Просмотр содержимого документа
«7 нче сыйныф татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан тест биремнәре»
1.Халык авыз иҗатына билгеләмә бирегез.
А) Бүгенге көндә чыгучы газета һәм журналлар.
Ә) Авторы билгесез, буыннан-буынга сөйләнеп килгән әсәрләр.
Б) Тарихи чыганаклар.
2. “Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул” дигән сүзләр кемнеке?
А) Г. Тукай;
Ә) М. Җәлил;
Б)Г. Кутуй.
3. Г. Тукайның туу вакыты һәм урыны.
А) 1886 елда Кушлавычта;
Ә) 1913 елда Саснада; Б)
1906 елда Кырлайда.
4. «Әти талчукта сату итә идеме, әллә тирече идеме шунда – анысын яхшы белмим. Әни, бер дә армый – талмый, байларга кәләпүш эшләп чыгара иде». Г. Тукайның бу сүзләре кайсы гаиләдә яшәве турында әйтелә.
А) Җаек
Ә) Яңа Бистә
Б) Казан
5. Заһидулла Яруллин кем ул?
А) язучы
Ә) җырчы
Б) композитор
6. М. Гафуриның туган җире
А)Башкортстан Республикасы Гафури районы Җилем-Каран авылы
Ә)Татарстаннның Аксубай районы Яңа Үзи авылы
Б) Башкортстан Республикасы Благовар районы Яңа Каргалы авылы
7. М. Гафури язган әсәр
А) Сарыкны кем ашаган?
Ә) Туган авыл
Б) Туган җирем Татарстан
8. Г. Ибраһимовның “Алмачуар ” әсәрендәге герой
А) Зариф
Ә) Зөлфәт
Б) Закир
9. Хәсән Туфанның туган елы
А) 1903
Ә) 1900
Б) 1906
10. Ибраһим Салаховның “Колыма хикәяләре” әсәре
А) роман
Ә) повесть
Б) хикәя
11. Әмирхан Еникинең “Матурлык” хикәясендәге малайның исеме
А) Гыйлемдар Ә) Барый Б) Бәдретдин
12. Рафаил Төхфәтуллинның “Балам көлүе” әсәре
А) хикәя
Ә) нәсер
Б) повесть
13.Тәүфикъ Әйди язган әсәр
А) “Саз чәчәге”
Ә) “Язмыш”
Б) “Йөртә безне язмышлар”
14. Нәрсә ул мәсәл?
А) бер яки берничә вакыйганы үз эченә алган әсәр
Ә) шигырь белән языла торган кечкенә күләмле эпик әсәр
Б) көлкеле ситуаиягә корылган жанр