СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Р.Фәхретдин.Укытучының 13 вазифасы.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Укытучы нинди сыйфатларга ия булырга, дәресләрен ничек укытырга, аның вазифалары нидән гыйбарәт булырга тиеш һ.б.ш. гаять әһәмиятле мәсьәләләр бу китапта җентекләп аңлатыла. Р. Фәхретдин укытучыларга кагылышлы кануни 13 вазифаны тәфсилләп бирә. Бу вазыйфаларның берничәсен санап үтик.

Беренче вазифа – укытучының холкы һәм гамәленә бәйле. Р.Фәхретдин, укытучының үз холкы һәм гамәле белән шәкертләргә үрнәк булырга тиешлегенә басым ясый. Балалар укытучының: «Шулай булыгыз! Болай булмагыз!» – дип өйрәтүләренә түгел, ә үзенең гүзәл холкы һәм яхшы гамәле үрнәгендә тәрбияләвенә мохтаҗ.

Укытучы кеше үзе нинди генә галим, зирәк акыллы булып та, гүзәл холык иясе булмаса,аның укытуыннан бернинди файда булмас, ә зарары әйтеп бетергесез күп булыр.

Р.Фәхретдин укытучылар алдына җитди таләп куя: «Әгәр дә син үзеңне укучыларыңнан хөрмәт иттерәсең килә икән, син иң әүвәл укучыларыңның барысына да бертигез хөрмәт күрсәт; үз итеп, шәфкатьле итеп эндәш, төрле кушаматлар тагудан сак бул! Әгәр син һәрбер укучыга олы шәхес итеп карасаң, аның нәтиҗәсе дә бик яхшы булачак. Һәр укытучы үз холкының һәм гамәленең тулы чагылышын укыткан шәкертендә күрә ала».

Укытучының икенче вазифасы итеп, Р.Фәхретдин аның төпле белемгә ия булуын, укытучылык итәргә кулыннан килүен, булдыклылыгын күрсәтә. Болай булмаганда, укыту һәм тәрбия эшенә һичбер вакытта төзәтеп булмаслык зарар киләчәк.

Укытучылык эше никадәр зур белем һәм булдыклылык таләп итүен күрсәтеп, Р.Фәхретдин, җыелышып утырган балалар нинди генә кечкенә булса да, аларга бирәсе белем һәм тәрбиянең һич кенә дә җиңел түгеллеген аңлатып бирә.

Тәрбия гыйлеме сәламәтлек саклау, әхлак, рух гыйлеме кебек төрле фән-нәрдән җыйналган гыйлем булганга күрә Р.Фәхретдин аның һәр ысулын белүне укытучының бурычы итеп саный һәм укытучылык эше өчен кирәк булган һәр фәнне һәм гамәлне үзләштерүне таләп итә.

Укытучы кешегә бирелгән сәләтлелек һәм булдыклылык – ул үзенең күңелендә булган гыйлемне ачык итеп балаларга аңлата белү. Мондый сыйфаты булмаган укытучының, ул әллә нинди гыйлемле, галим булса да, гыйлем көйрәтүеннән дә бер нәтиҗә дә булмас. Галим булу бер нәрсә, әмма укытучы булу бөтенләй башка.

Укытучының өченче вазифасы итеп, галим йомшаклык, ягымлылык, үз-үзен олы итеп тота белү сыйфатларын күрсәтә. Ул, укытучыларның иң әүвәл йомшак күңелле, түзем, шәфкатьле һәм мәрхәмәтле булырга тиешлеген аңлата. Әгәр укытучы күңелендә балаларга карата шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлелек хисләре булмаса, андый кешенең укыту һәм тәрбия эше белән шөгыльләнмәве үзе өчен дә, балалар өчен дә хәерлерәк.

Укытучының дүртенче вазифасы итеп, Р.Фәхретдин, ихласлылык, дикъ-катьлелек, тырышлык сыйфатларын күрсәтә. Аның фикеренчә, укытучыларның бар вазифасы аерым бер вакытта үтәлергә һәм укытыр өчен дә махсус вакытлар билгеләнергә тиеш. Дәресләрне үз вакытларыннан һичбер вакыт күчерергә яки чигерергә ярамый. Укытучының һәр эшне үз вакытында башкаруы – дикъкатьле булу билгесе, һәм шул нигездә тәрбияләнгән шәкерт тә надан кал-маячак.

