1 этап. Оештыру өлеше, мотивация.
2 мин
Өй эшен тикшерү.
3 мин | Хәерле көн! Исәнмесез, укучылар. Бүген МИН, эшне башлап СЕЗГӘ хәерле көн телим һәм дәресебезнең девизы итеп шагыйрь Равил Фәйзуллин иҗатыннан шигъри юллар укырга тәкъдим итәм. 1нче слайд Без күбрәк “Без!” дип әйтсәк, Җирдә бердәмлек артыр. Дәрес башында мин терәк сүзләрне аерым интонация, аерым басым белән әйтәчәкмен. Мин сөйләгәндә, игътибарлы булыгыз, терәк сүзләрне тоемларга, ишетергә тырышыгыз. Дәрестәге җавапларыгызга ул сүзләр сезгә ярдәм итәчәк.
Өйгә бирелгән биремне барыгыз да үти алдымы? Өй эшенә нәрсә бирелгән иде? Әйдәгез, тикшерәбез.
Һәр варианттан бер өй эше тикшерелә. | Укучылар басып укытучыны сәламлиләр, эш өстәлләрендәге китап-дәфтәрләрен барлыйлар.
Дәрескә, укытучы сөйләменә игътибар юнәлтү
Көтелгән җаваплар: Беренче вариант өй эше биреме: рәвешләр кертеп, дустыңа хат язу. Икенче вариант: 236 нчы күнегү. 1нче һәм 2 нче бирем. Өченче вариант: 235нче күнегүне күчереп язарга иде. | Шәхси. Дәрескә әзерлектә үзконтроль.
Регулятив: игътибарны җәлеп итү. |
2 этап. Актуальләштерү. Мотивация тудыру.
3 мин | Укучылар, бүген нәрсә өйрәнәчәкбез? Уку максаты кую өчен, бер текст тыңлагыз. Илнур Гомәров иртән торды, юынды, киенде. Илнур Гомәров әнисе әзерләп куйган иртәнге чәйне эчте. Илнур Гомәров әнисенә рәхмәт әйтеп мәктәпкә китте. Илнур Гомәров җәяү йөрергә ярата, автобуста кешеләр арасында үзен начар хис итә. Ярый әле, бәхетенә Илнур Гомәровның мәктәбе якын! Илнур Гомәров мәктәпкә килеп җиткәч, сыйныф бүлмәсенә ашыкты. Илнур Гомәров килеп кергәндә, алтынчыларның барысы да Ләйлә партасы янына җыелышканнар. Илнур Гомәров “ни булган?” дип шунда күз салды. Ләйлә елый иде.
Вакыйганың дәвамын соңрак укырмын. Безнең сыйныфта утыручы, хөрмәтле грамматиклар! Бу текстта нинди җитешсезлек, нинди “авыру” бар, диагноз куегыз әле ?
Дөрес, “Илнур Гомәров” дигән исем җөмлә саен кабатлана. Нәрсә эшләсәк, текст камилләшер һәм дөрес форма алыр?
|
Көтелгән җаваплар: “Илнур Гомәров” дигән исем җөмлә саен кабатлана.
Кайбер җөмләләрдә “Илнур Гомәров” дигән исем урынына “ул” дип алмаштырсак. |
Шәхси: -тыңлап кабул итү. -игътибарлы булу күнекмәсе.
Коммуникатив: -ситуациягә керә, фикерли белү сәләте, тапкырлык. - иҗади фикер йөртү күнекмәсе. |
3 этап. Уку мәсьәләсен билгеләү дәрескә бергәләп бер максат кую.
2 мин |
Әйе, бу текстта “Илнур Гомәров” дигән исемнәрнең кайберсен ул, аңа дип АЛМАШТЫРСАК, текст дөрес булачак. Укчылар мин, терәк сүзне әйттем, игътибарлы булыгыз, бүген дәрестә нинди сүз төркемен өйрәнәчәкбез? Уку максатын үзегез билгеләгез әле. Нинди терәк сүзне ишеттегез? 2нче слайд Әйе, без бүгенге дәрестә алмашлык сүз төркемен өйрәнүне башлыйбыз. Дәфтәрләрне ачып, теманы язып куегыз.
|
Көтелгән җаваплар: Алмашлыкларны өйрәнәбез.
АЛМАШТЫРСАК. |
регулятив: - мөстәкыйль рәвештә дәреснең максатын табу; - укытучы һәм иптәшләрең белән бергәләп дәрестә үз эшчәнлегеңне планлаштыру. |
4 этап. Уку мәсьәләсен чишү. Яңа белем булдыру.
