Метапредмет нәтиҗәсен бәяләү өчен биремнәр.
Сыйныф:7 сыйныф Предмет:Әдәбият
1.УУГ(метапредмет нәтиҗәсе):Танып-белү гамәле(аңлап уку, текстны үзгәртү)
Бирем:Бирелгән сүз һәм сүзтезмәләрдән шигырь юллары төзеп язарга:
Бар бер авыл;Җырлаганда көй өчен,Нәкъ Казан артында,”тавыклары җырлай “,диләр;”Кырлай “диләр;мин бераз торган идем,урган идем, җирне әз-мәз тырмалап,Гәрчә анда тумасам да.
Бәяләү критерийлары:
-шигырь юллары дөрес төзелгән-“5”ле;
-шигырь юлларының эзлеклелегендә бер яки ике хата ясалган-“4”ле;
-шигырь юлларының эзлеклелегендә һәмсүзләрнең дөрес язылышында икедән артык хатасы бар-“3”ле;
-эшне башкара алмаса-“2”ле.
2. УУГ(метапредмет нәтиҗәсе):Коммуникатив (парларда аралаша белү)
Сыйныф:7 сыйныф Предмет:Әдәбият
Бирем:Г.Тукайның “Шүрәле”поэмасыннан өзекне партадашыңа яттан сөйләргә.
Бәяләү критерийлары:
-сөйләмендә хаталары юк,шигырь юлларын эзлекле һәм сәнгатьле сөйләсә-“5”ле;
-сөйләмендә хаталары юк,шигырь юллары эзлекле, ләкин сәнгатьлелек җитми-“4”ле;
-сөйләмендә хаталары күп,шигырь юлларын бутый-“3”ле;
-өзекне бөтенләй ятламаган-“2”ле.
3.УУГ(метапредмет нәтиҗәсе):Регулятив(үзбәя,бер-берсенең эшенә бәя кую)
Сыйныф:7 сыйныф Предмет:Әдәбият
Бирем:Г.Тукайның “Шүрәле”поэмасыннан өзекне дәреслектәге текст белән чагыштырырга,бәяләргә
Бәяләү критерийлары:
-укучы хаталарын төзәтеп бетергән-“5”ле;
-бер яки ике хатасын төзәтми калдырган-“4”ле;
-өч яки аннан да күбрәк хаталары төзәтелмәгән-“3”ле;
-эшне бөтенләй башкармаган-“2”ле.
Предмет буенча нәтиҗәләрне бәяләү өчен биремнәр
Тема:Хикәя фигыль һәм аның заманнары(6 сыйныфта татар теле)
Предмет нәтиҗәсе:Хикәя фигыль һәм аның заманнарын таный,аңлата һәм сөйләмдә куллана белү.
Биремнәрнең эчтәлеге:
*1нче дәрәҗәдәге бирем-җөмләләрне күчереп язарга, хикәя фигыльләрнең заманын җәяләр эчендә күрсәтергә:
Көтелгән җавап: Әле дә шул тел белән укыйм(хәзерге заман хикәя фигыль),язам(хәзерге заман хикәя фигыль) һәм сөйләшәм(хәзерге заман хикәя фигыль),
Шул татар теле белән көйлим (хәзерге заман хикәя фигыль),берәр көй көйләсәм.(М.Гафури)
Бәяләү критерийлары:
-эшне тулысынча дөрес итеп башкарса-“5”ле;
-фигыльләрне табып,заманын билгеләгәндә бер,ике хата ясаса-“4”ле;
- фигыльләрне табып,заманын бөтенләй билгели алмаса-“3”ле;
-тиешле фигыльләрне бөтенләй таба алмаса-“2”ле.
*2нче дәрәҗәдәге бирем-хикәя фигыльнең өч заманына да мисал булырлык итеп,үзегез яратып укыган бер әдәби әсәрдән 3-4 җөмлә сайлап язарга.
Бәяләү критерийлары:
- эшне тулысынча дөрес итеп башкарса-“5”ле;
-3-4 җөмлә табып язган,ләкин өч заман да булмаса-“4”ле;
-җөмләләр генә язылган,бирем үтәлмәсә-“3”ле;
-эшне бөтенләй башкармаса-“2”ле.
*3нче дәрәҗәдәге бирем-“Яраткан чәчәкләрем”темасына ,хикәя фигыльнең өч заманын кертеп,7 җөмләдән торган иҗади эш язарга.
