СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

8 нче сыныф өчен татар теленнән эш программасы

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Бу эш программасы татар мәктәпләренең 8 нче сыйныфлары өчен  төзелде

Просмотр содержимого документа
«8 нче сыныф өчен татар теленнән эш программасы»

Аңлатма язуы


8 нче сыйныфта татар теленнән белем бирү максатлары:

  • Укучыларда туган телгә хөрмәт тәрбияләү, аның иң зур рухи кыйммәт булуын аңлату.

  • Укучыларның сөйләү һәм фикерләү сәләтен үстерү, татар телен тормышның төрле өлкәләрендә иркен куллана алырлык шәхесләр итеп тәрбияләү.

  • Кушма җөмлә эчендәге гади җөмләләрне аера белү; диалог, монологтан файдалана белү, тыныш билгеләрен дөрес кую кунекмәләре булдыру.

  • Татар теле, аның төзелеше, кулланылышы турында мәгълүмат бирү; сүз байлыгын арттыру; туры һәм кыек сөйләмле, кушма җөмлә һәм катлаулы төзелмә, алар янында тыныш билгеләре куелышының нормаларын һәм мөмкинлекләрен аңлату, тиешенчә куллана белү күнекмәләре фомалаштыру.

  • Сөйләм культурасын тәрбияләү.

Бурычлар


1. Татар теленең туры һәм кыек сөйләм, кушма җөмлә һәм катлаулы төзелмә, пунктуация бүлекләре буенча эзлекле рәвештә фәнни белем

бирү.

2. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Туган телдә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү.

3. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү.

4. Татар телен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләре булдыру.

5. Укучыларның логик фикеләү сәләтләрен үстерү.

6. Дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү.

Татар теле укытуның үзенчәлекләре

Эш программасы татар гомуми урта белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучыларына адреслана. Эш программасы татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандартына, татар урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программага, МБББУ “Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе” нең 2017-2018 нче уку елына төзелгән укыту планына нигезләнеп төзелде. Мәктәпнең укыту планында татар теле дәресләренә атнага 3 сәгатьтән 105 сәгать вакыт каралган.

Укучыларның гомуми грамоталылыгын тикшерү һәм үстерү өчен төрле характердагы диктантлар, шулай ук сүзлек байлыгын арттыру,бәйләнешле сөйләм үстерү, логик фикерләү дәрәҗәсен камилләштерү максатыннан сочинение һәм изложениеләр яздырыла. Шулай ук программада тестлар эшләүгә дә вакыт бирелде, бу контроль төре графасында чагыла.

Эш программасы тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык принципларын истә тотып төзелде. Бәйрәм көннәренең дәресләр үткәрү көннәренә туры килүе сәбәпле, мәгънә ягыннан бердәй булган темалар, кабатлау өчен бирелгән дәресләр берләштерелеп үткәрелә. ( Нигезләнде: педсовет № 1, 21.08.2017, приказ № 111, 22.08.2017)

Татар теле фәне белем бирү өлкәсенең филология тармагына карый.


Формалаштырылган осталык һәм күнекмәләр ( уку елы башына)

  • кушма җөмләләрдән тиешенчә файдалану, аларның төрле төрләрен төзү, таләп ителгән төренә мисал китерү.

  • туры сөйләмне үз сөйләмендә файдалан белү, чит кеше сүзләрен һәр ике юл (диалог һәм монолог) белән бирә алу.

  • текстны өлешчә синтаксик яктан һәм тулы күләмдә грамматик яктан тикшерү.

  • кушма җөмлә өлешләре арасында тиешле тыныш билгләрен куя һәм аңлата белү.

  • җыелыш яки утырыш беркетмәсе яза белү.

  • мәктәп программасы күләмендә тулы грамматик анализ ясау (сүз төзелеше һәм ясалышын тикшерү; фонетик, лексик, морфологик, синтаксик, пунктуацион һәм синтаксик анализ)


Укучылар үзләштерергә тиешле осталык һәм күнекмәләр ( уку елы ахырына)



Уку эшчәнлеген оештыра белү юнәлешендә

  1. Укытучы тәкъдимнәре нигезендә өстәмә уку һәм үзлегеңнән белем алу эшчэнлеген планлаштыра алу.

  2. Аларны башкару чараларын билгеләү һәм анализлау.

  3. Эшчәнлеккә үзконтроль һәм үзбәя куя белү.

