Тема: 3 саны һәм цифры.
Максат: 1. 3 саны һәм цифрының ясалышы, язылышы белән таныштыру.
2. Телдән мәсьәләләр чишүне, логик фикерләүне,күзаллауны үстерү.
3. Дәрестә бер-берләренә дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.
Дәрес тибы: яңа материалны өйрәнү һәм беренчел ныгыту
Материал: дәреслек
Җиһазлау: 3 санының составы, тәңкә акчалар, магнитлы цифрлар, флаг, светофор
рәсемнәре.
Дәрес планы.
I. Оештыру.
1. Исәнләшү.
2. Дәрескә әзерлекне тикшерү.
3. Уңай психологик халәт тудыру.
- Укучылар, бүген нинди матур көн. Балалар, кояш елмайган кебек сез дә бер-берләрегезгә елмаеп карагыз әле, сезгә рәхәт булдымы? Шушы яхшы кәефләрне дәрес ахырына кадәр җиткерик. Урыннарыгызга утырыгыз.
II. Актуальләштерү.
1. Бүгенге дата турында әңгәмә.
- балалар, бүген ничәсе? (20)
- бу число нинди саннардан тора? (2 һәм 0)
- без бу цифрлар белән танышмы? (әйе)
- бу цифрның күршеләрен әйтегез әле? (1,3)
- 1 һәм 3 саннары арасында сезгә кайсы цифр таныш? (1 саны һәм цифры).
- ә 3 саны турында нәрсә әйтә аласыз, ул сезгә танышмы? Без аны язарга өйрәндекме әле? (юк)
- димәк, без бүген дәрестә нинди сан һәм цифр турында өйрәнәчәкбез? (з)
III. Яңа материал өстендә эш.
1. Дәреслек белән эш.
- тагын 3 санына туры килгән предметлар бармы?
- сез тагын үзегез 3 саны кергән нәрсәләр беләсез? ә сез әкиятләр белмисезме? (“Өч аю”, “3 кыз”, “3 дуңгыз”)
2. 3 санының ясалышы.
Мәсьәлә:
Минем 1 сары карандашым бар иде, миңа тагын 1 яшел һәм 1 кызыл карандаш алдылар.Минем ничә карандашым булды? (3)
- ә сез каян белдегез? (1 сары янына 1 яшелне куйдым, булды 2, шулар янына 1 кызылны куйгач, булды 3)
Чәчәктә 2 күбәләк утыра, алар янына тагын 1 күбәләк кунды, хәзер алар ничә булды? (3)
- ә сез каян белдегез? (2 санына 1не өстәдек, ягъни 1 гә арттырдык, күбәйттек, булды 3)
Акчалар (тәңкә) белән эш. Кибетче уены.
- мин сезне бүләм 3 төркемгә, һәр төркемдә ничәшәр кеше булдыгыз? (3) сезгә өләшәм тәңкә акчалар.
- бу ничә сумлык акчалар? (1сум, 2сум, 5сум)
Мәсьәләне тыңлагыз: дәфтәр алырга дип кибеткә килдегез. Дәфтәрнең бәясе 3 сум тора. Хәзер сез миңа 3 сум акчаны җыеп бирерсез. Акчагыз төгәл булсын, минем сдачам юк бирергә. (укучылар җыялар)
1 ысул: 1сум + 1сум + 1сум = 3сум
2 ысул: 2сум + 1сум = 3сум
(белмәгән ысулны әйтү)
3. 3 санының составы.
- балалар, һәрбер саннарның үзләренең өйләре бар, менә безнең 3 саны тора икән 5 этажлы өйдә. (рәсемне күрсәтү)
3 |
- шушы 5 этажлы өйнең бүлмәләрендә нинди саннар яши икән соң? Әйдәгез, бергәләп уйлыйк әле. Өч килеп чыксын өчен нинди саннарны кулланабыз? (0,3; 3,0; 1,2; 2,1; 1,1,1;)
Укучылар әйтә, укытучы яза.
4. Дәреслек белән эш.
(3 санының язылышы белән таныштыру)
- 3 санын язу өчен нинди цифрны кулланабыз, шуны фишкалар белән каплап куегыз.
- 3 цифрына охшаган предметларны яки аларның кисәкләрен күрсәтегез.
- 3 цифрының язылышын аңлату;
- тактада язып күрсәтү;
- һавада язу;
- үрнәк цифрны йөртү;
- дәфтәрдә язу.
IV. Физкультминутка.
V. Ныгыту.
3 цифрын таптыру.
1 6 5
4 2 7
- бирелгән цифрлар арасыннан 3не табыгыз әле. (3 юк)
- юк мени, куярга онытканмын, тагын 3не нинди цифрлар ярдәмендә ясап була? (1 һәм 2)
2. 3 саны кергән предметларны әйтү.
Флаг, светофорны әйттерү, төсләрен аңлату.
VI. Йомгаклау.
- сез бүген дәрестә нәрсәләр турында белдегез? (3 саны һәм цифры)
- 3 саны белән нәрсәләр эшләдек һәм эшләргә өйрәндек?
VII. Рефлексия.
У
кучылар күтәрәләр. - кайбер өлешләре аңлашылмады (нәрсә икәне әйттерү)
- барысында аңладым
- аңламадым