СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Ачык дәрес "Сан турында төшенчә. Сан һәм саналмыш".

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Ачык дәрес "Сан турында төшенчә. Сан һәм саналмыш".»

Татар теле. 6 сыйныф. “Сан” темасы


Т е м а: Сан турында төшенчә. Сан һәм саналмыш.


М а к с а т: Мөстәкыйль сүз төркеме буларак, сан сүз төркеменең үзенчәлекләрен ачу, саналмыш белән кулланылышын билгеләү. Санның шартлы билгесе булган цифрлар турында әйтеп, тормышта кулланылу дәрәҗәсен ачыклау. Сан белән саналмышны җөмләдә дөрес итеп куллана белү. Укучыларда ватанпәрвәрлек, патриотизм тойгысы, гражданлык хисләре тәрбияләү.

М а т е р и а л. VI сыйныфлар өчен татар теле дәреслеге, 2015 ел, терәк сүзләр, интерактив такта, моменталь тест.

Т и п: яңа материал белән таныштыру.

К у л л а н ы л г а н т е х н о л о г и я л ә р: Үстерелешле укыту, информацион.

М е т о д һәм а л ы м н а р: проблема кую, эзләнү, төркемләп эш, индивидуаль эш, сорау, иҗади эш төрләре.



Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше. Балалар ике төркем булып утыралар.

-Исәнмесез, укучылар. Татар теле дәресебезне башлыйбыз. Бүген дәресне сезнең белән мин - Алсу Рамзилевна үткәрермен. Дәресебезне уен белән башлап җибәрк.


Кабатлау. Актуальләштерү.

-Уен “Яшеренгән сүзне тап”  дип атала.

Слайд

Алтын, җидегән, Фикер, тун, көчек, йөзем, бишек, кунак, берләшмә.        

- Экрандагы сүзләрне хор белән укыйк әле.

- Укучылар, һәр сүз эчендә яшеренгән сүзләр бар, әйдәгез шуларны табыйк. Алтын.....

-Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

- Сан турында.

- Дәфтәрләрегезне ачыгыз, бүгенге числоны һәм теманы язып куегыз. “Сан турында төшенчә.

III. Яңа уку мәсьәләсе кую һәм аны чишү.

- Бүгенге дәрестә үзалдыбызга нинди бурычлар куябыз?

- Санның сорауларын өйрәнәбез

- билгеләмәсен, кагыйдәсен чыгарабыз

- Җөмләләр төзибез

- Күнегүләр эшлибез

- Шушы бурычларны үтәү максатыннан эшебезне дәвм итәбез.

- Экранга сүзтезмәләрне укып чыгыйк .

Слайд.

- Укыйк: ун солдат, җиделәп ветеран, уникешәр отряд, егерме җиңүче, илле биш медаль, 9нчы май.

- Әйдәгез, бергәләп саннарга сораулар куейк (Ничә? Ничәләп? Ничәшәр? Ничәү? Күпме? Ничәнче? ).

- Укучылар, саннар ачыклап килгән сүзләрне генә укып күрсәтегез әле.

- Бу сүзләргә нинди сораулар куяр идегез? (Кем? Нәрсә?)

- Димәк, саннар нинди сүз төркемен ачыклап килгәннәр?(Исемнәрне)

- Сан ачыклаган исемнәрне саналмыш дип атарбыз.

Слайд.

- Санлмыш сүзе ничек ясалган? Бу сүзнең составында тагын нинди сүз бар?(сан, санал)

- Саналмыш санау, саналу сүзеннән ясала. Димәк, сан ачыклаган предмет санала. Бу төшенчә сезнең өчен яңа, аны истә калдырырга тырышыгыз. Чөнки ул дәресебезнең алдагы эапларында да кирәк була.

Слайд

- Ә хәзер Егерме җиңүче сүзтезмәсен рус теленә тәрҗемә итик. Саналмышка игътибар итегез. Сез нинди аерманы күрәсез? Җиңүче – победителей.

- Рус теленнән аермалы буларак, татар телендә саналмыш һәрвакыт берлек санда килә.

Нәтиҗә ясала. Хәзер бергәләшеп кагыйдә чыгарыйк.

Предметның якынча яки төгәл исәбен белдереп, ничә? ничәнче? ничәү? ничәшәр? кебек сорауларга җавап бирүче мөстәкыйль сүз төркеме сан дип атала. Сан ачыклаган исем саналмыш була.

- Нинди кагыйдә килеп чыкты? Беренче төркем сезне тыңлыйк әле. Икенче төркем...

- Кагыйдәне сез дөрес чыгардыгыз микән? Тикшереп карыйк. Моның өчен дәреслектәге билгеләмәне укып китик.

- Дөрес кагыйдә чыгардыгызмы? Туры киләме?

