КЫШ
ҖӘЙ
Кышын һава салкын, кар ява. Көннәр кыска, ә төннәр озын.
Җәен һава җылы,яңгыр ява. Көннәр озын, ә төннәр кыска.
Кыш – җәй
Салкын – җылы
Кыска – озын
Йокыга тала - уяна
Антонимнар
Антонимнар – капма-каршы м әг ъ нәле сүзләр.
М-н: җылы-салкын, зур-кечкенә
Антоним- грек сүзе,каршы мәг ъ нәсендә.
Антонимнар яз
Ачы
Уңган
Башлый
Кыска
Якты
Туры
Таба
Дус
Аз
Кичә
тәмле
ялкау
тәмамлый
озын
караңгы
кыек
югалта
дошман
күп
бүген
Әгәр дә сүзләрнең икесе дә бер үк сүз төркеменнән булса, алар антоним була ала.
Исем, сыйфат, рәвеш, фигыль сүз төркемнәренә кергән сүзләр антоним була ала.
Антонимнар куеп мәкальләрне язып бетерегез
Иң ачы нәрсә дә тел, иң ... нәрсә дә тел.
Яхшы сүз көн кебек, ... сүз ... кебек.
Батыр бер үләр, ... мең үләр.
Дошман боерса – барма, ... боерса – калма.
Аз сөйлә, ... эшлә.
Эшләгән үлмәс, ... көн күрмәс.
Тырышлык – зур бәхет, ... – хурлык.
Тикшерәбез
Иң ачы нәрсә дә тел, иң татлы нәрсә дә тел.
Яхшы сүз көн кебек, яман сүз төн кебек.
Батыр бер үләр, куркак мең үләр.
Дошман боерса – барма, дус боерса – калма.
Аз сөйлә, күп эшлә.
Эшләгән үлмәс, эшләмәгән көн күрмәс.
Тырышлык – зур бәхет, ялкаулык – хурлык.
Тест
1. Антонимнар дип нинди сүзләргә әйтәләр?
а) мәгънәдәш сүзләргә;
б) капма-каршы мәгънәдәге сүзләргә;
в) охшаш сүзләргә.
2. Нинди сүзләр антоним була ала?
а) төрле сүз төркеменә кергән сүзләр;
б) язылышлары бер төрле булган сүзләр;
в) бер сүз төркеменә кергән сүзләр генә.
3. Кайсы сүз төркемнәре антоним була ала?
а) исем, сыйфат;
б) фигыль, рәвеш;
в) барысы да.
4. Җылы сүзенең антонимын табыгыз
а) матур
б) салкын
в) кечкенә
Тикшерәбез
1. Антонимнар дип нинди сүзләргә әйтәләр?
а) мәгънәдәш сүзләргә;
б) капма-каршы мәгънәдәге сүзләргә;
в) охшаш сүзләргә.
2. Нинди сүзләр антоним була ала?
а) төрле сүз төркеменә кергән сүзләр;
б) язылышлары бер төрле булган сүзләр;
в) бер сүз төркеменә кергән сүзләр генә.
3. Кайсы сүз төркемнәре антоним була ала?
а) исем, сыйфат;
б) фигыль, рәвеш;
в) барысы да.
4. Җылы сүзенең антонимын табыгыз
а) матур
б) салкын
в) кечкенә
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!