СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Абдулла Алиш конспект

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Абдулла Алиш конспект»


Уку дәрәсе 4 сыйныф. Ачык дәрес

А.Алиш “Сертотмас үрдәк”.


Максат. А.Алишның “Сертотмас үрдәк” әкиятен сәнгатьле укырга, эчтәлеген аңларга өйрәтү, йөгерек уку күнекмәләрен булдыру, балаларның сүз байлыгын үстерү; эчтәлек аркылы балаларга тәрбия бирү, әхлаклылыкның мөһим шарты буларак, сер саклау серләрен өйрәтү; логик фикерләү сәләтләрен үстерү.

Җиһазлау. А.Алишның портреты, әкиятләргә ясалган иллюстрацияләр, әкиятләрдән төзелгән китаплар күргәзмәсе, әкият г еройлары (йомшак уенчыклар), мәкальләр, хәдисләр, компьютер, презентация.

Метод һәм алымнар. Эзләнү-тикшеренү методы, әсәрне анализлау алымы, әңгәмә.

Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше. Уңай психологик халәт булдыру.

- Исәнмесез, укучылар! Укучылар, бүген безнең дәрестә кунаклар бар, алар белән исәнләшеп хәерле көн телик әле.( Исәнләшү)

- Укучылар, кәефләрегез ничек?

- Кояшлы иртә кебек

- Бер - берегезне сәламләгез, хәерле иртә теләгез.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

1) Габдулла Тукай сүзләренә язылган “Туган тел” җырының  ике куплетын җырлау.

- Әйдәгез әле,балалар, татар халкының гимнына әйләнгән бөек шагыйребез Габдулла Тукай сүзләренә язылган “Туган тел” җырының 2 куплетын җырлап алыйк әле (басып җырлыйбыз).

И туган тел,и матур тел,

әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,

Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

- Әйе,балалар, әнкәй көннәр буе бишектә көйләгән, ә әбекәй төннәр буе хикәят, әкият сөйләгән.


2) Балалар, бу геройлар безгә кайдан килгән, сез аларны таныйсызмы? Йомшак уенчыкларны күрсәтү (болар әкият геройлары).

Дөрес, болар әкият геройлары. Монда төрле әкияттән геройлар бар. Без инде сезнең белән әкиятләрне бик яратабыз һәм бүген дә алар  белән танышуыбызны дәвам итәрбез.

  • Дәресләрдән соң калган көнннәрдә без сезнең белән нинди әкиятләр укыдык әле?

  • (“Чукмар белән Тукмар”, “Койрыклар”, “Куян кызы”, Каз белән Кош”, Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык”, ”Нечкәбил” һәм башкалары.)

  • Аларны кем язган иде? (Абдулла Алиш)

  • Абдулла Алиш кем ул? Аның тагын нинди әкиятләре бар? Димәк без менә шулар турында сөйләшербез буген дәрестә.

III. Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.

(Укучылар чыгышы)

А. Алиш ( Габдуллаҗан Габделбари улы Алишев) 1908 елның 15 сентябрендә хәзерге ТР Спас районы Көек авылында туа. Укырга-язарга әтисеннән өйрәнә (6-7 яшьтә). Авылдагы башлангыч мәктәптә укый, аннары мәдрәсәдә (1917-1919), соңыннан җиде еллык рус мәктәбен тәмамлый. Мәктәп елларында фәннәрне яхшы үзләштерә, түгәрәкләр, концертлар оештыра; журналлар чыгара, шигырьләр, хикялэр яза. 1927 елда Казанга килә, Җир төзү техникумында укый. Ул 20 артык әкият яза (1935-1940). Аның “Нечкәбил”, “Чуар тавык”, “ Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар” һ.б. әкиятләрен балалар яратып укыйлар.
1941 нче елда Бөек Ватан сугышы башлангач, сугышка китә. 1941 елның әсирлеккә төшә. Төрмәдә М.Җәлил белән очраша. Ул җитәкләгән яшертен оешмага керә. Алар үз халкына тугрылыклы кала. Абдулла Алиш туган илгә әйләнеп кайтмый. 1941 нче елда аны фашистлар М. Җәлил белән бергә җәзалап үтерәләр.

