Барлыгы – 35 сәгать. Әдәбият өйрәнү – 27 сәгать. Бәйләнешле сөйләм үстерү – 4 сәгать. Дәрестән тыш уку – 4 сәгать.
№ | Төп темалар | Уку – укыту эшчәнлеге | Сәгатьләр саны |
1 | Мифлар | Дөньяны үзләштерүнең беренче баскычы буларак мифология. Мифларда табигатьнең , чынбарлыкның һәм яшәешнең закончалыкларын ачарга омтылу. Дөнья халыклары тудырган мифлар һәм татар халкы иҗат иткән мифлар. | 2 |
2 | Практик дәрес. Әдәби әсәр: эчтәлек һәм форма | Образлар системасы. Әдәби алымнар, тел-сурәтләү чаралары. Матур әдәбият һәм башка сәнгать төрләре арасында образ иҗат итү үзенчәлеге. | 1 |
3 | К.Насыйриның иҗаты. «Әбүгалисина» повесте. | Эпик төр жанры буларак хикәя белән уртаклыгы, аермасы. Тасвирланган вакыйгалар, күренешләр. Төп геройлар, ярдәмче персонажлар, җыелма образлар. Хикәяләүче автор образы; автор пози циясе. | 3 |
4 | Г.Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясе. | Конфликтка бәйле сюжет элементлары. Тема, проблема, идея. Тасвирланган вакыйгаларда, геройлар язмышында һәм әсәрнең исемендә автор идеалының чагылуы. Әсәрдә сурәтләнгән чор картинасы. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую. Тел–стиль чаралары (троплар). Әдәби сөйләм: хикәяләү, сөйләшү (диалог), сөйләү (монолог). | 4 |
5 | Г.Рәхимнең «Яз әкиятләре» хикәясе. | Эпик жанр - хикәя. Образ, символ, деталь, аллегория. Табигать образы, әйбер образы. Эчтәлек: вакыйга, күренеш, яшерен эчтәлек, контекст. | 1 |
6 | Дәрдемәнднең «Видагъ», “Каләмгә хитаб” шигырьләре. | Замандаш шагыйрь- ләр арасында үзенчәлекле урын алган фәлсәфи лирикасы, хис- кичерешләрен, уй- фикерләрен чагылдырган образлар, сурәтләүләр. | 1 |
7 | С. Рәмиевнең «Уку», “Авыл” шигырьләре. | Лирик герой образы. Табигатьне тасвирлавында романтик күтәренкелек. Тормышка һәм үзенә ышаныч белән, сокланып каравы. Яктылыкка чакыру - өндәү пофосы. | 1 |
8 | Г.Камалның «Беренче театр» комедиясе. | Көлке ситуациягә корылган вакый- га. Әсәрнең төп һәм ярдәмче геройлары. Хикәяләү һәм шигъри сөйләмнән аермалы буларак, әсәр теленең диалог һәм монологларга корылган булуы. | 3 |
9 | Г.Тукай. «Исемдә калганнар». | Татар әдәбиятында беренче автобиографик әсәр булуы, язылу тарихы. Тукайның кешеләргә, үз язмышына, яшәгән чорына мө- нәсәбәте чагылу. Тормыш юлының иҗаты белән аерылгысыз бәйләнеше. | 3 |
10 | Практик дәрес. Тема: Лирик жанрлар. Әдәби алымнар. Тел-стиль чаралары. | Лирик жанрлар: пейзаж лирикасы; табигать образлары. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую, Тел–стиль чаралары (лексик, стилистик, фонетик чаралар һәм троплар). Тезмә сөйләм үзенчәлекләре. | 1 |
11 | Һ.Такташның “Урман”,“Пи-би-бип”,”Болай гади җыр гына” шигырьләре | Шигырьләрдә лирик герой, образлар системасы, сурәтләү чаралары. | 1 |
12 | И.Газиның «Кояш артыннан киткән тургай” хикәясе. | Сурәтләү обьекты, хикәяләүче образы, сурәтләү алымнары. | 1 |
13 | Р.Батулланың «Имче», “Көчек”,”Чагыр” хикәяләре. | Тукайның балачагы турында автор уйланмалары, күзаллавы. | 1 |
15 | Р.Миңнуллинның ”Энекәш кирәк миңа!”, “Әни, мин көчек күрдем”, “Шундый минем туган ягым”, “Кайтыйк ла үзебезгә!” шигырьләре | Балачакны гәүдәләндергән образлар; әсәр геройлары һәм лирик герой образы, аларның хис-кичерешләре. Сурәтләү чаралары. | 1 |
