СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

7 нче класс өчен дәрес планы " Архимед көче" темасына

Категория: Физика

Нажмите, чтобы узнать подробности

Урок разработан по стандартам на татарском языке

 

Просмотр содержимого документа
«7 нче класс өчен дәрес планы " Архимед көче" темасына»

Класс : 7

Укытучы: Шарипова Э.Ю.

Дәреслек: А.В. Перышкин

Дәрес темасы: Архимед көче.

Дәрес тибы: Яңа белем ачу дәресе.

Формасы: эзләнү – дәресе.

Җиһазлар: Динамометр, 100г массалы груз, линейка, массалары төрле, ләкин күләмнәре бер булган җисемнәр, массалары бер , ләкин күләмнәре төрле булган җисемнәр, чиста су белән стакан, тозның судага эремәсе, озын стакан, кечкенә туп.

Дәреснең максаты:

1.Белем бирү максаты: 1) Архимед көченең сәбәпләрен өйрәнү.

2) Архимед көченең нинди факторларга бәйлелеген ачыклау.

3) Архимед көченең формуласын чыгару.

4) Таблицаларны тутыру

2.Фикер сәләтен үстерү максаты : 1) Игътибарлылыкны үстерү, анализ күнекмәләрен булдыру, төп фикерне билгеләп гомумиләштерү .

2) Мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен үстерү.

3) Укучыларда танып-белүнең фәнни методы күнекмәләрен куллана белү сәләтләрен үстерү (күзәтү, гипотеза, тәҗрибә).

 3.Тәрбияви максат:  1) Предмет белән кызыксынуларын арттыру.

2) Укуга уңай караш булдыру

3) Аралашу, коллективта дустанә хезмәттәшлек итү .           

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Метапредмет нәтиҗәләр:

-укучыларның чагыштыру, анализ ясый белү, кагыйдәләр формалаштыруына ирешү;

Предмет нәтиҗәләре:

- сыеклыкка батырылган җисемгә тәэсир итә торган Архимед көченә билгеләмә бирү.

- тәҗрибә юлы белән Архимед көченең нинди зурлыкларга бәйлелеген ачыклау.

- Архимед көчен табу өчен формула чыгару.

- таблицаны тутыру.

Шәхси нәтиҗәләр:

-аралашу, коллективта дустанә хезмәттәшлек итү            


Универсаль уку гамәлләре формалаштыру.

Шәхси:

- фәнни телдә дөрес итеп сөйләү телен үстерү, сүзлек байлыгын арттыру. (яңа терминнар кертү)

Регулятив:

-уку мәсьәләсен кабул итү һәм дәрес дәвамында шуның буенча эшләү;

-куелган мәсьәлә нигезендә үз эшчәнлегеңне планлаштыру.

-укучының үз эшчәнлеген контрольда тоту күнекмәсен үстерү.

Танып –белү:

-куелган мәсьәләне чишүдә алгоритмны куллана белү;

-үз фикереңне формалаштыра белү;

-өлешләрдән бербөтенне төзи белү;

-гомумиләштерү.

Коммуникатив:

-хезмәттәшлектә башкаларның фикерен исәптә тоту һәм карашыңны яклый белү;

- үз фикереңне һәм карашыңны формалаштыру;

- уртак нәтиҗәгә килү.

Дәрес планы.

I.Оештыру.

1. Уңай психологик халәт тудыру.

Укучылар белән исәнләшү:

Исәнмесез, укучылар!

Бер-беребезгә хәерле көн теләп, елмаешып алыйк. Дәресебезне күтәренке кәеф белән башлап җибәрик.

Дәрескә барыгыз да әзерме?

II.Белемнәрне актуальләштерү.

Укытучы:

-Әйдәгез, алдагы дәресләрдә өйрәнгәннәрне искә төшереп китик әле

-Сез нинди көчләрне беләсез? ( авырлык көче, ышкылу көче, эластиклык көче, этеп чыгару көче ....)

- Көч нинди хәреф аша языла? (F )

- Авырлыкны нинди прибор белән үлчиләр? ( Динамометр)

- Авырлыкны табу формуласын язарга. ( P=mg)

 III.Авырлыкның урынын һәм сәбәбен ачыклау.

Укытучы: -Бүген безнең эзләнү дәресе. Немец фәлсәфәчесе Эммануил Кант әйткән: “ Һишчиксез, безнең бөтен белемнәребез тәҗрибәдән башлана”.

1 нче тәҗрибә: Суга батырылган тупның судан этелеп чыгару күренешен карап китүне тәкъдим итә

Укучылар күзәтәләр.