А.Алиш - әкиятләр остасы. Ләкин ул әкиятләр белән генә чикләнеп калмый ул шигырьләр дә яза. Шагыйрь Сугыш кырларында да туган илен, гаиләсен сагынып яши. Аның ике улы Айназы белән Айвазы бар. Һәм ул аларга багышлап шигырь язган.











слайд

Һәрбер эшне җитез эшли торган

Корыч кебек ике улым бар.

Ике кулым кебек, үсеп килгән

Булышчым бар, ике улым бар.

Ике күзем минем үткен күз

Күрә койды дошман посканын

Ике кулым кебек ике улым

Сизгер саклар илнең постларын.

А.Алиш балалар язучысы. Ул балаларны ярата.Алар белән сөйләшә, алар белән аралаша, аларның телен теләкләрен , дөньяга үзенчәлекле карашларын яхшы белә иде, дип яза Абдулла Әхмәт. Абдулла Алишның исеме аның әсәрләре белән бергә яши.

Абдулла Алиш мәңге балалар күңелендә . Исеме тарих битләрендә мәңге сүнмәячәк. Аның исеме мәңгеләштерелә.Казандагы балалар иҗат үзәге, бер урам, 55 нче мәктәп А.Алиш исемен йөртә. Аңа багышланган музей эшләп килә.Тормыш юлы, иҗаты өйрәнелә. Әсәрләре яратып укыла.
1996 елда Татарстан Язучылар берлеге Абдулла Алиш исемле премия булдырылды.

- Балалар, без сезнең белән А.Алиш язган әкиятне укырбыз. Әкиятне укый башлаганчы, мин әзерләгән табышмакларга җаваплар табыйк.

1. Җәен соры, кышын ак, Аңа шулай яхшырак. (Куян)

2. Бернәрсә тегә белми, Энәләр тагып йөри. (Керпе)

3. Сорыдыр төсе, үткендер теше, Урманда йөри, бозаулар эзли. (Бүре)

4. Җәен урманда патша, Кышын кардан да аста. (Аю)

5. Нечкә билле, Көянтә койрыклы. (Төлке)

6. Соскы борын бакылдык- Күп сөйләшә такылдык. (Үрдәк)


-Яхшы, балалар, әйтегез әле, бу җәнлекләр кайсы әкият геройлары икән? Кем белә?

-“Сертотмас үрдәк”. Үрдәк рәсеме.
- Шулай, балалар. Бүген без сезнең белән А.Алишның “Сертотмас үрдәк” әкияте белән танышырбыз.

саклау турында әңгәмә

Укый башлаганчы сер саклау турында әңгәмә үткәрик.

- Борынгылар: “Сер саклый белә торган кеше-акыллы кеше ул, -дигәннәр.

Ә нәрсә соң ул сер? -Сер ул, балалар, кешегә белдерергә ярамаган яшерен мәгълүмат.

-Нинди серләр була соң, белмисезме?(Укучыларның җаваплары).

-Гаилә сере, дәүләт сере, хәрби сер, табиб сере. Сер тота белү гадәткә әверелергә тиеш. Сер тота белмәү күңелсез хәлләргә, фаҗигага әверелергә мөмкин. Әйтик, дәүләт серен сату-илгә хыянәт итү дигән сүз. Сер тотмаучыларны хыянәтче, гайбәтче дип атыйлар. Сер саклый белә торган кеше-ышанычлы кеше, ул илен дә, халкын да сатмый. Әйтик әгәр табиблар, Гиппократ антын бозып, авыруга: “Син якын арада яшәүдән туктаячаксың”, дисәләр, нәрсә килеп чыгар иде?

-Фаҗига, әлбәттә.

-Димәк, балалар, серне бөтен кешегә дә сөйләргә ярамый икән.

-Халык әйтемнәрендә һәм мәкальләрендә дә шул турыда әйтелгән:

“Сер сөйләмә дустыңа, дустыңның да дусты булыр, ул да сөйләр дустына”.


Музыкаль тәнәфес. “Мактанчык үрдәк” җырын җырлау.


III. Яңа дәрес материалын өйрәнү.

1.Аңлатмалы сүзлек белән эш.
“Сертотмас үрдәк” .Ә ул ничек тәрҗемә ителә? (
Болтливая утка).

Сер-кешегә белдерергә ярамаган яшерен мәгълүмат.

Колак салмаган-тыңламаган.

Гәүһәр-җәүһәр, кыйммәтле таш.