16 | Лиро-эпик жанр – баллада. М.Җәлил. «Сандугач һәм чишмә» балладасы. | Образлар системасы: табигать, тереклек, кеше образларының эстетик мәгънәләре, роле. Кискен каршылыкка, уйланмалылыкка корылган булу, вакыйгалар хәрәкәте һәм конфликтның үзенчәлекле чишелеше. Символ һәм аллегория алымнары. Әсәрнең төзелеше, геройлары. Символик образлар, халык авыз иҗаты белән аваздашлык. | 2 |
17 | Илдар Юзеев. “Бакчачы турында баллада”,“Йолдыз кашка турында баллада”. | Фантастик вакыйгаларда һәм символик образларда реальлекне тасвирлау. Героик яңгыраш, образлар системасы. | 1 |
18 | Эпик төр жанры – роман. Ә.Фәйзи “Тукай” романы (өзекләр). | Сюжет һәм композиция үзенчәлеге; катлаулы, каршылыклы тормыш күренешләре; геройларның язмышларын, кичерешләрен тулы итеп тасвирлау. Язучының тормышы һәм иҗаты турында кыскача белешмә. Тукайның тормыш юлын өйрәнү һәм романның язылу тарихы. “Исемдә калганнар” әсәре һәм Г. Тукайның тулы биографиясе белән бәйләп нәтиҗәләр ясау. | 1 |
19 | Бәйләнешле сөйләм үстерү | Тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп, иҗади эш башкару. Сочинение язу өчен план төзү, план буенча сочинениене мөстәкыйль язу | 4 |
20 | Дәрестән тыш уку | Дәрестән тыш әдәби әсәрләр уку, аларның эчтәлеген сөйли алу | 3 |
| Барлыгы: | | 35 |
№ | Дәрес темасы | Планлаштырылган нәтиҗәләр | Үтәлеш | Искәрмә |
шәхескә кагылышлы | метапредмет | предмет | план | факт |
1 | Кереш. Мифлар – “фәнни лаборатория” | Халык авыз иҗаты әсәрләренә карата кызыксыну хисе тәрбияләү. | Өстәмә чыганаклардан файдалану. | Тормыш-чынбарлыкны хыялый дөнья итеп сурәтләүче әкият, легенда, риваять жанрларыннан мифларның аермасы һәм уртак якларын аерып чыгару. “Миф” һәм “мифология” термин-төшенчәләренә аңлатма бирү. | | | |
2 | “Алып кешеләр”,”Зур кешеләр”, “Җил иясе җил чыгара”мифларында тормышчанлык | Әйләнә – тирә дөньяга кызыксыну уяту, табигатьне сакчыл караш тәрбияләү | Укучыларның дәрестә дәреслек кулланып, “җанлы” чыганаклардан файдаланып эшләве | Һәр халыкка хас мифологик карашларны ачыклау. Мифларны уку, эчтәлеген сөйләргә өйрәнү; нинди күренеш тасвирлан ганын аңлата алу. | | | |
3 | Практик дәрес.Әдәби әсәр:эчтәлек һәм форма | Сәнгать әсәрләреннән үрнәк алуны тәрбияләү | Фәнни фикерләүне таный, аера белү | Әдәби әсәрне таркату, cюжет этапларын барлау. Эчтәлек һәм формага караган терминнарны кулланып, мөстәкыйль рәвештә әсәрне анализлау | | | |
4 | Каюм Насыйри – тарихчы, этнограф, тел белгече, язучы. | К.Насыйриның тәрбия өлкәсендәге хезмтләре белән танышу, “Үз-үзеңне тәрбияләү” темасына сөйләшү | Һәр блокны системалы өйрәнү. | К.Насыйриның күпкырлы эшчәнлеге, күп гыйлем тармакларына нигез салуы турында мәгълүмат бирү | | | |
5 | Каюм Насыйриның “Әбүгалисина” повестендә төп сюжет сызыгы | Белемгә омтылу теләген булдыру, кызыксыну тәрбияләү | Алгоритм төзи белү | Башка халыкларда Әбүгалисина белән бәйле риваять-әсәрләргә күзәтү, төп проблема, идеяне ачыклау, дәлилләр китереп эшләү. | | | |
6 | Каюм Насыйриның “Әбүгалисина” әсәрен анализлау | Белемгә омтылу теләген булдыру, кызыксыну тәрбияләү | Анализ һәм синтезга өйрәнү | Гомуманализ | | | |
7 | Сочинение. Әбүгалисина белән Әбелхарис язмышыннан мин нинди нәтиҗәләр ясадым? | Гыйлемне явызлыкка түгел, шәфкатьлелеккә хезмәт иттерү идеясын алга сөрү | Характеристика бирергә өйрәнү | Дәреслектәге сорауларга җавап эзләү,эчтәлек буенча фикерләшү. | | | |