  4. Предмет буенча оештырылган олимпиадаларда актив катнашу.


Китап, өстәмә мәгълүмат белән эш итә белү

  1. Дәреслек һәм төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эш итә белү

  2. Төрле текстлардан төп фикерне аерып ала белү, текстның логик схемасын билгеләү, гади һәм катлаулы план белән эш итү. Текстан мәгълүмат алу техникасын камилләштерү.

  3. Катлаулы булмаган темаларны мөстәкыйль өйрәнү. Эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне чишү юлларын үзләштерү. Логик схемаларны, графикларны мөстәкыйль төзү.

  4. Эчтәлекне аңлап, тиешле тизлектә, дөрес уку:

  • уку елы башында — 80-125 сүз;

  • уку елы ахырында — 85-130 сүз.

  1. Тәнкыйтькә караган әдәбият белән эш итә белү. Сүзлекләр, белешмә әдәбият һәм иҗтимагый сәяси әдәбияттан файдалана белергә өйрәнү. Укылган китапларның каталогын төзи белү.



Фикерләү белән бәйле күнекмәләр

  1. Мөстәкыйль эшчәнлеккә уку мәсьәләсен куя белү. Максат, бурычларны билгеләп, эзләнү характерындагы кечкенә күләмле фәнни хезмәтләр язу.

  2. Танып белү активлыгын үстерү.

  3. Төшенчә, термин, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү күнекмәсен камилләштерү.

  4. Логик алымнардан чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләрен камилләштерү.

  5. Грамматик анализ төрләрен үзләштерү һәм камилләштерү:

  • кушма җөмләләргә, катлаулы төзелмәләргә синтаксик анализ ясау;

  • мәктәп программасы күләмендә тулы грамматик анализ ясый белү (суз төзелеше, ясалышы, ягыннан, фонетик, лексик, морфологик, синтаксик, пунктацион һәм стилистик анализлар).

  1. Тикшеренү ысуллары: модельләштерү; охшатып эшләү.



Телдән һәм язма сөйләм үстерү һәм аралаша белү юнәлеше

Телдән сөйләм:

  • сорауны характерына һәм максатына карап җавап бирә белү.

  • мәгълүмат алу, системалаштыру максатында әңгәмә үткәрә белү;

2. Язма сөйләм:

  • сүзлек диктанты — 30-35 сүз;

  • контроль диктант — 130-140 сүз;

  • катлаулы план буенча изложение язу:

  • уку елы башында — 350-400 сүзле текст (язманың күләме — 180-200 сүз);

  • уку елы ахырында — 400-450 сүзле текст (язманың күләме — 200-220 сүз);

  • фикер йөртү элементлары кертеп, гади яки катлаулы план төзеп, сочинение язуны камилләштерү;

  • эш кәгазьләре язу (беркетмә).








. Эш программасының эчтәлеге

Төп темалар

Сәгать

Белем һәм күнекмәләр

1.

Тел һәм тел гыйлеме. Хәзерге татар теленең ачык система булуы.

1

Тел гыйлеменең бүлекләрен искә төшерү

2.

Үткәннәрне искә төшерү. Кабатлау.

3

Фонетика,орфоэпия, графика, орфография, лексикология, фразеология, морфология бүлеген кабатлау.

3.

Диалог һәм монолог, туры һәм кыек сөйләм. Туры сөйләм, кыек сөйләм.

12

Диалог, реплика, туры сөйләм, кыек сөйләм, цитата төшенчәләрен аңлата белү.

4.

Кушма җөмлә турында гомуми төшенчә. Тезмә кушма җөмлә. Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмлә. Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмлә, аларда бәйләүче чаралар, тыныш билгеләре.

6

Тезмә кушма җөмләләрне аера белү, синтаксик анализ ясау

5.

Иярченле кушма җөмлә. Төзелеше буенча синтетик, аналитик иярчен җөмлә, аларда бәйләүче чаралар, тыныш билгеләре.

Иярченле кушма җөмләләр синонимлыгы

Иярчен җөмлә һәм аның мәгънә ягыннан төрләре

22

Иярченле кушма җөмләләрне аера белү, синтаксик анализ ясау

6.

Иярченле кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау.

4

Иярченле кушма җөмләләрне аера белү, синтаксик анализ ясау

7.

