Дәрес темасы “Ашханәдә” .
Дәреслек Р. З. Хайдарова. Күңелле татар теле, Магариф, 2013
Дәреснең тибы: яңа белем ачу , лексик-грамматик күнекмәләрне ныгыту.
Укучылар белән эш формалары: коллективта, парларда һәм төркемнәрдә эш.
Техникҗиһаз: компьютер, проектор, презентация, дәреслек, таратма материал.
Укыту методлары: өлешчә эзләнү һәм проблемалы ситуацияләр тудыру, иҗади биремнәр тәкъдим итү.
Укытучы эшчәнлеге | Укучылар эшчәнлеге | Универсаль укыту гамәлләре |
I. Оештыру моменты (уку эшчәнлегенә мотивация) Максат: уку эшчәнлегенә уңай мохит тудыру, уку теләге булдыру. | |
СЛАЙД № 2 (Дәрес башлана) Исәнме, алтын кояшым! Исәнме, зәңгәр күгем! Исәнме, якты мәктәбем! Исәнме, якын дустым! -Укучылар, кәефләрегез ничек? Кәефләрегез шәп булсын һәм мин сезгә бугенге дәрестә бары тик уңышлар гына телим. -Барыгыз да дәрескә әзерме? Барыгыз да үзегезне уңайлы хис итәсезме? - Укучылар, әйтегез эле, буген ничәнче число? -Атнаның нинди көне? - Бүген көн нинди? - .... , спроси у класса , они готовы к уроку? - .... , спроси у друга, сейчас какой урок? -Әйе, укучылар бездә хәзер бөек Тукай теле, татар теле дәресе. | Укучылар бер-берсенең хәлләрен сорыйлар. Комплимент әйтәләр. -Буген 7 нче декабрь Атнаның 4 нче көне. Пәнҗешәмбе Бүген көн салкын, кар ява, җил исә, кояшлы түгел. Сез дәрескә әзерме? (Сез дәрескәәзерме?) Хәзер нинди дәрес? ( Бездә хәзер татар теле дәресе) | Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү (РегулятивУУГ) Белем алуга уңай мотив тудыру, уку теләге булдыру (Шәхси УУГ) |
II. Белемнәрне актуальләштерү. Максат: яңа белем үзләштерү өчен кирәк булган, үткән материалны кабатлау, һәр укучының индивидуаль эшчәнлегендәге авырлыкларын ачыклау. | |
СЛАЙД № 3 - Ә хәзер укучылар, барыгыз да игътибар белән экранга карагыз, сүзләрне экраннан транскрепция белән укыгыз. ФОНЕТИК КҮНЕГҮ. Сүзләрне экраннан транскрепция белән уку. СЛАЙД № 4 -Укучылар , шушы сүзләр белән рәттән безгә тәрҗемә дә бирелгән.Хәзер шуларны укып китик. Экрандагы, тәрҗемәләр дөресме? Индивидуаль эш. (слова потеряли свои пары, поможем им найти правильный перевод.) Әгәр дөрес түгел икән, әйдәгез, бу сүзләрне дөресләп алыйк. Сезнең алдыгызда ак кәгазь битләре, беренче баганадагы татарча сүзләрнең тәрҗемәсен икенче баганадан табып, уклар ярдәмендә тоташтырырга кирәк. СЛАЙД № 5- Эталон буенча үзеңне тикшер. (самопроверка с эталоном) -Сезнең мөстәкыйльэшләгән эшегезне тикшереп китик. Слайд№6(Ашханә рәсеме) -Укучылар, сезнең бүген ничә дәрес? -Татар теле ничәнче дәрес? -Сез бүген ашханәдә ашадыгызмы? - Ә иртәнге ашны сез кайда ашадыгыз? -Сез тагын нинди аш вакытлары беләсез? ( иртәнге, көндезге,кичке) . Слайд №7 III. Проблема куеп, яңа белемгә чыгу. Максат: дәрес темасын һәм максатын ачыклау. Алган белемнәргә таянып, теманы үзләштерү | Ашханә [ашхәнә], пешекче [пэшекчэ], токмачлы [токъмачлы], пешер [пэшэр], кесәл[кэсәл], ботка [боткъа], кәбестә [кәбэстә] Юк, дөрес түгел. (Һәр укучы карточкалар өстендә эши) Ашханә – столовая Кәбестә ашы – щи Токмачлы аш – суп с лапшой Ботка – каша Пешекче – повар Кесәл – кисел Пешерә - варит (Укучылар җавабы) Безнең бүген 4 дәрес. Татар теле 3 нче дәрес Әйе, без бүген ашханәдә ашадык. Иртәнге ашны без өйдә ашадык. Иртәнге, көндезге,кичке. Әйе укучылар, әле тагын иртәнге, көндезге,кичке аш вакытлары була Ашханәдә | Уку эшчәнлеген планлаштыру (Коммуникатив УУГ) Үз эшчәнлегеңне бәяли белү (Регулятив УУГ) Уку эшчәнлеген планлаштыру (Регулятив УУГ) Аралашу-сөйләм эшчәнлеген формалаштыра белү; тирә-яктагылар (укытучы, укучылар) белән аралашу ысулларын үзләштерү (Коммуникатив УУГ) |
Ә хәзер уйлагыз, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез? Татар теле, Тукай теле булгач, ничек сөйләшергә өйрәнүне дәвам итәрбез? Бик дөрес, бүгенге темабыз “Ашханәдә” дип атала. СЛАЙД № 8 (А сейчас предлагаю вам посмотреть фотографии и подумать, о чем мы будем читать? Выскажите свои предположения) СЛАЙД № 9 Рәсемнәргә карагыз, сез нәрсә күрәсез? СЛАЙД № 10 СЛАЙД № 11 - Бу кемнәр? СЛАЙД № 12-17 Коллективта эш. Фотолар буенча яңа сүзләрне ныгыту. Ә безгә ашханәдә кемнәр, нәрсәләр пешерәләр? Игътибар! -Бу нәрсә? - Бу кем? -Пешекче нишли? - Кыска җөмләләр төзегез. Парларда эш.(экранда) Ситуатив күнегүләр аша алган белемнәрне тикшерү. СЛАЙД №18 Укучылар, хәзер бергәләп эшләп алыйк әле. - Спроси у друга, есть ли у нас в школе столовая; -Узнай у друга любит он кашу, (щи); -Скажи что у тебя мама повар; -Спроси у друга, ест ли он в столовой; -Спросите у друга, что он ест в столовой -Сез үзегезнең ашханә турында нәрсә беләсез? Достаточно ли эти предложения, чтобы рассказать о нашей столовой? - Бик аз беләсез. Күбрәк белер өчен нишләргә кирәк? Күбрәк белер өчен дәреслек белән эшләрбез. | - Ашханә турында - Пешекче турында - Татар теленлә матуритепсөйләшүне дәвам итәрбез. (- Ашханә турында булган сүзлек запасын арттырыбыз , үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре турында һәм әдәплелек кагыйдәләрен дә онытмабыз) - Бу безнең ашханә. - Пешекче апалар. - Без ашханәдә ашыйбыз. ( укучылар җавабы) Фотографии: столовой, повар, щи, каша, кисель, суп с лапшой, повар варит Ашханә Пешекче пешерә. Ботка тәмле. - Мәктәптә ашханә бармы? - Син ботка, (кәбестә ашы) яратасыңмы? - Минем әнием-пешекче. - Син ашханәдә ашыйсыңмы? - Син ашханәдә нәрсә ашыйсың? - Безнең ашханә зур, матур, чиста - Текстны укыйбыз. - Ашханә турында булган белемнәребезне ныгытабыз | Сорау кую һәм аларга җавап бирү (Коммуникатив УУГ) Максат кую (Танып белү УУГ) Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү (Регулятив УУГ) |
