятия "Сомбелэ" на татарском языке»



























Сценарий проведения

мероприятия «Сөмбелә»























































Тема: Сɵмбелǝ

Максат:

1. Сɵмбелǝ бǝйрǝменең тарихи мǝгълүмǝте белǝн таныштыру: кɵн белǝн

тɵннең кɵзге тигезлǝшкǝн чорында үткǝрелгǝнен аңлату.

2. Туган телгǝ, милли культурасына игътибарлыкны, анна телендǝ тǝрбия

бирүне кɵчǝйтергǝ. Кеше шǝхесе формалашуда, үзара ярдǝмлǝшү, рухи

сафлык, сǝлǝтлек һǝм активлык үстерү.

3. Балаларда ɵлкǝннǝргǝ хɵрмǝт, хезмǝт сɵючǝнлек хислǝре тǝрбиялǝү.

Җыр, кɵй, бию аша балаларда туган телгǝ мǝхǝббǝт, зур эмоциональ

шатлык хисе, күңел күтǝренкелеге тǝрбиялǝү.

Җиһазлар:

Яшелчǝлǝр маскалары, яшелчǝлǝр белǝн кǝрзинкǝ, яфраклар, татар

костюмнары, лимонад, стаканнар.

Алдан эшлǝнгǝн эшлǝр:

Шигырьлǝр, биюлǝр ɵйрǝнү, маскалар ясау, экскурсиядǝ яфраклар җыю,

балалар белǝн зал бизǝү.

Бǝйрǝм барышы

Зал тɵрле яфраклар белǝн бизǝлгǝн. Вазада милǝш бǝйлǝме.

Сɵмбелǝ бер тɵркем кызлар белǝн яфраклар тотып кɵз биюен башкаралар.

Сɵмбелǝ:

- Исǝнмесез балалар, килгǝн кунаклар. Безнең туган җиребез яшел болыннарга, урманнарга, зǝңгǝр күллǝргǝ бай.

Татарстан байлыгы ул гына түгел. Ул бǝйрǝмнǝргǝ дǝ бик бай.

Күңелле бǝйрǝмнǝрнең берсе-Сɵмбелǝ бǝйрǝме. «Сɵмбел» сүзенең килеп чыгышы бик электǝн килǝ. Азия телендǝ «шамбул» «Сары башак» дигǝн мǝгънǝгǝ туры килгǝн. Зодиак календаре буенча 23 августтан 23 сентябрьгǝ кадǝрге вакытны белдерүче йолдызлыкны да Сɵмбелǝ дип атаганнар. Безнең ата-бабаларыбыз Сɵмбелǝне шул айның иясе һǝм уңыш-ундырышлылык алиһǝсе итеп тǝ күз алдына китергǝннǝр.

Халык Сɵмбелǝ бǝйрǝмен кɵр күңел белǝн үткǝрǝ торган булган. Һǝр ɵйдǝ бу кɵнне яңа уңыштан тɵрле камыр ашлары ǝзерлǝнгǝн. Авыл халкы бер матур кызны Сɵмбелǝ итеп киендереп мǝйданда уен-тамаша оештырган: биегǝн, җырлаган, күңел ачкан.

Балалар «Кɵз» җыры башкаралар.

Сɵмбелǝ: Кɵзнең матурлыгына сокланып шагыйрьлǝр бик күп шигырьлǝр язган. Шуларның кайберлǝрен сɵйлǝп үтик.

«Кɵз җитте», Муса Җǝлил

Киң болыннарда, Уйсу җирлǝрдǝ, Кɵннǝр суынды,

Урман-кырларда, Елга, күллǝрдǝ, Чишмǝлǝр тынды

Агачлар, гɵллǝр Кɵзге салкыннан Безне калдырып,

Кибеп сулдылар. Сулар туңдылар. Кошлар да китте.

Балалар шигырьлǝрен сɵйлилǝр.

