СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

АЕРГЫЧ ҺӘМ АНЫҢ БЕЛДЕРЕЛҮЕ. 7 нче сыйныфта татар теле дәресе.

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Укучыларга аергычлар, алар-ның белдерелүен аңлату, эзлекле фикер йөртү һәм иҗади сәләтне үстерү, туган якның шагыйрьләре белән горурлану хисе тәрбияләү.

Просмотр содержимого документа
«АЕРГЫЧ ҺӘМ АНЫҢ БЕЛДЕРЕЛҮЕ. 7 нче сыйныфта татар теле дәресе.»

АЕРГЫЧ ҺӘМ АНЫҢ БЕЛДЕРЕЛҮЕ

7 нче сыйныфта татар теле дәресе



Максат: Укучыларга аергычлар, алар-ның белдерелүен аңлату, эзлекле фикер йөртү һәм иҗади сәләтне үстерү, туган якның шагыйрьләре белән горурлану хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: Дәреслек, таблица, якташ язучыларыбызның шигырьләре җыентыгы, карточкалар, тест сораулары, компьютер, сигнал карточкалар.

Методы: әңгәмә, төрле биремнәр үтәү, сорау - җавап. Тибы: яңа материал¬ны өйрәтү дәресе.

Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше. Укучыларның белемнәрен актуальләштерү.

Исәнмесез! Хәерле көн укучылар, килгән кунаклар! Бүген бездә татар теле дәресе. Әйдәгез, бер - беребезгә карап елмайыйк та, дәресебезнең күңелле, мавыктыргыч үтүен телик.

1. Үткән дәрес материалын искә төшерү.

- Нинди кисәкләр баш кисәк дип атала?

- Нинди җөмлә кисәге ия була?

- Нәрсә ул хәбәр?

- Ия белән хәбәр арасына кайсы очракта сызык куела?

2. Биремнәр үтәү (ике рәткә бүлеп бирү)

1рәт. «Качкын» ияләр. Җөмләләрнең баш кисәге-ияләре качкан. Кайсыгыз качкыннарны тизрәк таба, шуны бүләк көтә. Аларны табарга җәяләр эчендә бирелгән мәгълүматлар ярдәм итәр.

(Исем) мәктәпкә бара, ә кулында (исем) юк.

(Алмашлык) кечкенә песи балаларын үзенә алды.

Уннан өчне алгач (сан) кала.

Кичтән әйтелгән булса да, (рәвеш) җыелышка килмәде.

(Исемләшкән сыйфат) безнең якка борылып та карамады.

Баянда (исемләшкән сыйфат фигыль) кинәт туктап калды.

(Исем фигыль) миңа бик ошады.

«Качкыннар»: сумка, җиде, Алсу, сөйләве, сылукай, ул, күбесе, уйнаучы.

2 рәт. «Адашкан» хәбәрләр. Җөмлә¬ләргә югалган хәбәрләрен табарга ярдәм итегез.

1. Күңелгә дәрт һәм шатлык өстәп,очып - очып татар кызы (хикәя ф.).

2. Син әти - әниеңне (боерык ф.).

3. Малай (шарт ф.), ат шунда ук (хи¬кәя ф.).

4. Җәмәгать, мин дә үз фикеремне(боерык ф.).

5. Исегездә тотыгыз: китап битлә¬рен (инфинитив, юклык төре).

Җаваплар: борчыма, бии, чакырса, килеп җитә, әйтим әле, ертмаска.

3. Ялган ияләр. (Экранда җөмләләр чыга) Кара белән бирелгән сүзләр үзләрен «ия» диләр. Моның шулаймы, түгелме икәнен сигнал карточкалары белән күрсәтегез.

- Мин кичә дустымнан хат алдым.

- Тәрәз төбендәге гөлләрем дә чәчәк аттылар.

- Батыр яуда беленер.

- Алар таң атканда гына кузгалдылар.'

- Әби оныкларына оекбаш бәйли.

- Нәфисә- уңган кыз.

- Мәдинәнең өе мәктәптән шактый ерак.

- Ниндидер могҗиза белән бу авыл сакланып калган.

- Су юлына «Фәридә сукмагы» дигән исем биргәннәр.

- Нурия бик матур җыр башлады.

Сез нинди иярчен кисәкләрне беләсез?

- Аергыч, тәмамлык, хәл.

- Бүген иярчен кисәкләрнең берсе -аергыч һәм аның белдерелүен карап китәрбез.

II. Яңа төшенчәләр, ысуллар формалаштыру.

1. Таблицадан җөмлә тикшерелә.

Исемне ачыклап килгән теләсә нинди сүз аергыч дип атала. Димәк, барлык мөстәкыйль сүз төркемнәре дә аергыч була ала. Аергычны билгеләү өчен, башта исемне, аннары аңа ияргән сүзне табарга кирәк, (мисал). Җөмләдә исем урынында килгән алмашлык һәм санны ачыклаучы сүз дә аергыч була (мисал). Аергычны ияртеп килгән сүз аерылмыш дип атала.

- Укучылар, игътибар итегез әле,аергычлар җөмләдә кайсы урыннар¬да килгән? Ул аерылмыш белән бергә аның алдыннан килә.

Ә шигъри яки гади сөйләмдә аергыч аерылмыштан соң да килергә мөмкин.

(Исемең ничек синең?)

Йомгаклыйк. Димәк, ияртүче кисәк -аерылмыш - аергыч һәрвакыт исем белән белдерелә; нинди? кайсы?, кемнең? нәрсәнең?,ничә? ничәнче? кебек сорауларга җавап бирә, барлык мөстәкыйль сүз төркемнәре белән белдерелә ала.

1. Компьютер экранында эш.

Җөмләләр тикшерү.

1. Без «Авыл тормышы» газетасын яратып укыйбыз.

2. Шагыйрь Имай Насыйри- безнең горурлыгыбыз.

3. «Салават» хуҗалыгы бәрәңгедән зур уңыш алды.

4. Үрге Усылы авылы Стәрлетамак шәһәре янына урнашкан.

Нәтиҗә: Аергыч шулай ук килеш ку¬шымчасыннан башка килгән исемнәр- газет - журнал, авыл, шәһәр, рай¬он исемнәре белән дә белдерелә ала.

III. Осталык һәм күнекмәләрне бул¬дыру.

1. 82 нче күнегү.

2. Карточкалар белән эш.

Мәкальләрне укып аергычларны табарга, сызарга.

1. Ялкау шәкертнең китабы керлә¬нми.

2. Акыллы кеше сүз әйткәндә, әйтер сүзен чамалар.

3. Балага иң куәтле кеше-ата.

4. Йөргән таш шомарыр, яткан таш мүкләнер.

5. Бер гүзәл эш мең гүзәл сүздән яхшырак.

6.Акыллы кеше мәкальсез сөйләмәс.

3. «Картинага җан керт» уены.

Аергычлар кергән җөмләләр уйлап,төркемнәрдә хикәя төзү.

4. Аергычның җөмләләрдәге әһәмиятен күрсәтү.

- Җөмләдә аергычны куллану ни өчен кирәк?

- Аергычлар җөмләне матурлыйлар.Алар әдәби әсәрләрдә бик еш кулланылалар. Мәсәлән, шаян җил, ак, ал, кызыл чәчәкләр. Мондый аергычларны сурәтләү чарасы буларак ничек атыйлар?

- Эпитет.

IV Дәресне йомгаклау.

Дәрес темасы буенча тест алу.

Өй эше:.

Аергычлар кертеп, «Авыл иртәсе» дигән инша язарга.

Билгеләр кую.