8 | Галимҗан Ибраһимов – язучы, галим, классик әдип | Г.Ибраһимов иҗатының мирасы, хикәяләү осталыгы аша, укучыларда үз позицияңне җиткерә белү теләген булдыру | Хронотоп төзергә өйрәнү | Г.Ибраһимов иҗаты буенча әңгәмә. Язучы, галим, тарихчы, тәнкыйтьче Г.Ибраһимовның күпкырлы иҗат юлын тирәнтен өйрәнү | | | |
9 | Г.Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясендә табигатьне ихтирам итү, гүзәллек хисе | Үзеңдә мәрхәмәтлелек сыйфатлары булдыру, ихтирам хисен тәрбияләү | Анализ һәм синтезга өйрәнү | “Алмачуар” хикәясендә нинди вакыйгалар тасвирланганын аерып алып сөйләргә; шул мисалда сюжетны танырга өйрәнергә. -Кемнәр, нинди хәлләр каршы куелганын ачык-лап, конфликтны табарга өйрәнергә. | | | |
10 | Г.Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясендә мәхәббәт һәм тарих | Үзеңдә мәрхәмәтлелек сыйфатлары булдыру, ихтирам хисен тәрбияләү | Сүзлекләр белән эш итәргә өйрәнү | Анализлау, төп фикерне ачыклау. | | | |
11 | Г.Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясендә сурәтләү чаралары | Үзеңдә мәрхәмәтлелек сыйфатлары булдыру, ихтирам хисен тәрбияләү | Төр төшенчәсен өйрәнү | Анализлау, әңгәмә | | | |
12 | Гали Рәхимнең “Яз әкиятләре” хикәясендә аллегорик образларның үзенчәлекләре | Мәкерлек, мәхәббәт, ышану хисләрен аеру, уңай һәм тискәре сыйфатлар хакында күзаллау булдыру | Мәгълүматны системалы , модель формасында бирү | Яшерен эчтәлекне аңлау, Уңай һәм тискәре геройларны табу Табигать образ-ларында кеше сыйфатларын тасвирлау -әдәби алым икәнен истә калдыру. | | | |
13 | Сочинение. Табигать образларында кеше характерының сыйфатлары (Г.Рәхимнең “Яз әкият- ләре”, мәсәлләр һәм балладалар мисалында). | Иҗади сәләтеңне үстерү | План төзү, план буенча эш итү | Язма сөйләм осталыгын камилләштерү | | | Язма эш |
14 | Дәрдемәнд шигырьләрендә образлар | Туган якка мәхәббәт тәрбияләү | Чагыштыру, анализлау, гомумиләштерергә өйрәнү | Шигырьләрне чагыштыру, сурәтләү чараларын табу. Дәреслектәге сорауларга җавыап бирү, замандаш шагыйрьләрнең әсәрләре белән чагыштыра белү күнекмәләренә ия булу | | | |
15 | Сәгыйть Рәмиевның “Уку” һәм “Авыл” шигырьләрендә узган чор әдәбияты традицияләре | Язучы иҗаты аша милләтпәрвәрлек хисләре тәрбияләү | Бирелгән мәгълүматны гомумиләштерү, анализлау | Тема буенча сораулар бирә белү, үз фикерен дәлилле җиткерү, билгеле бер күрсәтмә нигезендә эшли белү. Рух төшенчәсе. “Шигырьләр тарихында – киләчәк” эпиграфы аша лирик геройга тулы сыйфатнамә бирү | | | |
16 | Галиәсгар Камал – татар драматургиясенә нигез салучы | Театр сәнгатенә ихтирам хисләрен булдыру | Хронотоп төзергә өйрәнү | Һөнәри осталык төшенчәсен аңлау, әсәргә анализ ясау | | | |
17 | Г.Камалның “Беренче театр” әсәрендә көлүне тудырган сәбәпләр | Үзеңдә тормышка позитив караш булдыру | Сәбәп- нәтиҗә ясау | Әсәргә анализ: конфликтлар, сюжет хәрәкәте, төп геройлар, ярдәмче персонажлар. | | | |
18 | Галиәсгар Камалның “Беренче театр” комедиясендә конфликт | Әсәрнең төп геройларына сыйфатнамә бирү аша дөньяга караш тәрбияләү | Эрудицияне, дөньяга карашны үстерү | Комедия жанрыныж закончалыгын ачыклау, персонажлар сөйләме үзенчәлеген билгеләү | | | |
19 | Габдулла Тукайның “Исемдә калганнар” әсәре язылу тарихы. | Укучының рухи дөньясын баету | Образ, система, тарих төшенчәсенә төшенү | Сәнгатьле укырга өйрәтү. | | | |