Сɵмбелǝ: Биик ǝле, биик ǝле.

Сезне матур бии дилǝр.

Биетеп карыйк ǝле.

Кызлар башкаруында татар биюе.

Сɵмбелǝ табышмаклар ǝйтǝ:

  1. Ашка салсаң, тǝм кертǝ,

Борынга салсаң, тɵчкертǝ. (Борыч)

  1. Үлǝн араларында торам яшеренеп,

Ашыйсың килсǝ, ал мине ɵзеп. ( Җилǝк)

  1. Үзем ап-ак, вак-вак, йомры,

Мул итеп уңыш бирǝм.

Вакытында җыймасагыз,

Үзем чыгып йɵгерǝм. ( Борчак)

  1. Ура, суга, җилгǝрǝ, үзе тɵяп җибǝрǝ .

Бик күп эшлǝп игенне, баета ул илемне. (Комбайн )

  1. Утырабыз урманда ап-ак эшлǝпǝ киеп.

Киптерǝ дǝ, кыздыра да кешелǝр безне җыеп. (Гɵмбǝ)

Сɵмбелǝ: Эшлǝребез уң булганнар

Җыелдык бүген бергǝ

Күңел ачып, сǝхнǝлǝрдǝ

Уйнап-җырлап биергǝ.

«Уңыш җыю» уены.

Балалар яшелчǝлǝр маскаларын киеп түгǝрǝккǝ басалар.

1. Безнең бар бер бакча.

Анда помидор үсǝ.

Менǝ шулай, менǝ шулай.

Анда помидор үсǝ.

Əй, помидор, чык ǝле

Биетеп карыйк ǝле.

Менǝ шулай, менǝ шулай

Биетеп карыйк ǝле.

Ə аннары тиз генǝ

Кǝрзинкǝгǝ кер ǝле.

2. Безнең бар бер бакча.

Анда чɵгендер үсǝ.

Менǝ шулай, менǝ шулай.

Анда чɵгендер үсǝ.

Əй, чɵгендер, чык ǝле

Биетеп карыйк ǝле.

Менǝ шулай, менǝ шулай

Биетеп карыйк ǝле.

Ə аннары тиз генǝ

Кǝрзинкǝгǝ кер ǝле.

Уен дǝвам итǝ.

Сɵмбелǝ: Кɵз бǝйрǝме – уңыш бǝйрǝме.

Комбайнерлар, трактористлар бик зур уңыш

җыеп алдылар. Табыннар мул булсын, тулып

торсын җилǝк-җимеш, яшелчǝлǝр белǝн.

Үсеп утыра арыш, Кǝбестǝлǝр, суганнар

Һǝр башагы бер карыш. Түтǝллǝргǝ тулганнар

Бодай үсǝ ургылып, Кишер белǝн чɵгендер-

Дулкынланып, зур булып Тик җыеп кына ɵлгер.


Уен «Кем тизрǝк яшелчǝлǝр җыя».

Таратып куелган яшелчǝлǝрне, күзлǝрне бǝйлǝп, кем беренче кǝрзинкǝгǝ җыя.

Сɵмбелǝ: Яссы, яссы яфрак,

Яткан җире туфрак. (Кǝбестǝ)

Кǝбестǝ белǝн уен.

Татар кɵе яңгырый. Балалар кǝбестǝне бер-берсенǝ җибǝрǝлǝр. Кɵй туктый, кемдǝ кǝбестǝ кала, шуңа җǝза бирелǝ. Балалар биилǝр, җырлыйлар, уйныйлар.

Сɵмбелǝ: Биедек, җырладык, уйнадык.

Тǝмам арыдык.

Сɵмбелǝ балалар белǝн бергǝ татар биюен бии һǝм алар белǝн

саубуллаша.


Əдǝбият: «Гɵлбакча» Тɵзүчелǝр: Ф. Ю. Юсупов һ.б.

























Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!