Катлаулы төзелмәләр. Катлаулы кушма җөмлә. Күп тезмәле катлаулы кушма җөмлә. Күп иярченле катлаулы кушма җөмлә. Тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы

32

Катлаулы төзелмәләрне аңлата, схемаларын ясый белү

8.

Катлаулы төзелмәләрне кабатлау, синтаксик анализ ясау

6

Катлаулы төзелмәләрне аера белү, синтаксик анализ ясау

9.

Тезем.

2

Теземне таный белү, синтаксик анализ ясау.

10.

Җөмләнең мәгънәсе һәм төзелеше, интонация һәм тыныш билгеләре

2

Җөмләнең мәгънәсе һәм төзелеше, интонация һәм тыныш билгеләренең куелышы

11.

Язма эшләр. Диктантлар.

17


12.

Барлыгы

105



Якынча планлаштыру

Тел һәм тел гыйлеме. Хәзерге татар теле лексикасының ачык система булуы. -1с.

Үткәннәрне искә төшерү. Фонетика, орфоэпия, орфография, графика, лексикология, фразеология, морфология бүлеген кабатлау. Гади җөмлә

синтаксисын кабатлау.-3с.

Диалог һәм монолог.-2с.

Туры һәм кыек сөйләм.-1с.

Алар янында тыныш билгеләре.-2с.

Туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндерү.-2с.

Туры сөйләмле җөмләгә синтаксик анализ ясау. турында гомуми мәгълүмат.-2с.

Кушма җөмлә турында гомуми төшенчә.-2с.

Тезмә кушма җөмлә. Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмлә. Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмлә, аларда бәйләүче

чаралар, тыныш билгеләре.-4с.

Иярченле кушма җөмлә.-1с.

Төзелеше буенча синтетик, аналитик иярчен җөмлә, аларда бәйләүче чаралар, тыныш билгеләре.-4с.

Иярченле кушма җөмләләр синонимлыгы-1с.

Аналитик һәм синтетик иярченле кушма җөмләләрне кабатлау.-1с.

Иярчен җөмлә һәм аның мәгънә ягыннан төрләре.-1с.

Иярчен ия һәм хәбәр җөмләләр Аларның синтетик һәм аналитик төрләре, бәйләүче чаралар һәм тыныш билгеләре; аларга синтаксик анализ

ясау.-2с.

Иярчен тәмамлык һәм аергыч җөмләләр. Аларның синтетик һәм аналитик төрләре, бәйләүче чаралар һәм тыныш билгеләре; аларга

синтаксик анализ ясау-.2с.

Иярчен вакыт һәм урын җөмләләр. Аларның синтетик һәм аналитик төрләре, бәйләүче чаралар һәм тыныш билгеләре; аларга синтаксик

анализ ясау. -2с.

Иярчен рәвеш һәм күләм җөмләләр Аларның синтетик һәм аналитик төрләре, бәйләүче чаралар һәм тыныш билгеләре; аларга синтаксик

анализ ясау..-2с.

Иярчен сәбәп һәм максат җөмләләр Аларның синтетик һәм аналитик төрләре, бәйләүче чаралар һәм тыныш билгеләре; аларга синтаксик

анализ ясау..-2с.

Иярчен шарт һәм кире җөмләләр Аларның синтетик һәм аналитик төрләре, бәйләүче чаралар һәм тыныш билгеләре; аларга синтаксик анализ

ясау..-2с.

Иярчен аныклагыч җөмләләр. Аларның синтетик һәм аналитик төрләре, бәйләүче чаралар һәм тыныш билгеләре; аларга синтаксик анализ .-2с.

Иярченле кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау -4с.

Катлаулы төзелмәләртурында төшенчә.-1с.

Күп тезмәле катлаулы кушма җөмлә.-1с.

Күп иярченле катлаулы кушма җөмлә. -1с.

Тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә.-1с.

Тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә.- 2с.

Бер-бер артлы иярүле күп иярченле кушма җөмлә.-2с.

Берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә.-2с.

Иярченле кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау.-4с.

Катнаш кушма җөмлә.-6с.

Катлаулы төзелмәләрне кабатлау,синтаксик анализ ясау.Аларда бәйләүче чаралар һәм тыныш билгеләре. -6с.

Тезем.Теземнең үзенчәлекләре: санау йомгаклау бүлекләре, интонацион үзенчәлекләре, тыныш билгеләре.-2с.

Җөмләнең мәгънәсе һәм төзелеше, интонация һәм тыныш билгеләре-2с.