III. Н ы г ы т у.

Кем тизрәк?” уенын уйнап алыйк. Экрандагы саннарга игътибар белән карап барыгыз һәм истә калдырырга тырышыгыз.

Слайд

4, 9, 22, 75, 1945.

- Сез экранда ннди саннарны күрдегез? Бу саннар нинди вакыйга белән бәйле?

- Бөек Ватан сугышы

- Мин бу саннарны юкка гына алмадым. Без Бөек Җиңүнең ничә еллыгын билгеләп үтәргә җыенабыз?

-75 еллыгын.

- Сугыш... Нинди шомлы һәм авыр сүз. Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән. Сугыш... Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, Җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән. Менә без 75 ел тыныч, аяз күк йөзе астында яшибез. Тыныч тормышның кадерен белеп, тырышып уку, тәрбияле, әхлаклы булу – ул сезнең бурычыгыз. Бүген әле истәлекле дата да, 3 нче декабрь ул билгесез солдатларны искә алу көне.

- Әйдәгез укучылар, болай сөйләшик. Сез солдатлар, ә мин сезнең командир. Дәрес барышында төркемләп тә, мөстәкыйль рәвештә дә сезгә минем командаларны үтәп, төрле хәрби йөкләмәләрне (заданиеләрне) үтәргә туры киләчәк. Биремнәрне дөрес үтәгән укучы йолдыз ала. Дәрес ахырына хәтле кем күбрәк йолдыз җыя, ул солдатны без сержант дәрәҗәсенә күтәрәчәкбез.

- Хәзер, укучылар, төркемнәрдә эшләп алырбыз. 1 төркемгә бирем: сез бирелгән сүзтезмәләрне кертеп, фронтка хат язырга тиешсез. Ә сезнең хат язганыгыз бармы?

- Әйе, юк.

- Әйе укучылар, сез хәзер хатларны телефон, компьютер аша гына җибәрәсез.

Ә элек халарны ничек, нрсәгә салып җибәргәннәр?

Алар нинди формада булган?

Слайд.

2 нче төркем, сезгә бирем: 1 нче төркемгә язган хатка, өчпочмак формасында конверт ясарга. Әзерләү алгоритымы сезнең алдыгызда.


Балалар төркемнәрдә эчтәлеге ягыннан якынча мондыйрак хат язалар:


Исәнме, илебез батыры!

         Сиңа хөрмәт белән 5 нче мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучылары хат яза . Бу хатыбызны үткәннәргә, Бөек Ватан сугышында  ятып калган  илебез  солдатына язабыз.

       Сугыш... Әлеге  афәт  дистәләрчә миллион кешене вакытыннан алда гүргә кертте. Миллионнарның күзенә кара кайгы пәрдәсе булып эленде. Дүрт ел дәвамында әби-бабаларыбыз күргән газаплы көннәр, шөкер, тарихта гына калды. Бу тыныч тормыш өчен без сезгә бурычлы.

      Кадерле, солдат абый!  Рәхмәт сиңа, мең-мең рәхмәт! Без сокланабыз һәм горурланабыз сезнең белән. Инде без дә сезнең буынга тап төшермичә, “4” ле, «5”ле билгеләренә генә укырга сүз бирәбез.

    Илебез 2020 нче елның 9 нчы маенда Җиңү көненең 75 еллыгын бәйрәм итәчәк.

Олы ихтирам белән Син бүләк иткән тыныч, матур тормышта яшәүче оныкларың.


- Әзерсезе? 1нче төрке, хатыгызны укып күрсәтегез әле. 2 нче төркем сезнең конвертыгыз әзерме? Әйдәгез хатны конвертка урнаштырыйк. Ә хатне фронтка күгәрчен тапшырыр.

Слайд

Сез хат язган арада бер хәрби йөкләмә килеп төште, ачып укыйк әле.

Иптәш  солдатлар, сезгә алдагы үрләрне яулау өчен, бик тиз арада әлеге хәрби йөкләмәне үтәргә кирәк. дәреслектәге 139 нчы күнегүне үтәгез.

- Бу биремне такта алдында эшлик эле. (Өч кешене чыгару) Беренче алты мисалны син эшлисең, киләсе 6сын син, соңгы алтысын син. Ә калганнар дәфтәрдә эшлиләр.

- Күнегүне экрандагы җаваплар белән тикшерик. ЙОЛДЫЗ.

- Беренче хәрби йөкләмәне яхшы үтәгәнсез, киләсе йөкләмәгә күчәбез.

- Экрандагы ребусларга игътибар итигез әле: 6н, к3, 5ек, 100ек, 1дәм, 100ә, 1лек. Кем тизрәк ребусларны чишә, кул күтәреп җавап бирер. ЙОЛДЫЗ

-Алдагы йөкләмә, тест.Тиешле саннарны сайларга. Тест индивидуаль рәвештә эшләнелә.