Бәяләү критерийлары:
-эшне тулысынча дөрес итеп башкарса-“5”ле;
-тиешле фигыльләрне кертеп,5-6 җөмләдән торган инша язса-“4”ле;
-тексттагы җөмләләр бәйләнешсез булса-“3”ле;
-эшне бөтенләй башкармаса-“2”ле
Метапредмет нәтиҗәсен бәяләү өчен биремнәр.
Сыйныф:7 сыйныф Предмет:Әдәбият
1.УУГ(метапредмет нәтиҗәсе):Танып-белү гамәле(аңлап уку, текстны үзгәртү)
Бирем:Бирелгән сүз һәм сүзтезмәләрдән шигырь юллары төзеп язарга:
Мин суда койнам, эссе һавада, чумам, йөзәм;
уйныйм, башым белән, җәй көне, чәчрәтәм, суны сөзәм.
Бәяләү критерийлары:
-шигырь юллары дөрес төзелгән-“5”ле;
-шигырь юлларының эзлеклелегендә бер яки ике хата ясалган-“4”ле;
-шигырь юлларының эзлеклелегендә һәм сүзләрнең дөрес язылышында икедән артык хатасы бар-“3”ле;
-эшне башкара алмаса-“2”ле.
2. УУГ(метапредмет нәтиҗәсе):Коммуникатив (парларда аралаша белү)
Сыйныф:7 сыйныф Предмет:Әдәбият
Бирем:Г.Тукайның “Су анасы”поэмасыннан өзекне партадашыңа яттан сөйләргә.
Бәяләү критерийлары:
-сөйләмендә хаталары юк,шигырь юлларын эзлекле һәм сәнгатьле сөйләсә-“5”ле;
-сөйләмендә хаталары юк,шигырь юллары эзлекле, ләкин сәнгатьлелек җитми-“4”ле;
-сөйләмендә хаталары күп,шигырь юлларын бутый-“3”ле;
-өзекне бөтенләй ятламаган-“2”ле.
3.УУГ(метапредмет нәтиҗәсе):Регулятив(үзбәя,бер-берсенең эшенә бәя кую)
Сыйныф:7 сыйныф Предмет:Әдәбият
Бирем:Г.Тукайның “Су анасы”поэмасыннан өзекне дәреслектәге текст белән чагыштырырга,бәяләргә
Бәяләү критерийлары:
-укучы хаталарын төзәтеп бетергән-“5”ле;
-бер яки ике хатасын төзәтми калдырган-“4”ле;
-өч яки аннан да күбрәк хаталары төзәтелмәгән-“3”ле;
-эшне бөтенләй башкармаган-“2”ле.
Предмет буенча нәтиҗәләрне бәяләү өчен биремнәр
Тема:Сыйфат фигыль һәм аның заманнары(6 сыйныфта татар теле)
Предмет нәтиҗәсе: Сыйфат фигыль һәм аның заманнарын таный,аңлата һәм сөйләмдә куллана белү.
Биремнәрнең эчтәлеге:
*1нче дәрәҗәдәге бирем-җөмләләрне күчереп язарга, сыйфат фигыльләрнең заманын җәяләр эчендә күрсәтергә:
Көтелгән җавап: Мәктәпкә баручы кыз (хәзерге заман сыйфат фигыль), Безгә килгән кунак(үткән заман сыйфат фигыль), барыр юлыбыз (киләчәк заман хикәя фигыль),
Бәяләү критерийлары:
-эшне тулысынча дөрес итеп башкарса-“5”ле;
-фигыльләрне табып,заманын билгеләгәндә бер,ике хата ясаса-“4”ле;
- фигыльләрне табып,заманын бөтенләй билгели алмаса-“3”ле;
-тиешле фигыльләрне бөтенләй таба алмаса-“2”ле.
*2нче дәрәҗәдәге бирем-сыйфат фигыльнең өч заманына да мисал булырлык итеп,үзегез яратып укыган бер әдәби әсәрдән 3-4 җөмлә сайлап язарга.
Бәяләү критерийлары:
- эшне тулысынча дөрес итеп башкарса-“5”ле;
-3-4 җөмлә табып язган,ләкин өч заман да булмаса-“4”ле;
-җөмләләр генә язылган,бирем үтәлмәсә-“3”ле;
-эшне бөтенләй башкармаса-“2”ле.
*3нче дәрәҗәдәге бирем-рәсем буенча, сыйфат фигыльнең өч заманын кертеп, 6-7 җөмләдән торган иҗади эш язарга.