СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"Алмашлыклар" темасын өйрәнү өчен терәк таблица

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«"Алмашлыклар" темасын өйрәнү өчен терәк таблица»

Алмашлыкларның төркемчәләре


Сан, сыйфат, фигыльне,

Исем белән рәвешне

Килә ул алмаштырып,

Исеме аның- АЛМАШЛЫК.


(төрләнү-төрләнмәве, исемләшүе, чагыштыру дәрәҗәсендә килүе, нинди җөмлә кисәге булуы кайсы сүз төркемен алыштыруына бәйле.)


1

Зат алмашлыклары

Мин, син, ул, алар, без, сез, алар..

Исемнәрне алмаштыра.

Килеш белән төрләнә.

Берлек, күплек санда килә.

Тартым белән төрләнми!!!!!!

Миннән –чыгыш кил.,берлек санда.

2.

Күрсәтү алмашлыклары

Бу, ул, шул, шушы, әнә, менә, теге, алай, болай, шулай, шушылай

Кайберләре килеш белән төрләнә.

Берлек, күплек санда килә.

Тартым белән төрләнә.


Шушы-лар-ын, теге-нең

3

Билгеләү алмашлыклары

Бар, барлык, барлыгы, барысы, барча, барчасы һәммә, һәммәсе, , бөтен, һәр, һәркайсы, һәрбер, һәртөрле,

үз-үзе, үзләре, үз

Үзләре ачыклаган сүз урынында килсә, тартым, килеш белән төрләнә.

Берлек, күплек санда килә.


Барча-лары-ның

4.

Сорау алмашлыклары

Кем, нәрсә, ни, нишли, кайчан, нинди

Кайсы сүз төркемен алмаштыруга бәйле: исемне алмаштырса, тартым, килеш белән төрләнә. Берлек, күплек санда килә:

Кемнәрендә- исемне алмаштырган, III зат тартымы, ур.-в. кил.

Нишлисең- хәз.заман,II зат,бер.санда,

5.

Юклык алмашлыклары

Һичкем, һичнәрсә, һичнинди, беркем, беркем, бернәрсә. беркая

Кайсы сүз төркемен алмаштыруга бәйле: исемне алмаштырса, тартым, килеш белән төрләнә. Берлек, күплек санда килә:

Һичкемнән -- исемне алмаштырган, тартымсыз, чыгыш. килешендә

6.

Билгесезлек алмашлыклары

Кемдер, ниндидер, кайчандыр,

әллә кем, әллә нинди, әллә кайчан

Кайсы сүз төркемен алмаштыруга бәйле: исемне алмаштырса, тартым, килеш белән төрләнә. Берлек, күплек санда килә:

Әллә нишләдең- фигыльне алмаштырган, билгеле үт. заман, Iiзат, бер.санда, хәбәр

7.

Тартым алмашлыклары

Минеке, синеке, аныкы, безнеке, аларныкы, сезнеке

Килеш белән төрләнә.


Минекендә- исемне алмаштырган, ур.-в. кил.