СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

5 класс өчен дәрес "Тигезләмә" темасына

Категория: Математика

Нажмите, чтобы узнать подробности

Урок разработан по стандартам на татарском языке.

Просмотр содержимого документа
«5 класс өчен дәрес "Тигезләмә" темасына»

Дәрес 35

5 сыйныф

Укытучы : Шарипова Э.Ю.

УМК Виленкин Н.Я. , 2015 ел

Дәрес темасы: Тигезләмә чишү

Дәрес максаты: Тигезләмә чишү буенча белемнәрен дәвам итеп, тигезләмә чишү кунекмәләре өстендә эшне дәвам итү, мәсьәләләрне тигезләмә төзү ярдәмендә чишәргә өйрәтү; укучыларда логик фикерләү, кызыксынучанлыкны устереп, укучыда үз белеменә контроль һәм үзконтроль сәләтенә ирешү; укучыларда эстетик яктан чиста язуга, тыңлый белү һәм математик телдә аралаша алу сәләтен тәрбияләү.

Дәрес төре: үткән материалны ныгыту, яңа материалны аңлату һәм камилләштерү

Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты

- Балалар без бүген сезнең белән математика фәненнән белемнәребезне арттыру һәм камилләштерү өстендә эшләрбез. Әйдәгез мин сезгә елмаям , ә сез бер-берегезгә елмаегыз. Һәм бүгенге дәресебезнең девизы : “Мин күп белергә телим”

2. Уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

Экранда әйтем:

Не мысли надобно учить, а учить мыслить.

Э. Кант

- Әйтемне укыгыз һәм җавап бирергә торышыгыз әле, сез аны ничек аңлыйсыз? (Якынча җавап : уйларга һәм фикерләргә өйрәнергә)


3.Белемнәрне актуальләштерү

        1.Билгесез кушылучыны ничек табабыз?

        2.Билгесез кимүчене ничек табабыз?

        3.Билгесез киметүчене ничек табабыз?

        4. Телдән тигезләмә чишәбез (тактада мисаллар языла)

а) х + 17 = 60;          д) 59 + х = 59;

б) у – 51 =60;           е) 88 – х = 78;

в) 60 = у + 51;          ж) х – 0 = 82;

г) 62 = 100 – у;         з) 0 + х = 24.

 Һәр укучы үзенең җавабын исәпләп бара.

Физкультминутка

4. Уку-укыту эшчәнлегенең проблемасын кую

5.Тактада бирелгән тигезләмәне чишегез ( х – 24 )+ 37 = 49 чишелеше

Укучылар бу тигезләмәне чишә алмауларын укытучыга җиткезәләр.

5. Дәрес максатын ачыклау.

Шулай итеп укучылар сез ничек уйлыйсыз, бугенге дәрестә без нинди мисаллар эшләргә өйрәнербез икән?

-укучыларның җавапларын тыңлау.

-Бүгенге дәрестә без катлаулырак булган тигезләмәләрне чишәргә һәм тигезләмә төзү ярдәмендә мәсьәләләр чишәргә өйрәнербез.

6.Яңа дәрес материалын аңлату

     ( х – 24 )+ 37 = 49

      х -24 = 49 -37.            

      х -24 =12,

х = 12 +24,

х = 36.

Катлаулырак тигезләмәләрне чишкәндә без нинди белемнәребезгә таянып эш итәбез?

Нәтиҗә: Билгесез компонентларны табу кагыйдәләре буенча без бу тигезләмәне чишә алабыз.

Алгоритм төзү.

- Әйдәгез хәзер тигезләмәне чишүнең алгоритмын төзик:

1. Билгесез компоненты күрсәтү.

2. Кагыйдә буенча аны табу.

3. Гадиләштерелгән тигезләмәдә яңа билгесез компонентны күрсәтү.

4. Кагыйдә буенча табу.

5. Тигезләмәнең тамырының дөреслеген тикшерү.

7.Беренчел ныгыту

1. Дәреслек белән эшләү №376 (укучылар тактага берәмтекләп чыгып эшлиләр, эшләү дәверендә аңлатып баралар)

2.Тигезләмә төзеп мәсьәләләр чишү (тактада укытучы аңлата)

Дәреслектән №377

а) Рафис уйлаган сан – х

(Х + 23) + 18= 52

Х + 23 = 52 – 18

Х + 23 = 34

Х = 34 – 23

Х = 11 димәк Рафис 11 санын уйлаган, җавапны тикшереп карыйбыз. Әгәр Рафис 11 санын уйласа, димәк ул башта 11 гә 23 не куша, 34 килеп чыга. Соңыннан 34 кә 18 не куша, шулай итеп нәтиҗәдә 52 чыга, димәк без мәсьәләне дөрес чишкәнбез.

Җавап: 11

8.Мөстәкыйль эш.

- Дәреслектән №377 (б-г)

- Тигезләмәләрне тикшерү

б) ( х + 14) – 12 = 75 Җавап : 73

в) (х + 39) – 43 = 27 Җавап: 31

г) (60 – х) – 16 = 20 Җавап: 24

Укучыларның эшләре бәяләнелә. (3 се дөрес – “5”, 2 се дөрес – “4”, 1 се дөрес - “3”)

9. Дәрестә уку эшчәнлегенә рефлексия:

- Шулай итеп укучылар дәресебез ахырга якынлашты.

-Бүгенге дәрестә без нинди ачыш ясадык? (Катлаулы тигезләмәләрне чишәргә өйрәндек)

- Аны чишүнең алгоритмын төзедек. Әйдәгез кабатлыйк. (Кабатлыйлар)

- Дәреснең максаты нинди иде? Без бу максатка ирештекме?

- Сез катлаулы тигезләмәләрне чишәргә өйрәндек дип әйтә аласызмы?


Тигезләмә темасы мәктәп программасының бик зур өлешен алып тора, алга таба без сезнең белән катлаулыдан – катлаулыра тигезләмәләрне чишәргә өйрәнәчәкбез.

Билге кую. Барлык + һәм – саныйбыз.

- Әйдәгез әле күрсәтик бүгенге дәрестә кәефләр ничек? (Укучылар кәефләренә карата смайлик күтәрәләр)

- Хәзер өй эшләре язып алыгыз. Русча бирелгән биремнәрне эшләвегезне ныгыту өчен өй эшенә карточкалар бирелә.


В а р и а н т  1.  

1.Решите  уравнения:

а)  138 + х + 57 = 218

б)  248 – ( у + 123 ) =24

в)  ( 24 – х ) + 37 = 49.

г) 44 + ( у – 85 ) = 105.


2. Решите задачу с помощью уравнения.

Маша задумала число. Если его вычесть из числа 172, то получится 145. Какое число задумала Маша?


3. Найдите значение выражения.

( 256 – х ) – 156 , если х = 44


4.Угадайте  корень  уравнения  и  сделайте    проверку

  х + 3 = 9 – х

В а р и а н т  2.                

1:Решите  уравнения

а)  257 – х + 124 = 149

б)  165 – ( у + 112 ) = 37

в)  44 + ( а – 85 ) = 105

г) 69 + ( 87 – х ) =103


2. Решите задачу с помощью уравнения.

Если из задуманного числа вычесть 137, то получится 153. Найти задуманное число.


3. Найдите значение выражения.

238 – ( 38 + х) , если х = 78  


4.Угадайте  корень  уравнения  и  сделайте  проверку

8 – у = у + 2

- Дәрес өчен барыгызга да зур рәхмәт!