(Тест өләшү, укучылар индивидуаль рәвештә эшлиләр.)

Тест

1. ... кат үлчә, ... кат кис.

а)җиде, бер б) 0,бер в) бер, ун

2. Иренгән .... атлар.

а) бер б) мең в) кырык

3. ... сум акчаң булганчы - ... дустың булсын.

А) ун б) йөз в) мең

4. Егет кешегә ... төрле һөнәр дә аз.

а) җиде б)җитмеш в)йөз



- Укучылар, күрәсез саннар безнең тормышта бик зур роль уйныйлар. Еллар, айлар, көннәр санала. Сәгать телләре дә саннарны күрсәтә. Кибеттә азык-төлек, кием алганда да саннар ярдәмгә килә.

IV. Йомгаклау.

  • Сан турында алган белемнәрне гомумиләштерик. Моның өчен без иҗади эш элибез. Менә сезгә ике конверт, конвертларда куллану өчен материаллар.

Эшне башладык.

  • Нәрсә барлыкка килде? Бу чәчәккә тагын нәрсә җитми?

  • Сабагы белән яфраклары.

  • Сабаксыз чәчәк буламы? Сабаксыз чәчәк булмаган кебек, җиңү дә батырларсыз яуланмый. Шуңа күрә, сабакны без батырлар дип билгелик.

  • Чәчәкнең тагын нәрсәләре булырга тиеш?

  • Яфраклары.

  • Ә сезнең күңелегездә батырларга карата нинди хисләр туды?

  • Горурлык. Хөрмәт.

  • Әйдәгез шушы сүзләрне яфракларыбызга язып куейк.

  • Өйрәнелгән белемнәребез нәтиҗәсе буларак, матур гына открыткалар ясалды. Сез сугыш ветераннарын котлап менә шушы открыткаларны бүләк итә аласыз. Сезгә бары тик котлау сүзләре генә язасы калды.

Билге кую. Менә инде йолдызларны санар вакыт та җитте. Сержант дәрәҗәсен алырлык солдатларыбыз бар микән?  Моны ачыклау өчен, әйдәгез әле үзбәя таблицасын да тутырыйк.

Үзбәя.

6нчы сыйныф. Исемем: ______________



Мин бу дәрестә актив катнаштым

балл


Биремнәрне үтәгәндә үземнән өлеш керттем


Сөйләмем дөрес һәм тулы булды


Саннарны сөйләмдә дөрес итеп куллана беләм


Дәрестәге материалны аңладым


Һәр пунктка берешәр баллдан.


Билгеләр куела. 5 балл – 5ле, 4 балл – 4, 3 балл - 3

V. Өй эше. Кагыйдәне үзләштерергә.

5 балл җыйганнарга иҗади эш “Минем гаиләмдә сугыш хәтирәләре”.

4 балл - составында сан булган 3 табышмак, 3 мәкаль язарга.

  1. балл – дәреслектәге 138 нче күнегүне эшләргә.

















Исәнме, илебез батыры!

         Сиңа хөрмәт белән ............................ ............................... укучылары хат яза . Бу хатыбызны үткәннәргә, Бөек Ватан сугышында  ятып калган  илебез  солдатына язабыз.

       Сугыш! Әлеге  афәт  ........................... вакытыннан алда гүргә кертте. .......................................... кайгы пәрдәсе булып эленде. ........................................ дәвамында әби-бабаларыбыз күргән газаплы көннәр, шөкер, тарихта гына калды. Бу тыныч тормыш өчен без сезгә бурычлы.

      Кадерле, солдат абый!  Рәхмәт сиңа, мең-мең рәхмәт! Без сокланабыз һәм горурланабыз сезнең белән. Инде без дә сезнең буынга тап төшермичә, .................................... генә укырга сүз бирәбез.

    Илебез ........................ ....................... Җиңү көненең

................ бәйрәм итәчәк. Сугыш михнәтләрен кичергән өлкән буын бу көнне яшьле күзләре белән сагышланып искә алса, без, яшь буын, горурлык хисләре белән каршылыйбыз.

Олы ихтирам белән Син бүләк иткән тыныч, матур тормышта яшәүче оныкларың.





























2020 нче елның

мең-мең рәхмәт!

5 нче мәктәпнең

75 еллыгын

6 нчы сыйныф

Миллионнарның күзенә кара

4” ле һәм “5”ле билгеләренә

9 нчы маенда

75 еллыгын  

дистәләрчә миллион кешене

Дүрт ел














Алгоритм.

  1. Өчпочмак формасында конверт ясарга.

  2. Өчпочмакның як-яклары бер размерда булсын.

  3. Конвертның тышына экрандагы үрнәк буенча языгыз.

  4. Конвертны җепкә элегез.

  5. Конвертны искертегез.


















Үзбәя.

