СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Абдулла Алиш: "Бар иҗатымны балаларга бирәм"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Абдулла Алиш: "Бар иҗатымны балаларга бирәм"»





Тема: Абдулла Алиш: «Бар иҗатымны балаларга бирәм».









     





2019 нчы ел                              


 Эчтәлек

 I. Кереш өлеш……………………………………………………………3 нче бит

II.Төп өлеш

1. Абдулла Алиш – балалар язучысы”………………………………….4 нче бит

2. А. Алиш әкиятләрендә Туган як табигатенең чагылышы................. 7 нче бит

III. Йомгаклау өлеше..............................................................................................9 нчы бит

IV. Кулланылган әдәбият..........................................................................10 нчы бит

















Кереш.

Балалар өчен бик күп әкиятләр иҗат итеп, татар әдәбиятында әкиятләр остасы булып танылган А.Алишны белмәгән кеше юктыр. Һәм ничә буын аның шифалы әкиятләрен укып сабак ала, әдәпле булырга омтыла, файдалы киңәшләр ала. 

А.Алиш дөньяда аз гына яшәсә дә, үзенең гүзәл тормыш юлы, фидакарь хезмәте, кешеләрне, балаларны, гомумән, тормышны яратуы, ялкынлы хезмәт дәрте белән кешеләр күңеленә нык кереп калды.

Еллар үкән саен, ул безгә якынрак була бара. Абдулла Алиш – балалар әдәбиятын үстерүдә зур хезмәт күрсәткән язучыларның берсе. Ул балалар өчен күп кенә хикәяләр, әкиятләр, очерклар язган. Балаларның иң яраткан язучысына әверелгән. Балаларны ярата, алар белән аралаша, алар белән сөйләшә, аларның телен, теләкләрен, дөньяга үзенчәлекле карашларын яхшы белә торган кеше ул Абдулла Алиш. Әкиятләрен укыган саен укыйсы гына килеп тора, чөнки алар кызык та, аңлаешлы да. Аның әсәрләрендә хайваннар, кошлар, бөҗәкләр зур урын алып тора. Алар аша, аларны сөйләштереп, язучы безне табигать белән таныштыра, яхшы тәрбия бирә.

Абдулла Алиш әкиятләрендә эш ярату, тырышлык, батырлык, олыларның сүзен тыңлау, аларга хөрмәт белән карау, туган илне ярату, әгәр аңа дошманнар ташланса, туган ил өчен батырларча көрәшү аерата калку итеп күрсәтелә.

Әкият ул – уйлап чыгарылган, мавыктыргыч, бик кызыклы әсәр. Әкиятне кешеләр уйлап чыгарып бер-берсенә сөйлиләр, аның эчтәлеген үзгәртәләр. Мондый әиятләрне халык әкиятләре дип атыйлар. Алишны балаларның сөекле язучысы иткән жанр – әкиятләр. Халык авыз иҗатының бу гүзәл җәүһәрләрен кемнәр генә тыңламаган да, кемнәр генә сөйләмәгән, кемнәр генә яратмаган икән. Абдулла Алиш та әкият жанрын үз иткән.



I бүлек

Абдулла Алиш - әкиятләр остасы.

Абдулла Алиш татар балалар әдәбиятында зур хезмәт күрсәткән язучыларның берсе. Ул балалар әдәбиятына 1930 нчы ел башында килеп керә. Бу чор төрле каршылыкларга һәм бәхәскә бай була. Бигрәк тә, әкият жанрына карата тискәре караш формалаша башлый, хәтта бу жанрны балалар әдәбиятыннан алып ташлау турында карар чыгарыла. Бу мәсьәләгә үз мөнәсәбәтен белдереп, Абдулла Алиш әкият жанрында ныклап эшли башлый.

Абдуллада бик кечкенәдән үк китапка, әкият һәм шигырьләргә мәхәббәт уяна. Абдулла кече яшьтән үк зирәк һәм зиһенле булуы белән күпләрне гаҗәпкә калдыра, ук бик күп укый, халык иҗаты әсәрләрен җыю белән мавыга. Аның дәфтәрендә революцион шигырьләр дә, әкият, җыр, бәет, табышмак, мәзәк сүзләр, мәкаль һәм әйтемнәр дә туплана.

Мәгълүм булганча, А. Алишның чын таланты әкиятләр җанрында ачыла. Әдип әкиятләрнең балаларга тирән тәэсирен, тәрбияләүнең иң отышлы алымнарның

берсе булуын аңлый. Абдулла Алиш балалар өчен күп әкиятләр иҗат итеп, татар дөньясында әкиятләр остасы булып таныла. “Совет әкияте тудыру юлында” мәкаләсендә автор, әкиятләр жанрына тукталып, “Бала фантазиясенә иң якыны - әкият. Ә бала чакта тыңлаган әкиятләрнең тәэсире еллар үткәч тә югалмый”, – дип, әлеге жанрның әһәмиятен билгели.

Әдипнең «Капкорсак патша» исемле беренче әкияте 1934 елгы «Пионер каләме» журналының 2 нче санында басылып чыга һәм нәни укучылар арасында бик тиз популярлык казана. Шуннан соңгы биш-алты ел эчендә (1935–1941) А.Алиш ике дистәдән артык әкият һәм хикәятләр иҗат итә («Нечкәбил», «Сертотмас үрдәк», «Койрыклар», «Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык», «Песиләр һәм күселәр», «Чуар тавык», «Бал корты һәм шөпшә», «Кем көчле?», «Бикбатыр белән Биккуркак», «Чукмар белән Тукмар», «Куян кызы», «Бик яхшы сабак алды ябалак», «Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык» һ.б.). Балалар күңеленең бөтен нечкәлекләрен тоеп, композицион яктан төзек-җыйнак, уку өчен кызыклы-маҗаралы, музыкаль яңгырашлы итеп, сурәтләү чараларына бай, образлы тел белән язылган бу әкиятләр һәм хикәятләр нәниләрнең акыл сәләтен, фантазияләрен үстерүдә, кечкенәдән үк балаларда хезмәтне ярату, ата-анага, олыларга ихтирам саклау, гадел, намуслы булу, әйләнә-тирә табигатькә әхлакый, әдәплелек сыйфатларын тәрбияләүдә бүгенге нәни укучылар өчен дә үзләренең әдәби-сәнгати әһәмиятләрен югалтмыйлар. А.Алиш әкиятләренең зур тиражлар белән кат-кат басылулары һәм башка телләргә тәрҗемә ителеп уңыш казанулары да шул хакта сөйли.

А.Алиш әкиятләренең күпчелеге күләменең кечкенә булуы белән аерылып тора. Әкиятләрендә сюжет ачык, төгәл, ясалмалылык юк, үзәккә бары бер – төп сюжет сызыгы гына куелган. Әмма гади генә вакыйгага һәм детальләрнең һәрберсенә автор зур мәгънә сала. Композиция ягыннан да А. Алиш әкиятләре төрле һәм үзенчәлекле. Мисалга, “Сертотмас үрдәк”, “Нечкәбил” һ.б. әкиятләрдә төп геройларның төрле җәнлекләр һәм кош-кортлар белән очрашуы

шулай ук очраклылык кына түгел, бәлки, компазицион дәвамлылык белән аңлатыла. Бу вакыйгаларга төп фикерләр салына. Реаль тормыш күренешләренең әкияти шартлылык белән бергә үрелеп килүе,шигъри тел, ритм һәм аерым үзенчәлекләр авторның сюжет һәм композиция төзүдә генә түгел, гомумән, осталыгын билгели.

Язучы үзенең әкият исемнәрен халыкның  мәкаль һәм әйтемнәренә дә нигезләп куя. Мисалга, “Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык”, “Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар” , “Бикбатыр белән Биккуркак”, “Ялкаулык – хурлык, тырышлык - зурлык” һ.б. Бу рәвешле геройларны чагыштырма планда бирү әйтергә теләгән фикерне тагын да үтемлерәк итеп укучыга җиткерергә ярдәм итә.

Әдипнең күп кенә әкиятләренең каһарманнары бер-берсенә капма-каршы куела. Мондый чагыштыру, “узыштыру” алымы бала күңеленә аеруча хуш килә. “Каз белән Аккош” әкияте мәсәлән, нәкъ шушы эффектка корылган: Аккош баласы, кибеткә баргач, “велосипедка менеп атланган да йөгерткән дә киткән”. “Менә егет икән бу малай!” – дип, аны барысы да мактаган. Каз бәбкәсе исә бер дә үсмәгән булган, шуңа кибеттә эшләүчеләр аңардан велосипедны алып калганна. Инде хәзер ул, “велосипедка аягым җитсен” дип, азыкны да күп ашый, вакытында йоклый, саф һавада уйный да икән.

Балалар яхшылыкның явызлыкны җиңеп чыгачагына ышана. Әкиятләргә нинди генә күңелсез, кайгылы мотивлар килеп кермәсен – аның азагы якты, бәхетле төгәлләнә. Анда төзәлмәслек яралар булмый, иң авыр күренешләр дә бик тиз шатлык-сөенеч, өмет яктылыгы белән алышына. Әкият каһарманнары уртаклыкны белми: йә алар явыз, йә әйбәт күңелле. Мондый каршы кую балага катлаулы тормыш күренешләрен, кеше мөнәсәбәтләрен аңлау өчен кирәк. Контрастлылык, гомумән, кеше фикерләвенең нигезендә ята һәм аның танып белү, бигрәк тә тәрбия-әхлак максатында “яхшылык-явызлык”, “куркаклык-батырлык” кебек парлы төшенчәләр булып әдәбиятка килеп керү бер дә гаҗәп түгел. А. Алиш бу үзенчәлекләрне тирән аңлап эш итә. Шуңа аның

гыйбрәтле әкиятләрендә бер-берсенә капма-каршы торган ике төр каһарман, ике сыйфат рәвешендә яшәгән парлы төшенчәләр еш күзгә ташлана. Әлеге үзенчәлек Алиш әкиятләренең исемнәренә үк салына: “Мактанчык Чыпчык белән тыйнак Сыерчык”, “Бикбатыр белән Биккуркак”, “Ялкаулык – хурлык, тырышлык - зурлык” һ.б. Бу парлы төшенчәләр оптимизм, эш сөючәнлек, тыйнаклык, тугрылык, батырлык кебек, баланы чын кеше, тәрбияле шәхес итәрдәй сыйфатлар үстерелешенә буйсындырылган.

“Әкият теле”нең катлаулы серләренә төшенеп, аны кирәкле юнәлештә балаларча “сөйләтә белү”, файдалана алу – балалар язучысы өчен зур дәрәҗә. Алиш шундый гаять сирәк очрый торган тылсымлы каләм иясе була.

А. Алиш әкиятләрендә традициолылык көчле. Ул традицион халык әкиятләрен үзенә өлге итеп алган әдип. Мисалга, аерым әкиятләрдә традицион башлам һәм бетү, явызлык һәм яхшылыкның капма-каршы куелуы, аларда халык акылы һәм тапкырлыгының чагылуы, Алишның әкиятләренең халыкның тормыш-көнкүреш һәм хайваннар турындагы әкиятләренә якын булуы, вакыйгаларның халыкның җанлы, образлы теле белән тасвирлауны әдип әсәрләрен хлык иҗатына якын итә.


II бүлек.

А. Алиш әкиятләрендә Туган як табигатенең чагылышы.

Әдипнең кайсы гына әкиятен алмыйк, аларны бала кызыксынып укый, аннан үзенә ниндидер яңалык, тәрбия ала дип әйтергә була. Әлеге әкиятләрнең күпчелеге хайваннар тормышыннан алып язылган. Автор бу ысулны юкка гына кулланмаган, чөнки табигать, хайваннар тормышы - балаларга иң якын  өлкә,үзләштерү, хәтердә калдыру өчен дә җиңел. Бу төр әкиятләрдә аеруча күзгә ташланган нәрсә ул – язучының табигатькә булган мәхәббәте, аны яхшы белүе, матурлыкны башкаларга да җиткерү омтылышы һәм, гадилек.

Язучының шушы өлкәгә караган “Нечкәбил”, “Кем көчле?”, “Бал корты һәм шөпшә”, “Сертотмас үрдәк”, “Куян кызы”, “Каз белән аккош”, “Чукмар белән Тукмар”, Бик яхшы сабак алды ябалак”, “Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык”, Бикбатыр белән Биккуркак”, “Песиләр һәм күселәр” дигән әкиятләре бар.

Әкиятләре аша Алиш балаларны табигать һәм тормыш-көнкүреш шартлары белән таныштыра, кечкенәдән үк бала характерында уңай сыйфатлар формалаштыру бурычын куеп, аларны төрле матур гадәтләргә, ата-аналарны һәм олыларны хөрмәт итү, гаделлек, намуслылык, батырлык, тыйнаклык һәм башка күркәм сыйфатларны булдырырга тырыша.

Балалар өчен табигатьтәге һәр күренеш – серле һәм кызыклы, һәрнәрсә – яңалык. Алиш әкиятләренең төп геройлары да – бөҗәкләр, кош-кортлар, җәнлекләр... Аның иҗатындагы табигатькә соклану, аңа мәхәббәт уяту табигатьне, мохитне саклау темасы белән бергә үрелеп бара. Ә бу проблема – хәзерге чор проблемаларының көн кадагына суга торганы, иң актуале.

Абдулла Алиш әкиятләрендә эш ярату, тырышлык, батырлык, тапкырлык, олыларның сүзен тыңлау, аларга хөрмәт белән карау, туган илне ярату, әгәр аңа дошманнар ташланса, туган ил өчен батырларча көрәшү, кирәк булса, шул изге көрәштә җаныңны да кызганмау аерата калку итеп күрсәтелә. Язучы балаларны табигать дөньясын, җир-су үсемлекләр, ерткыч һәм йорт хайваннары, кошлар, җәнлекләр белән таныштыра, аларның әһәмияте, халык өчен файдалы яки файдасыз булуы турында кызыксынып укырлык итеп тасвирлый, балаларның танып белү сәләтен үстерә.

А. Алишта әдәбиятны,сәнгатьне яратуда, матурлыкны тою, эстетик сиземләүне тәрбияләүдә Көек авылының бай табигате гаять зур урын тота. Авылны икегә бүлеп, боргаланып аккан Актай елгасы, Мәшкел һәм Камышлы күл буйлары, “күз ачып йомганчы бер чиләк” җиләек җыеп аырлык матур урманнар, хус ис бөркелеп торган шау чәчәкле ямьле болыннар... Гүзәл табигать кочагында үтә Абдулланың бала чагы. Идел суы ташып, Мәшкел җәелгәч, бөтен авыл халкы белән “полой” (половодье) карарга болынга чыгу яисә, малайлар белән бергәлп, дүрт-биш чакрымга балыкка йөрүнең кызыклыгы ни тора! Җәйге таңда Мәшкел буйларына йөрүләр, блык тоту шатлыгыннан бигрәк, күңелдә нечкә хисләр, матур тойгылар уята. Сызылып алсу таң ату, җәйге табигатьнең тылсымлы гүзәллеге, иртәнге тынлык, ниһаять, бөҗәкләрнең уянуы, чәчәкләрнең ачылуы, кошлар сайравы – болар барысы да табигать матурлыгына соклану, гүзәллекне сиземләү тойгыларын үстерү, Абдулланың күңеледә йтеп бетергесез трән тәэсир калдыра. Ә көзен, мәктәптә укулар башлангач,ул үзенең сочинениеләрендә җәйге истәлекләрне мтур итеп тасвирлап бирә. Мондый сочинениеләренә укытучысы һәрвакыт югары бәя куя, башкаларга да укып күрсәтә.

Туган табигатькә мәхәббәт хисе патриотизмның төгәл бер чагылышы булып тора. Бөек әкиятчебезнең гомерен палач балтасы өзсә дә, ул бүген дә безнең арабызда. А.Алиш, чыннан да, үзе әйткәнчә, безнең арабызга табыш булып кайтып керде... Ул үз халкына хезмәт итә. Үзенең батыр образы һәм

якты әкиятләре белән яшь буында батырлык, гаделлек үрнәкләре, туган илебезгә, туган халкыбызга һәм туган телебезгә мәхәббәт тәрбияли; бердәм, тату булырга чакыра, горурлык хисләре уята.





Йомгаклау.

А.Алиш үзенең әкиятләрендә гади генә вакыйгага да зур мәгънә сала. Шушы мәгьнәне бала отып калып, үзенә тәрбия ала. Язучының бөтен әкиятләре да бары тик яхшылыкка гына өйрәтә. Тату яшәргә, эшчән булырга, табигатьнең матурлыгын күрә һәм аны саклый белергә - болар барысы да А.Алишның әкиятләрендә чагыла. Язучының һәрбер әкияте үзенчә кызык. Бары тик табигатькә олы мәхәббәтле, аны яхшы белүче, матурлыкны башкаларга да җиткерергә омтылышлы һәм гади кеше генә балалар өчен шундый кызык, матур әсәрләр бүләк итә ала. Әкиятләр аша балалар тискәре һәм уңай геройларны күрергә, яхшыны  яманнан аера белергә өйрәнәләр. Татар баласы  әкиятләр укып, үз әхлагын тәрбияли, туган илне яратырга өйрәнә, Ватанга тугрылык һәм вөҗдан төшенчәләренең мәгънәсенә төшенә.

 Гаҗәеп матур шигъри телдә язылган бу әкиятләре аша Абдулла Алиш балалаларны табигать дөньясы, җәнлекләр, кошлар белән аралаштыра, аларны хезмәтне яратырга, гаделлеккә, тыйнаклыкка, дуслыкка, татулыкка, кыюлыкка өнди. Баланың күңелен сафландыра, нурландыра торган фикерләрне әкият теленә сала. Дәвалый, күңелгә шифа бирә. Гомумән, Абдулла Алиш – балалар әдәбиятын үстерү юнәлешендә зур тырышлык куйган, төрле жанрларда эшләгән һәм татар әдәбиятында югалмас эз калдырган әдип. Аның әсәрләре, әкиятләре бүген дә актуаль. Аларны укып һәркем соклана. Алар хәзер дә матбугатта басылып килә. Танылган “әкиятче абый” бүген дә үз халкына хезмәт итә, якты образы белән яшь буында батырлык һәм гаделлек үрнәкләре, туган илебезгә һәм туган телебезгә мәхәббәт тәрбияли


Кулланылган әдәбият

  1. “Әкиятләр”Абдулла Алиш. Казан Татарстан китап нәшрияты 1978ел

  2. «Сайланма әсәрләр» Абдулла Алиш. Татарстан китап нәшрияты. Казан 1969

  3. “Татар әдәбияты” Ф.Ф. Исламов, Ә.М. Закирҗанов 5 нче сыйныф Казан “Мәгариф” нәшрияте 2004ел.

  4. Татар балалар әдәбияты: гомуми белем бирү мәктәпләре, урта югары педагогик уку йортлары өчен уку әсбабы. Л.И. Минһаҗева, И.Х. Мияссарова. - Казан: Татарстан Республикасы «Хәтер» нәшрияты (ТаРИХ), 2009.

  5. Татар әдәбияты тарихы: сигез томда. Р.Ф. Рахмани. – Казан: Татар.кит.нәшер., 2004. – 422б.

  6. Тылсымлы хикәяләр: Абдулла Алиш. Әминә Бикчәнтәева. – Казан: Татарстан Республикасы «Хәтер» нәшрияты (ТаРИХ), 2003.Язучы да Алиш, батыр да:

  7. Абдулла Алиш турында истәлекләр. Илсөяр Сөнкишева.- Казан: Мәгариф, 2001.

“Мәгариф” нәшрияты 2001ел.