СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Алмашлык.Алмашлык төркемчәләре.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Алмашлык. Алмашлык төркемчәләре.

Просмотр содержимого документа
«Алмашлык.Алмашлык төркемчәләре.»

Тема:АЛМАШЛЫК. АЛМАШЛЫК ТӨРКЕМЧӘЛӘРЕ

Дәреснең максатлары:

1) укучыларның алмашлык һәм алмашлык төркемчәләре турындагы белемнәрен системалаштыру;

2) укучыларның логик фикерләү сәләтен, иҗади активлыкларын үстерү; төркемнәрдә эшләп, дустанә мөнәсәбәт булдыру;

3)  бер-береңә ярдәмләшү,өлкәннәргә карата ихтирам хисе тәрбияләү.

Дәрес төре: кереш дәрес (яңа материалны аңлату)

Предметара бәйләнеш: татар теле һәм әдәбият,рус теле

Эш төрләре (алымнар): сорау-җавап, карточкалар белән эш, ребус чишү, төркемнәрдә эшләү, күнегүләр башкару һ.б.

Җиһазлау: “Татар теле” дәреслеге(Р.З.Хәйдәрова,Р.Л. Малафеева, 7 нче сыйныф), җөмләләр язылган карточкалар,ситуатив күнегүләр язылган таблица, мультимедиа проектры, тема буенча презентация.



Дәрес барышы:

  1. Оештыру моменты:

Уңай психологик халәт тудыру.

  • Исәнмесез!Хәлләрегез ничек?.

-Бүген кем дежур?Кем юк?Бүген ничәнче число?Нинди ел фасылы?Көн нинди?Сез язны яратасызмы?Ни өчен?

Сез дәрескә әзерме?...Рәхмәт!Уңышлар сезгә.



II.Өй эшен тикшерү

63 нче бит 6 нчы күнегү-тәрҗемә итү,4 җөмлә,кагыйдәне кабатлау(исем фиг.)



  • II. Актуальләштерү:

Һәрбер балага аерым сораулар бирү.Син ничәнче сыйныфта укыйсың?Син нинди түгәрәккә йөрисең?Син нинди дәресне яратасың?Син нинди ел фасылын яратасың?Синең дусларың бармы?Алар нинди?Сез бергә нишлисез? Сезнең гаиләгездә кемнәр бар?

Өлкәннәр бу кем?Ә кечкенәләр?Әти-әниеңә ничек булышасың?Әбиең һәм бабаң бармы? Алар кайда яши?Аларга ничек булышасың?Трамвайда, автобуста үзеңне ничек тотасың?





III. Яңа тема

  • Укучылар, ә хәзер тактада бирелгән кечкенә текстны укып чыгыгыз әле. Җөмләләр нинди сүзләр белән башланган.Игътибар белән карагыз, тыңлагыз.



1.Марат бик акыллы малай.

Марат бик акыллы малай.

2.Марат өлкәннәрне хөрмәт итә.

3.Маратка әбисе һәм бабасы рәхмәт әйтә.

Ул өлкәннәрне хөрмәт итә .

Аңа әбисе һәм бабасы рәхмәт әйтә


  • Ә хәзер әйтегез әле кайсы текст матуррак яңгырый? Нигә?

  • Димәк, укучылар, алмашлыкларның төп вазыйфасы нидән гыйбарәт?

  • Алмашлыклар кабатланудан коткара.

-Әлеге алмашлыклар нинди сүз төркемен алмаштырып килгән (исемне)



  • Ә хәзер, алмашлык турында бер әкият тыңлап китегез.

Борын-борын заманда алмашлыкның бер дусты да булмаган, аңа бик күңелсез, ямансу булган. Көннәрдән бер көнне юл юлга, дуслар эзләргә чыккан, атнаның һәр көнендә ул үзенә яңа дус тапкан, шул көннән башлап ул дусларыннан бер дә аерылмый, алар белән гел бергә икән, гел бергә булганга әлеге дусларны алмашлыкның төркемчәләре дип атаганнар.

  • Әйтегез әле, укучылар, атнада ничә көн? Димәк, алмашлыкның ничә төркемчәсе бар? Дөрес, укучылар, алмашлыкның мәгънә ягыннан җиде төркемчәсе бар.

Проектор белән эш.Төркемчәләрнепроектор аша карау.Мисаллар китерү.

Аннан соң проектор сүндерелә, балаларга карточкалар таратыла.Буш өлешләрне тутырырга.

Алмашлык төркемчәләре .

Зат алмашлыклары



Тартым алмашлыклары

минеке, синеке, аныкы, сезнеке, аларныкы, безнеке,

Күрсәтү алмашлыклары



Сорау алмашлыклары




Билгеләү алмашлыклары

барлык, бөтен, һәммә; һәр, һәрбер, һәркем, үз(е)

Билгесезлек алмашлыклары

кайсыдыр, кемдер, нәрсәдер, ниндидер, әллә кайсы, әллә кем, әллә нәрсә, әллә нинди һ.б.