6нчы сыйныф. Исемем: ______________



Мин бу дәрестә актив катнаштым

балл


Биремнәрне үтәгәндә үземнән өлеш керттем


Сөйләмем дөрес һәм тулы булды


Саннарны сөйләмдә дөрес итеп куллана беләм


Дәрестәге материалны аңладым


Һәр пунктка берешәр баллдан.


Үзбәя.

6нчы сыйныф. Исемем: ______________



Мин бу дәрестә актив катнаштым

балл


Биремнәрне үтәгәндә үземнән өлеш керттем


Сөйләмем дөрес һәм тулы булды


Саннарны сөйләмдә дөрес итеп куллана беләм


Дәрестәге материалны аңладым


Һәр пунктка берешәр баллдан.


Үзбәя.

6нчы сыйныф. Исемем: ______________



Мин бу дәрестә актив катнаштым

балл


Биремнәрне үтәгәндә үземнән өлеш керттем


Сөйләмем дөрес һәм тулы булды


Саннарны сөйләмдә дөрес итеп куллана беләм


Дәрестәге материалны аңладым


Һәр пунктка берешәр баллдан.


Үзбәя.

6нчы сыйныф. Исемем: ______________



Мин бу дәрестә актив катнаштым

балл


Биремнәрне үтәгәндә үземнән өлеш керттем


Сөйләмем дөрес һәм тулы булды


Саннарны сөйләмдә дөрес итеп куллана беләм


Дәрестәге материалны аңладым


Һәр пунктка берешәр баллдан.




Тест

1. ... кат үлчә, ... кат кис.

а)җиде, бер б) 0,бер в) бер, ун


2. Иренгән .... атлар.

а) бер б) мең в) кырык


3. ... сум акчаң булганчы - ... дустың булсын.

а) ун б) йөз в) мең


4. Егет кешегә ... төрле һөнәр дә аз.

а) җиде б)җитмеш в)йөз



Тест

1. ... кат үлчә, ... кат кис.

а)җиде, бер б) 0,бер в) бер, ун


2. Иренгән .... атлар.

а) бер б) мең в) кырык


3. ... сум акчаң булганчы - ... дустың булсын.

а) ун б) йөз в) мең


4. Егет кешегә ... төрле һөнәр дә аз.

а) җиде б)җитмеш в)йөз



Тест

1. ... кат үлчә, ... кат кис.

а)җиде, бер б) 0,бер в) бер, ун


2. Иренгән .... атлар.

а) бер б) мең в) кырык


3. ... сум акчаң булганчы - ... дустың булсын.

а) ун б) йөз в) мең


4. Егет кешегә ... төрле һөнәр дә аз.

а) җиде б)җитмеш в)йөз


Тест

1. ... кат үлчә, ... кат кис.

а)җиде, бер б) 0,бер в) бер, ун


2. Иренгән .... атлар.

а) бер б) мең в) кырык


3. ... сум акчаң булганчы - ... дустың булсын.

а) ун б) йөз в) мең


4. Егет кешегә ... төрле һөнәр дә аз.

а) җиде б)җитмеш в)йөз



Тест

1. ... кат үлчә, ... кат кис.

а)җиде, бер б) 0,бер в) бер, ун


2. Иренгән .... атлар.

а) бер б) мең в) кырык


3. ... сум акчаң булганчы - ... дустың булсын.

а) ун б) йөз в) мең


4. Егет кешегә ... төрле һөнәр дә аз.

а) җиде б)җитмеш в)йөз


Тест

1. ... кат үлчә, ... кат кис.

а)җиде, бер б) 0,бер в) бер, ун


2. Иренгән .... атлар.

а) бер б) мең в) кырык


3. ... сум акчаң булганчы - ... дустың булсын.

а) ун б) йөз в) мең


4. Егет кешегә ... төрле һөнәр дә аз.

а) җиде б)җитмеш в)йөз









Предметның якынча яки төгәл исәбен белдереп, _____________________________________________________________________

кебек сорауларга җавап бирүче мөстәкыйль сүз төркеме ______________ дип атала. Сан ачыклаган исем ____________________ була. Татар телендә саналмыш һәрвакыт _________________________килә.




саналмыш


ничә? ничәнче? ничәү? ничәшәр?


берлек санда


сан







Предметның якынча яки төгәл исәбен белдереп, ____________________________________________________________

кебек сорауларга җавап бирүче мөстәкыйль сүз төркеме ______________ дип атала. Сан ачыклаган исем ____________________ була. Татар телендә саналмыш һәрвакыт _________________________килә.




саналмыш


ничә? ничәнче? ничәү? ничәшәр?


берлек сана


сан













Иптәш  солдатлар, сезгә алдагы үрләрне яулау өчен, бик тиз арада әлеге хәрби йөкләмәне үтәргә кирәк. дәреслектәге 139 нчы күнегүне үтәгез.