Укытучы | Хуҗиева Илсөя Ришат кызы |
Предмет | Әдәби уку |
Тема | “Дару үләннәре” текстындагы лексик -грамматик материал |
Максат | 1)Дару үләннәре турында мәгълүмат бирү, текст уку; 2)Укучыларның тыңлап аңлау, логик фикерләү сәләтләрен, диалогик, монологик сөйләмне үстерү; 3)Дару үләннәренең кеше сәламәтлеге өчен файдалы булуын төшендерү, табигатьне, дару үләннәрен сакларга өндәү. |
Планлаштырылган нәтиҗәләр | Шәхескә кагылышлы: дару үләннәренең кеше сәламәтлеге өчен файдалы булуын аңлау, табигатьне, дару үләннәрен сакларга кирәклеген төшенү. Танып-белү УУГ: тыңлап аңлау, аңлап уку күнекмәләрен формалаштыру,текстны кабул итү һәм аның эчендә ориентлашу. Коммуникатив УУГ: әңгәмәдәшеңне тыңлый, аңлый белү, үз фикереңне җиткерә белү, диалогик, монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү Регулятив УУГ: дәреснең темасын һәм максатын формалаштыру, укытучы һәм сыйныфташлар белән уртак эшчәнлек булдыру, үзбәя. Предмет буенча: “Дару үләннәре” текстындагы лексик -грамматик материалны сөйләмдә дөрес һәм урынлы куллана белү, тема буенча диалог, монолог төзи белү. |
Дәреснең тибы | Яңа белемнәрне формалаштыру |
Төп төшенчәләр | Лексик материал |
Предметара бәйләнеш | Татар теле, әйләнә-тирә, рус теле |
Эшне оештыру | Фронталь, төркемдә, парларда, индивидуаль |
Чыганаклар | Дәреслек: Р.З.Хәдәрова “Күңелле татар теле” 1 нче кисәк ( 45-46 бит), методик ярдәмлек :“Рус телендә башлангыч белем бирү оешмаларында татар теле укыту” ( 30 бит), презентацион материаллар. |
Дәрес этаплары | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге | Универсаль уку гамәлләре (УУГ) |
Оештыру Мотивлаштыру ( 1-2 мин) | Уңай психологик халәт яки эш атмосферасы тудыра. Дәрескә әзерлекләрен тикшерә. Укучылар белән әңгәмә үткәрә. -Исәнмесез,укучылар! -Кәефләрегез ничек? Дежур укучы белән сөйләшә. -Бүген ничәнче октябрь? -Атнаның кайсы көне? -Һава торышы нинди? | Сыйныф эшкә әзерләнә Укытучыны сәламлиләр, сорауларга җавап бирәләр. -Исәнмесез! –Кояшлы иртә кебек! Тукай телен, татар телен өйрәнергә дип килдек. (“Исәнмесез, иптәшләр” шигырен бергә сөйлиләр) Дежур укучы укытучы сорауларына җавап бирә, сөйләм эшчәнлегенә кушылалар. | (Ш): укытучы һәм сыйныфташы белән теләктәшлек планлаштыру М.(Т.б.): Дәрескә әзерлекне оештыру. (К): Укытучы һәм сыйныфташларың белән хезмәттәшлек итү. (Р): эш урынын оештыру, хаталарны төзәтү, табу |