Язма эшләр. Диктант. Изложение. Сочинение. Эш кәгазе. Сочинение, изложениене тикшерү, анализлау.-31с.



Календарь-тематик план





Тема

Сәг са

Ны

Вакыты


План

Фактик

1

Тел һәм тел гыйлеме. Хәзерге татар теле лексикасының ачык система булуы.


1

1.09


2

Үткәннәрне искә төшерү(3)

Фонетика, орфоэпия,

графика, орфография, лексикология, фразеология,морфология.

1

4.09


3

Гади җөмлә төрләре

1

6.09


4

Гади җөмләләргә синтаксис анализ ясау

1

8.09


5

БСҮ. Инша”Туган телем-иркә гөлем”.


1

11.09


6

Туры һәм кыек сөйләм(12)

Туры һәм кыек сөйләм турында аңлатма бирү.

1

13.09


7

Туры һәм кыек сөйләм буенча күнегүләр эшләү

1

15.09


8


Диалог турында белешмә


1

18.09


9

Монолог турында белешмә

1

20.09


10

“Туры һәм кыек сөйләм” темасы буенча тикшерү диктанты.


1

22.09


11

Хаталарны төзәтү эше. Диалогтагы репликаларның язмада бирелеше.

1

25.09


12

Монологтагы репликаларның язмада бирелеше.

1

27.09


13

Диалогта тыныш билгеләре

1

29.09



14

Цитаталарда һәм монологта тыныш билгеләре

1

2.10


15

БСҮ. Контроль инша язу.


1

4.10


16

Иншаны бергәләп тикшерү

1

6.10


17

Монологик сөйләмдә туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндерү.


1

9.10


18

Монологик сөйләмдә туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндерү күнегүләре эшләү


1

11.10


19

Туры сөйләмле җөмләгә синтаксик анализ ясау.


1

13.10


20

Туры сөйләмле җөмләгә синтаксик анализ ясау күнегүләре эшләү


1

16.10


21

БСҮ. Җыелыш беркетмәсе язу.


1

18.10


22

БСҮ. Изложение.


1

20.10


23

Изложениены бергәләп тикшерү.

1

23.10


24


Кушма җөмлә (2)

Кушма җөмлә турында гомуми төшенчә

1

25.10


25

Кушма җөмлә буенча күнегәләр эшләү

1

27.10


26

Тезмә кушма җөмлә(4)

Үзара тезү юлы белән бәйләнгән җөмләләр.


1

6.11


27

Теркәгечле тезмә кушма җөмләләр

1

8.11


28

“Кушма җөмлә” темасы буенча искәртмәле диктант.


1

10.11


29

Хаталарны төзәтү эше.Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр.

1

13.11


30

Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр буенча күнегүләр эшләү.

1

15.11


31

Практик эш.Сөйләм төрләрен язма формада камилләштерү күнегүләре

1

17.11


32

Иярченле кушма җөмлә(22)

Иярченле кушма җөмлә турында төшенчә

1

20.11


33

Иярчен ия җөмлә

1

22.11


34

Иярчен хәбәр җөмлә

1

24.11


35

Иярчен ия һәм иярчен хәбәр җөмләләр янында тыныш билгеләре.

1

27.11


36

“Иярченле кушма җөмлә” темасы буенча тикшерү диктанты.

1

29.11


37

Хаталарны төзәтү эше.Иярчен тәмамлык җөмләле кушма җөмлә

1

1.12


38

Иярчен аергыч җөмләле кушма җөмлә

1

4.12


39

Иҗади биремле күнегүләр эшләү.


1

6.12


40

Иярчен вакыт җөмләле кушма җөмлә.


1

8.12


41

Иярчен урын җөмләле кушма җөмлә

1

11.12


42

БСҮ. Контроль изложение .


1

13.12


43

Изложениегә анализ ясау.Иярчен рәвеш җөмләле кушма җөмләләр.


1

15.12


44

Иярчен күләм җөмләле кушма җөмләләр.

1

18.12


45

Әдәби образга характеристика язу


1

20.12


46

Иярчен сәбәп җөмләле кушма җөмлә.

1

22.12


47

1 яртыеллыкка административ контроль диктант

1

8.01


48

Хаталар өстендә эш. Иярчен максат җөмләле кушма җөмлә.

1

10.01


49

Иярчен шарт җөмләле кушма җөмлә.


