Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сабабашская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Рассмотрено на заседании методического объединения протокол № ______от «______»_________2022 года Руководитель МО ______Исмагилова Р.Р. | Утверждены приказом № 42 от «12» апреля 2022 года Директор МБОУ «Сабабашская основная общеобразовательная школа Сабинского района Республики Татарстан» ____________И.Г.Халимов |
Контрольно- измерительные материалы
для проведения промежуточной аттестации
учащихся 5 класса по родному (татарскому) языку
за 2021-2022 учебный год
Бәяләү нормалары
1-10 сорауларга һәр дөрес җавап өчен – 2 шәр балл
Иң югары балл- 20 балл.
Балл саны | Билге |
«2»ле 49 % | «3» ле 50-65% | «4» ле 66-89% | «5» ле 90-100% |
20 | 9 | 10-13 | 14-18 | 19-20 |
Җаваплар 1 вариант
Көзге үзгәрешләр турында.
Болыт, өстендә, очып.
5 хәреф, 6 аваз.
Башка агачлар саргайса да, имәннәр әле ямь- яшел.
Иңбашларын
Фигыль
Сап-сары, кып- кызыл
Кырау төшә башлады.
Эссе, җылы.
Бичара- лар- ның.
Җаваплар 2 вариант
Сизгер көртлек турында.
Онытмыйбыз.
4 хәреф, 5 аваз
Без аны кышын да онытмыйбыз, чөнки ул безне һәрвакы) үзенә чакырып тора..
Игътибарымны.
Фигыль.
Йөнтәс, кыска.
Көртлек күзәтә икән.
Шиңгән.
Игътибар- ым-ны.
5 нче сыйныф өчен туган телдән арадаш аттестация эше (контроль эш).
Аңлатма язуы
5 нче сыйныфта арадаш аттестация эше (контроль эш) ел дәвамында өйрәнгән материалларга нигезләнеп төзелде.
Контроль эш 10 биремнән тора. Әлеге биремнәргә җаваплар сүзләр белән языла. Һәр дөрес җавап өчен 2 балл куела.
1 вариант
(1) Көз җитте. (2) Явым-төшемсез көннәрдә кояш әле матур гына җылыта, ләкин андый җылы, коры көннәр инде бик сирәк була.
(3) Иртәләрен ап-ак кырау төшә башлады.(4) Башка агачлар саргайса да, имәннәр әле ямь-яшел.(5) Алар, салкын яңгыр астында иңбашларын салындырып, юаш кына басып торалар.(6) Ләкин өрәңгеләр, усаклар инде сап-сары, хәтта кып-кызыл булдылар, әйтерсең лә, кайнар ялкын чорнап алды үзләрен.(7) Ә алмагачлар инде бөтенләй ялангач калды, җил искән саен, бичараларның шәрә ботакларыннан салкын тамчылар тамып төшә.(8) Ындырда чабагач тавышлары ишетелә, сары саламнар өелеп тора.(9) Симез ак казлар иртән, тезелешеп, күлгә китәләр; кичен, тезелешеп, күлдән кайталар.(10) Сыерчыклар, кара болыт булып, кыр өстендә очып йөриләр яисә тау битләренә ябырылалар.(11) Аларның кайберләре, кояш кыздырганда, авылга кайталар да, өй кыекларында сайрап, җилпенеп, туган илләре белән саубуллашып китәләр.(И.Гази)
Текстта нәрсә турында сүз бара? 2 балл
10 нчы җөмләдән ирен гармониясенә буйсынган сүзләрне табып яз. 2 балл
Яңгыр сүзендә ничә хәреф, ничә аваз бар? 2 балл
Түбәндәге җөмләне җәяләрне ачып, дөрес итеп күчереп яз. Башка агачлар саргайса(да), имәннәр әле (ямь яшел).2 балл
5 нче җөмләдән сингармонизм законына буйсынмаган сүзне күчереп яз. 2 балл.
Ябырылалар сүзенең сүз төркемен билгелә.2 балл
6 нчы җөмләдән артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларны күчереп яз. 2 балл.
3 нче җөмләдән баш кисәкләрне язып ал. 2 балл.
6 нчы җөмләдәге кайнар сүзенә синонимнар табып язарга.2 балл.
Бичараларның сүзен тамыр һәм кушымчаларга таркатырга.2 балл.
2 вариант
Көртлек.
1)Җәй көне эре кызыл җир җиләкләре җыеп йөргән бер аланыбыз бар. 2)Без аны кышын да онытмыйбыз, чөнки ул безне һәрвакыт үзенә чакырып тора.
3)Беркөнне шул аланга киттем. 4)Алан кырыена җитәрәк туктап калдым. 5)Игътибарымны корыган имән очында утырган көртлек җәлеп иткән иде. 6)Кай урында күрер идең бу сизгер кошны. 7)Монда ул уч төбендәге кебек. 8)Рәхәтләнеп карыйм үзен. 9)Койрыгын, якорь ыргаклары кебек, як-якка тырпайткан. 10)Әйтерсең лә ботакка эленеп тору өчен юри шулай иткән. 11)Күмердәй кара көртлеккә ябыштырылган кызыл постау кисәгедәй кашлары да килешеп, ямь биреп тора.
12)Көртлек тә мине җентекләп күзәтә икән. 13)Менә ул йөнтәс һәм кыска тәпиләренә үк басты. 14)Башын боргаларга тотынды. 15)Шул тирәдә җим эзләүче гаиләсенә кургаш явудан шикләнә ул.
16)Мин кошларның тынычлыгын бозмадым, кайтырга чыктым. (Журналист язмалары)
Текстта нәрсә турында сүз бара? 2 балл
2 нче җөмләдән ирен гармониясенә буйсынган сүзне табып яз. 2 балл
Җыеп сүзендә ничә хәреф, ничә аваз бар? 2 балл
Түбәндәге җөмләне җәяләрне ачып, дөрес итеп күчереп яз. Без аны кышын (да) онытмыйбыз, чөнки ул безне һәр(вакыт) үзенә чакырып тор).2 балл
5 нче җөмләдән сингармонизм законына буйсынмаган сүзне күчереп яз. 2 балл.
Ябыштырылган сүзенең сүз төркемен билгелә.2 балл
13 нче җөмләдән сыйфатларны күчереп яз. 2 балл.
12 нче җөмләдән баш кисәкләрне язып ал. 2 балл.
5 нче җөмләдәге корыган сүзенә синонимнар табып язарга.2 балл.
Игътибарымны сүзен тамыр һәм кушымчаларга таркатырга.2 балл.