СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

4 нче класс өчен тикшерү эш төре

Нажмите, чтобы узнать подробности

4 нче класс өчен тикшерү эш төре

Просмотр содержимого документа
«4 нче класс өчен тикшерү эш төре»

Тема 4.Контроль эш

Тел һәм сөйләм төшенчәләрен аңлатыгыз.

Тел – аралашуының мөһим чарасы булып тора. Аралашу турыдан- туры шәхси әңгәмәдә дә, бер-берең белән язышканда да, шулай ук китап, телевидение, радио, газета аша да булырга мөмкин.

Хәзерге лингвистика тел төшенчәсе астында теге яки бу коллективның аңында беркетелгән, социаль әһәмияткә ия коммуникатив кодны һәм аның эшчәнлеге кагыйдәләрен аңлый.

Методика өчен тел һәм сөйләм төшенчәсе бик мөһим. Хәзерге лингвистика тел төшенчәсе астында теге яки бу коллективның аңында беркетелгән, социаль әһәмияткә ия коммуникатив кодны һәм аның эшчәнлеге кагыйдәләрен аңлый. Димәк, тел – ул тел чаралары системасы (Н.И. Гез). Сөйләмгә аралашу процессының үзе дә, бу процессның продуктлары да керә (Н.И. Гез). Мондый чикләүләрне исәпкә алу методика өчен бик мөһим. Академик Л.В. Щерба фикеренчә, телне өйрәнү тел системасын гына белүне тәэмин итә, әмма бу системадан аралашу чарасы буларак файдалануга китерми. Телне гамәлдә куллану өчен, ягъни сөйләмне үзләштерү өчен тел чараларын һәм сөйләмдә куллану кагыйдәләрен белү генә түгел, аларны коммуникация актларында автоматлаштырылган куллану да кирәк. Димәк, укыту барышында тел чараларын истә калдыру һәм хәтердә калдыру, алардан файдалану күнекмәләрен формалаштыру гына түгел, ә коммуникацияләрдә, ягъни сөйләм актларын тормышка ашыру да кирәк.

Тел системасы да, сөйләм дә бер-берсеннән аерылгысыз һәм бер-берсеннән башка яши дә алмыйлар. Шулай итеп, тел системасы сөйләм системасыннан тыш үзенең асылын югалта, чөнки аралашу чарасы булып хезмәт итә алмый. Сөйләм дә, үз чиратында, теге яки бу тел системасыннан тыш, ягъни бу телдә булган кагыйдәләр нигезендә формалашкан, үзара бәйләнешкә кергән тел чараларыннан башка, шулай ук аралашу максатларына хезмәт итүдән туктый, ягъни үзенең асылын югалта.

Тел – мәгълүматлар кодын берләштергән аралашу чарасы икенче яктан, аныӊ кеше аӊы үсешен билгели торган менталь мәгълүмати даирә икәнен дә билгеләү зарур.


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!