1

12.01


50

Иярчен кире җөмләле кушма җөмлә

1

15.01


51

БСҮ. Картина буенча инша язу.


1

17.01


52

Иншаны бергәләп тикшерү

1

19.01


53

Иярчен аныклагыч җөмләле кушма җөмлә.



1

22.01


54

Иярчен аныклагыч җөмләле кушма җөмләләргә күнегүләр эшләү

1

24.01


55

Иярченле кушма җөмләләргә синтаксис анализ ясау

1

26.01


56

Иярченле кушма җөмләләргә синтаксис анализ ясау күнегүләре эшләү


1

29.01


57

Әдәби әсәрне редакцияләү


1

31.01


58

Иярченле кушма җөмләләрне төзелешләре буенча кабатлау


1

2.02


59

Иярченле кушма җөмләләрне төзелешләре буенча кабатлау күнегүләре эшләү

1

5.02


60

Иярченле кушма җөмләләрне мәгънә ягыннан төрләре буенча кабатлау.



1

7.02


61

“Иярченле кушма җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре” темасы буенча тест эшләү

1

9.02


62

Практик эш.Алган белемнәрне камилләштерү.

1

12.02


63

Әдәби образга телдән характеристика бирү.


1

14.02


64

“Иярчен кушма җөмләләр” темасы буенча грамматик биремле диктант.


1

16.02


65

Хаталар өстендә эш.

Катлаулы төзелмәләр(32)

Катлаулы төзелмәләр турында төшенчә.


1

19.02


66

Катлаулы төзелмәләрнең төрләре

1

21.02


67

БСҮ. Изложение .

1

23.02


68

Изложениены тикшерү

1

26.02


69

Тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә


1

28.02


70

Тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмләләргә күнегәләр эшләү

1

2.03


71

Тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә.


1

5.03


72

Тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмләләр буенча күнегүләр эшләү


1

7.03


73

“Катлаулы төзелмәләр” темасы буенча тикшерү диктанты.


1

9.03


74

Хаталарны төзәтү эше.Бер-бер артлы ияртүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә.

1

12.03


75

Бер-бер артлы ияртүле күп иярченле катлаулы кушма җөмләләр буенча күнегүләр эшләү

1

14.03


76

Берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә.

1

16.03


77

Берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмләләр буенча күнегүләр эшләү


1

19.03


78

Әдәби әсәрне редакцияләү


1

21.03


79

БСҮ. Контроль инша”Мин кем булырга телим”.

1

23.03


80

Катнаш кушма җөмлә

1

4. 04


81

Катнаш кушма җөмләләр буенча күнегүләр эшләү

1

6.04


82

Катнаш кушма җөмләдә бәйләүче чаралар


1

9.04


83

Катнаш кушма җөмләдә бәйләүче чаралар


1

11.04


84

“Катнаш кушма җөмләләр” темасы буенча аңлатмалы диктант.


1

13.04


85

Хаталарны төзәтү эше. Катнаш кушма җөмләдә тыныш билгеләре.

1

16.04


86

Катнаш кушма җөмләдә тыныш билгеләрен кабатлау

1

18.04


87

Тезем.

1

20.04


88

Теземнәр уку

1

23.04


89

Катлаулы тезелмәләрне кабатлау.

1

25.04


90

Әдәби әсәрләрдән катлаулы тезелмәләрне табу

1

27.04


91

Катлаулы тезелмәләр буенча күнегүләр эшләү

1

30.04


92

БСҮ. Контроль изложение.


1

2.05


93

Изложениены бергәләп тикшерү.

1

4.05


94

Катлаулы тезелмәләргә синтаксис анализ ясау.

1

7.05


95

Катлаулы тезелмәләргә синтаксис анализ ясау

1

9.05


96

Катлаулы тезелмәләрнең схемаларын төзү

1

11.05


97

Интонация


1

14.05


98

Нокта, сорау,өндәү,

күп нокталар һәм куштырнаклар куела торган очраклар

1

16.05


99

Өтер,нокталы өтер,ике нокта куела торган очраклар.


1

18.05


100

Сызык һәм җәяләр куела торган очраклар.


1

21.05


101

Административ йомгаклау контроль диктанты.


1

23.05


102

Хаталар өстендә эш. Синтаксисны гомумиләштереп кабатлау өчен күнегүләр эшләү.