20 | Габдулла Тукайның “Исемдә калганнар” әсәрен өйрәнү | Горурлык хисе тәрбияләү | Төшенчәләрне аңлау, укырга өйрәтү, интерактив чаралар куллану | Тел-сурәтләү чараларына мисаллар китерү.Тексттан кирәкле мәгълүматны аерып чыгара белү, башкалар фикерен тыңлау. | | | |
21 | Габдулла Тукайның “Исемдә калганнар” әсәрен анализлау | Халык шагыйре иҗатына тирән ихтирам хисе булдыру | Логик фикерләүне үстерү | Эпизодларны сөйләтү, укучының шәхси карашын белү | | | |
22 | Практик дәрес. Лирик әсәрне анализлау. | Тормыш һәм әдәбиятка кагылышлы терминнар бәйләнеше турында әңгәмә | Фәнни фикерләүне аера белү | Ф.Яруллинның “Бер өмет” шигыренә анализ ясау, нәтиҗә ясау | | | |
23 | Һади Такташның “Урман” һәм “Пи- би-би-бип” шигырьләрендә лирик герой | Нәфислек, рәхимсезлеккә каршы - туган як | Характеристика бирергә өйрәнү | Дәреслектәге сораулар белән эш. Симфония, җанлы картина төшенчәләренә ачыклык кертү. | | | |
24 | Ибраһим Газиның “Кояш артыннан киткән тургай” хикәясендә кешеләрне һәм тормышны яратырга өйрәтү | Ихтыяр көчен тәрбияләү | Мөстәкыйль анализ ясый белергә өйрәтү | Язучының язу осталыгын ачыклау, образларны, сурәтләү чараларын табу | | | |
25 | Сочинение. Мин кемнәрдән үрнәк алам? | Үрнәк сүзенең “дәрәҗәсен” билгеләү | План төзү, план буенча эш итү | Язма эш | | | |
26 | Рабит Батулла – әдип һәм режиссер | Театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү | Виртуаль чыганак аша мәгълүмат алу | Хикәяләрне уку, анализлау. | | | |
27 | ДТУ. И.Гази. “Өч Мәхмүт” хикәясе. | Үзеңдә тискәре һәм уңай якларны таный белү | Анализ һәм синтезга өйрәнү | Әсәрне уку, анализлау | | | |
28 | Роберт Миңнуллин шигърияте балачактан ук фикерләргә, шатланырга, борчылырга өйрәтә | Шатлык, борчылу, фикерләү төшенчәләренә аңлатма бирү, үзаң булдыру | Әңгәмәне башлый, дәвам итә, тыңлый белү. Сиземләү, тою сәләтен үстерү | Хикәяләрне уку, сорауларга җавап, анализлау | | | |
29 | Баллада жанрының үзенчәлекле сыйфатлары | Әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү | Терминнар белән эш итәргә өйрәнү | Балладага хас сыйфатларны билгеләү, анализлау алымнарын кулланып эшләү | | | |
30 | М.Җәлилнең “Сандугач һәм чишмә” балладасында конфликт | Гаделлек, дөреслек, яхшылык, батырлык, тугрылык хисләре турында төшенчә бирү | Терминнар белән эш итәргә өйрәнү | Әсәргә анализ ясау | | | |
31 | Илдар Юзеевның “Бакчачы турында баллада”, “Йолдыз кашка турында баллада” әсәрләрендә “тантаналы моң” | Укучыларда әдәбиятка карата мәхәббәт тәрбияләү | Фикер төзеклеген саклау | Анализлау | | | |
32 | Әхмәт Фәйзинең “Тукай романы” иҗат ителү тарихы | Милли үзаң булдыру | Тормыш тәҗрибәсе хакында сөйләшү | Г.Тукайга хас сыйфатларны табу, дәреслек белән эш | | | |
33 | Сочинение. Габдулла Тукай образын гәүдәләндергән сәнгать әсәрләре. | Г.Тукай иҗатына мәхәббәт тәрбияләү | Терминнар белән эш итәргә өйрәнү | Әсәрләргә күзәтү ясау | | | |
34 | ДТУ. Л.Шагыйрьҗан.“Тукай тавышы” поэмасы. | Г. Тукай, Л.Шагыйрьҗан иҗатына мәхәббәт тәрбияләү | Сөйләм телен, язу культурасын һәм иҗади фикерләвен үстерү | Сочинение язу. Әдәбиятка үз мөнәсәбәтеңне белдерү, үз сүзеңне әйтә белү. Материалны аерып алу, тиешле тел калыбы табу, уку, төзәтү, төрле ярдәмлекләрдән, сүзлекләрдән файдалана белү. | | | |
35 | Кабатлау-йомгаклау дәресләре | Милли әдәбият белән кызыксы ну булдыру | Сөйләм телен үстерү, фикерне төгәл һәм тулы итеп җиткерә белү, әңгәмә кора белү | Әдәби әкиятләр турында мәгълүмат алу | | | |