СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

9 нчы классның чыгарылыш кичәсенә такмаклар

Нажмите, чтобы узнать подробности

9 нчы класс укучыларына такмаклар язылды.Аларның  холкына,гадәтләренә,мәктәптәге вазифаларына таянып башкарылды.

Просмотр содержимого документа
«9 нчы классның чыгарылыш кичәсенә такмаклар»

Быел тугызны бетерә

Сигез кыз һәм бер малай

Сигез кызга бер малай

Ничек булган ул алай?

Эх дубыр, дубая

Вай дубыр,дубая

Малайлары бер генә бит

Ә калганнары кая?

1)Бар эшне дә оштыра

Староста - Илзирә

Күз тидерә күрмәгез

Кызларга күз тиз тия.

Эх Илзирә, Илзирә

Кая бардың син бая?

Баскан җирдә ут чыгара

Илзирәбез бик чая.

2) Укуда да гел алдынгы

Спортны да ул сөя

Кем турында сүз барамы?

Сәясәтче – Илзия.

Эх Илзия, Илзия

Тагын бер кат Илзия
Утта янмый, суда батмый

Яруллина Илзия

3) Нәрсә кисә дә килешә

Зифа буйлы Ләйләгә

Эчендәге гел тышында

Өйрәнмәде хәйләгә.

Эх дубыр, дубая

Вай дубыр,дубая

Укучы формасын киеп,

Кая бардың син бая?

4)Бәйрәмнәр оештырырга

Бигрәк оста Гөлүсә

Егетләр борылып карый

Коридордан ул үтсә

Әй Гөлүсә, Гөлүсә

Китәсең дәме инде

Син булмагач бу мәктәптә

Күңелсез булыр инде.

5)Укуга әллә ни түгел,

Ләкин эшкә бик оста

Үз урынын табачак ул

Ришатыбыз тормышта.

Эх Ришат, сиңа мәктәптә

Рәхәт булган , барыбер

Бу кызларны сагынырсың

Сагынырсың әле бер.

6)Рәзинә бик җаваплы кыз (Сайф.)

Бөтен эшне булдыра

Җыя да, оештыра да

Бөтенесен уздыра.

Әй Рәзинә,Рәзинә

Уңган, булган кызыбыз

Синсез безгә кыен булыр

Безнең горурлыгыбыз.

7)Бар эшкә дә кулы ята

Уңган кыз ул Рәзинә

Укуда да җиңәр иде

Тырышлык булса әз генә.

Әй Рәзинә, Рәзинә

Син дә китәсең инде

Утырган парталарыңны

Ятим итәсең инде

8)Тыныч, тыйнак һәм тәртипле

Сабыр кыз ул Гөлгенә

Гөлгенәне гел күрәсе

Килеп тора гел менә!

Әй Гөлгенә, Гөлгенә

Син бит безнең бер генә

Юлларыңа үссен иде

Чәчәк кенә, гөл генә

Тугызларга такмак яздык

Бергәләп җырларбыз дип

Күңелләребез тулып китсә

Тын гына еларбыз дип.

Эх дубыр, дубая

Вай дубыр, дубая

Сагынасызмы дип сорыйсыз

Сагынмаган ул кая?