Просмотр содержимого документа
«"6-7 яшьлек балаларның яшь үзенчәлекләре". Ата-аналар җыелышында чыгыш ясау өчен материал.»
Кайбыч районы Кече Мәме төп гомуми белем бирү мәктәбе
“6-7 яшьлек балаларның яшь үзенчәлекләре.”
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Әхмәтҗанова Чулпан Рифкат
кызының ата-аналар җыелышында
ясаган чыгышы.
Бу чорда балалар тормшында яңа этап башлана. Ул дөньяны, кешелек мөнәсәбәтләрен башка яктан өйрәнә. Тормышта үз урынын эзли башлый. Баланың кечкенә генә үз дөньясы барлыкка килә. Без аны микромир дип йөртәбез. Ул анда яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән хезмәттәшлек итәргә өйрәнә. Аңа мәктәп куйган яңа кагыйдәләргә, таләпләргә буйсынырга туры килә. Бала әкренләп социаль тирәлеккә ияләшә.Өлкәннәр һәм сыйныфташлары белән аралашканда үз позициясен билгели һәм алар белән хезмәттәшлек итә башлый.
Әйләнә-тирәне үз күзлегеннән чыгып өйрәнә, нәтиҗә ясый. 7 яшеннән бала бар нәрсәне башка күзлектән карый, аңлый һәм үз бәясен бирә.
Мәсәлән, бала өчен кечкенә таш җиңел әйбер. Ә мәктәптә ул ташның судан авыррак икәнлеген күзәтә, чөнки ул суда бата. Һәм башка шундый мисаллар киттерергә мөмкин булыр иде. Уен формалары белән бергә кызыксыну,уйлау эшчәнлеге кушыла. Ләкин балага уеннан укуга күчү бик авыр бирелә.Шуңа күрә ул тиз арый, көйсезләнә башлый.
Күп очракта бала мәктәпкә әзер булганга түгел, ә үзен зур итеп тояр өчен килә. Чөнки аның тизрәк үсәсе килә. Ә мәктәптә аңа зурларча карыйлар. Ләкин мондый теләк кенә мәктәптә укыр өчен җитми. 35-40 минут утырып төрле мәсьәләләр чишү өчен зур түземлек кирәк.
Алда сөйләгәннәрдән чыгып, әти-әниләргә киңәшләр биреп үтәсем килә.
Мәктәптән кайткач балаларга уйнар өчен вакыт калдырырга. Бу яшьтә уку , дәрес әзерләү алар өчен бик күңелсез шөгыль булып тора.
Баланың мәктәптә укыйсы килү теләге аның мөмкинлекләре белән туры килми. Шуңа күрә алардан күпне таләп итәргә, әрләргә ярамый. Өй эшләре белән хәленнән килгәнчә генә шөгыльләнергә кирәк. Күбрәк үзегез булышсагыз да файдага булыр.
Баланың күбрәк яхшы якларына басым ясарга кирәк. Күбрәк мактагыз. Сезнең артык әрләүләрегез аны үзен булдыксыз итеп хис иүенә китерергә мөмкин.
Баланың фикере белән санлашыгыз. Аны тыңлагыз. Әти-әни фикеренә генә бәйле булып яшәү, балада үз-үзенә ышынмаучанлык тудыра.
Мәктәптәге уңышларына яки уңышсызлыкларына карап кына аны бәяләмәвегезне бик яхшы итеп аңлатыгыз.
Һәм шуны онытмыйк! Беренче урында баланың физик һәм психологик яктан сәламәтлеге булырга тиеш.
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!