2.Ләкин укыганчы, кайбер сүзләрнең мәгънәсен һәм тәрҗемәсен карыйк (слайдта сүзләр).
Төк – йон (шерсть)
Йөдәп чыгу-гаҗәпләнү(удивлятся)
Күнү - риза булу (быть согласным)
Колак салу – тыңлау (прислушаться)
Алан – урман эчендә агачсыз, ачык урын (поляна)
Хуҗалык- йорт(домохозяйство)
Хәбәр-новость
Сер итеп- по-секрету
Белдермәскә кушты- велел не сообщать
Сукмак - тропинка
Үкенү- расскаяние

3.Китап бн эш. Әкият уку. 94 - 99 бит.

Укучылар әкиятне чылбырлап, рольләргә бүлеп укыйлар. Рәсемнәрне әкият эчтәлеге тәртибендә урнаштырыгыз.


(Рольләргә бүлеп укыганда укытучы диалогларны дөрес әйтеп укуларына игътибар итәргә)

IV. Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү.

Әкиятнең темасын, проблемасын, чишелешен аңлату.

Сорауларга җавап бирү. 
1. - Искә төшерик әле, әкиятләр нинди төркемгә бүленәләр? (Халык һәм автор әк-ре).
2. - Ничә төргә бүленә? (тормыш-көнкүреш, хайваннар, тылсымлы ).
3. - Ә сезнең уйлавыгызча, бу нинди төргә керә? (хайваннар тур.)
4. - Әсәрнең исеменнән нәрсә белеп була? Әкияттә сүз нәрсә турында бара? (Сер тота белми торган үрдәк тур.)
5. - Әкияттә тагын нинди хайваннар катнаша? (керпе, куян, аю, бүре, төлке)
6. - Үрдәкнең фаҗигасе нәрсәдә?(серне саклый белмәүдә).
7.- Ә керпе үрдәккә нинди киңәш бирде? ( Тексттан табып укырга)
8.- Әкият хайваннар, кош-кортлар турында булса да, анда сурәтләнгән вакыйгалар кем тормышын тасвирлый? (Кешеләр)

9.- Үзен әсәрдәге үрдәк кебек тоткан кешеләрне очратканыгыз бармы?

10. - Үзегезнең үрдәк хәлендә калганыгыз булмадымы?

11.- Әкиятнең төп темасыннан чыгып нәтиҗә ясыйк : Күп сөйләргә кирәкми чит кешегә, әйткән серне саклый белергә кирәк).

12.- Әкият сезгә ошадымы?


V. Яңа белемнәрне ныгыту

1.- Әйе, балалар, пәйгамбәребез гайбәтне тыңларга да рөхсәт итмәгән. Ул бер хәдисендә болай дигән: “Гайбәт сөйләүче белән гайбәт тыңлаучының гөнаһлары уртактыр”. Сер тотмау, гайбәт сөйләү бик зур гөнаһ та, әдәпсезлек тә була икән.


2.- Халык мәкальләренә тагын бер кат игътибар итик әле (эш группада)

Сер тотмас - дус тапмас.

Азрак сөйләсәң, күбрәк ишетерсең.

Кәп сөйләгән авыз - бәхетсезлек капкасы.

Мәкальләрнең дөреслеген исбат иттерү.


VI. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

1.Әкиятнең күңелегезгә хуш килгән өлешләренә рәсем ясарга. Әкиятнең ахыры күңелсез тәмамлана: Үрдәк исән калырлык итеп, әсәрнең ахырын ничек үзгәртер идең? Шул турыда язарга.


VII. Йомгаклау. Рефлексия

- Әйтегез әле, бу әкиятне укыгач, нинди фикергә килдегез? Әкиятне өйрәнү кирәк идеме? (Фикерләр тыңлана).

Сез бик матур уйлыйсыз, фикер йөртәсез. Матур уй-фикер йөрткәннәрнең күңелендә начарлык булмас. Сез нинди генә эш эшләсәгез дә җаваплылык тоегыз, дусларыгызның серләрен саклагыз. (Билгеләр кую).


Якын дустым! Сиңа миннән киңәш шул:

Кешеләргә сереңне сөйләмәс бул.

Эчеңдә нәрсә янганын үзең бел,

Үзең кайгыр, үзең егъла, үзең көл.

(Г.Тукай. “Киңәш”).