IV. Текст һәм күнегүләр өстендә эш Максат: яңа белем үзләштерү өчен кирәк булган, үткән материалны кабатлау, һәр укучының индивидуаль эшчәнлегендәге авырлыкларын ачыклау. | |
-Укучылар ,ә хәзер дәреслекләрнең 48нче битен ачтык, “Ашханәдә текстын ачтык. - Текстны беренчел уку. Укытучы “Ашханәдә” текстын кычкырып укый. - Текстны үзләре укыйлар. -Текстта сез аңламый торган сүзләр бармы? - Тәрҗемәне кайдан табарга була? (Сүзлек өстендә эш. 98, 103 нче битләр) . - Яңа сүзләрне сүзлеккә табып укыйк - 91нче, 103 нче битләрдә тәрҗемәсен табабыз. Слайд № 19 - Кемнәр тапмады ,әлеге сүзләр экранда күрсәтлгән Сезгә тагын бер бирем: Слайд №20 - Найдите в тексте предложение, где говорится, что: - в школе есть столовая; - повара готовят вкусные супы; - нам столовая нравится; - нам дают суп с лапшой; - каша с котлетом вкусно; - мы говорим поварам спасибо. -Какие из этих утверждений являются самыми важными для вас? Почему? (Укучылар берәр җөмлә укыйлар) СЛАЙД №21 Әйе, укучылар “рәхмәт “ сүзе иң матур, иң татлы сүзләрнең берсе. Слайд №22 Уен “Ромашка” - ял минуты - Укучылар, килегез монда, түгәрәккә басыгыз. Хәзер без сезнең белән әзрәк ял итеп алырбыз. Һәр укучы бер таҗны ала һәм сорауга җавап бирә. Сораулар: 1)Безнең мәктәптә ашханә бармы? 2)Ашханәдә үзеңне ничек тотырга кирәк? 3) Ашар алдыннан нишләргә кирәк? 4)Ашаганда сөйләшергә ярыймы? 5) Пешекче апалар нәрсә пешерәләр? 6) Көндезге ашны кайда ашыйбыз? 7) Без пешекче апаларга нәрсә әйтәбез? | (укучыларның “Ашханәдә” текстын укулары) - Әйе, бар: аннан соң, рәхмәт әйтәбез... - Сүзлектән. аннан соң - потом рәхмәт әйтәбез – гооворим спасибо ( укучылар үзлектән эзлиләр , укыйлар) - Безнең мәктәптә ашханә бар. - Пешекче апалартәмле ашлар пешерәләр. - Безгә ашханә ошый. - Безгә кәбестә ашы да, токмачлы аш та пешерәләр. - Ә боткалар котлет белән тәмле була. - Без пешекче апаларга рәхмәт әйтәбез. 1)Әйе, безнең мәктәптә ашханә бар. 2) Ашханәдә үзеңне тәртипле тотырга кирәк. 3)Ашар алдыннан кулларны юарга кирәк. 4)Ашаганда сөйләшергә ярамый. 5) Пешекче апалар ботка, кәбестә ашы пешерәләр. 6) Көндезге ашны ашханәдә ашыйбыз. 7) Без пешекче апаларга рәхмәт әйтәбез. | Иптәшләрең белән хезмәттәшлек итү, күршеңне тыңлый белү (Коммуникатив УУГ) Укытучы куйган уку мәсьәләсен аңлау һәм үтәү. Үз эшчәнлегеңне планлаштыру; үз фикереңне башкаларга җиткерү (Регулятив УУГ) Тиешле мәгълүматны таба белү (Танып белү УУГ) |
V. Сөйләмдә беренчел ныгыту. Максат: Яңа белемнәрне кабатлау һәм ныгыту. Өйрәнгән теманы ничек аңлауларын ачыклау, коррекцияләү. | |