Юклык алмашлыклары

беркем, һичкем, һичнәрсә, бернәрсә, һичнинди, бернинди, һичкайчан, һичкайда, берни һ.б.



Бергәләп билгеләмә чыгарабыз

1.алмаштырып килә

2.җөмләдә ия, тәмамлык, аергыч

3.кабатлаулардан коткара

4.җиде төркемчәсе бар.





  • Тактага карагыз, анда алмашлыкның төркемчәләре бирелгән. Укучылар карагыз әле, зат, сорау, күрсәтү алмашлыкларының сүзләре буталып беткән, аларга ярдәм итик әле, буталган сүзләрне үз ияләренә дөресләп кайтарыйк (мин, кем, нинди, нишли, бу, теге, шул, әнә).

Физкульттәнәфес.

Минем арттан кабатлыйсыз:

-Мин идән юам.

-Мин дә идән юам.

-Мин савыт-саба юам.

-Мин дә савыт-саба юам.

-Мин тузан сыртам.

-Мин дә тузан суыртам.

-Мин тәрәзә юам.

-Мин дә тәрәзә юам.







  • Рәхмәт, укучылар. Әлеге уенда без Сезнең белән алмашлыклар кулландыкмы? Нидине?





IV.Ныгыту.

Аудирование

Ике әйбергә игътибар итегез1)эчтәлек 2)җөмлә ничек башлана?

Минем исемем Олег.Миңа 13 яшь.Минем дусларым күп.Без дусларым, яшьтәшләрем белән еш очрашабыз.Алар белән интернет аша да аралашабыз,телефоннан сөйләшәбез, дискотекага йөрибез.Минем әнием моңа риза түгел.Ул:”Әдәпле, тәрбияле балалар буш вакытны файдалы үткәрәләр,китаплар укыйлар,өлкәннәргә булышалар”-ди.Мин әнинең сүзләре белән килешәм, аны хөрмәт итәм,ләкин минем яшьтәшләрем-рем белән дә аралашасым килә.

Сораулар:-тактада

1)Олег кем белән аралаша?

2)Буш вакытта Олег дуслары белән нишли?

3)Олегка әнисе нинди киңәшләр бирә?

4)Сез өлкәннәрне хөрмәт итәсезме?



IV. Ныгыту:Төркемнәрдә эшләү. 1нче төркем

  1. ... дусларым белән саф һавада уйнарга яратам.

  2. ...өлкәннәрне хөрмәт итәбез.

  3. ...өлкәннәргә трамвайда урын бирәсезме?

  4. ... өлкәннәр дип әби-бабайларга, әти-әниләргә ,апа- абыйларга әйтәбез.

2 нче төркем

1)...өлкәннәргә булышабыз.

2)... яшьтәшләрегез белән еш очрашасызмы? .

3).....гаиләдә иң өлкән кеше кем ?

4) ...өлкәннәргә юл аша чыгарга булышам .

3 нче төркем



1)....әни әйткән сүзләрне тыңларга тиеш.

2)....авылда яшәүче әбиемә хат язам.

3)...әбиеңә дару алырга барасыңмы?

4)....бүген дусларым белән ял итәргә барабыз.

4 нче төркем

1)...дусларыгыз белән интернеттан еш сөйләшәсезме?

2)....трамвайда өлкәннәргә урын бирегез!

3)....әнигә булышырга яратам.

4)...музыка тыңларга яратасыңмы?

Как скажешь о том, что:

1.вы часто общаетесь с друзьями в интернете.

2.в интернете вы нашли новых друзей.(таптык-нашли)

3.вы очень хорошо играете в шахматы.

4.Вы очень любите спорт, потому что он полезен.

5.Вы в трамвае уступаете место взрослым.

6.Вы всегда любите и уважаете взрослых.



Ситуатив күнегүләр эшләү.

Спроси соседа по парте:

1.Помогает ли он взрослым?

2.Как помогает?

3.Уступает ли место в трамвае?

4.Кого называем взрослыми?

5.Какие отношения у вас в семье?









V. Өй эше:

1 вариант –алмашлыкларны кертеп 7 җөмлә язу.

2 вариант –алмашлыклары булган, 5 мәкаль, яки әйтем язып килергә;(поговорка)

3 вариант – алмашлыклар кулланып өлкәннәргә булышу турында хат языгыз.

VI. Йомгаклау:

VII.Рефлексия.



- Дәресебезнең максаты нинди иде?

  • Максатыбызга ирештекме?

  • Нәрсә белдек?

  • Кем бүген алган белемен киләчәктә куллана алам, бөтенесен аңладым дип уйлый?

  • Кемгә әле белемнәрен ныгытырга кирәк?

  • Кемгә бүген бик авыр булды, кемгә ярдәм кирәк?

  • Бик тырышып эшләдегез. Рәхмәт!



Билгеләр кую.