1

25.05


103

Зачет-дәрес “Кушма җөмлә”.


1

28.05


104

Синтаксис бүлеге буенча тест эшләү.


1

30.05


105

Тест эшләренә анализ ясау. Йомгаклау.

1






Укыту-методик әсбаплар исемлеге

I. Төп: Зәкиев М.З. Татар теле: Татар урта гомуми белем мәктәбенең 8 нче сыйныфы өчен дәреслек. – Казан: “Мәгариф”,2002.

II. Өстәмә:

  1. Татар теленнән дидактик материаллар: Татар урта гомуми белем мәкт. 5-7 нче сыйныфлары: Укытучылар өчен кулланма/ Н.В.Максимов, С.М. Трофимова, М.З.Хәмидуллина. – Казан: Мәгариф, 2000

  2. Төп һәм урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләрендә татар телен укытуда көтелгән нәтиҗәләр һәм бәяләү./ Җ.Х.Йосыпова, Ф.Һ.Мәрданова.- Яр Чаллы: Мәгариф, 2004

  3. Татар теле дәресләрендә синтаксик һәм пунктуацион анализ / Ф.Г.Галләмов. – Алабуга, 1996

  4. Татар теле. 9 нчы сыйныф. Дәүләт ( йомгаклау) аттестациясенә әзерләнү. Татар телендә гомуми белем бирү мәктәпләре өчен методик кулланма/ Л.Г.Гыйләҗева, Г.В.Хадиева.- Казан: Ихлас, 2013

  5. Имтиханнар өчен. Изложение биремнәренә җаваплар. Татар урта гомуми белем мәктәбенең 9 нчы сыйныфында татар теленнән язма имтиханга хәзерләнү өчен ярдәмлек/ Э.М.Закирова, Г.Ф.Вәлиева.- Казан, 2011

  6. Татар синтаксисы: Югары уку йортлары өчен дәреслек/ М.З.Зәкиев.- Казан: Мәгариф, 2008

  7. Грамматик анализ. 5-9 нчы сыйныфларның татар теле дәреслекләренә өстәмә материал/ М.М.Нигъмәтуллов, Р.Н.Нигмәтуллова.- Алабуга, 2002

  8. Сочинение язарга өйрәнәбез/ З.Н.Хәбибуллина, Р.В. Миңнуллина.- Казан: Яңалиф, 2002

  9. Татар теле. Теория, күнегүләр, тестлар/ Ч.М.Харисова.- Казан: Мәгариф, 2006

  10. Татар теленнән 222 тест/ Х.Х.Сәлимов.- Казан: “Яңалиф”, 2005

  11. Татар теле. Лексикология : таблицалар, схемалар, анализ үрнәкләре, күнегүләр, сүзлекчә/ Г.Р.Галиуллина.-Казан: Мзгариф, 2007

  12. Татар теле: Бердәм Республика Тесты уздыру өчен эзерлек/ И.А.Сахнова, Э.Н.Денмухаметова.- Казан: ГБУ РЦМКО», 2014

  13. Татар теленнән тестлар.Синтаксис/ Ф.С.Сафиуллина, Г.Ә.Нәбиуллина.- Казан: “ Яңалиф”, 2006

  14. Татар теле. Контроль эшләр һәм диктантлар.- Казан: “Гыйлем”, 2015



Кушымта

8 нче сыйныф өчен татар теленнән контроль диктантларның күрсәтмә варианты.

Iчирек өчен контроль диктант

Яшәешебездә су.

Кеше азыксыз айдан артык яшәргә мөмкин. Ул сусыз иң күбе 5-6 тәүлек кенә яши ала.

Олы кеше организмының 70 процентка якынын су били. Су кирәк кадәр кермәгән яки артык күп бүленеп чыккан очракта, организмда сыекча күләме кими. Сыекча җитешмәгәндә исә азыкны чәйнәү, йоту һәм эшкәртү авырлаша.

Кеше тәүлеккә уртача 2-2,5 литр су югалта. Билгеле, ул һава температурасына, физик эш авырлыгына, кием калынлыгына һәм башка күптөрле факторларга бәйле. Нормаль яшәү өчен кешегә тәүлегенә күпме су кирәк соң? Организм күпме бүлеп чыгарса, шулкадәр су кирәк. Йогышлы авырулар вакытында, агуланганда, тән температурасы күтәрелгәндә,бавыр, үт куыгы юллары авырулары вакытында,операциядән соң су куллануны арттырырга кирәк. Әлбәттә, суның организмда кирәгеннән артык күп булуы да төрле авыруларга китерүе мөмкин .