Уку мәсьәләсен кую | Укучылар янына кәрзиндә дару үләннәре күтәреп килә. -Минем кәрзинемдә нәрсә бар? -Алар кайда үсә? Тотып, иснәп карарга куша. -Сез боларның барысын да беләсезме? - Безгә ул үләннәр белән танышырга кирәк. Җәй көне аларны мин урманнан җыйдым. -Алар турында тагын да күбрәк беләсегез киләме? -Балалар, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез икән? -Әйе, “Дару үләннәре” дигән текст укырбыз,эчтәлеге белән танышырбыз, яңа сүзләр өйрәнербез, диалог төзербез, дару үләннәре турында сөйләшербез. | Укучылар үләннәрне тотып, иснәп карыйлар. Белгәннәрен әйтәләр. -Үләннәр бар.Алар урманда үсә. -Юк, белмибез. -Әйе, килә. -Дару үләннәре турында. Укучылар дәреснең максатын татарча-русча әйтәләр. | (П): Тема буенча яңа сүзләрне үзләштерү, (Т.б.) ... (К): үз фикереңне җиткерә белү (Р): дәреснең темасын максатын әйтү |
Белемнәрне актуальләштерү Фонетик зарядка | Өй эшен тикшерә: -Өйгә эш нәрсә бирелгән иде? Укытучы сүзләр әйтә, [ү] авазы кергән сүзләрне генә кабатларга куша.(Дару, үлән, туган як, урман, үсә, болын, алан.) Слайдта ахырдан сүзләр чыга. Үлән, үсә. | Теләк буенча “Көз һәм балалар җыры” шигырен яттан сөйлиләр. ( Парлап) -үзләре ясаган рәсем буенча сөйлиләр. Үзбәя. Укучылар укытучы артыннан [ү] авазы кергән сүзләрне генә кабатлыйлар, тәрҗемәсен әйтәләр, сүзтезмәләр, җөмләләр төзиләр. | (П): тема буенча лексик берәмлекләрнең мәгънәсен аңлау (Т.б.): синтез (К):дөрес әйтелеш өстендә эшләү (Р): үзконтроль |
Уку мәсьәләсен адымлап чишү | Слайдтан сүзләрне укый, мәгънәләрен аңлата. 1)Сүзлек эше: Болын- луг бака яфрагы – подорожник үги ана яфрагы – мать и мачеха мәтрүшкә – душица гөлҗимеш- шиповник тузганак- одуванчик ашказаны – желудок ютәл – кашель әрем - полынь 2)“Дару үләннәре” текстын укытучы укый.( 45 бит) 3)Текстны укучылардан укыта | Укытучы артыннан сүзләрне кабатлыйлар. экраннан рәсемнәрен карыйлар, дөрес әйтергә өйрәнәләр. Укучылар нәрсә аңлаганнарын русча сөйлиләр. - Укучылар чылбыр буенча текстны укыйлар, тәрҗемә итәләр. | П): “Дару үләннәре” текстына караган сүзләрнең мәгънәләрен белү, эчтәлеген аңлау. (Т.б.): аңлап укый белү, башкаларны тыңлый белү (К): әңгәмәдәшеңне тыңлый, аңлый белү. (Р): Хаталарны табу, төзәтү |
Яңа теманы ныгыту | 1)Укытучы карточкалар тарата. Хикәя эчтәлегенә туры киләме? 1)Безнең туган якта зур урманнар, киң болыннар бар. 2) Безнең туган якта зур урманнар, киң болыннар юк. 3) Дару үләннәре сәламәтлек өчен бик файдалы. 4) Дару үләннәре сәламәтлек өчен файдалы түгел. 5) Без бака яфрагы, мәтрүшкә, кычыткан, кишер җыйдык. 6) Без бака яфрагы, мәтрүшкә, кычыткан җыйдык. 7)Мәтрүшкә витаминнарга бай. 8)Мәтрүшкә витаминнарга бай түгел 2) “Ромашка” уены. Найди в тексте предложения о том, что: - в нашем родном краю есть большие леса, широкие луга; - в лесах много лекарственных растений. -лекарственные травы полезны для здоровья; -мы собирали подорожник, душицу, крапиву. - в лекарственных травах много витаминов Үзбәя. Смайликлар куеп баралар. | Парлап эшлиләр. Бер укучы укый, икенчесе туры килә яки килмәвен әйтә. Укучылар тексттан табып укыйлар. | (Т.Б.)Текстны кабул итү һәм аның эчендә ориентлашу (К) Үз фикереңне төгәл итеп әйтә белү (Р): уку мәсьәләләрен дөрес аңлау, бәяләү |