Төркемдә эш. Җаваплы кешене билгеләү. -Укучылар, без хәзер төркемнәргә бүленербез һәм төркемнрдә эшләрбез .Һәр төркем өчен җаваплы кеше сайлагыз. Ул безне җаваплар белән таныштырыр.48 нче битне ачтык, 6 нчы күнегүне таптык - Җөмләләрне “Ашханәдә” тексты тәртибендә урнаштырыгыз. Слайд №23 Җавапларны тикшерү. Укып чыгу. Төркемдәге җаваплы кеше безне текст белән таныштыра. - Хәзер 10 секундка күзләрне йомыгыз. СЛАЙД№24 Кайбер сүзләрне каплау. - Нинди сүзләр качты, укыгыз. Слайд№25 - Игътибар, төшеп калган сүзләрне дөрес тапкансызмы? Слайд №26“Кар йомарламы ” уены - Төркемнәрдә эшлисез - Зәңгәр битләрне алыгыз. Буш шакмакларга сүзләр языгыз, җөмләне киңәйтеп укыгыз. - Чыгыгыз, җөмләне укыгыз. (һәр төркем үз җөмләсен укый) | (укучыларның мөстәкыйль эше) Безнең мәктәптә ашханә бар. Без көндезге ашны ашханәдә ашыйбыз. Безгә кәбестә ашы да, токмачлы аш та пешерәләр. Ә дөге , карабодай , солы боткалары котлет белән тәмле була. Без пешекче апаларга рәхмәт әйтәбез. Безнең мәктәптә ашханә бар. Без көндезге ашны ... ашыйбыз. Безгә кәбестә ашы да, .... аш та пешерәләр. Ә дөге , карабодай , солы боткалары котлет белән тәмле була. Без пешекче апаларга ... әйтәбез. ашханәдә, токмачлы, рәхмәт Пешекче | | | пешерә. | Без | | | рәхмәт әйтәбез. | Мин | | | ашыйм. | Без | | | эчәбез. | | Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ) Әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару (коммуникатив УУГ) Үз эшчәнлегеңне бәяли белү (Регулятив УУГ) |
VI. Белемнәрне системалаштыру һәм ныгыту. Максат: алган белемнәрне практикада куллана белү | |
Слайд №27 Сюжетлы уен “Ашханәдә” -Укучылар , без сезнең белән бер уен уйнап китәрбез. Уеныбыз “Ашханәдә” дип атала. Беребез пешекче, беребез укучы булыр. Сез үзегезгә , ашханәдә нәрсә алыр идегез? | -Исәнмесез. Кәбестә ашы бармы? - Әйе, бар. - Бер тәлинкә аш бирегез әле. - Мә, ал - Рәхмәт. | Фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади эзләнү (Танып-белү УУГ) |
VII. Дәресне йомгаклау. Рефлексия. Максат: теманы үзләштерүеңне аңлау, үз эшчәнлегеңә үзбәя һәм сыйныф эшчәнлегенә бәя бирү. | |
- Без бүген дәрестә нишләдек? - Дәреснең темасы нинди иде? СЛАЙД №28 - Нинди максат иде? - Максатка ирештекме? Слайд №29 ӨЙ ЭШЕ 1) “Ашханәдә” тестын сөйләргә өйрән. 2) Меню төзе. Слайд №30 - Кемгә дәрестә эшләве җиңел булды? - Кемгә авыр булды? Ни өчен? ( Кто встретил трудности? В чем? Почему?) - Үзегезгә смайлик алыгыз. Мин бу дәрестә бик яхшы эшләдем. (сары) Миңа бу дәрестә яхшы эшләргә сыйныфташларым булышты. (кызыл) Миңа әле тырышыбрак эшләргә кирәк.(яшел) Слайд №31 - Сау булыгыз. Дәрес өчен рәхмәт. | - “Ашханә” турында сөйләштек , күнегүләр эшләдек “Ашханәдә” - Матур итеп татарча сөйләшергә өйрәнергә. - Ашханә турында булган сүзлек запасын арттыру , үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре турында һәм әдәплелек кагыйдәләрен дә онытмау иде Өй эшен көндәлеккә язалар. Дәрестә үз эшчәнлекләренә бәя бирәләр. | Укытучы бәяләвен уңай кабул итү, үзэшчәнлекне планлаштыру, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ) |