Бирем. Сигезенче, унынчы җөмләләрдә өйрәнелгән хәлләрне табып, асларына сызарга.


II чирек өчен контроль диктант



Тылсымлы куак

Безнең бакчада бер чикләвек куагы үсә. Бу агач бездә тылсымлы исәпләнә. Әгәр җиде төн уртасында аның чәчәк аткан чагына тап булсаң, әгәр бер чәчәкне өзеп өлгерә алсаң,әгәр уч төбеңне үткер пәке белән ярып, шул чәчкәне тирең астына кыстырсаң, сине һичнинди адәм заты күрмәячәк. Бер рухка әйләнәсең дә куясың. Теләсәң кая бар, теләсәң нәрсә эшлә- сине һичкем тыя алмаячак. Соңрак, беләккә көч, йөрәккә тәвәккәллек керә башлагач, әтиемнең сакал-мыек кыра торган иң үткер пәкесен тотып, күпме җәйге төннәрне мин шул чикләвек төбендә үткәрмәдем! Күзгә күренми торган затка әйләнгәч, мин нәрсә эшләячәгемне яхшы белә идем: җир шарындагы бөтен буржуйларны берәм-берәм кырып бетерәм дә изелгән колларны азат итәм.

Чикләвек, әлбәттә, миңа күренеп чәчкә атмады. Әмма мин аннан соң да, кара чәчләремне еллар соры көлгә әйләндереп беткән заманда да, чикләвекнең чәчкә атачагына ышандым, ышаначакмын. Шуңа ышанмасам, яшәвемнең кызыгы калмаган булыр иде.

( М.Кәримнән)(125 сүз)



Бирем. Синтетик иярчен җөмләләрнең хәбәрләрен күрсәтергә, схемасын төзергә.

III чирек өчен контроль диктант

Янәшә яши алуның да сере бар.

Янониядә гомер – гомергә яшәп килә торган чәчәкләрдән букет төзергә өйрәтә торган фән бар. Шул ысул белән төзелгән букет икэбана дип атала. Никадәр матур, гаҗәеп төсләре белән балкысалар да, чәчкә белән чәчкә ярашмый. Түтәлләрдә, болыннарда, урман үзәннәрендә дә сыешып , дустанә яши алмыйлар алар. Мисалга энҗе чәчәк – ландышны гына алыйк. Май аенда урманнарның таҗы ул энҗе чәчәк ! Өзеп алып, букет уртасына ландышны куеп кара: бүтән чәчәкләрне буа, баш идерә, буйсындыра, чирек сәгатьтә берсен дә исән калдырмый. Болын чәчәкләре зәһәр казаяктан да шүрлиләр! Булавка башы хәтле бөҗәкләрне кабып йота торган чәчәкләр бар дөнья йөзендә. Диңгез төпләренә ябышып үскән кайбер чәчәкләр кашык сабы буе балыкларны да йомлап куялар. Табигый шартларда чәчәкләр үз урыннарына бик белеп таралганнар. Кемне кем янәшәсенә утыртып, күз явын алырлык букетлар төзү серен икэбана өйрәтә.

Ә кешеләр? Адәм балаларының янәшә яши алу серләрен ничек билгеләргә? Зирәк табигатьнең бу серен нигездә ача торган фәннәр бардыр, күптер алар.Тик башкалар белән янәшә яши алу серләрен гомер буе өйрәнә кеше. Югалтулар, ялгышлар, үкенүләр аша өйрәнә. (160 сүз)

Бирем.

  1. Тексттан һәр килешкә берәр мисал язып алырга.

  2. Бирелгән җөмләне (10 нчы җөмлә) җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә.

IV чирек өчен контроль диктант


1907 нче елның октябрь башлары. “ Йолдыз” газетасының секретаре Галиәсгар Камал ялгыз гына эшләп утырганда, редакция бүлмәсенә яшүсмер кыяфәтле бер егет килеп керә. Тәбәнәк, чандыр.

Шәкертләрнең редакциягә килгәләп йөрүләре гадәти хәл булганга, Г.Камал артык илтифат итмичә, яңадан өстәленә иелә. Әмма гаҗәеп хәл:

кунак редактор өстәле янына уза да, бер урындыкка утырып, өстәлдәге газеталарны караштыра башлый. “Малай”ның болай үзсенеп

- Һади әфәнде тиз килер микән?