Ял итү | “Хәерле көн” җырын куя. | Җырлап, төрле хәрәкәтләр ясыйлар. | Р УУГ: үзрегуляция |
Диалогик сөйләм күнекмәләрен формалаштыру | 1)Текст эчтәлеге буенча сорау- җавап Якынча сораулар: А)Безнең туган якта урманнар, болыннар нинди? Б) Алар нәрсәләргә бай? В) Дару үләннәре нәрсә өчен кирәк? Г) Бака яфрагы нәрсә өчен файдалы? Д)Аларны кирәкмәгәнгә өзәргә, таптарга ярыймы? Е) Аларны ничек җыярга ярамый? 2)мультимедиа кушымтасында бирелгән диалогны төзетә. 3) 46 биттәге диалогларны укыта, үрнәк буенча диалог төзетә. Үзбәя. | Укучылар сораулар төзиләр, бер-берсенә бирәләр, сорауларга җавап бирәләр. Диалогларны укыйлар, үрнәк буенча диалог төзиләр. | (Ш):дару үләннәренең кеше сәламәтлеге өчен файдалы булуын аңлау (П): Тема буенча диалог төзи белү. (Т.б.): Үрнәк буенча эшләү. (К.): башкаларның сөйләмен тыңлау һәм аңлау. (Р): уку мәсьәләләрен дөрес аңлауны бәяләү |
Монологик сөйләмне камильләштерү | План буенча (рәсемнәр) эчтәлек сөйләтү. Слайдта план чыгарыла. 1) Туган ягыбызда урманнар, болыннар дару үләннәренә бай. 2) Дару үләннәре сәламәтлек өчен файдалы. 3) Бака яфрагы, мәтрүшкә файдалы үләннәр. Үз-үзләренә бәя. | Укучылар план буенча сөйлиләр. (1-2 укучы) | (Ш): табигатьне, дару үләннәрен сакларга кирәклеген төшенү. (Т.б.): аңлап һәм ирекле сөйли белү (К): сыйныфташың белән уку хезмәтен оештыру (Р.): үзрегуляция, үзконтроль |
Өй эше | Укытучы өй эшен аңлата. 1) ) текстны укып. сүзләрне өйрәнергә 45 бит 2) 45 бит текст эчтәлеген сөйләргә өйрәнергә 2) текстны укып, берәр дару үләне рәсемен ясап, аның турында сөйләргә өйр. | Өй эшен көндәлекләренә язалар. Аңлашылып бетмәгән өлешен ачыклыйлар. | (Т.Б.): биремнәрне аңлау (Р): эшчәнлекне планлаштыра белү |
Рефлексия | Дәрестә туган авырлыклар турында сорый, нәтиҗә ясый. Укучыларның дәрестәге эшен бәяләү. - Бүген дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек? -Нинди яңа сүзләр өйрәндек? - Нинди нәтиҗәгә килдек? - Кайсы эшләр күбрәк ошады? -Нинди кыенлыклар булды? | Укучылар үз фикерләрен әйтәләр. Нәтиҗәя сыйлар. Максат һәм нәтиҗәләрдән чыгып үз эшчәнлекләрен бәялиләр. - Дару үләннәре турында сөйләштек. | (Т.б.): сорауларга җавап бирү, дифференциацияләнгән бирем (Ш): уңыш һәм уңышсызлыкларның сәбәпләрен ачыклау (Р): коллектив һәм индивидуаль эшне бәяли белү |
1)Безнең туган якта зур урманнар, киң болыннар бар.
2) Безнең туган якта зур урманнар, киң болыннар юк.
3) Дару үләннәре сәламәтлек өчен бик файдалы.
4) Дару үләннәре сәламәтлек өчен файдалы түгел.
5) Без бака яфрагы, мәтрүшкә, кычыткан, кишер җыйдык.
җыйдык.
7)Мәтрүшкә витаминнарга бай.