Аларга безнен кебек 17, 18 яшь иде...
Хәйкәл тора авылымның
Нәк үзәк урында
Яудан кайтмый калганнарның
Ишетәм моңын монда.
Мәрмәр ташка уелганнар
Безгә таныш исемнәр.
Бу исемнәр кисәтәләр,
Сак булыгыз кешеләр!
Сак булыгыз кешеләр!
Менә халкыбыз 70-нче тапкыр тыныч, җылы язларны каршылый. 70-нче җиңү көнне-җиңү бәйрәме. 70-не тапкыр үтткән юлларыбызга тарихи сәйәхәт.
Күпме терелгән күз яшләре, аларган чәч бөртекләре. Күпме өзелгән гөмерләр хәм барысына нәтиҗә итеп,.. шатлыклы күз яш\ләре.
Иле өчен хәләк буллганнарның
Исемнәрехалык телендә.
Гәүдәләре кайда булса да
Олы хөрмәт туган җирендә.
Безнең бәхетле киләчәгебезгә, беренче тормышыбыз, туган илебезнең азатлыгы өчен сугышка Башкортостан яугирләре белән бергә 3 меңнән артык яшҗ кыз да китә. Шуларныү 50-се Дөртөйле җиреннән көрәшкә кузгала. Нәфис затлар арасында татар теле хэм әдәбияте укытучысы Нурия апа Мөхәммәтсабирова да бар иде.
Еайгысы-хәсрәтсез яшҗлек еллары...
Купме хыяллар, планнар... Саф эчкерсез беренче мәхәббәт...
Яңа гына мәктәпне уңышлытәмамлап алга зур максатлар куйган, берсе укытучы, икенчесе очучы булырга хыялланган сыйныф ташлар. Нурия белән мусага теләкләрен тормышка ашырырга бер киртә дә юк иде. Юллар аык, теләкләр зур...
Алып баручы: Егет әм кыз сүзләре.
Табигат , койма буе.
Буген мин Коралачык авлылы мәктәбендә балалар укытап, ялга чыгып, Ташишмәгә кайттым. Ике атно эчендә сагындым туган җиремне.
Нинди матур безнен авылтабигате! Ташчишмә буйлары каеннлыклар! Чишмэ буенда су эчеп алдым, бигрәк тәмле, салкын су.
(Әнисе Фатыйма өйдән чыга)
И кызым, кайттыңмы?Күрми дә калдым, хэзер чәйне яңартам. Әтиең печчәнне чүмәләргә салып кайтам диде, озакламый ул да кайтып җитәр, бигрәк эссе бүген! Быел июл ае эссе булды шул!
Нурия: Буген егерме беренче июн Кайтканда җәйәү дә, атта да кайтырга туры килде. Ә әни, Фатих абыйдан хат килмәдеме? Аны тошемдә курдем.
Әнисе: И кызым, сине күргәч, онытып торам. Кичә берюлы ике хат алдык.
Нурия:Фатих абыйданмы? (сөенеп)
Әнисе: Юк, берсе Гайса улы Мусадан, пушталйон укып бирде Фатих хатын, мунысы Нурияга ата Муса Гәрәев язган-диде.
Нурия: (Сөенеп) Әнкәем, рәхмәт. Бир әле укыйм.
Әнисе: Хәзер кызым, өйдә өстәл ашяулыгы астына кыстырып куйдым. Бар әле үзең алып укы. (үзе сөйләнә). Менә бер ел инде Нурия Мусадан хатлар ала, әле генә бала иде, җиткән кыз булды. Муса очучыга укый. Бик куркыныч эш, ходаем үзен сакласын.
Хәтирә керә: Исәнмесеә, Фатыйма апа! Ни хэллэрдэ яшисез?
Әле печәннән кайттым да, сеңлекәшем әйтә, Нурия ахирәтең кайтты, сөенче,-ди.
Тиз генә чәй эчеп сезгә кердем. Нурия ахирәтемне бик сагындым. Бүген Иләкшидегә кичке уенга барабыз.
Фатыйма: Эйе, Нурия кызым ялга кайтты, сөенчекилеп керде, кичә ике хат алдык, вечерга баруны үзегез беләсез, арымаса, барсын. Кая, бакчада чәй әзерлим әле.
Нурия чыга: Бәй хәтирәт , исәнме! Әнием кем белән сөйләшә дисәм, син икәнсең, дускаем Хәтимә! (йөгереп килә, кочаклашалар.) Абау, күз тимэсен, сөбеханалла, бигрәк матур.
Нурия: И ахирәт, мактама әле, менә ике хат. Берсе Фатих абзыйдан берсе Мусадан.
Хәтимә: Фатих абый ничек хезмәт ит? Нәрсәләр яза?
Нурия: Абыем бик яхшы хәбәрдәр генә яза? Минем хатымны да алган: Сезгә дә бик куп сәләм әйткән!
Хәтимә: Нурия, ахирәткәем, күпме печән җыйдык бүген, каенлык болыны тәмле печән исе белән тулды, үзебезгә дә, колхозга да бик куп печән әзерләдек. Әнә Мөхәммәтсабир абый да бүген печәнне чүмәләгә сала иде. И онытып торам, кис вечерга чәй эчеп алыйк.
