Просмотр содержимого документа
«1 нче сыйныф өчен татар теленнән белемнәрне тикшерү материаллары.»
1 нче сыйныф өчен
татар теленнән белемнәрне тикшерү материаллары
Аңлатмалы диктант.
№ 1. Әни
Әнинең өйдән чыгарга вакыты юк. Кайсын юа. Кайсын тегә. Безгә дә эш җитәрлек. Китапларны рәтләп тездек. (16 сүз.) (Газиз Нәбиуллин)
№2. Яз
Тышта кар эреп бетте. Тәрәзәдән җылы кояш карый. Түбәләрдән тамчылар да тамып тындылар. тышта инде, балкып, яз килә. (19 сүз.) (Фәнис Яруллин)
Күчереп язу.
Китап кадере.
Беренче тапкыр китап тоту рәхәте! Хәзерге заманда гына китап күп. Без малай чакта алай түгел иде. Китап бик адерле иде. (20 сүз.) (Ибраһим Гази)
Грамматик биремле диктант
Башмаклар.
Сары башмаклар. Әтисе Гөлшатка аларны Мәскәүдән җибәргән. Гөлшат башмакларны беренче көнне үк якын дусты Ләләгә киеп күрсәтте. ( 17 сүз)
Грамматик биремнәр:
1 нче бирем.
Түбәндәге сүзләрнең асларына сыз:
вариант – ике иҗекле;
2 вариант – өч иҗекле.
нче бирем.
Түбәндәге биремнәр буенча тексттан икешәр сүз табып яз:
вариант – саңгырау тартыктан башланган;
2 вариант – яңгырау тартыктан башланган.
Тикшерү эше
Сүзләрне укы. Түбәндәге биремнәр буенча сүзләрне күчереп яз:
Карга, карама, дәреслек, күлмәк, шарф, каен, усак, оек, парта, бияләй, уенчык, чыршы, яулык, өрәңге.
1 вариант – өс киемен белдергән сүзләрне;
вариант – агач исемнәрен белдергән сүзләрне.
Сүзләрдән җөмлә төзе:
вариант – күгәрченнәр, өй, гөрләшә, түбәләрендә;
вариант – кызу, башланды, бакчада, эш.
Түбәндәге биремнәр буенча сүзләрне күчереп яз:
вариант – калын әйтелешле;
2 вариант – нечкә әйтелешле.
Урман, үлән, әбекәй, балык, куян, эшче, бүре, укучы, һава, күзлек.
Җөмләләрне күчереп яз. Түбәндәге бирем буенча сүзләрне табып, асларына сыз:
1 вариант – предметның билгесен белдергән сүзләрне;
вариант – предметның эшен, хәрәкәтен атаган сүзләрне.
Киң кырлар, урманнар яңгыр көтә. Кинәт кара болыт чыкты. Яшен яшьнәде. Эре яңгыр бөртекләре төште.
Бирелгән сүзләрдә ничә аваз?
1 вариант – яфрак, яшь;
2 вариант – елан, юнь.
Әдәбият.
Татар теле дәресләре: татар телендә башл.гомуми белем бирү мәкт. 1 нче с-фында эшләүче укытучылар өчен методик кулланма / З.И.Җамалетдинова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2012.
Татар теленнән диктантлар: Дүртьеллык башл.татар мәкт. 1-4 нче с-флары өчен: Укытучылар өчен кулланма / Я.Х.Абдрәхимова. – Казан: Мәгариф, 2009.