14 мин.
| Текстны укып бетерү. Телебездә алмашлыклар булмаса, сөйләмебез менә нинди булыр иде: вакыйганы укып бетерәбез.
Илнур Гомәров килеп кергәндә, алтынчыларның барысы да Ләйлә партасы янына җыелышканнар. Илнур Гомәров “ни булган?” дип шунда күз салды. Ләйлә елый иде. Песиен югалткан икән! Илнур Гомәров “Тапканнар кайгы!” дип уйлап, битараф кына үз урынына килеп утырды. Илнур Гомәров дәресләрдән соң бергәләп песи эзләргә план корган, бергәләп Ләйләне юатып торган сыйныфташларын аңламады... Ни өчен?
Безнең сыйныфта утыручы, хөрмәтле психологлар! Ни өчен Илнур Гомәров БЕРГӘЛӘП юаткан, БЕРГӘЛӘП кайгырышкан сыйныфташларын аңламый? Илнур Гомәровка диагноз куегыз әле.
Әлбәттә, балалар бергәләп Ләйләгә булышачаклар, бердәм эшләсәң, нәтиҗәсе яхшы була. Песине тапмасалар да, кызны тынычландыра алачаклар.
Бу дөньяда МИН дип кенә яшәп булмый. Без гаиләдә, коллективта яшибез. Безне туганнар, дуслар, сыйныфташлар, эштә хезмәттәшләр “чорнап алган”. Алар белән бергә “БЕЗ” дип коллективта яши белергә һәм эшли белергә күнегергә кирәк.
КАЛЛИГРАФИК МИНУТ (укытучының каллиграфик үрнәге алдан ук тактага языла) Равил Фәйзуллинның сүзләрен дәфтәрләргә язабыз. Каллиграфик минут, иң матур язу үрнәге итеп, тырышып языгыз.
Без күбрәк “Без!” дип әйтсәк, Җирдә бердәмлек артыр. Дәреслек белән эш. 159 нчы биттәге кагыйдәне укыйбыз. ТӨРКЕМНӘРДӘ ЭШ Алмашлыкның моделен карыйбыз. Алмашлыкның ничә функциясе бирелгән? Төркемнәрдә эш: 1 нче төркемгә 1 нче функция турында сөйләргә әзерләнергә. Икенче төркем 2 нче , 3 нче төркем 3 нче функцияне аңлата. Әзерлек өчен кагыйдәне карыйсыз, алмашлык турында белгәннәрне искә төшерәсез.
Укытучы нәтиҗәсе ( нәтиҗә ясап, алмашлык моделе буенча күрсәтеп, кагыйдәне кабатлыйм)
Алмашлык – мөстәкыйль сүз төркеме. Ул җөмләдә исемне, сыйфатны, санны, рәвешне алыштырып килә. Мәгънә ягыннан алмашлыкның җиде төркемчәсе бар. Без алдагы дәресләрдә зат, сорау, күрсәтү, тартым, юклык, билгесезлек, билгеләү алмашлыкларын аерым өйрәнербез. Алмашлыклар җөмләдә ия, тәмамлык, аергыч, хәл булып килә алалар. Алмашлыклар сөйләмне җыйнак һәм матур яңгырашлы итә. Урынсызга бер үк сүзне кабатлаудан коткаралар.
|
Көтелгән җаваплар:
Илнур Гомәров - алар белән дус түгел . Илнур бергәләп нәрсәдер эшләргә күнекмәгән, кеше өчен кайгыра белми. Ул аларны аңламый.
Матур язу күнегүе
Дәреслек белән эшлиләр.(159 нчы бит)
Төркемдә эшлиләр:
Өч функциясе бирелгән.
Һәр төркемнән 1әр укучы алмашлык моделенә таянып җавап бирә.
|
Танып белү УУГ: - тыңлап, кабул ителгән кирәкле мәгълүматтан кирәген аерып ала белү күнекмәсе. Логик фикерләү.
Коммуникатив УУГ: Алынган мәгълүматка анализ-синтез, иҗади фикер йөртү. Фикерне дәлилләп җиткерә белү күнекмәсе.
Шәхси УУГ:
Регулятив: төркемдә эшлекле атмосфера тудыру.
Коммуникатив: төркемдә эшли белү, күмәк эшнең бер өлешен башкара алу, бер-береңә теләктәшлек, ярдәм.
Шәхси УУГ: Игътибарлылык һәм логик фикерләү күнекмәсе.
Танып белү УУГ: - кирәкле мәгълүматны чыганактан табу һәм аерып алу күнекмәсе. |
6 этап. Белем-күнекмәләрне камилләштерү
14 мин. | Күнегү эшләү 5нче слайд
Укучылар, ә хәзер тактада бирелгән текстны укып чыгыгыз әле: Алсу мәктәптә бик тырышып укый. | Алсу мәктәптә бик тырышып укый. | Алсу – 6нчы сыйныф укучысы. | Ул – 6нчы сыйныф укучысы. | Алсуга 12 яшь. | Аңа 12 яшь. | Алсуның дуслары күп. | Аның дуслары күп. | - Укучылар, калын хәрефләр белән бирелгән сүзләр нинди сүз төркеменә карый? - Әлеге алмашлыклар нинди сүз төркемен алмаштырып килгән? - Ә хәзер әйтегез әле кайсы текст матуррак яңгырый? Нигә? Әлеге сүзләр нинди җөмлә кисәге булып килгән? - Димәк, укучылар, алмашлыкларның төп вазыйфасы нидән гыйбарәт?
СИМАЛТИНИУС РАУНД ТЭЙБЛ (Simultaneous Round Table) структурасы Мин һәрберегезгә алмашлык турында текстта хаталар җибәрелгән карточкалар таратам. 1 кеше 1 хата төзәтә, янәшәдәге дустына бирә. Түгәрәк буенча бер-берегезгә биреп хата төзәтелеп беткәч, төркемдә тикшерелеп миңа тапшырыла.
Дәфтәрдә мөстәкыйль эш 6 нчы слайд Илнур Гомәров вакыйгасына әйләнеп кайтыйк әле. Тактада текстны күрәсез. Дәфтәрләргә текстны стилистик яктан дөресләп язасыз. Ягъни, еш кабатланган исемне алмашлыклар белән алыштырасыз. |
Фронталь эш. Сорауларга җаваплар бирү.
Текстны алалар, төзәтәләр, күмәкләп тикшерәләр. Укытучыга тапшыралар, укытучы һәр төркемнекен карап, дөреслекне раслый, я хата күрсәтә.
Күнегүне дәфтәрдә мөстәкыйль эшлиләр.
2-3 укучы үз вариантларын укый.
|
Коммуникатив УУГ:
Шәхси: үз фикереңне җиткергәндә теоретик белемнәрне куллана белү
Шәхси УУГ: - үзара ярдәмләшү, төркемдә эш барышында укучының башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру. - коллектив белән эшли белү күнекмәсе
Шәхси УУГ: - коллектив агымында эшли белү күнекмәсе.
Регулятив УУГ: - эчтәлек буенча эш алып бару күнекмәсен камилләштерү.
- эзлеклелеккә ирешү юлларын өйрәнү. Коммуникатив УУГ: - төрле фикерләрне тыңлау, - үз фикереңне раслый белү. |
7 этап. Рефлексия. Үзбәя. Максаты: Дәрестә эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау 3 мин. | Нәтиҗә ясау. 7 нче слайд 1.Нинди тема өйрәндек? 2. Илнур Гомәров вакыйгасы белән Равил Фәйзуллин әйткән фикерне берләштереп, бүгенге дәрестә үзегезгә нинди файдалы фикер алып китәсез?
8 нче слайд
Үзбәя һәм бәяләү, коррекция. |
Алмашлык.
“Мин – шәхес Без – коллектив” схемасына нигезләнеп, фикерләр әйтәләр.
Үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяли. |
Регулятив УУГ: - нәтиҗәгә килә белү, фикерләү сәләтен үстерү.
Метапредмет УУГ регулятив: - укытучы белән бергәләп,үз эшен,иптәшләренең җавапларын бәяләү. коммуникатив: -төрле фикерләрне исәпкә алып эш итү. |
8 этап. Өй эше бирү
2 мин. | 9 нчы слайд Өч вариантта өй эше биреме: 1) Алмашлыклар кертеп, “Безнең мәктәп” дигән темага хикәя язарга 2) 242 нче күнегү (тәрҗемә) 3) 241 нче күнегү. Күнегүләрне дәреслектән табыгыз, карап алыгыз, бирем аңлашыламы? | Өй эше биремен укыйлар, сораулар бирәләр. | Регулятив УУГ: - өй эше максатын ачыклау, эш формаларына төшенү.
|