Укытучы: -Балалар ничек уйлыйсыз , ни өчен туп калкып чыга? ( туп эчендә һава бар, авырлык көче зур түгел, тупка өскә таба юнәльгән көч тәэсир итә) Нәтиҗә: тупка этеп чыгару көче тәэсир итә.



IV. Яңа белем ачу һәм дәрес темасын формалаштыру.

Дәреснең темасын һәм максатын формалаштыру.

Укытучы: Балалар хәзер бер риваять турында сөйләргә вакыт җитте. Әйдәгез аны карап китик. ( Экранда мультфильм Архимед ачышы турында).

Укытучы: Бу галимнең исеме ничек? (Архимед)

- Уйлап карагыз әле, этеп чыгару көченә нинди исем бирелә , әгәр тарих мәгълүмәтләре буенча аны Архимед ачкан булса.

  • Ничек уйлыйсыз дәреснең темасы нинди? Дәрескә нинди максатлар куярбыз?

( Укучылар укытучы ярдәме белән дәрес максатын куялар)

Укытучы: (Дәрес максатын гомумиләштерә)

1) Архимед көченең сәбәпләрен өйрәнү.

2) Архимед көченең нинди факторларга бәйлелеген ачыклау.

3) Архимед көченең формуласын һәм законын чыгару.

4) Таблицаларны тутыру.

- Дәфтәрләрне ачып бүгенге датаны һәм теманы язып куегыз.

V. Яңа материалны аңлату

- Сез бүген физик – экспериментатор ролендә булырсыз, һәм сыеклыкның аңа батырылган җисемгә тәэсирен өйрәнерсез. Физикада законнар ничек ачыла? ( Күзәтү, гипотеза, гипотезаны тәҗрибә юлы белән раслау яки кире кагу)

- Күзәтүләр нигезендә гипотеза чыгарыйк Архимед көче нинди зурлыкларга бәйле?

Гипотезалар:

1) Архимед көче җисемнең күләменә бәйле

2) Архимед көче сыеклыкның тыгызлыгына бәйле

3) Архимед көче җисемнең массасына бәйле

4) Архимед көче җисемнең батыру тирәнлегенә бәйле.

Тәҗрибә үткәрү алдыннан кыскача инстуктаж бирергә.

Укучылар 4 группага бүленә . Һәм һәр группа тәҗрибә үткәрә . Тиешле үлчәүләрне , исәпләүләрне башкаргач нәтиҗә ясыйлар.

Һәр группадан бер укучы чыгып нәтиҗәсен укый калганнар 1нче таблицаны тутыралар.

Архимед көче :


Бәйле

Бәйле түгел

Җисемнең күләменә

Җисемнең массасына

Сыеклыкның тыгызлыгына

Җисемне батыру тирәнлегенә


Формула һәм закон чыгарабыз. 2нче таблицаны тутырабыз.

F=ρ g V

Архимед законы: сыеклыкка тулысынча батырылган җисемне этеп чыгара торган көч әлеге җисем күләмендәге сыеклык авырлыгына тигез.


1

Исеме.

(Название)




2

Кагыйдә. (закон)

(Определение)






3

Үлчәү берәмлеге.

(Единица измернения)




4

Нинди хәреф белән билгеләнә.

(Обозначение)




5

Юнәлеше.

(Направление)




6

Архимед көчен табу формуласы.

(формула нахождения силы Архимеда)





VI. Өй эше п. 48-49 26нчы күнегү ( сайлап алып 2 бирем)


VII .Йомгаклау.

-Инде дәрестә үзебез чыгарган кагыйдәне, формуланы һәркем эчтән генә исенә төшерсен һәм дәреслекнең 148-149 нчы битләрендә бирелгән кагыйдә белән чагыштырсын. Дәреслектәге кагыйдә безнекеннән аерылмыймы?

(-Юк, аерылмый.)

Укытучы: - Мин сезгә тагын ике тәҗрибә күрсәтәм , ә сез аны бүген алган белемнәрегез нигезендә аңлата аласыз инде.

Тәҗрибә өчен:

1) Ике йомырка, 1 стакан су, 1 стакан тозның судагы эремәсе.

2) Фольгадан ясалган көймә, фольга кисәге , 1 стакан су.

Рефлексия:

- Укучылар без дәреснең максатына ирештекме?(...)

- Укучылар , бүгенге дәрестә кемгә авыр булды? (....)

- Бүген үзләштергән белемнәр сезгә киләчәктә кирәк булырмы?

-Дәреснең кайсы өлеше ошады?


Укытучы: Укучылар дәрестә бергә дус мөгалләмәдә эшләвегез өчен рәхмәт .
















































Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!