СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Место работы

МБОУ "Васильевская СОШ №3 ЗМР РТ"

Обо мне

Укытучы, педагог, мөгаллим сүзләрен ишетү белән күз алдыма үземне укыткан укытучыларым килеп баса, һәм шул ук вакытта колагымда Ф.Яруллинның укытучыларга багышланган җыр сүзләре яңгырый:

Килгән чакта башка авырлык,

Җитми калса,  көч , я сабырлык,

Сиздермичә ярдәм иткәнсез,

Сез иң гүзәл кеше икәнсез.

Бу сүзләр белән янәшә мин тагын “укымышлы”, “зыялы”, “гыйлемле” сүзләрен дә куяр идем.

Укытучыларымның: ”Гыйлемне һәрвакыт сөегез! Гыйлеме күп булган кешеләргә карап, аз белемле булудан оялмагыз, әмма белергә кулыгыздан килә торган нәрсәләрне белми калудан оялыгыз. Гыйлем  күңел күзен ачар, наданлык караңгылыгын җибәрер, олы дәрәҗәләргә ирештерер. Гыйлем — һич бетми торган байлыктыр”,- дип әйткән сүзләре миңа укытучы һөнәрен сайларга этәргеч бирде.

  Әйе, мин һөнәремне яратып сайладым. Шулай да , беренче тапкыр сыйныфка керү, балаларга дәрес бирү куркыта икән. Мине 5 сыйныф җитәкчесе итеп билгеләделәр. Дистәләгән самими күзләр сиңа төбәлгән. Балалар алдында имтихан уңышлы булды кебек. Алар мине яратып кабул иттеләр. Укытучы буларак мин балалар белән бергә укыдым, үстем, тормыш дәресләре үттем, тәҗрибә  тупладым. Мине аңлаганнары, үз араларына кабул иткәннәре өчен мин укучыларыма рәхмәтле. Балаларның ерактан ук сине күреп исәнләшүләре, әдәп белән: ”Бу җирен аңламадым”,- дип кайтарып сораулары, синең әйткәннәрне җиренә җиткереп үтәүләре, мәктәпне бетергәннән соң да хөрмәт күрсәтәләре, үз эшеңне тагын да яратып башкарырга көч бирә.

Эш барышында шуны аңладым: укучыларны хөрмәт итәргә кирәк икән, аларны ничек бар шулай кабул итергә, үзеңә бик таләпчән булырга кирәк. Һәр балада уңай сыйфатларны күреп, аларны тагын да үстерүдә, әхлаклы, мөстәкыйль фикерле шәхесләр тәрбияләүдә укытучының өлеше бик зур. Мин дә укучыларымның зыялы, рухи яктан бай, нык ихтыярлы булуларын телим.

Төп максатым – балаларны татар телендә  бер – берен аңларга, бер- берсе белән аралашырга өйрәтү. Шуның белән бергә туган телгә, үзләре яшәгән җиргә, төбәккә мәхәббәт уяту, туган җирнең тарихын өйрәнү, анда яшәгән шәхесләрнең иҗаты белән кызыксыну, аларга карата ихтирам тәрбияләү. Шушы максаттан чыгып мин дәресләремдә туган як, аның күренекле шәхесләре турында сөйләүне, алар белән очрашулар үткәрүне бурыч итеп куйдым. Мин дәресләремдә балаларны шагыйрьләр, язучылар белән таныштырам, аларның шигырьләрен яттан сөйләргә, сәнгатьле итеп укырга, әсәрләрнең эчтәлеген сөйләргә өйрәтәм. Эшлекле уен дәресләр, КВНнар, төркемнәрдә эшләү укучыларга ошый.  Әдәбият дәресләрендә проблемалы анализ ясау алымын куллану укучыларда мөстәкыйль танып белү ихтыяҗын арттыра, аларны эзләнүгә этәрә, иҗади эшчәнлекне активлаштыра.Укучыларны әдәби уку белән кызыксындыруда, аларның класстан тыш укулары белән җитәкчелек итүдә һәм уку культурасын камилләштерүдә татар теле атналыкларының әһәмияте зур. Без дә, шушы атналыкларда катнашып, иншалар язабыз, шигырь бәйгеләрендә катнашабыз, рәсемнәр ясыйбыз. Танылган шагыйрьләр һәм язучыларның туган көннәренә багышланган әдәби кичәләр үткәрәбез.

Татар теленең әһәмияте турында диспутлар, бәхәсләр үткәрү нәтиҗәсендә, балалар телләр белүнең кирәклеген, күп нәрсәнең үзләреннән торуын аңлаулары сөендерә.

Нинди милләт кешесе булуына карамастан, үз телен, халкын ихтирам иткәннәр, кайда гына булсалар да югалып калмыйлар. Моны укучыларым аңласыннар дип тырышам. Күңел биреп, заман сулышын тоеп эшләгәндә укытучы исеменә тап төшермәм дип уйлыйм.

Моё образование

Высшее

Рейтинг

Баллов: рейтинг552.5 Место: место78807 (Подробнее)

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!