СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

9 нчы сыйныф өчен контроль эш.

Нажмите, чтобы узнать подробности

 Рус төркемендәге 9 нчы сыйныф өчен  контроль эш. 

Просмотр содержимого документа
«9 нчы сыйныф өчен контроль эш.»

9 нчы сыйныф өчен контроль эш.


1 нче бүлек.

Прочитайте текст. Определите, какие из приведенных утверждений 9 – 16 соответствуют содержанию текста (1 – текстка туры килә), какие не соответствуют (2 – текстка туры килми).

Татар халкының иң яраткан бәйрәме – Сабан туе. Ул язгы эшләр тәмамлангач, июнь аенда үткәрелә. Бәйрәмне үткәрү өчен, тигез һәм уңайлы урын сайлана. Бу урын мәйдан дип атала. Авыл халкы һәм кунаклар, бәйрәмчә киенеп, мәйданга киләләр.

Сабан туенда иң зур ярыш – көрәш. Татар көрәшендә сөлге тотып көрәшәләр. Көрәшне малалайлар башлап җибәрәләр. Аннары мәйданда, чиратлашып, яшүсмерләр, егетләр, урта яшьләрдәге ирләр көрәшә.. Көрәштә батыр калучы тәкә һәм кыйммәтле бүләк бирәләр.

Сабан туенда икенче зур ярыш – ат чабышы. Атлар 5-8 километр ераклыктан мәйданга чабып киләләр. Иң зур бүләкләрнең берсе ат чабышында җиңүчегә бирелә.

Мәйданда төрле халык уеннары – чүлмәк вату, капчык белән сугышу, капчык киеп йөгерү һәм спорт ярышлары уздырыла. Бәйрәмдә артистлар да чыгыш ясыйлар, җырлыйлар, бииләр, шигырь сөйлиләр. Балалар да төрле уеннарда катнашалар.

Сабан туе – шатлыклы һәм күңелле бәйрәм.


1.  Татар халкының иң яраткан бәйрәме – Сабан туе.

1) текстка туры килә                                                    2) текстка туры килми


2. Сабан туенда иң зур ярыш – капчык киеп өйгерү.

1) текстка туры килә                                                    2) текстка туры килми


3. Көрәштә барлык катнашучыларга тәкә һәм кыйммәтле бүләк бирәләр.

1) текстка туры килә                                                    2) текстка туры килми

4.. Сабан туенда икенче зур ярыш – ат чабышы.

1) текстка туры килә                                                    2) текстка туры килми


5. Бәйрәмдә артистлар да чыгыш ясыйлар

1) текстка туры килә                                                    2) текстка туры килми


6 Балалар төрле уеннарда катнашмыйлар.

1) текстка туры килә                                                    2) текстка туры килми


7. Татар көрәшендә яулык тотып көрәшәләр

1) текстка туры килә                                                    2) текстка туры килми


8. Сабан туе – шатлыклы һәм күңелле бәйрәм.

1) текстка туры килә                                                    2) текстка туры килми



9. Прочитайте тексты и установите соответствие между текстами А – Е и заголовками 1 – 8. Запишите свои ответы в таблицу. Используйте каждую цифру только один раз. В задании есть один лишний заголовок.


1. Безнең әниебез.

2. Безнең әбиебез.    

3. Без олыларга ярдәм итәбез.

4. Авылыбыз зур, матур.

5. Мин һәм абыем.

6. Безнең урманыбыз.

7. Безнең бабаебыз.

8. Бабай белән әбинең балалары.     

                     

А. Без авылда яшибез. Авылыбыз Агыйдел буенда урнашкан. Авылда ике меңнән артык кеше яши. Авылыбыз зур, матур. Без авылның уртасында яшибез. Безнең урам Тукай урамы дип атала. Без таш йортта торабыз. Җиләк-җимеш һәм яшелчә бакчабыз бар.

Ә. Гаиләбез бик зур һәм тату. Бабай күп еллар колхозда эшләгән, хәзер пенсиядә. Аның исеме – Галимҗан. Бабаебыз – сугыш һәм хезмәт ветераны. Бабайга 75 яшь. Бабайның гармуны бар. Ул гармунда бик яхшы уйный.

Б. Әбиебезнең исеме – Гөлбикә. Аңа 72 яшь. Әби дә колхозда эшләгән. Әбием тәмле ризыклар пешерергә бик оста. Ул коймак, пәрәмәч, өчпочмак, чәкчәк пешерә.

В. Бабай белән әбинең җиде баласы бар. Алар барысы да исән-саулар. Кызлары авылда яши, ә уллары Яр Чаллы шәһәрендә яшиләр. Әби белән бабайның унбиш оныгы бар.

Г. Әниебезнең исеме – Гөлсинә. Әни хисапчы булып эшли. Әтиебезнең исеме – Камил. Ул агроном булып эшли.

Д. Минем исемем – Әлфия. Абыемның исеме – Илдар. Ул Казан университетында укый.

Е. Гиаләбез бик тату. Без әти-әнигә, әби белән бабайга һәрвакыт ярдәм итәргә тырышабыз.



Текстлар

А

Ә

Б

В

Г

Д

Е

Исемнәр











3 нче бүлек

Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами 18 – 25 так, чтобы они грамматически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски полученными словами. Каждый пропуск соответствует отдельному заданию 18 – 25.




10.  Татарстан Республикасының башкаласы Казан ________.

ШӘҺӘР


11. Анда урта махсу һәм югары уку ______ бик күп.

ЙОРТ


12. Иң зур музей - Татарстан ____________ Милли музее

РЕСПУБЛИКА


13. Ул 1895 нче _____ачыла.

ЕЛ


14. Бу _______ археолог hәм тарихчы А.Ф. Лихачев ача.

МУЗЕЙ


15. _______ татар театрлары, курчак театры бар.

КАЗАН


16. Казан – зур _________шәһәре.

ПРОМЫШЛЕННОСТЬ


17. Анда машина җитештерү промышленносте, җиңел промышленность, азык-төлек промышленносте _____.

ҮСҮ


18. Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Шушы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 80 сүздән торырга тиеш.

Безнең мәктәптә бик күңелле кичә үткәрелде. Ул Нәүрүз бәйрәме иде. Безнең мәктәптә төрле милләт балалары укый. Алар татар телендә кызыклы чыгышлар ясадылар.

... Ә сезнең мәктәптә Нәүрүз бәйрәме үткәрәләрме? Ул ничек үтә? Сездә тагын нинди чаралар үткәрелә? Сиңа татар телендәге чаралар ошыймы?