АБДУЛЛА АЛИШНЫҢ “КУЯН КЫЗЫ” ХИКӘЯСЕН СӘХНӘЛӘШТЕРҮ
Катнашучылар:
Куян кызы
Әни куян
Тиен
Төлке кызы, Аю малае
Доктор Айболит
I күренеш
Куян өе. Куян кызы өй эчендә уйнап утыра. Ул берүзе.Әнисе иртән базарга киткән.
КУЯН КЫЗЫ. Әнием ни өчендер озаклады.(Тәрәзәгә барып карый.) Кайтмый, сагындым үзен. (Ишек янында аяк тавышлары ишетелде.) Әнием кайтып килә ахры. Әнием, әнием...(Ишектән әнисе кайтып керә. Аның кулында зур төенчек.) Кайттыңмы, әнием.Мин сине сагындым.
ӘНИ КУЯН. Кызым, минем сиңа күчтәнәчем бар.Өр-яңа киез итекләр алып кайттым. Мә, бәбкәм, аякларың туңмасын, сызламасын.Шуларны киеп, рәхәтләнеп уйнарсың.
КУЯН КЫЗЫ. Рәхмәт, әнием!(Куян кызы итекләрне кулына алып биеп җибәрә.Киеп тә куя.)
Хәзер инде ул, яңа киез итекләрне киеп, рәхәтләнеп йөри икән.
Куян кызы җылы итекләргә өйрәнмәгән булган, ул алардан тиз туйган, салып ташлаган.)
Бик җылы икән бу итекләр. Ааай, эрим, суга әйләнәм хәзееер.Әни күргәнче салыйм да, яшереп куйыйм әле үзләрен.(Аларны яшереп куйган.)
Әнисе аларны, эзләп табып, баласына кигезә, ә ул салып ташлый икән. Әнисе кигезгән - ул салган, әнисе тагын кигезгән, ә ул тагын салып ташлаган.
Кар өстеннән дә, боз өстеннән дә яланаяк йөгерә икән. Бер көн буе шулай йөгергән, икенче көнне дә шулай яланаяк йөгергән, өченче көнне инде, аксый-аксый, әнисе янына килгән.
II күренеш
Куян өе.Куян кызы авырткан аякларын тотып, елап утыра.
КУЯН КЫЗЫ. Ай-ай-ай. Аякларым авыртааа! Әни,әни, минем аягым бик авырта!
ӘНИ КУЯН.(Әнисе аның аякларына караган да аптырап калган.) Кызым, кызым, якты йолдызым, синең аягың шешкән ич! Инде нишләргә?(“Бу баланы кая алып барырга, ничек дәваларга?”-дип кайгырган.)
Шулвакыт нәрсәдер кычкырган. Куян агачка караган икән – Тиенне күргән.
ТИЕН.Кайгырма, туганкай, йомшак Куянкай, кызыңның аягын бик тиз төзәтеп була. Моның өчен доктор Айболитка барырга, аңардан киңәш сорарга кирәк.
Барып җитсәләр, доктор Айболитның эше бик күп икән.
ДОКТОР АЙБОЛИТ. Балаларны чиратсыз алам, керегез.
ӘНИ КУЯН.Доктор, безнең эшләр харап. Кызымның аяклары авырта.Нәрсә булды икән, әйтә алмассыз микән?
ДОКТОР АЙБОЛИТ. Карап-карыйк, нәрсә булды икән?Аңлашылааа. Сүз тыңламаган балаларның аяклары шулай авырта .(Дару сөрткән.) Аягың төзәлгәч, киез итекләрне инде салкын көннәрдә дә салма, сүзне тыңла, тагын начар хәлгә калма.
КУЯН КЫЗЫ. Рәхмәт, доктор. Мин беркайчан да, әниемне алдаламам. Әни күрми дип, ялган эшләр кылып йөрмәмен.
Доктор Айболитка алар бик зур рәхмәтләр әйткәннәр, саубуллашып, өйләренә кайтып киткәннәр. Өч көн дигәндә, Куян баласының аягы төзәлгән. Ул инде хәзер киез итеген бер дә салмый киеп йөри икән.