СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Адәмне адәм иткән - әдәп, һәлак иткән - әләк!

Нажмите, чтобы узнать подробности

Тәрбия сәгате. Рус мәктәбенең 4нче сыйныфы (татар төркеме)

Просмотр содержимого документа
«Адәмне адәм иткән - әдәп, һәлак иткән - әләк!»

Тәрбия сәгате.

Сыйныф: 4нче А (татар төркеме)

Тема: Адәмне адәм иткән - әдәп, һәлак иткән - әләк!

Максат: Укучыларга әхлак тәрбиясе бирүне дәвам итү. Әләкләшү-начар гадәт икәнен аңлату.

Тәрбия сәгате барышы:

-Укучылар, бүгенге тәрбия сәгатендә без сезнең белән әхлак нормаларын өйрәнүне дәвам итәрбез.

- Нәрсә ул әләк? Сез бу сүзне ничек аңлыйсыз?

- Ә менә “Аңлатмалы сүзлек”тә бу сүзнең ике мәгънәсе бирелә:

1. Берәүне нәрсә өчен дә булса гаепле санап, еш кына яла ягып, аның өстеннән сүз.

2.Берәр нәрсә яки нинди дә булса эш турында кемгә дә булса җиткерелгән сүз.

- Укучылар, сезнеңчә, кешегә сереңне сөйләү, кешенең серен кешегә сөйләү әйбәт эшме?

-Әлбәттә, дустың ышанычлы, синең сереңне беркайчан да башка кешегә сөйләмәскә тиеш. Татар халык әкиятләре дә безне шулай тәрбияли.

-Хәзер мин сезгә әфган халык әкиятен укып ишеттерәм. Моңа охшаш әкиятләр башка халыкларда да, шул исәптән, безнең татар халкында да бар.

-Төлке бүрегә нәрсә дип әйткән? (Син – әләкче, кирәгеңне алдыңмы? Ни өчен өч аякта йөргәнеңне беләсеңме?)

-Әкияткә нинди исем биреп була? (“Әләк”, “Бүре-әләкче”, “Юлбарыс, бүре, төлке”, “Хәйләкәр төлке”)

-Әгәр бүре әләкләмәсә, без төлкенең хәйләкәрлеген белә алыр идекме?

-Юк, әлбәттә. Бүре ялганлаган, дөресен сөйләмәгән.

-Кешенең артында, үзе юк чагында, дөресен сөйләмәү икенче төрле ничек дип атала? (Гайбәт сөйләү, әләкләү)

- Бу әкияттә кайсы җанвар дөресен сөйләмәгән? (Бүре)

-Димәк, әкияткә нинди исем бирәбез? (“Гайбәтче бүре”, “Әләкче бүре”, “Ялганчы бүре”)

-Әйе. Хәзер әкияттән төлкенең җавабын укыйк: “Хәтереңә салып куй, дустым: әләкче күккә төкерүчеләргә охшаш, аннары ул гаҗәпләнә башлый, башыма нинди чык төште икән, дип.”


-Хәзер слайдтагы мәкальләрне укып, мәгънәләрен аңлатыйк әле:

1. Кешенең артында сөйләмә, алдында сөйлә.

2.Күзең белән күрмәгәнне авызың белән сөйләмә.

3.Адәмне адәм иткән әдәп, һәлак иткән әләк.

4.Гайбәт дөнья болгата.


- Алга таба үзебез “Үз-үзеңне тәрбияләү планы” төзеп карыйк әле. Әләк “кармаг”ына эләкмәү өчен ниләр эшләргә кирәк? Сез үзегез кешене әләкләмәү өчен нәрсәләр эшләр идегез? “Үз-үзеңне тәрбияләү планы”н төзеп карагыз.

Көтелгән план үрнәге:

1.Кеше гаебен сизсәң, үзенә генә әйт.

2.Кеше гаебен күрсәң, үзеңнекен уйла.

3.Күзең белән күрмәгәнне кешегә сөйләмә...


- Сезнең өстәлләрдә тест сораулары ята. Хәзер шул сорауларның җавапларын эзлибез.

1.Кем беренче исәнләшә: керүчеме, әллә бүлмәдәгеләрме?

А) һичшиксез, керүче;

Б) кем тәрбиялерәк, шул беренче исәнләшә.

2.Сез килеп кергәндә, ике кеше сөйләшеп тора, ди. Бу очракта нишләргә?

А) сезгә хәтта күңелсез булса да, әңгәмәне бүлдермәскә;

Б) бүлдерергә.

3.Бала үзен ничек таныштыра?

А) үзенең тулы исемен атый;

Б) үзенең исемен һәм фамилиясен атый.

4.Таныш булмаган кешегә мөрәҗәгать иткәндә, аның белән исәнләшә һәм танышырга кирәкме?

А) исәнләшергә һәм танышырга кирәк;

Б) исәнләшергә кирәк, ә танышырга кирәкми.

5.Табын янына кем беренче утырырга тиеш?

А) беренче үзең утырасың;

Б) олылар утыра.

6.Кунакта сез ничек сөйләшәсез?

А) ягымлы сөйләшү, күрсәткән хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп саубуллашу;

Б) мактанып яки кыланып сөйләшәсез.

-Слайдта дөрес җаваплар язылган. Бер-берегез белән алышып тикшерегез.

-Укучылар. Бүгенгә менә шулар. Сез бүгенге тәрбия сәгатендә үзегезгә нинди сабаклар алдыгыз?

-Димәк, әләкләшү-начар гадәт. Беркайчан да дусларыгызны уңайсыз хәлгә куярга тырышмагыз!