СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Ачык дәрес эшкәртмәсе "Сорау җөмлә"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Сорау җөмлә турында белгәннәрне актуальләштерү,укучыларның иҗади сәләтен үстерү юллары.

Просмотр содержимого документа
«Ачык дәрес эшкәртмәсе "Сорау җөмлә"»

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы

Әлдермеш урта гомуми белем бирү мәктәбе.















Сорау җөмлә





























I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Вәлиева Алсу Зөфәр кызы

Татар теле, 5 класс” дәреслеге буенча төзелгән дәрес план-конспекты

Тема: Сорау җөмлә


Тема

Сорау җөмлә

Максат

1. – сорау җөмлә турында белгәннәрне актуальләштерү, сорау җөмләнең белдерелү үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итү.

2. – телдән һәм язма сөйләмдә сорау җөмләләрне табу күнекмәсен үстерүгә шартлар тудыру;

3. – укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерүгә, коллективта эшләү, үзара ярдәмләшү, бер-береңә яхшы мөнәсәбәттә булу сыйфатлары тәрбияләү өчен шартлар тудыру.


Планлаштырылган нәтиҗә

Предмет буенча белем, күнекмәләр

Универсаль уку күнекмәләре


Предмет буенча:

- сорау җөмләнең ни икәнен белү;
- сорау җөмлә белдерелү чараларын үзләштерү ;

- Төрле грамматик чаралардан файдаланып, сорау җөмләләр төзеп яза белү.


Регулятив:
- уку мәсьәләсен кабул итү һәм дәрес дәвамында шуның буенча эшләү;

- куелган мәсьәлә нигезендә үз эшчәнлегеңне планлаштыру.
Танып белү:
- куелган мәсьәләне чишүдә алгоритмны куллана белү;
- язма һәм телдән сөйләмдә үз фикерләренңе формалаштыра белү;

- өлешләрдән бербөтенне төзи белү;
- гомумиләштерү.
Коммуникатив:
- сөйләмнең диалогик формасы белән эш итә белү;
- хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм карашыңны яклый белү;
- үз фикереңне һәм карашыңны формалаштыру;
- бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү.

Төп төшенчәләр

Сорау җөмлә

Оештыру

Предметара бәйләнеш

Эш формалары

Ресурслар

әдәбият, рус теле,

әйләнә-тирәне өйрәнү

Индивидуаль,

Фронталь,

Төркемнәрдә эш,


Дәреслек

Интерактив такта

Презентация








Дәрес планы


1. Мотивлаштыру-ориентлашу.

- психологик уңай халәт тудыру

  • белемнәрне актуальләштерү.

Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

− Хәерле көн, балалар!

− Кәефләрегез әйбәтме? Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр, - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.


  • - Шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик.

2Уку мәсьәләсен кую.

-Экранга игътибар итик әле. Анда сезгә кечкенә генә текст бирелгән.Әйдәгез бергәләп шул текстны укыйк .

2 слайд

Кемгә яшәү җиңелрәк? Яхшы күңелле кешегәме яки явыз кешегәме? Игелекле кешегә дуслар табуы, гаилә коруы җиңелрәк. Аның күңеле саф, уйлары якты. Мәрхәмәтле кешенең яхшы сыйфатлары икеләтә үзенә әйләнеп кайтачак. Әйе, игелекле, шәфкатьле булу хәзер дә актуаль.

-Текстта сүз нәрсә турында бара?(кешеләргә хас сыйфатлар турында,)

-Бу фикерләрне безгә нәрсәләр ярдәмендә җиткерделәр?(Җөмләләр ярдәмендә)

-Җөмләнең билгеләмәсен искә төшерик әле.

-Әйтү максаты ягыннан җөмләләр ниндиләргә бүленә?(хикәя, сорау, боерык)

Узган дәрестә без нинди җөмләләрне өйрәндек?(Хикәя җөмләләрне)

-тексттан хикәя җөмләләрне уку.

-Тагын нинди җөмләләр калды?(сорау җөмләләр, аларны уку)

Сорау җөмлә икәнен каян белдек? ( җөмлә ахырындагы тыныш билгесеннән)

Без бүген дәрестәнәрсә турында сөйләшербез


Дәреснең темасын әйтәләр,максатын билгелибез

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

4. УМ адымлап (өлешләп) чишү

1. Ак яулык һәм калфаклар халкыбызның борынгыдан калган йоласымы? («Сөембикә» журналыннан)

2. Мәктәбем дә, телем дә ул Тукай,

Тукайдагы кебек тел кайда? (С.Хәким)

  1. Урлаганнармы әллә

Кыш бабайның Кар кызын? (М.Шабаев)

  1. Болар – синең беренче шигырьләрең?

