Алтын Урда әдәбияты
Дәүләт 1242-43 елларда оеша.
Төп халкы – төркиләр, угро-финнар, Кавказ халыклары, славяннар
Төп сәяси һәм хәрби көч – татарлар
Аралашу теле – татар теле, шуңа күрә татар атамасы киң чагылыш таба.
Шәһәрләре – Хаҗитархан, Сарытау, Камышлы, Болгар, Казан, Үргәнеч, Гөлестан, Сарай, Кафа (Феодосия)
Алтын Урда чоры әдәбияты истәлекләре
1. Ярлыклар (указ, приказ, грамота)
Туктамыш хан ярлыгы, Тимер Котлыг ярлыгы
2. Каберташ язмалары
3.Фән ( галим Котбеддин Рази, философ Тәфтәзани, табиб Ибне Нәҗам, астроном Камледдин Төркмәни)
4.Сәяхәтнамәләр (Плано Карпини, Вильям Рубрук, Марко Поло, Ибне Батута сәяхәтчеләр Алтын Урда турында язып калдыралар)
5.Сүзлекләр . Ике, өч телле сүзлекләр төзелә.
” Кодекс-куманикус”( 1303) - латинча- фарсыча –команча сүзлек. Коман дип кыпчакларны(половец) әйткәннәр.
Хас сыйфатлар:
- Жанр төрлелеге (хикәя, дастан, шигъри роман, мәсәл, поэма)
- Поэзия дә, проза да үсә.
- Нәзыйрә формасында язалар. Бу охшатып язу дип атала.
- Суфыйчылык хас.
Суфыйчылык – шәрык телләрендә суфый “акыллы кеше”, “изге” мәгънәсендә йөри. Кеше үз-үзен рухи яктан камилләштерү юлы белән Аллага якынаюы.Ул дини карашлар җыелмасы.
Аларга пассивлык хас. Илаһи мәхәббәтне мактыйлар, ялгызлыкны яраталар, төшенкелеккә биреләләр. Юмартлык, гаделлекне идеаллаштыралар.
Әхмәт Ясәви, Сөләйман Бакырганый, Өмми Камал. Утыз Имәни, Шәмседдин Зәки иҗатларында суфыйчылык бар.
Русча мәгълүмат:
Корень " суфи " имеет значение "чистый". Оно соответствует сути суфийского учения и духовному облику лучших его представителей. Подлинные мастера суфизма, подлинные суфии, действительно чисты от догматизма и фанатизма, свободны от кастовых, вероисповедных, национальных предрассудков. Присущее суфиям сильное стремление к этической чистоте и безупречности способствовало закреплению за ними в арабском мире ещё одного названия — Рыцари Чистоты ( Сахаба-и-Сафа ).
Алтын Урда шагыйрьләре
Рабгузый.
Чын исеме Борһанеддин углы Насреддин. “Кыйссасел-әнбия”(Пәйгамбәрләр тарихы”) дигән әсәре бар. Пәйгамбәрләр турында яза. Элек ул мәдрәсләрдә уку китабы булган.
Харәзми
“ Мәхәббәтнамә” поэмасын яза. (намә –китап, хат, әсәр)
Котб – иң танылган шагыйрь. “Хөсрәү вә Ширин” поэмасы бар. Поэманың кулъязмасы Парижда саклана. Мәхәббәт поэмасы. Әсәр Алтын Урда ханы Тенибәккә һәм аның хатынына багышланган.
Хисам Кятиб – “Җөмҗөмә солтан” поэмасы бар.
“ кисекбаш” поэмасы- халык авыз иҗаты әсәре
Әхмәт Үргәнчи –сукыр шагыйрь. Өч шигыре билгеле.
Иң күренекле язучылар – Сәйф Сараи, Мәхмүд Болгари.
Көнчыгыш рәсемнәре “Хөсрәү вә Ширин” буенча