Татар теле 4 сыйныф
А1. Кайсы тартык авазлар рус телендə юк?
1) [w] [гъ] [къ] [җ] [ң] [һ] [ ҆ ]
2) [ң] [җ] [ ҆ ] [w] [й] [х] [къ]
3) [w] [гъ] [къ] [җ] [н] [һ] [ ҆ ]
4) [w] [гъ] [къ] [җ] [ң] [һ] [х]
А2. Кайсы рəттə Ь хəрефе аеру билгесен белдерə?
1) ашъяулык, кулъяулык, кулъязма
2) дөнья, берьюлы, бишьеллык
3) сəгать, мəкаль, табигать
4) ямьле, яшь, юньле
А3. Алфавит тəртибендə дөрес язылган рəтне табыгыз.
1) Муса, Каюм, Рəшит
2) Əминə, Җəмилə, Таһир
3) Фаил, Һади, Гөлфия
4) Азат, Харис, Сания
А4. Сүзлəрнең дөрес язылышын күрсəткəн сүзлек
1) Тəрҗемə сүзлеклəр
2) Аңлатмалы сүзлек
3) Синонимнар сүзлеге
4) Орфографик сүзлек
А5. Кайсы рəттəге сүзлəрдə күпнокталар урынына Һ хəрефе языла?
1) ...езмəт, бə...ет, ...əбəр
2) рə...мəт, рө...сəт, я...шы
3) ...əйкəл, шə...əр, ...өнəр
4) ...ата, ...əреф, ...əзер
А6. Ике хəреф, өч аваздан торган сүзлəр рəтен табыгыз.
1) эт, оя, аш
2) ис, аю, өй
3) ут, ел, өч
4) ял, еш, юл
А7. Предметның билгесен белдерүче сүз төркемен билгелəргə.
исем
2) сан
3) сыйфат
4) алмашлык
А8. Ялгызлык исемнəр булган рəтне табыгыз
. 1) Идел, Яр Чаллы, Азнакай
2) авыл, шəһəр, елга
3) тау, урам, диңгез
4) китап, ил, күл
А9. Ике иҗекле сүзне табыгыз.
1) тау
2) бала
3) баш
4) көн
А10. Аңа алмашлыгының килешен билгелəгез.
1) юнəлеш килеше
2) төшем килеше
3) чыгыш килеше
4) урын-вакыт килеше
А11. Фигыль сүз төркеме булган рəтне билгелəгез.
1) беренче, унбер, җиде
2) эшли, китте, кайтыр
3) өстəл, калəм, дəрес
4)ак, тəмле, йомшак
А12. Кимлек дəрəҗəсендəге сыйфатны табыгыз.
1) җете ак, бик күңелле
2) бəхетле, кышкы
3) турырак, файдалырак
4) зəңгəрсу, күгелҗем
А13. Парлы сүзлəр булган рəтне табыгыз.
1) бəйрəм, төркем, өйдə
2) ташбака, башкала, остаханə
3) бала-чага, кием-салым, дус-иш
4) сүзлек, тəмле, кыргыч
А14. Хаталы сүзне табыгыз.
1) бардыбыз
2) кайтты
3) белəчəк
4) эшлисең
А15. Дөрес язылган санны табыгыз.
1) өчйөз унбиш
2) өч йөз ун биш
3) өч йөз унбиш
4) өчйөз ун биш
А16. Иялек килешенең сорауларын билгелə.
1) кемнəн? нəрсəдəн?
2) кемгə? нəрсəгə?
3) кемнең? нəрсəнең?
4) кемне? нəрсəне?
А17. Мəгънəлəре бертөрле, лəкин язылышы төрле булган сүзлəрне табыгыз.
1) антонимнар
2) синонимнар
3) омонимнар
4) күп мəгънəле сүзлəр
А18. Матурлыгына исем сүз төркеменə дөрес бирелгəн билгелəмəне табыгыз.
1) тамыр, III зат, берлек сан, юнəлеш килешендə
2) ясалма, III зат, берлек сан, юнəлеш килешендə
3) кушма, II зат, берлек сан, юнəлеш килешендə
4) ясалма, II зат, берлек сан, юнəлеш килешендə
2 нче өлеш (3)
Сугыш башланды. 2) Дошман безнең туган җиребезгə аяк басты. 3) Ул көн болытлы иде. 4) Аз гына яңгыр сибəлəп тора. 5) Кырда янган машиналар, танклар аунап ята. 6) Менə алда кечкенə генə авыл күренде. (Н.Дəүлидəн)
В1. 4 нче җөмлəдəн нечкə сүзне язып алыгыз.
В2. 4 нче җөмлəдəге аз сүзенең антонимын языгыз.
В3. Алынма сүзлəр булган җөмлəнең номерын языгыз.
В4. 6 нчы җөмлəдəге авыл сүзен II зат, берлек санда языгыз.
В5. Тиңдəш кисəклəр булган җөмлəнең номерын языгыз.
В6. Тексттан ясалма сыйфатны табып языгыз.