-дустыңның авыруы турында, аңа ярдәм итү турында әйтә белү.
- үз мөмкинлекләрен аңлап, үзенә дөрес бәя бирү.
- өлкәннәр һәм яштәшләрең белән итәгатьле аралашу өстендә эшне дәвам итү.
2. Укучыларга җиткерелә торган дәреснең белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе):
-дустыңның авыруы турында, аңа ярдәм итү турында әйтә белү.
Дәрес этабы | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге | Укучының универсаль уку эшчәнлеге (УУД) |
I. Оештыру мотенты | Уңай психологик халәт тудыру. -Хәерле көн, укучылар! -Хәлләрегез ничек ? -Әйдәгез бер- беребезнең хәлен белешик. -Бүген ничәне апрель? -Атнаның кайсы көне? -Урамда һава торышы нинди? | Дәрескә игътибарлы булу -Хәерле көн! -Кояшлы иртә кебек Тукай телен, татар телен өйрәнергә дип килдек. -Исәнме, Гүзәл, Исәнме, Рүзәл! Исәнме, Мәрьям! Исәнме, Галләм! Сезгә, дусларым, Иртәнге сәлам! Исәнме, Азат! Саумы, Салават! Исәнме, Иркә! Сәлам, Мәликә! Хәерле иртә! -Җиденче апрель. -Пәнҗешәмбе. -Бүген көн җылы, кояшлы(болытлы). | К: укытучы һәм сыйныфташлары белән теләктәшлек планлаштыру |
II. Өй эшен тикшерү. | Үткән теманы аңлау дәрәҗәләрен ачыклау -Укучылар, өйгә эш нәрсә бирелгән иде? | Өй эшенең дөреслеген тикшерү -1)”Трамвайда текстының эчтәлеген сөйлиләр 54 б. 2) 54 б. 5 нче күнегү | Р: уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү; |
III.Актуальләштерү. | Дәрестә кулланылачак сүзләрнең мәгънәсе, әйтелеше өстендә эш -Укучылар, өйрәнелгән сүзләрнең тәрҗемәсен, дөрес әйтелешен искә төшереп алыйк. 1.Слайдлар аша әдәпле сүзләрне искә төшерү( при встрече, при приглашении к столу, при просьбе 2. Үткән дәрестә өйрәнгән яңа сүзләрнең тәрҗемәсен һәм дөрес әйтелешен искә төшерү. 3.Сүзләрнең антоним парларын табу. | Экранда сүзләрнең русчасы бирелә Здравствуйте Доброе утро Добрый день Добрый вечер Привет Добро пожаловать Приятного аппетита Пожалуйста Извините До свидания Спокойной ночи Прощайте Орлыклар-[орлоклар] Ярты алма- [йарты алма] Алма- [алма] Алмагач- [алмагъач] кечкенә- тәрбияле- тәмле- яхшы- баллы- акыллы- тырыш- | Р:бурычларны билгели белү; Т.Б: кирәкле мәгълүматны аерып ала белү; |
| 4.Әдәплелек кагыйдәләрен искә төшерү. -Әдәпле кеше нинди була? | - Әдәпле – кеше белән дөрес сөйләшә. Әдәпле – чиста йөри, тәртип ярата. Әдәпле тырыш, ялкау түгел. Әдәпле- өлкәннәргә урын бирә. | |
IV. Яңа төшенчәләр формалаштыру, ягъни текст өстендә эш | -Максатны әйтү: -Укучылар, бүген без сезнең белән кайсы темага сөйләшүне дәвам итәбез? Әйе, Дәрдемәнд исемле татар язучысы язган “Өч ул” хикәясе белән танышырбыз һәм сөйләмгә чыгарбыз. -Текстны укытучының үрнәк укуы. | Сәнгать, йөгерек, аңлап укуга ирешү; өйрәнелгән лексик-грамматик күнекмәләрне сөйләм оештыруда урынлы куллануга ирешү -Әдәплелек темасына . - Укучыларның кычкырып укуы (берничә кат укырга мөмкин) | Р: уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү Т.б: аңлап укый белү; |