  2. Чү! Бу безнең әниләрнең берсе түгелме соң? (Р. Фәйзуллин)

6. Ә, алаймыни, күзегез кызыгамыни? (Г. Ибраһимов)


К.җ.: Сорау җөмләләрне белдерүче чаралар:

1. –мы сорау кисәкчәсе. 2. Кайда сорау алмашлыгы. 3. –мы сорау кисәкчәсе + әллә кисәкчәсе. 4. Сорау интонациясе генә. 5. –ме сорау кисәкчәсе + соң кисәкчәсе. 6. –мыни сорау кисәкчәсе.

Үзбәя.

2.Төркемнәрдә эш.Ике группага да карточкалар бирелә.Укучылар сорау җөмләләрне белдерүче чараларны куялар.

Карточка №1

Табын янына утырасың, табыннан җылылык, нур бөркелә. Каян килә ул нур, ул җылылык? Кояшлы тәрәзәләрдәнме? Тәрәзә төбендәге гөлләрдәнме? Әллә инде пар бөркеп утырган самавырданмы? Белмәссең... Ә күңелдә әнә шул җылылыгы, нуры белән бергә моң да бар. Әйтү, аңлату мөмкин булмаган моң газаплый. Шуны куарга, онытырга теләгәндәй, сүз башлыйм: 

- Һаман дөнья куасыз инде, ә?


Карточка №2

Яңгыр басылды, чак сизелеп, җир өстеннән ак пар күтәрелде, җиргә һәм күккә тоташып, бик матур җиде тасма уйнады.

Беренче күкрәү. Ул күкеләрнең телен ачтымы? Әллә май аена өстәмә ямь булдымы? Бар табигать үзгәрде. Ямь өстенә яңа ямь өстәлдемени? Күкеләр хәзер көнозын томшык йоммады. Нигә шулай көнозын кычкыралар алар? Белмисең? Ә мин беләм. Безгә гомер саный алар. Озын гомер...



Дөреслеген тикшерү.

2. Модельләштерү. Сорау җөмлә турында белгәннәрне гомумиләштереп, модель төзергә.

К.җ.:

Сорау җөмлә



– сөйләүченең үз-үзенә яки башка берәүгә булган соравын белдерә,

– сорау интонациясе белән әйтелә,

– сорауны белдерә торган сүзгә логик басым төшә,

– җөмлә ахырында сорау билгесе куела,

– түбәндәге чаралар белән белдерелә:


сорау сорау интонациясе

алмашлыкл. –мыни, -мени

-мы, -ме сорау

Кисәкчәләре

Үзбәя.

  1. Физкультминут МИКС –ФРИЗ –ГРУП Бию көе куеп сораулар бирү

1)Сорау җөмлә ясауда ничә төрле кисәкчә кулланыла?(2)

2)сорау җөмлә ничә төрле чара белән белдерелә?(3)

3)әйтү максаты ягыннан җөмләләр ничә төргә бүленә? (3)


5.Яңа материалны ныгыту

Дәреслек белән эш

1.127 нче күнегү.Сорау җөмләләрне барлыкка китерүче чараларны язып алыгыз.

Дөрес җаваплар: килде-ме, ни дияр идең, кемгә охшаган, кемгә, кайсы Үзбәя.


2. 131 нче күнегү. Ике группага бүленеп эшләү

1нче группа җаваплары: Сез укыган мәктәп нинди? Мәктәптә нәрсәләр бар? Дәресләрдән соң малайлар һәм кызларбик теләп кайсы түгәрәкләргә йөри?

Син нинди түгәрәккэ йөрисең? Марат дустың нинди түгәрәккә йөри? Кызлар нинди түгәрәккә йөриләр?

2нче группа җаваплары: Сез укыган мәктәп зур һәм яктымы? Мәктәптә китапханә, спорт залы, ашханә бармы? Дәресләрдән соң малайлар һәм кызлар түгәрәкләргә йөриләрме ? Син көрәш түгәрәгенә йөрисеңме? Дустың Марат бокс түгәрәгенә йөриме? Кызлар бию түгәрәгенә йөриләрме?

Үзбәя.

3. Тест


Сималтиниус

Раунд Тэйбл

Соңыннан дәфтәрләрен алмаштырып, бер- берсенекен тикшерәләр, эшләрен бәялиләр.

5. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрескә нинди УМ куйган идек? -Без дәрескә нинди максат куйган идек?

-Максатыбызга ирештекме?-Сорау җөмләләр нәрсә өчен кирәк?

-Алар безгә киләчәктә кирәк булачакмы?


6. Дәрескә гомуми бәя.

7. Өй эше:

а) иҗади. 128 нче күнегү; Бирелгән сүзләрне һәм сүзтезмәләрне кулланып, “Кем кемгә охшаган? Дигән темага хикәя язу.

ә) ярымиҗади. 129 нчы күнегү; Бирелгән җөмләләрне сорау җөмләләр итеп үзгәртеп языгыз, нинди чара куллануыгызны аңлатыгыз.