СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Рассказ на татарском языке "Праздник Победы"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Җиңү! Кояш балкый бер битеңдә,

Бер битеңдә ай һаман.

Бер күзеңнән шатлык нуры сибелә,

Бер күзеңнән яшь тама.

Җиргә ямьле яз килде. Бар тирә-як яшелллеккә күмелде. Без гаиләбез белән карттәтәебезне искә алып, төп йортка җыелдык. Аның фотосүрәтен нәнәем өйнең түренә элгән. Әнә ул безгә елмаерга тырышып, сугыштан соң бирелгән медальләрен таккан килеш горур карап тора.

Мин тагы да әниемнән картәтәем Гаян Сәетгәрәй улы Мәгәсүмовның сугышта күргән, белгәннәрен сөйләвен үтенәм.

- Әни, картәтәемнең сугышта булган вакыйгаларын сөйлә әле, - дим, буш вакытын туры китереп.

-Әйе, кызым, мин дә синең кебек бәләкәй чакта әтиемнең сөйләгәннәрен йотлыгып тыңларга ярата идем.

Аның күзләреннән яшьләр тама, ә үзе яшенә буылмас өчен туктап, уйга чумып сөйли торган иде.- диде дә туктап калды.

Карасам, әниемнең күзләреннән дә яшьләр тама. Ә үзе минем аркамнан сөеп, елмаерга әйтеп:

- Әй, кызым. Ул елларны, әтиемнең үткән юлларын, елларын искә төшерү бик авыр. Аның бөтен күргән – белгәннәрен сөйләү генә түгел, язарга да авыр. Кызым, мин сиңә, син үсә төшкәч, аңлый башлагач, аның “Үткән юллар” дигән язмасын бирермен. Әйдә әле картәтәеңнең туган елын, кайда сугыш юлларын үткәнен искә төшерик.

- Мин, беләм, беләм, сөйлим. Үзем сөйлим- дип белдердем мин аны.

- Минем картәтәем 1918 елның 27 декабрендә Кушнаренко районы, Әхмәт авылында туган. 1938 елны армия сафына алына һәм Ерак-Көнчыгышта моторист булып хезмәт юлын башлый. 1942 елның 18 гыйнвары армия сафының соңгы коне була. Фашист юлбасарлары 1941 елның 22 июнендә безнең илгә каршы ут ача. Картәтәем тагы өч ел туган ягына кайта алмый. Сугыштан соң ул Урта Азиядә эшли. 1954 елда гына Башкортостанга кайта.

- Ай, афарин, кызым. Истә калдыргансың икән. Бик күп шәһәрләрне узган ул. Беренче сугышны Волоколамскта каршылый. Анан соң Курск, Минск, Кенигс. Дусларын да югалткан. 1945 елның 27 июнендә Мәскәүдә Җиңү көненә багышланган парадта да катнаша. Парадны әзерләр өчен күп репетиция үткәрәләр. Синең картәтәң репетиция вакытында ике итек туздырып өлгерә. Өченчесе белән парадка чыга.

- Ай-ай-ай! Кара нинди тырыш булган икән картәтәй! Ун көн эчендә шулай итек тузырып була микәнни, әнием? Әллә бөтенләй йокламаганнар микән? – дим аптырап. Әнием көлеп җибәрде.

- Әнием, кара эле, ә бу медальләрне ни өчен бирделәр икән?

- Менә бу I дәрәҗә Ордены – дип күрсәтте әнием.

- Кызыл Йолдыз ордены, Кенигс шәһәрен алу өчен бирелгән медале дә бар.

Шулвакыт урамда да музыка тавышы ишетелде. Әнием тәрәзә янына килде дә:

  • Бүген бәйрәм – Җиңү көне бит,

Исә язның җиләс җилләре,

Чал ветеран баккан һәйкәлгә

Бер аяксыз, буп-буш җиңнәре,

Җанны өтә хәтер җилләре!

Җанны өтә хәтер җилләре! - дип шигырь юлларын яттан сөйләде.

Мин әниемне кочаклап:

- Бигрәк матур! Чынлап та, әни, җанны өтә икән бу бәйрәм көне. Нигә аны үткәрәләр соң?

- Юк, юк, кызым. Алай димә. Бу көнне без онытырга тиеш түгелбез. Ул безнең тарих. Бу Җиңү җинелдэн бирелмәгән. Күп еллар үтте, җирдәге чокырлар тигезләнде. Ә менә йөрәк яралары гына гомерлеккә калды. Туган илебезне азат иткән батыр халык саны да вакыт үтү белән сирәгәйгәннән- сирәгәя, кызым. Әнә, күрәсеңме, орден-медальләр такан ветераннар, абый-апалар, мәйданга әкрен генә атлыйлар?

- Әйе, әнием. Күрәм. Алар бәйрәм тантанасына баралар. Балалар, яшьләр аларны алкышлап чәчкәләр белән каршы ала. Тик менә алар арасында минем картәтәем генә юк, - дип көрсенгән кызын әнисе кочаклап алды да, алдына утыртты. Әтисенең сүрәтенә карап:

- Кадерле әтием, без синең балаларың,оныкларын, сине онытмыйбыз. Бөек Жиңү көнендә кабереңә барып баш иярбез, чәчкәләр салырбыз. Синең үткән юлларыңны буыннан – буынга сөйләрбез.

Әйе, бит, кызым, - дип елмаеп куйды.

Әниемнең, картәтәем турында сөйләгәннәрен тыңлап, ана карата булган горурлык хислэрем тагы да артты. Без барыбыз да сугыш һәм тыл ветераннары алдында, шушы тыныч, бай һәм матур тормышта яшәгәнгә мәңге бурычлыбыз. Аларны онытмабыз һәм һәр Җиңү көнендә искә алырбыз.

Туганнарым белән җыелышып без дә мәйданга Җиңү көненэ багышланган бэйрэмгэ киттек.

Әрни йөрәк сугыш ярасыннан,

Яшәсәк тә бүген шатланып.

Кайтмый калган яугир ир-егетләр,

Хәтерләрдә мәңге сакланыр!

Хәтерләрдә мәңге сакланыр!

10.01.2025 20:26


Рекомендуем курсы ПК и ПП