V. Ныгыту | Яңа теманы үзләштерүдә активлыкка һәм мөстәкыйльлеккә юнәлтү 1.Найди в тексте предложения, где говорится о том,что: (слайд ярдәмендә). -Папа принёс с базара три яблока . -Старший сын взял семена и посадил в огород. -Второй сын съел яблоко и сказал папе спасибо. -Гали половину яблока отдал другу, потому что он болеет. 2.Физкультминутка | Яңа үзләштерелгән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә сөйләмдә куллана белү. Укучылар тексттан табып укыйлар. “Хәерле көн” җырын җырлап экрандагы хәрәкәтләрне кабатлыйлар. | Т.б: фикер йөртүнең логик чылбырын төзү К: аралаша белү сәләтен үстерү |
| 3. “Цепочка”. Сез бу раслаулар белән килешәсезме? 1нче укучы җөмләләрне укый , икенче укучы тәрҗемә итә, өченче укучы дөресме, юкмы икәнен әйтә, дөрес булмаса төзәтә. 4.Сораулар төзеп, аларга җавап бирәләр. -Димәк, укучылар, дусларга карата игътибарлы булырга, аларга ярдәм итәргә кирәк. 5.Диалогларны парларда сөйләшегез. | 1) Бер кешенең өч улы бар икән. 2) Кечкенә малайның исеме Вәли . 3) Әтиләре кибеттән өч алма алып кайтты. -Бер кешенең ничә улы бар иде? -Кечкенә малайның исеме ничек? -Кем базардан өч алма алып кайтты? -Кем ярты алманы гына ашады? -Олы малай нишләде? -Икенче малай нәрсә диде? -Гали алманы кемгә бирде? Ни өчен? 1)Йомшак укучылар 58 биттәге 9 нчы күнегүне үтиләр. Үрнәк буенча сөләшәләр. 2)Көчле укучылар электрон дәреслектәге биремне эшли. Өч диалогның берсен сайлап диалог төзеп сөйлиләр һәм үзләрен тикшерәләр. | К: мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару. Ш: өлкәннәр һәм яштәшләрең белән итәгатьле аралашу өстендә эшне дәвам итү. К: парларда эшли белү |
| 6.Прослушайте и закончите предложения. (Один ученик читает, другой должен закончить.) 7.Ситуатив күнегүләр. Как скажешь о том, что: -ты съел половину яблока -половину яблока отдал другу, потому что он болеет. 8. Бер- ике укучы эчтәлеген сөйләп карый. (вакыт калса) | –Алмаларыгыз кайда?- диде ... . -Әти, мин алманы ашадым. Орлыкларны бакчага чәчтем, - диде ... . -Мин дә алманы ашадым, әтигә рәхмәт әйттем, -диде ... . -Әти, мин ярты алманы ашадым,- диде ... . -Ә ярты алма кайда? – диде ... . -Мин аны Вәлигә бирдем, чөнки ул авырый, -диде... . -Мин ярты алманы ашадым. -Мин ярты алманы дустыма бирдем, чөнки ул авырый. | |
VI. Рефлексия. | -Без бүген дәрестә нишләдек? -Максатка ирештекме? (үзбәя кую). | -“Өч ул” хикәясе белән таныштык; әдәплелек кагыйдәләрен искә төшердек. -“Өч ул” хикәясе ярдәмендә сөйләмгә чыктык. | |
VII Өй эше. | Укучыларның дәрестән алган тәэсирләрен ачыклау, нәтиҗә ясау. 1.57б.Текстны сәнгатьле укырга өйрәнергә. 2.57 б.Текст эчтәлеге буенча диалог төзергә. 3.57б.Хикәяне сәхнәләштерергә Бәяләү. Укучыларга дәрес башында карточкалар таратыла. Шунда үзләренә бәя биреп баралар. -Дәрес тәмам. Сау булыгыз. | | |