СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

2нче сыйныф өчен дәрескә техник карта

Нажмите, чтобы узнать подробности

2нче сыйныф өчен дәрескә техник карта. 

Просмотр содержимого документа
«2нче сыйныф өчен дәрескә техник карта»

Ханафиева Лейсан Файзехановна

Лексик күнекмәләр формалаштыру (ЛКК) дәресенең

үрнәк планы


Тема: Яшелчәләр

Дәрес тибы: ЛКК

Дәрес максатлары:

Белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе):

-Яшелчәләр исемнәрен кабатлау, сөйләмдә куллануны камилләштерү.

- Яшелчәләр нинди?, син нәрсә яратасың? сорауларын сөйләмдә активлаштыру,өйрәнелгән яшелчә исемнәрен кулланып, сөйләмгә чыгуга ирешү.

Үстерү максаты (дәреснең метапредмет нәтиҗәсе):

-укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерү.

Тәрбия бирү максаты (дәреснең шәхси нәтиҗәсе):

  • Татар теленә карата ихтирам, аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.


Җиһазлау: дәреслек (47-48нче битләр); методик ярдәмлек (18 нче бит), дәрескә әзерләнгән презентацион материаллар; Р.З. Хәйдәрова “Татарский язык в таблицах”.












Дәрес барышының технологик картасы



Дәрес этапларының төп максаты

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре



Уңай психологик халәт тудыру, дәрестәге эшчәнлеккә әзерләү.


Укучыларда яхшы кәеф, эшлисе килү

халәте тудыру.

- Хәерле көн, укучылар!




Дәрескә игътибарлы булу.

-Кояшлы иртә кебек,Туган телне өйрәнергә,дип килдек!( Туган тел җыры)

-Комплиментлар әйтү

- Лилия, синең күлмәгең шундый матур! (һ.б.)

- Рәхмәт.



Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлаша белү сәләтләрен үстерү.

Әңгәмәдәшең белән коммуникациягә керә белү сәләтләрен үстерү.

Дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Итагатьле итеп бер-беренә укытучыга эндәшү.


КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үзмаксат кую

Актуальләштерү.


Укытучы өчен максат:

Яшелчәләр турында элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру


Укучылар өчен максат: Яшелчәләр нинди? соравына җавап бирә белү.

Аудирование оештыру.


1.Прослушайте и укажите слова, отвечающие на вопрос нәрсә?

Яза,помидор,кыяр,кәбестә,чөгендер,утыра, кишер, укый,суган, җырлый.

2.Прослушайте и укажите слова, отвечающие на вопрос нинди?

Тәмле, кызыл, бәрәңге,озын, шалкан,файдалы, баллы, яшел.

  • Ни өчен шулай уйлыйсыз?

  • Ә калган сүзләр нинди сорауга җавап бирәләр?


3“ Сорау, җавап”


1.Ишетеп аңлау күнегүләрендә куелган биремне дөрес үтәү.

2.Сүзләр арасыннан Нәрсә?соравына җавап бирүче сүзләрне генә билгелиләр.




2.Сүзләр арасыннан Нинди?соравына җавап бирүче сүзләрне генә билгелиләр.



3.Яшелчәләр темасына кагылышлы сораулар бирү.



Диалог вакытында матур, дөрес итеп үзеңә кирәкле әйберне сорап ала белү, бер- береңә ярдәм итә белү

Т-б: Проблеманы билгеләү, аны чишү өчен алгоритмны булдыру;

Р: Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү.















К: Әңгәмәдәшеңнең соравына туры килерлек итеп җавап бирә белү.

Уку мәсьәләсен кую.









Укытучы өчен максат:

яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү










Укучылар өчен максат: килеп туган уку мәсьәләсен анализлау; дәреснең темасын, максатын билгели белү





Табышмак әйтәм, тыңлагыз әле(Озын,яшел түтәлдә.Сары, тозлы- кисмәктә)

1.Нәрсә икән бу укучылар?


2.Табышмакта кыяр нинди?


3. Ничек уйлыйсыз без бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшүне дәвам итәбез?







1.Табышмакка җавап табалар.


2.Бирелгән яшелчәнең билгеләрен әйтәләр.


3.Укучылар дәрес максатын билгелиләр:

Яшелчәләр турында сөйләшүне дәвам итү.(Яшелчәләр нинди?соравына җавап бирү, син нәрсә яратасың? соравына җавап бирү ­




Эш вакытында үзара килешеп, әхлакый кагыйдәләрне үтәп эш оештыра белү.

Т-б: Логик фикерләүне үстерү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен табу, куелган проблеманы чишү

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу


К. Аралашу сәләтен үстерү.












V.Уку мәсьәләсен чишү



Укытучы өчен максат:

Яшелчәләр турында белемнәрне күнегүләр ярдәмендә ныгыту мөмкинлеге булдыру



Укучылар өчен максат: Яшелчәләр турындагы белемнәрне камилләштерү, практик куллана белү

белү.



1.Карточкалар белән эшне оештыру. Сүзләрдән җөмләләр төзү.


2.Ситуатив күнегүләр оештыру.

1.Попроси себе у мамы огурец. Какой разговор произойдет между вами?

Әни, миңа кыяр бир әле.

-Мә, кыяр

- Рәхмәт.

2. У тебя спрашивают, растут ли в огороде помидоры. Какой разговор произойдет между вами?

-Бакчада помидорлар үсәме?

-Әйе, бакчада помидорлар үсә.


3. Скажи , что тебе нужен лук. Какой разговор произойдет между вами?

иңа суган кирәк.

-Мә,суган.

- Рәхмәт.



4. Бу нинди яшелчә?”




1.Карточкаларда булган сүзләрдән җөмләләр төзиләр, хаталар булса төзәтәләр

2. Ситаутив күнегүләр кулланып диалогка чыгалар.



3.Укучыларның җаваплары






4. Ябык күз белән яшелчәнең тәмен әйтү, яшелчәне атау һәм шул яшелчәгә тулы характеристика бирәләр















ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, куелган проблеманы чишү

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

VI. Рефлексия. Үзбәя һәм бәя кую.

Укытучы өчен максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү



Укучылар өчен максат: үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү


1. Рефлексия.

1.Дәрестә нәрсәләр эшләдек?


2.Яшелчәләр турында нәрсәләр әйтә алабыз?


-Укучылар, сезгә дәрес ошадымы?


-Дәрестән соң кәефләрегез ничек?



1.Балаларның җаваплары



2.Белемнәрне бәяләү.

ШУУГ: үз уңышларың ,уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу


VII. Өй эшен билгеләү.


1 вариант дәреслектә 47нче бит, 6нчы күнегү(а), ятларга.

2 вариант Яшелчә турында ике табышмак язып килергә.




Танып белү универсаль уку гамәлләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

  • иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

  • объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

  • төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

  • билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

  • әңгәмәдәшеңнең сөйләмен тыңлый, аның фикеренә туры килерлек җавап бирә белү;

  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;

– әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Күрсәтелгән универсаль уку гамәлләрен формалаштыру дәреснең үстерү максаты белән билгеләнсә, дәрес азагында ул укыту процессының метапредмет нәтиҗәләре буларак билгеләнелә.


3) Тәрбияви максатның эчтәлеге

Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел.


Төп гомуми белем бирү баскычын төгәлләгәндә, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлый белү;

  • әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирә белү;

  • “гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”, төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалаштыру.


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!