Бу, мөгаен, редакторга атасы хәзрәт сәламен тапшырырга килгән берәр мәхдүм. Галиәсгарнең мыгырданып кына әйткән җавабыннан соң

шактый вакытка тынлык урнаша. Ниһаять, “мәхдүм” тагын сүз башлый:

- Безнең газета-журналлар сезгә килгәндер бит, Галиәсгар әфәнде?

- Нинди газета-журналлар?

- “Фикер”, “Эльгасрел-җәдит”, “Уклар”.

- Сез Уральскиданмыни?

- Ие...

- Алай булгач, сез анда шигырьләр яза торган Габдулла Тукайны да белә торгансыз?

“Малай” чак кына елмая да:

- Ул “Апуш” мин булам,- дип куя. ( 145 сүз) ( И. Нуруллиннан)


Бирем. Аерып бирелгән җөмләләрнең схемаларын ясарга, төрен билгеләргә.















































































Эш программасы түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп төзелде:


1.”2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы”( 2004нче ел, 11 нче октябрь).

2. Фәннәрне РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының 2004 нче елда расланган уку- укыту (базис) планнары (5-11 нче сыйныфларда) нигезендә укыту дәвам ителә.

3.Гомуми белем эчтәлегенең мәҗбүри минимумы ( ТР Мәгариф министрлыгының 478номерлы боерыгы, 05.07.2000)

4. Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.- Казан, 2008.

5. “Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа” 5-11 нче сыйныфлар. ТР Мәгариф министрлыгы, Казан,”Мәгариф”нәшрияты,2010 ел.


Кулланылган дәреслек:

Татар теле: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныфы өчен дәреслек /М.З.Зәкиев.- Казан: Мәгариф,2002 ел.

Укыту – методик комплекты

Программа. Казан,” Мәгариф”2010. Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа 5-11.

Татар мәктәпләрендә татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты.-Казан.2005



Дидактик материаллар:

1. 5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. Татар урта гомуми белем мәктәпләре укытучыларына кулланма. – З.Н.

Хәбибуллина, Г.Ш. Нәбиуллина .Казан.: Мәгариф, 2001.

2. Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы. Укытучылар өчен кулланма. Казан “Мәгариф” ,1998

3. Татар теле морфологиясе: Ф.М.Хисамова.-Казан: Мәгариф, 2008

4.Татар телендә тыныш билгеләре,Казан ,1985.- Ф.С.Сафиуллина, С.М.Ибраһимов, Э.Вафина.

5. Хәбибуллина З. Н. , Миңнуллина Р.В. Сочинение язарга өйрәнәбез. Казан : Яңалиф, 2002

6. Татар урта гомуми белем мәктәбенең 9 нчы сыйныфында татар теленнән язма имтиханга хәзерләнү һәм аны үткәрү өчен

изложениеләр җыентыгы. Г.Ә. Гайнетдинова, Р.Г Шәмсетдинова .- Казан: Мәгариф, 2001.

7. Хәбибуллина З.Н., Мәҗитова Р.С. Диктантлар җыентыгы: Укытучылар өчен кулланма.- Казан: Мәгариф, 1993.

8. Татар теленнән дидактик материаллар. Укытучылар өчен кулланма. Н.В. Максимов, С. М. Трофимова, М. З. Хәмидуллина.-

Казан: Мәгариф,2000

9. Гади һәм кушма җөмлә синтаксисыннан таблицалар. Яр Чаллы: “ Мәгърифәт” 1999

10. Имтиханнар өчен. Изложение биремнәренә җаваплар. Казан, 2011.

11. Татар теле : Кагыйдәләр җыентыгы. Анализ үрнәкләре. Гыймадиева Н. С., Галләмова Р. В. – Казан: Гыйлем, 2010

12.Татар синтаксисы: М.З.Зәкиев- Казан: Мәгариф, 2008

13. Ф.С.Сафиуллина. Татар теленә өйрәтүнең фәнни- методик нигезләре.- ТР “ Хәтер”,2001

14.Тел – белемнең ачкычы. Татар теле һәм сөйләм үстерү дәресләре. Н.Г. Гәрәева, Н.В. Максимов, Ә.Ә.Зыятдинова – Казан:

Мәгариф,2005




























































Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!