Укытучының бишенче вазифасы итеп, Р.Фәхретдин балаларны сынап ка-рау юлы белән тану, гыйлем өйрәнүгә мәхәббәт тәрбияләп кызыксындыру, түземлелек сыйфатларын күрсәтә. Балаларда гыйлем өйрәнүгә мәхәббәт, кызыксындыру тәрбияләүне ул укытучы өчен иң кирәкле һәм иң файдалы бер гамәл дип саный. Аларда үз теләкләре белән гыйлем алуга максат, омтылыш уятырга кирәклеген һәм моның милләт өстеннән наданлык авыруын алып ташлау өчен беренче чара булып торуын күрсәтә.

Р.Фәхретдин укучы балалар үз укытучыларының дәресләрен, нәсихәтләрен җаннары һәм тәннәре белән бирелеп тыңласын һәм аларны үзләрен тәрбияләр өчен барлыкка китерелгән затлар дип инансын дигән зур бурыч куя. Ә бу бурычны йомшак күңеллелеге белән мәрхәмәтен, сабырлыгы белән дикъкатен, белемнәре белән тырышлыгын эш кыйбласы иткән укытучылар гына үти алуын искәртеп куя.

Укытучының алтынчы вазифасы итеп, Р.Фәхретдин нәсихәт-яхшылыкка өндәү, тырышлык һәм теләктәшлек кебек сыйфатларны күрсәтә. Аның фике-ренчә, укытучы булган кеше, үз укучыларына карата аларның ата-аналарына караганда да шәфкатьлерәк һәм мәрхәмәтлерәк булып, аларны яхшылыкка өндәп, үгет-нәсихәт бирергә тиеш. Нәсихәт – ул сүз белән генә түгел, ә үзеңнең гамәлең һәм холкың белән балаларга үрнәк булып торуда күренә. Шуңа күрә укытучыларның үзләренең холык һәм гамәлләре үрнәгендә бирелгән шәфкатьле нәсихәте укучыларның зиһене ачылу һәм холкын яхшырту турында китаплар белән дәрес бирүгә караганда файдалырак. Нәсихәтләре үтемле булган укыту-чыларның укучылары күп вакытта күркәм холыклы, мөлаем була. Шуңа күрә шәкерт остазының күчермә нөсхәсе булганлыктан, укытучы булган кеше иң әүвәл үз холкын яхшыртырга һәм аннан соң гына укыткан балаларына тыры-шып-тырышып нәсихәт бирергә тиеш. Тәрбия гыйлеме таләп иткәнчә, дәресләр бирү, аннан соң табигый җанлылык белән укучыларга һәр көнне бер файдалы гыйлем өйрәтү һәм, барыннан да бигрәк, укучыларның көннән-көн алга үсе-шенә һәм аларның тырышлыгы артуга көчле тәэсир итүче шәхси үрнәк булудан гыйбарәт.

Р.Фәхретдиннең тагын шундый канатлы сүзләре бар: «Балачакта алган тәрбияне соңрак бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас». Димәк, кеше тормышында иң мөһим булган, иң гүзәл сыйфатларны – әхлак нигезен – без балалар бакчасыннан алып сала башларга тиешбез. Бу очракта мин әхлак тәрбиясе бирүдә гаилә ролен махсус азсызыкламадым, чөнки 90 нчы еллардан башлап күпчелек гаилә «ничек кенә булса да исән калырга» дигән принцип белән яшәүгә күчте һәм тәрбия мәсьәләсеннән читкә китте, шул сәбәпле үзе әхлак тәрибясенә мохтаҗлыкта калды. Киләчәккә өмет белән карау, ышаныч белән яшәү, бәхетле булырга омтылу Коръән сүрәләрендә, пәйгамбәрләребез хәдисләрендә тирән яктыртылган. Тик аларны бала күңеленә ятышлы итеп аңлата белергә генә кирәк.

Категория: Всем учителям
06.10.2017 22:29


Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!