3 сыйныфта математика
Тема: санны 1 гә тапкырлау
Бурычлар: Балаларның иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү,
белемгә кызыксынуларын күтәрү,
символлар ярдәмендә эшли, схемаларны укый белүләрен ныгыту,белемнәрне ныгыту, тирәнәйтү, кабатларга, гомумиләштерергә,йомгакларга күнектерү, үз белемнәрен дөрес бәяләүгә ирешү.
Сәламәтлекләре өчен үзләре җаваплылыгын тою тәрбияләү.
Танып белү гамәле:
-танып- белү максатыннан,кирәкле информацияне туплау,
-билге –символлар белән эшли белүләрен камилләштерү,
-Логик фикерләү чылбырын төзү, проблеманы үзлекләреннән чишүгә ирешү
Коммуникатив гамәл:
-Информация табуда һәм туплауда инициативалы бердәмлеккә ирешү,
- тикшерү, төзәтмәләр кертү, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү, үз фикереңне тулы әйтә белү,
Регулятив гамәл.
Җиһазлау. Презентация, сорбонкалар, карточкалар, чыршы, дәрес темасына эталон, уеннар эмблема.
Дәрес барышы:
I.Мотивлаштыру, Без бүген математика дәресендә юбилейларда, Франциядәге Сорбона мәктәбендә, Геометрия илендә булырбыз. Көрәшербез, ярышырбыз, уйланырбыз.Булдыра алырбызмы икән? Телисезме? Кирәкме безгә?
- Телибез, булдырабыз, кирәк.
Актуальләштерү.
Телдән исәпләү: 10 га арттыр
Укучылар, 2021 ел -Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде.Биремнәрнең җавабыннан нәтиҗә ясалып барыла.
А) Татар теле төзеклеге, матурлыгы буенча дөньяда ничәнче урында тора?
(14)
Б) Татар кешесе ничә чит телне аңлый?
-(12 ) Ниндиләр: төрек,үзбәк, кыргыз, башкорт, уйгур
_ 85 Минтимер Шәрип улы Шәймиевка 85 яшь тула
-95 (Быел Балык Бистәсе районы оештырылуга 14 февральдә 95 ел тула.1927 елда оешкан
“ Чылбыр “ уены. Районыбызның атаклы шагыйре Кадыйр Сибгатуллинга 80 яшь..
” “Билет алу Барыбызда билет алып бетерде,вагоннарга урнашабыз.
Юлга чыгар алдыннан транспортта үз- үзеңне тоту кагыйдәләрен искә алу.Куркынычсызлык ременьнәрен тоташтыруны искә төшерәбез.
“ Поездга утыру”Математика иле” буйлап сәяхәткә чыгу
1. Логик фикерләүгә мәсьәлә: 1,2,4,8,16....
2.Сорбонка университеты чыгарган уен белән танышабыз. Ул Франция дигән илнең Париж шәһәрендә урнашкан. Уен белән таныштыра. Ә хәзер, балалар, бер – беребезне тикшереп карыйбыз. Сорбонкалар белән эш.
-Үзегезнең белемегезгә бәя куегыз.
3.”Уйлыйм” Яңа матерал.Теманы билгеләтү
4. Эталонны кулланып эшләү.Дәреслек.82 бит,№1
5 тукталыш. Ял итү.”Дважды два 4”
Дважды два - четыре,
Дважды два - четыре
Это всем известно в целом мире.
Дважды два - четыре,
Дважды два - четыре,
Это всем известно в целом мире.
6 тукталыш.
-Группада “ Математик көрәш”. Җавапларны бер- берсен тикшерәләр.
-“Геометрия”. Бирелгән турыпочмакның мәйданын исәплә.
Эталоннан файдалан.
7 тукталыш “Төш күрү “ уены.
9. Мәсәлә чишү. Дәреслек белән эш. 82нче бит.№ 3. Схема белән эшләү.
Балалар. Без барлык станцияләрне дә үттек.Паровозга рәхмәт әйтеп төшик инде. Ә класска ничек кайтабыз?. “Ахалай- махалай “дип
Класска кайтсак, журналист килгән бит.Ул сорау бирер, сез җавап бирерсез яме?
-Бүген сез кая бардыгыз?
-Дәрестә җавап бирә алдыңмы? Барысы да аңлашылдымы?
-Кайсы материал авыр бирелде7
- Мин сезгә килгәндә бер бабай очрады да менә шушы чыршыны бирергә кушты. Кыш бабай булмадымы икән ул? Әйдәгез, бу чыршыны бизибез. Әгәр барысын да аңладым дисәң, сары , бик аңлап бетермәдем дисәң, зәңгәр шарны, бер нәрсә дә белмәдем дисәң кызыл шар белән бизә.
Синквейн төзибез .
математика
Кызыклы мавыктыргыч
Уйлата ,исәпләтә, чиштерә
Математика- фәннәр патшасы
Цифрлар
Дәрес тәмам,барыгызга да рәхмәт.