| Тема | Ю хәрефенең сүзләрдә язылышы. |
| Максат | Ю хәрефенең икешәр авазга билге булып йөрүен аңлату; Укучыларның уйлау, фикерләү сәләтен, иҗади активлыгын, дөрес язу күнекмәләрен үстерү. Үзара дуслык, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү. |
| Планлаштырылган нәтиҗ | Ю хәрефен дөрес яза белү һәм дөрес язу күнекмәсе булдыру. |
| Төп төшенчәләр | Сүз, аваз, хәреф, транскрипция |
| Предметара бәйләнеш | Рус теле, әйләнә-тирә дөнья |
| Эшне оештыру төрләре | Фронталь, индивидуаль, парлап эшләү |
| Чыганаклар : - төп - өстәмә | 1. И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова.Татар теле. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек, 2 кисәктә, Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012, 1 нче кисәк, 73-75б. 2. И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова . Татар теле: 2 нче сыйныф: укытучы өчен методик кулланма, Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012 1. Дидактик карточкалар |
| Дәрес этаплары | Дәрес этабының максаты | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге | Универсаль уку гамәлләре (УУГ) ШУУГ –шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре ТБУУГ-танып белү универсаль уку гамәлләре КУУГ-коммуникатив универсаль уку гамәлләре |
| Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру. (ХАЙ ФАЙВ –тынычлану сигналын куллану) | Укытучы өчен максат: психологик уңай халәт барлыкка китерү | Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. - Кояшлы иртә кебек, Тукай телен, анам телен өйрәнергә дип килдек. - Шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик. | Шигырьне хор белән әйтү | КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү ШУУГ: үзмаксат кую |
| Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру | Укытучы өчен максат: В хәрефенең үзенчәлеген искә төшерү. Укучылар өчен максат: исемнең соравын, мәгънәсен аңлата белү. | 1. Өй эшләрен тикшерү. 2. Сорауларга җавап бирү. - В хәрефе татар телендә ничә авазга билге булып йори? - Калын сүзләрдә ирен [w] авазы нинди авазларга якын әйтелә? (у) - Нечкә сүзләрдә ирен [w] авазы нинди авазга якын әйтелә? (ү) -Рус теленнән кергән сүзләрдә [в] авазы ничек укыла? (рус телендәгечә) 3. Матур язу күнегүе. Сүзлек диктанты язу. Юды, Вәли, Юныс, елан, япма, ютәл, кию, юан, юл. | 1.Укучылар чираттан сүзләрне укыйлар. 2.Укучылар сорауларга җавап бирәләр. 3. Бер укучы дәфтәрдә яза. Калганнар дәфтәрләрдә. Ике аваз белдергән хәрефләрнең асларына сызалар. | ТБУУГ: “В хәрефенең ике аваз белдерә” кагыйдәне искә төшерү. РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу |
| Уку мәсьәләсен кую | Укытучы өчен максат: яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү Укучылар өчен максат: килеп туган уку мәсьәләсен анализлау; дәреснең темасын, максатын билгели белү | .- Бүгенге дәрестә нәрсә турында өйрәнәчәкбез? -Дәрескә нинди максат куярсыз? | Ю хәрефен Ю хәрефенең ике аваз белдерүен һәм дөрес итеп язу. | ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу |
| Танып-белү эшчәнлеге. Уку мәсьәләсен чишү. | Укытучы өчен максат:Ю хәрефе ике авазга билге булып йөрүен аңлату. Укучылар өчен максат: Ю хәрефе кергән сүзләр белән җөмләләр төзү. | Ю хәрефенең ике авазга билге булып йөрүен ачыклау. Ю хәрефен калын әйтелешле сүзләрдә – [йу], нечкә әйтелешле сүзләрдә [йү] дип укырга кирәген аңлату. СИМАЛТИНИУС РАУНД ТЭЙБЛ. (карточкада бирелгән сүзләр белән җөмләләр төзү) | 73 нче биттәге кагыйдә белән танышалар. 69 нчы күнегү өстендә эш. КОНЭРС. Карточка белән эш. 71 нче күнегү (74 нче бит). 2.Укчылар карточкаларда җөмләләр язалар һәм бер-берсенә күрсәтәләр. | ТБУУГ:уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу |
| Динамик пауза | | МИКС – ФРИЗ –ГРУП . | Укучылар музыка астында хәрәкәтләнәләр. Музыка туктагач парлашып басалар һәм “Мин үскәч кем булырга телим?” соравына җавап бирәләр. | |
| Яңа белемнәрне ныгыту | Укытучы өчен максат: яңа мәгълүмат туплауда өстәмә әдәбият куллану; белемнәрне күнегүләр ярдәмендә ныгыту мөмкинлеге булдыру Укучылар өчен максат: яңа белемнәрне дәреслек һәм өстәмә әдәбият кулланып камилләштерү | 5.70 нче күнегү өстендә эш. -Сина кайда яшәү күбрәк ошый? -Ни өчен? | Укучылар җөмләләрне күчереп язалар һәм ю хәрефе кергән сүзләрне тикшерәләр. 1.Пирамидалар-ны ю хәрефеннән башланган сүзләр белән тутыралар һәм үрнәктәгечә бер сүзне тикшерәләр. 2. Укучылар “Әбиләрдә кунакта” дигән темага берничә җөмлә төзиләр. 3. Укучылар үзләре сайлаган почмакка басалар һәм парлашып бер-берсенә фикерләрен әйтәләр. | РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү ТБУУГ: яңа мәгълүмат туплауда “Аңлатмалы сүзлек” куллану КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү |
| Яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану һәм тикшерү | Укытучы өчен максат: яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану мөмкинлеге булдыру Укучылар өчен максат: Ю хәрефен дөрес язулары. | | 1.Укучылар төшеп калган хәрефләрне куеп чыгалар. | ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү |
| Уку эшчәнлеген йомгаклау. | Укытучы өчен максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү Укучылар өчен максат: үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү Укытучы өчен максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату 71 нче күнегү 74 нче бит ю хәрефе кергән сүзләргә хәреф-аваз анализы ясагыз Укучылар өчен максат: өй эшен дөрес башкару | 1. Рефлексия. - Бүгенге дәрестән үзегез өчен нинди яңалыклар алдыгыз? Дәрес сезгә нәрсә бирде? 2. Белемнәрне бәяләү. | Балаларның җаваплары | ШУУГ: үз уңышларың уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу |