Оештыру. Эшчәнлеккә мотивлаштыру | Укытучы өчен максат: психологик уңай халәт барлыкка китерү | Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. - - Исәнмесез, балалар! Тышта барыгыз да күргәнегезчә кыш ае. Бар җирдә аклык, сафлык хөкем сөрә. Бер-беребезгә яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге теләп, татар теле дәресен башлап җибәрик. Слайд 1.Хәерле көннәр сезгә. Зиһен һәм тел ачкычлары Телимен һәммәгезгә! | Укучылар теләкләр тели: − Яңа көн тынычлык алып килсен! − Яңа көндә яңа "5"леләр алыйк! − Әти-әниебезгә, дусларга ягымлы булыйк! − Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк! | КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү ШУУГ: үзмаксат кую |
Белем һәм күнекмәләрне формалаштыру Дәрескә максатка кую,укучылар-да белемгә омтылыш тәрбияләү. Физминутка ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР | Укытучы өчен максат исем турында элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру Укучылар өчен максат исемне таба билгели белү, килешләрен билгели белү,ялгызлык,уртаклык исемнәрне аера белү Килешләр турындагы белемнәрне камилләштерү.
| Укытучы: Укучылар, үткән теманы искә төшерү өчен, сез слайдта язылган хәрефләр арасыннан А, Ә, Б, Д, хәрефләрен сызарга тиеш. Слайд.2 ӘДАИБАДӘСӘБАДЕДБМА 1)-Нинди сүз килеп чыкты? -Исем 1.Исем турында үткәннәрне кабатлау. Слайд 3.ТЭЙК ОФ – ТАЧ ДАУН (дөрес булса баса,дөрес булмаса утыра) Сораулар: 1) исем -сүз төркемеме; 2) исем ке м? нәрсә? соравына җавап бирә; 3) исем эш, хәрәкәтне,хәлне белдерә; 4) исем килешләр белән төрләнә; 5)апаның сүзе юнәлеш килешендә 6) татар телендә 6 килеш бар 7)ялгызлык һәм уртаклык исемнәр була 2. Өй эшен тикшерү. -Балалар, сез әкиятләр яратасыз бит, әйеме? Сезгә өйгә нинди эш бирелгән иде әле? (Төрле килештә исемнәр кулланып, әкият язарга.) Хәзер ул әкиятләрне тыңлап үтик . Слайд 4. 1. Матур язу күнегүе. - Тактада язылган хәрефләр һәм җөмләләрне матур итеп күчереп языгыз. Тт. Тырышкан табар, ташка кадак кагар. 2. Җөмләләр өстендә эш. - Җөмләләрне укыгыз. Исемнәрнең астына сызабыз.Ә бу исемнәр турында нәрсә әйтә аласыз? -.Димәк,без бүген дәрескә нинди максат куябыз? -Әйе,без бүгенге дәрестә исем турындагы белемнәрне ныгытабыз. Слайд 5.Финк-Райт-Раунд Робин. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне аерып язарга: Идел,алма,елга,Алсу,Урал,конбагыш,Азнакй,итек,сырганак,Актырнак,китап Слайд 6. Күчереп язарга, күплек сандагы исемнәр астына сызарга Беренче кар. Йомшак кына кар яуды, Бөтен җирне каплады. Ап-ак булды болыннар, Ап-ак булды киң кырлар. | Укучыларның җаваплары тыңлана. Исем турындагы белемнәрне искә төшерү Исем сүз төркеме,предметны белдерә.Исем килешләр белән төрләнә. Балалар укытучы әйткән билгеләмәләр дөрес булса басалар,дөрес булмаса утырып торалар. Балалар өйдә язып килгән әкиятләрне укыйлар,исемнәрнең килешләрен табып күрсәтәләр. Матур язу өстендә эш.Исемнәрнең килешләрен табу. Килешләр белән төрләнгәннәр Балалар исемнәрнең асларына сызалар,килешләрен билгелиләр,исем турындагы белемнәрне искә төшерәләр. -Таш,кадак сүзләрен килешләр белән төрләндереп язалар,килеш кушымчалары астына сызалар ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР следуем за лидером Балалар бер-берегез артыннан баса. Музыка уйный башлау белән беренче укучы ,ул лидер,нәрсә эшли, башкалар шуны кабатлый... Музыка бетүгә лидер алышына . | ТБУУГ: фигыль,үткән заман фигыле билгеләрен аерып күрсәтеп кагыйдә формалаштыру РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу |
Танып-белү эшчәнлеге. | Укытучы өчен максат: Исемнең килеш белән төрләнеше турында күзаллау булдыруда ярдәм итү Укучылар өчен максат: Калын хәрефләр белән басылган сүзләргә сораулар куярга исемнәрне күплектә килешләр белән төрләндереп язарга Аларны юнәлеш килешенә куеп, 3 җөмлә язарга | Слайд 8. 1. Шигырьне укыгыз. Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп, күчереп языгыз. Без ял и…тек матур лаг…р…ларда. Су ко…ндык урман күлендә. Күбәләкләр кудык б…лы…нарда. Башак җыйдык к…лхоз җирендә. Тик мәктәпне …зелеп сагындык без, Мәктәп безнең с…йгән анабыз. Шунда инде к…рәшчеләр булып Чыныгу өчен белем алабыз. (С. Урайский.) Калын хәрефләр белән басылган сүзләргә сораулар куегыз. 2. Түбәндәге исемнәрне күплектә килешләр белән төрләндереп языгыз. Төн, инеш, алма, китап. Аларны юнәлеш килешенә куеп, 3 җөмлә языгыз. | Балалар биремне үтиләр Укучыларның җаваплары - Үзбәя . | ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу |
Уку эшчәнлеген йомгаклау. Рефлексия. | Укытучы өчен максат. дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү Укучылар өчен максат: үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү Укытучы өчен максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату Укучылар өчен максат: өй эшен дөрес башкару | -Укучылар, без сезнең белән нинди теманы кабатладык?Алар нәрсәләр белән төрләнәләр? Татар телендә ничә килеш бар? Авырлыклар булдымы? Слайд. Өй эше.119 нчы күнегү.Күчереп язарга,исемнәрнең килешләрен билгеләргә | Балаларның җаваплары Слайд.Үзбәя. | ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу |