СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Абдулла Алиш "Чукмар белән Тукмар" сценарий

Нажмите, чтобы узнать подробности

Внеклассное мероприятие по произведению А.Алиша для учащихся начальных классов.

Просмотр содержимого документа
«Абдулла Алиш "Чукмар белән Тукмар" сценарий»

Абдулла Алишның “Чукмар белән Тукмар” әкиятен сәхнәләштерү.


(4-5 нче сыйныф укучылары уйный)

Катнашалар:

Алып баручы

Әби

Ак Әтәч

Кара Әтәч.


Вакыйга авыл йортында бара. Өй, агачлар, эскәмия. Музыка уйный. Алып баручы керә.

Алып баручы. Бер әбинең ( әби керә)

Әби. Исәнмесез , балалар! Исән –сау гына торасызмы!

Алып баручы... ике әтәче булган. Бу әтәчләрнең берсе ак ( очынып, ак әтәч керә), берсе кара икән( очынып, кара әтәч керә). Әби аларның икесен дә бертигез ярата икән. Әтәчләр генә бер- берсе белән дус булмаганнар, күп вакытларын сугышып үткәрәләр икән.

Әби. Әтәчләрем минем. Сезне бик яратам, Икегез дә шундый матур сез! Син- әтәчем, чукырга бик яратасың- Чукмар булырсың! Ә син тукырга яратасың -Тукмар булырсың!

Әби ( җим алып керә. Сибеп) Чеп-чеп, әтәчләрем, килегез,сыйөланыгыз. Сезгә тәмле җим хәзерәдем. Чеп- чеп-чеп!

( Әтәчләр, шатланышып, ашый башлыйлар. Бераздан)

Чукмар Ник минем өлешкә кердең?Кит моннан!

Тукмар. Үзең кит! Син минекен ашадың! Хәзер әбигә әйтәм! ( Икәү шаулашалар, очып, чукышалар)

Чукмар. Әби мине ныграк ярата!

Тукмар. Юк, мине күбрәк ярата!( Талашалар)

Йөгереп, Әби керә.

Әби. Туктагыз, нишлисез сез!Икегезгә дә җитәрлек бит, ә!

Чыгып китә. Бераз тынычланып ашыйлар.Аннары тагын талаша башлыйлар.

Тагын әби керә.

Чукмар. Әби, әби! Әби, әби! Кара әле! Тукмарың тукый- тукый башымны тишеп бетерде.

Тукмар. Башымны кара әле, әби! Чукмарың , чукый- чукый, канатымны канатып бетерде бит инде!

Әби. Һай, рәхмәт төшкерләре! Бу сугышлардан тәмам туйдым! Нишләтергә инде сезне!? ( Чыга)

Әтәчләр яңадан җим чүпли. Тагын сугышалар. Әби керә.

Әби. Нишлисез сез!Туктагыз хәзер үк! ( Үз- үзенә) боларны аерырга кирәк берничә көнгә. Әйдәле ( Тукмарны алып китә).

Тукмар. Әби, әллә син сине....

Әби. Бер- өч көн аерым яшәп карагыз әле ( чыгып китәләр).

Шатлыклы музыка. Чукмар шатлана.

Чукмар. Кикрикүк! Нинди рәхәт! Барысы да үземә генә!

Алып баручы. Шулай Чукмар бер көн шатланган, икенче көнне күңелсезләнгән. Өченче көнне...

( елап, Чукмар керә. Сәхнәдә канатын салындырып йөри)

Чукмар. Ашыйсым да килми, эчәсем дә килми.

Әби (керә). Чеп- чеп, Чукмарым, кил, аша инде! Чеп- чеп!

Чукмар ( күңелсез, елый) . Минем ашыйсым килми. Минем үземә генә бик тә күңелсез!

Әби. Икегез булганда , гел сугыша идегез! Иркенләп йөр инде!

Чукмар. Әби җаным, Тукмарны кая куйдың соң син? Тукмарны алып кайтсана, инде бер дә сугышмас идек ( елый) гел дус булыр идек!

Әби. Ярый, алып кайтсам, кайтырмын. Әгәр тагын сугыша торган булсагыз, тотам да берегезне юк итәм. Моннан ары гел дус яшәгез!

Тукмарны алып керә.

Чукмар. Урра! Тукмар кайта! Кикрикүк! ( Тукмар белән кочаклашалар!)

Чукмар. Мин сине шундый сагындым!

Тукмар. Мин дә сине бииик сагындым! Әйдә, моннан ары гел дус булыйк!

Чукмар. Мин риза!

Әби. Менә шулай әтәчкәйләрем! Дус булуга ни җитә!

Тәмам.