СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

6 нчы сыйныф "Уллар " хик?ясе

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

БС? 6нчы сыйныф  "Уллар " хик?ясе

Просмотр содержимого документа
«6 нчы сыйныф "Уллар " хик?ясе»

Тема:В.Осеева “Уллар” хикәясе.

Белем бирү максаты- Яңа лексиканы ныгыту, өйрәнелгән лексик- грамматик конструкцияләрне сөйләмдә куллана белүне камилләштерү, ”Уллар” хикәясе белән танышу, геройларның характер сыйфатларын билгели белүләренә ирешү.

Үстереш максаты: Анализлый, нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен үстерү. Тәрбияви максат: Әниләргә, өлкәннәргә ярдәм итүгә омтылыш тәрбияләү,эшчән, тырыш булырга чакыру.

Дәреснең тибы. ЛГКК

Җиһазлау: презентация, ноутбук, экран, проектор, төрле биремнәр язылган карточкалар.

Материал: 6 нчы сыйныф өчен Татар теле дәреслеге (Р.З.Хәйдәрова,З.Р.Нәҗипова ).

Укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Традицион булмаган утыру(йөзгә-йөз, җилкәгә-җилкә куеп,бер өстәлдә 4 укучы утыра).

I. Дәресне оештыру.(ХАЙ ФАЙВ-тынычлану сигналын куллану)

1. Исәнләшү(укытучы һәм бер-берсе белән исәнләшәләр)

Укытучы: Бүген сыйныфта кемнәр дежур?

Дежур укучылар җавабы.

2. Уңай психологик халәт булдыру.

II. Өй эшен тикшерү.(Диалогны ятларга иде.1-2 сөйли,3һәм 4 тыңлыйлар,бәялиләр)

III.Актуальләштерү.

1.Үтелгән сүзләрне (карточкалар белән) кабатлау.

а) Һәр укучыга сыйфатлар язылган карточкалар таратыла. МЕНЕНДЖ МЭТ кулланып эшләү.Үзләре генә, иптәшләренә карамыйча гына бирелгән сүзләрне тәрҗемә итәләр.А лар Б белән, Б лар А белән алышып (яки 3-4,1-2 алышып) бер-берсенең эшен тикшерәләр.

Эшчән- Җитез- Ихтирамлы- Тәрбиясез-

Начар- Көчле- Ихтирамсыз- Ярдәмчел-

Тырыш- Ялкау- Тәрбияле- Акыллы-

б) Һәр укучыга фигыльләр язылган карточкалар таратыла. Шулай ук алышып тикшерелә.

Тора- Атлый- Уйный- Мәтәлчек ата-

Ала- Китә- Әзерли- Җырлый-

Киенә- Кайта- Булыша- Сикерә-

в) Шулай ук тезмә фигыльләр язылган карточкалар бирелә.Тәрҗемә итәләр.Тикшерәләр.

Хаталарын төзәтәләр.

Хезмәт сөя- Су ала- Тузан сөртә-

Бабай утырды- Чүп чыгара- Хөрмәт итми-


Эш яратмый- Тузан сөртә- Ярдәм итә-

2.Текстны уку. (12 дәге иптәше белән очрашалар.Бер-берсенә “Уллар” текстын тәрҗемә итәләр.КЛОК БАДДИС кулланып эшләү.


3.Текстан чыгып сорау җөмләләр төзиләр.

а) индивидуаль төзиләр; б) “ПОРТНЕР ПО ПЛЕЧУ” белән тикшерәләр.

в) Сыйныфтан “4нче №лы” укучылар үзләренең сорау җөмләләрен укыйлар. “3 нче№лы” укучы җавап бирә. ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН кулланып эшләү.

4.1 нче малайга бәя бирәләр ( 4әрләп эшлиләр (ТИМБИЛДИНГ),кайсы өстәл алдан эшләп бетерә-шул “Феерверк” ясый.(ТИМ ЧИР)

2 нче малайга бәя бирәләр. 4әрләп эшлиләр.Эшләп бетерүләрен күрсәтү өчен “Феерверк” ясыйлар.

3 нче малайга бәя бирәләр4әрләп эшлиләр.Эшләп бетерүләрен күрсәтү өчен “Феерверк” ясыйлар.

IV.Физкультминут. “Әпипә” көенә йөриләр. Музыка туктый.Сорау бирелә. Сораудагы җавап санына карап берләшәләр. МИКС-ФРИЗ-ГРУП куллану.

-Уллар текстында ничә кеше катнаша? (7 кеше--------. Музыка туктауга ------------ берләшәләр.)

- Ничә ул бар иде? (3 ул . Музыка туктауга өчәрләп берләшәләр.)

- Ничә әни һәм карт бар иде? (3 әни һәм бер карт.Музыка туктауга дүртәрләп берләшәләр.)

V.Уллар хикәясе буенча фикер алышу. 54нче бит,4нче күнегү.

1.Тактада эш. 1 нче малай нишли? 2 нче малай нишли?

(1,2 өстәлдән укучылар (3,4 өстәлдән укучылар

чыгып-чыгып язалар,бер- чыгып-чыгып язалар,

берсен тулыландыралар) бер-берсен тулыландыралар)

. 3 нче малай нишли?

(1,4 өстәлдән укучылар

чыгып-чыгып язалар,бер-

берсен тулыландыралар)


2.Комплимент әйтү.Киңәш бирү.

3 нче малайны мактыйлар. Калгаган икесенә киңәш бирәләр.

(1,3 өстәл) (2,4 өстәл)

3.Хикәяне үзгәртеп ,эчтән укыйлар.Хикәяне кычкырып “3нче№лы” укучылар укыйлар.

Проблемалы сорау куела:

-Ни өчен бабай бер генә улны күрә? Кайсы улны күрә?


Терәк сүзләр экранга чыга.

Нинди? – көчле, җитез,эшчән, ялкау, ярдәмчел, тырыш, яхшы, начар, игътибарлы.

Авторның безгә нәрсә әйтәсе килә?

VI. Йомгаклау.

Миңа дәрес кызыклы булды.... (ничә кешегә кызыклы булган,шулар кулларын күтәрәләр)

Миңа авыр булды.....( кулларын күтәрәләр)

Мин аңладым.... (кулларын күтәрәләр)

Бүгенге дәрестә без кемнәр турында сөйләштек.Син нинди булыр идең?


Өй эше: хикәянең эчтәлеген сөйләргә.

Билгеләр куела. Дәрес тәмамлана, укучыларга рәхмәт әйтелә.