Хэтимэ: Рәхмәт, башка көнне эчермен. Мин тизгэ генә кердем. Кичкә кадәр хуш.
Нурия: Хуш.
Менә Мусаның хат. Ул мине м кулларымны пешерә кебек.
(Ачып укый.)
“Саумы кадерле Нурия! Сине сагынып Энгелҗс каласыннан күп кайнар сагыну сәламнәремне таң җилләре, кошлар сайравы аша җибәрәм. Мин летчиклар мәктәбендә укуымны давам итәм. Иртәннән кичкә кадәр уку, очулар, парашюттан сикерү, тренировкалар. Ә төнлә, Нурия, мин сине генә уйлыйм. Хәтереңдәме? 1940 елда мин ташчишмәгә кайткач, бергә Иләкшидегә, Имәнлекәү авылларына вечерларга барулар... Ә син өздереп бии идең. Их, бер генә кичкә кайтасы иде, Нурия...”
Әнисе хәм әтисе керә:
Әтисе: Менә Нуриябез кайтты, иртәгә печәнгә дүртәү. Кария кызыбызны алып барабыз.
Әтисе: Нурия кызым, исәнме, ялга кайттыңмы?
Нурия: Әйе, әлегә эш бетеп тоора,, бераз ял итеп ал дип директор абый кайтарды.
Әнисе: Әйдәгез, чәй әзерләдем. Бакчада күләгәдә чәй эчәбез.
Кария: (Кәрзин белән җиләк кертә) Нурия апа! Исәнме, мин кызлар белән җиләктән кайттым.
Нурия: И кария сеңлем! Нинди эре тәмле җиләкләр җыйган.
Әнисе: әйдәгез, зйдзгез, әтисе. Кызларым, җиләкләп чәй эчергә.
Музыка
Кичке уен күренеше кем әйтә?
Җыр “Фазыл чишмәсе”.
Татар биюе.
Нурия: хәтимә быел мин бирскига укытучылар мәктәбенә педучилиәега укырга барам. Моса очучылар мәктәбеннән ялга кайтам дигән. Озакламый кайта.
Хэтимә: Син бәхетле Нурия, укытучы булып эшләдең, менә укырга керәсең. Ә мин... Әти үлгәч, укый алмадым. Өй тулы апалар, әни дә чирле. Ә колхозда эш күп. Быел ашлык уңачак. Башаклар эре, Мөхәммәтсабир абый, уңыш мул булачак диде.
Кария: Нурия апа! Хәтимә апа! Карагыз әле таң ата. Бүген таң да иртә ата.
Кызлар көләләр: Кария, йокыү киләмени?
Нурия: бүген 22 июнҗ. Кызарып таң ата. Кызлар, исән булыгыз. Без әти белән печән җыярга барабыз.
Сугышкаозату (музыка)
-Ходаем, исән-сау, җиңеп кайтыгыз!
Берүк узегезне саклый күрегез!
-Мансур абый, исән-сау, дошманны җиңеп кайтыгыз!
Әйе, сугыш, безне колаклардан тартып,
Вакытыннан алда өлгертте.
Кичтән егет итеп йоклатты да,
Таң атуга инде ир итте.
-И гармуным, моңлы яш.лек дусым,
Туйганчы бер уйнап калмадым.
-Әйдәгез. Басу капкасына кадәр озатыйк
Җыр “Озатып вокзаллар каршында”.
-Сугыш беркемне дә аямады. Хәр йортның капкасын какты. Сугыш җиле кагылмаган, сугыш ачысын татымаган бер генә гаилә дә калмагандыр. Сугыш газаплары Мөхәмиәтсабировлар гаиләсен дә әйләнеп узмады. Ике улын югалткан ата-анасын йөрәк әрнешләре мәнге каралмас бәс кунган чәчләре кызлары Нурия апаның да күңелендә дошманга карата зур нәфрәт көе уята.
Нурия бик кайгылы: Фатих абыем хэлак булган. Бу кайгыны хәбәрне ничек әти-әнигә хәбәр итшргә?
(хатны алып укый:)
“Сезнең улыгыз Фатих Сабиров ак финнарга каршы сугышта батырларча хэлак булды” (Елый.) И абыем, күнел ышанмый.
Хэтимә керә: Нурия, дускаем, кайгылы хәбәр ишетеп кердем. Фатих абый хәләк булган. Мөхәммәтсабир абый белән Фатыймв апа ишетсә икеләтә авыр. Менә күрше Өммегөлсем апаның ике улы бер-бер артлы сугышта батырларча хәлак булды.
Нурия: Хэтимә, дускаем, мин үзем дә абыйларымның үчен алырга дошманга каршы сугышка китәм,-дип торам.
Хатимә: Алла сакласын! Авызыңнан бу сүзне җил алсын. Берүк андый уйны башыңа да китермә. Фашист бик усал, явыз бит!
Нурия: Юк, мин, абыйлатымның үчен алырга дошманга каршы сугышка китәм.
Сугыш яшләрең уй-теләкләрен челпәрәмә китерде. Муса Гәрәев тыныч очудан хәрби очуга әйләндн. Ә Нурия апа укытучы булу теләге ераккарак куеп, очучылар мәктәбенә кабул итүләрен сорап гариза бирә.
Ләкин кечкенә буйлы Нурия кызны очучылар мәктәбенә алмыйлар. Көчле рухлы, максаткаомтылучан Нурия бирешми-проңекторчылар курсына языла.
Мондый курсларга нәк Нурия кебек авырлыкларга түзә, кыенлыкларга сыгылмый, ялсызлыкларга ыңгырашмаый, үзендә зур ихтияр көче тәрбияли белгән кызлар кирәк була яр көче тэрбияли белгән кызлар кирәк була.
Музыка.
Веду.илар сөйлиләр. Нурия Сабирова Фронтта.
Фронт. Иртә. Өч кыз гимнастеркада керәләр.
Соня, наташа, нурия-проңектористкалар утыра.
Соня: Нюра! Кара зле матурым. Нинди матур табигат..э Диңгез җәелеп ята. Бүген 1943-не елның 25 июне. Ике ел сугыш бара. Кайчан дошманны җиңеп кайтырбыз?
Нурия: И дускаем, Соня, әле безне күпме юллар көтә. Кичә тон буе постта тордым. Күпме неме. самолетлары шәхәргә бомба коймасын өчен без төн буе азрак тын.
Соня: әйе, бик арыдым мин ял итеп алам. Син нишлисең?
Нурия:Мин дә ял итәм. Ә төнлә постка чыгам. Хәзер почта киткәнче хат язып алам.
Наташа: Ә мин, кызлар, диңгез суында коенып алам да, киемнәрне айкап куям. Бүген көн эссе булачак.
Соня, Наташа: Киттек. Нюра, син хат яз.
Музыка “Сарман”
Нурия: хат башы, языгыз каршы!
Исәнмесез, гәзизләрдән газаз кадерле әткәем, әнкәем сеңелкәйләрем Флүрә Кария!
Сезне саганып чит җирләрдән кайнар сагыну сәләмнәре белән хат яза кызыгыз, туганыгыз Нурия.
Сәләм ташчишмәдәге күршеләрем Өммегөлем апага, яш.тәштәрем, ахирәтем Хәтимәгә, галиягә, минсорган дусларга, туганнарга.
Сездән аерылган 1 ел ярым булды.
Хатларыгыз сирәк килә, еш күчәбез.
Постта торганда гел сезне уйлыйм, сагындым бик сагындым сезне якыннарым.
Безне күчерергә тиешләр, кайсы якка булыр? Билегез.
Адрес: Полевая почта № 12.
Ташчишмәдә печән вакытты, җиләк тәме, чәчәк исе...
Их, дошманны җинсәк, кайтып болыннарда печән җыеп чәчәкләр исен иснәп туймас идем.
Соня: Нюра! Тревога! Әйдә....
Сирена (самолет, зенитка тавышлары)
Проңиктористкалар проңикторлар янында.
Сугыш тавышлары, сәхнәләштереү
-сөйекле туган Ватанны
Юк, бирмибез дошманга!
-Без пәхлевандай егетләр!
Күтәрилик зур яуга!
-Бөйек Ватан сугышы еллары,
Чигенү юллары,
Күпме яшь, күпме кан түгелгән,
Күпме җан исемсез күмелгән.
-халкыбыз дошманнан качмаган.
Үз йортын-ватанын саклаган.
Көннән-көн җиңүгә атлаган.
Мәнгелек үлемсез дан алган.
-Бу җиңү бәйрәме-батырлык.
Киләчәк буынга яктылык,
Кешелек беркайчан онытмас.
Кырык биш. Май ае. Җирдә яз.
9 май... бөтен җир шарын фашист сөременнән азат итүне иглан иткән көн булып тарихка керде.
Җиңү көне... җиңү бәйрәме...
Нурия апа бу җиңүне Будапештта каршы ала. Сугышта күрсүткүн батырлыклары хөкәмәт тарафыннан билгеләнеп үтә. Ччәчәкләргә тик, нәфис. Хисләргә бай, нәзек кенә бер кызны сугыш чыныктырды, ир-егетләргә тиң ясады.
Шундый булып, күкрәкләрен орден-медалҗләр белән чынлатып. Туган авылына кайтып төшә. Язмыш җилләре аны Илештән Дүртөйле җиренә килен итеп төшерә. Гөмерен балалар укытуга багышлый.
Дүртөйле җиреннән киткән 50 яшҗ кызның берсе булып гөмер итте.
“Батырлар җыры”
-Аларны кайтмылар димәгез
Кайталар ел саен яз булып,
Кайталар күңелгә наз булып,
Кайталар моң гәчәр саз булып.
-эзләгез тик и мин тормыштан.
Кешеләр, йөрәккә дәвалы?
Шат кояш, аяз күк, имин җир,
Аларның мәнгелек дәвамы.